- 24.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Самара мөфтияте идеологы диннәр тигезлеген тәкрарлап йөргәндә, муллаларның русча вәгазь сөйләгәннәрен тыңлап колак сынганда, мөфтият газетасы саналган “Ислам-Нур” русча чыкканда, рус чиркәве мәктәпләрдә чиркәү телен укытуны көн тәртибенә куя.
Самарада чыгучы “Православная народная газета” поплар фикерен инде галимнәр һәм сәясәтчеләр авызыннан яңгырата башлады. Самара өлкәсе буенча баш федераль инспектор Сергей Сычев чыгышыннан фикер: “Нинди генә югары технологияле мәктәп булмасын – ул чынбарлыкта православие цивилизациясен сеңдерергә тиеш. Бүген бу проблеманы хәл итүдә гаҗәеп зур рольне чиркәү башкара».
Православие семинариясе ректоры архиепископ Сергий: “Урта мәктәпләрдә иске чиркәү телен укытканда, рус телен тулысынча саклаячакбыз. Рус православие чиркәве рус телен саклауда иң ышанычлы ярдәмче булачак”, – ди.
Самара түрәсе Виктор Тархов исә: «Чынбарлыкта рус телен саклаучы булып Рус православие чиркәве тора. Аның канаты астында рус телен саклау буенча цензура оештыруны тәкъдим итәм”, – ди.
“Православная народная газета” тулы битен татарларга – Казанда узган быелгы Хәтер көненә багышлаган. Анда Хәтер көне – Русиягә каршы акция дип бәяләнә. Язманың кереш сүзендә болай диелгән: “Менә инде ике дистә ел буена Хәтер көне ачыктан-ачык Русиягә каршы акция төсендә уза”. “Нәфрәт юлы буйлап» (“Маршрутом ненависти”) дигән язманы нигәдер Хәтер көнендәге рәсем белән түгел, ә борынгы сурәт белән бизәгәннәр, анда тәкәббер рус байлары баскан, ә каршыларында тезләнгән түбәтәйле татарлар. Ә эчтәлеге буенча бу сурәт бүгенге халәткә туры килә.
Шамил БАҺАУТДИН
Такырбашлар хөкем көтә
Свердлауда такырбашлар эше судта каралачак. “Фольксштурм” такырбашлар төркеменә 1988-1990 елгы Екатеринбург яшьләре кергән. Суд алдына 9 кеше басачак. Аларның берсе олы түрә баласы булырга мөмкин. Күрәсең, шул сәбәпледер такырбашлардан зыян күргән бер кешенең гаризасын милиция озак кына кабул итүдән баш тартып килгән. Такырбашлар барлыгы 37 җинаять кылуда гаепләнә. Алар, нигездә, славян йөзле булмаган кешеләргә һөҗүм иткән һәм киләчәк планнары хакында үз җыеннарында сөйләшкән. Владимир Истархановның “Удар русских богов”, Гитлерның “Mein Kampf” (“Минем көрәш”) – аларның төп басмалары булган. Нәтиҗәдә, алар кулыннан 3 кеше үлгән, тагын 8 кешегә үтерү нияте белән һөҗүм ясалган. Яшьләр корбаннарын кыйнаганда ватык шешә, пычак, тимер чылбыр, газ сиптергечләр кулланган. Һөҗүмнәрнең барысын да видеотасмага төшереп, милли күрәлмаучанлыкны җәелдерү максатыннан интернетка урнаштырганнар. Шул сәбәпле, һөҗүм ясаганда танымаслык битлек кигәннәр, шарфлар бәйләгәннәр. Кайвакыт хәтта төрле спорт командалары символикалары кулланганнар. Һөҗүмнәр вакытында бер-берсен беркайчан да исеме белән атамыйча, кушамат белән генә эндәшкәннәр.
Милли сәясәтне Жириновскийдан өйрәнәләр
Стратегик тикшеренүләр үзәге җитәкчесе, Вашингтондагы Hudson институты профессоры Андрей Пионтковский сәяси журналистика белән шөгыльләнә. Русия һәм чит ил гаммәви мәгълүмат чараларында аның берничә йөз мәкаләсе басылган. Ул Владимир Путинның сәяси режимын тәнкыйтьләүче шәхесләрнең берсе. Пионтковский 2004 елны “Яблоко” демократик партиясенә дә кергән иде.
2007 елны Мәскәүнең Басманный судьясы аның “Яратмаган ил” (“Нелюбимая страна”) китабын экстремистик дип тану эшен башлаган иде. Узган елны аны экстремизмда гаепләүләр кире кагылды.
Пионтковский “Азатлык” радиосында булды, Русиянең тышкы һәм эчке сәясәте, федераль үзәк һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләде.
– Владимир Путин Русия Президенты булганда барысын да үзәктән торып хәл итү сәясәтен кертте. Тәхеткә Дмитрий Медведев утыргач исә, либеральрәк җитәкче килде, дигән фикер таралган иде. Мисал өчен, шул ук Татарстан мәсьәләсендә ул Президент Шәймиев белән якынрак булыр, ирекне бераз кайтарыр дип фаразланды, һәрхәлдә, Татарстанның үзендә шундый фикер көчле иде. Әлеге ике җитәкче – Путин һәм Медведев арасында төбәкләргә карата сәясәттә аерма бармы соң?
– Медведев һәм Путинның карашлары бер-берсеннән әллә ни аерылмый. Бары алар тирәлегендә генә ниндидер конфликт бар. Бу хәтта идеологик та түгел, ә бюрократик тарткалаш. Мисал өчен, Медведевның Ющенкога видеохатын гына алыйк. Бу империячел шапырыну. Тышкы эшләр министрлыгы да, Медведевның ярдәмчесе дә аны язмаска өндәгәннәр иде. Әмма ул аларны тыңламады. Ә менә Путинның мондый кыланышларын хәтерләмим.
Төбәк сәясәтенә килгәндә, Медведев үзенең “үтә дә данлыклы” “Русия алга!” чыгышында әле 100 елдан соң да губернаторларны сайлау булмаячак дигән иде. Шуннан аңлагыз инде аның бу мәсьәләгә карашларын. Бу Татарстанга да, Башкортстанга карый, әлбәттә.
Медведевның әйтелгән мәкаләсендә барысы да дөрес. Шул ук артта калган һәм чимал сатуга бәйле икътисад, коррупция, тормышчан сәяси система булмавы, Кавказның җимерелә баруы, авыр демографик хәл… Бу проблемаларны кемнең дә булса өстенә аударырга кирәк. Аның соңгы мәкаләсен укыган кешегә кем өстенә икәне инде билгеле. Анда әлегә Путин исеме әйтелми. Әмма әзме-күпме фикерләүче кеше Медведев тәнкыйтьләгән бу җитешсезлекләр Путинның 10 ел идарә итүе нәтиҗәсе икәнен яхшы аңлый. Медведев рус патшасы булырга тели, ә элита брендны алмаштырмакчы. Конфликтның мәгънәсе дә нәкъ шунда ята, ягъни эчке бюрократик конфликт, ә идеологик каршылыкларның монда бернинди катнашы юк. Аларның идеологиясе бер.
– Димәк, сезнеңчә, бу Кремльдәге эчке «разборкалар» гына?
– Әйе, әмма аңа бер үзенчәлекле мәгънә салына. Ягъни Путин – кырыс державачы, ә Медведев, имеш, либерал.
– Ләкин соңгы вакыттагы гамәлләргә караганда, Медведев күбрәк державачыл дигән караш туа. Путин, һичьюгы, татар җитәкчелеге белән аралаша иде. Казанның 1000 еллыгында булды, хәтта татарча сөйләшергә дә тырышты, ягъни кайбер символик адымнар ясап килде. Ә Медведев Президент буларак Татарстанга беренче тапкыр быел октябрьдә генә килде. Моннан тыш, бу елны бердәм дәүләт имтиханын татарча тапшыру тыелды, милли-төбәк компоненты бетерелде.
– Монда аермалык юк. Русия сәяси сыйныф вәкилләренең милләтләр мәсьәләсендә фикерләре уртак. Тышкы сәясәттә дә бу ачык чагылыш таба. Русия өчен иң аянычы – аның элекке советлар берлегенә кергән илләргә карата кулланган сәясәте. Алар безнең күршеләрдән автоматик рәвештә дошман ясый. Кем инде үзеннән өстенрәк булганны яратсын?
Ил эчендәге милли сәясәттә дә шундый ук хәл. Монда барысы да Жириновскийдан өйрәнә. Сәясәтне кечкенә милләтләргә басымнан башладылар. Ваграк милли өлкәләрне бетереп карадылар. Әмма Адыгея белән бу барып чыкмады, шул сәбәпле туктап калдылар. Шуңа Адыгея халкына рәхмәт әйтегез.
– Татарстан үзе дә бу мәсьәләдә җиңел генә бирешмәс иде…
– Бәлкем, әмма әлегә алар Адыгеяда төртелде.
– Медведевның федераль җыенга юлламасында федератив, милли сәясәт турында сүз булмады. Гәрчә илнең рәсми исеме Русия Федерациясе дип аталса да. Сезнеңчә, чыннан да, аны Федерация дип атап буламы. Нәрсә калды ул Федерациядән?
– Шәймиев әле сакланганнарны ничек тә якларга тырыша, ахры. Һәрхәлдә, Татарстан – Русия Федерациясе субъекты дип искә төшереп тора. Югары палатага килгәндә, ул инде бөтенләй пенсионерлар җыенына әйләнде. Менә хәзер Россель анда китәчәк. Әйтергә кирәк, Федерация Шурасы заманында мөһим роль уйнады. Төрле милли республика башлыкларының утырышларда җитди халыкара мәсьәләләрне хәл итүе бик мөһим иде. Бу халыкларга үзләрен әлеге илнең бер өлеше дип хис итүенә ярдәм итте.
Мин әле дә Косово кризисы вакытында Шәймиевнең әйткәннәрен хәтерлим. Ул чакта Русиядә православие төркемнәрен булдырып, Сербия ягында сугышка бару турында сүзләр купты. Шәймиев: “Алай булса, бездә мөселман вәкилләре җыелып, Косово ягында көрәшә алалар”, – дип кисәтте. Шәймиев ярдәмендә ул чакта сәясәт кинәт үзгәрде. Һәм ихтимал динара каршылыклар булмый калды.
Әмма хәзер хәлләр башкача. Димәк, элекке президент Борис Ельцинның үз җитешсезлекләре булса да, ул заманда Русиядә чын Федерация булган.
Ландыш ХАРРАСОВА
Милли хәрәкәт вәкилләре хөкем ителә
2009 – татар милли хәрәкәте тарихында үзенчәлекле ел булып калыр. Май аенда БТИҮнең Чаллы бүлеге рәисе Рәфис Кашапов хөкем ителде. Хәзер менә Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага, “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дамир Шәйхетдингә хөкем карары көтелә.
Чаллыда Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова эше буенча суд алды утырышы булды.
– Бүгенге суд ябык булды. Кешеләрне кертмәделәр. Монда гаепләнүче белдерүләр, гаризалар белән чыга ала иде. Мин дә хокуктан файдаланып, юллама язып килдем. Татарча язылган юлламамда җинаять эшен туктатуны сорадым. Җинаять булмавын исбатларга тырыштым. Ләкин аны кире кактылар. 26 ноябрьдә сәгать икегә суд көнен билгеләделәр. Бу көнне шаһитлар катнашында суд дәвам итәчәк. Хәзер дә Чаллыдан чыгып йөрү мәсьәләсе хәл ителмәде. Чыгып булмый, – диде Фәүзия ханым “Азатлык” хәбәрчесенә.
Милли хәрәкәт вәкилләре судларда хөкем эшләрен татар телендә алып бару өчен бик зур көрәш алып барды. Нәтиҗә юк. Фәүзия Бәйрәмовага карата булган суд эше дә русча, кирәк вакытта тәрҗемәче ярдәмендә алып барылачак. “Без бүген судта 6 татар утырдык. Казый да, гаепләүче дә, яклаучы да, сәркатип тә, тәрҗемәче дә, мин, һәрхәлдә барысының да фамилиясе татар. Менә шушы 6 татар катнашында суд русча барды. Татар хатынын, татар язучысын, татар илендә үз милләтен яклаган өчен русча хөкем итәләр. Бу – фаҗига! Бу – ахырзаман! Моны башкача әйтеп булмый”, – дигән фикердә Фәүзия Бәйрәмова.
Тагын бер эш судта
“Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдин Милли Мәҗлес эше буенча башта шаһит буларак тикшерүгә җәлеп ителде. Аннан җинаять эшендә шик белдерелде. Хәзер гаепләнүчегә әйләнде.
Дамир Шәйхетдингә 2008 елның декабрендә узган “Милли Мәҗлес” утырышы карарларын “Чаллы яшьләре” газетасында бастырган өчен, 282 маддә буенча гаепләү белдерелә. Әлеге маддә милләтара низаг чыгару белән бәйле.
Үзенә карата башланган җинаять эше уңаеннан: “Суд булуыннан ук мин канәгать түгел. Биредә үземне гаепле дип танырлык дәлилләр күрмәдем”, – ди Дамир Шәйхетдин.
18 ноябрьдә Дамир Шәйхетдингә карата башланган суд эшендә, милли хәрәкәт белән бәйле башка суд эшләреннән аермалы буларак, яңалык күзгә ташлана. БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллин, Милли Мәҗлес утырышында катнашкан тагын берничә кеше гаепләүче як, прокуратура ягыннан шаһит итеп чакырылган. Бу – милли хәрәкәт кешеләре арасында үзара бәхәс тудыру, милли хәрәкәтне таркату өчен эшләнә кебек.
Прокуратура ягыннан өч шаһитның, шул исәптән, Әһлиуллинның да судка килмәве сәбәпле, эшне карау 25 ноябрьгә күчерелде. Дамир Шәйхетдиннең яклаучысы Ярулла Насыйфуллин эшкә беркадәр ачыклык кергәч кенә “Азатлык”ка аңлатма бирәчәген әйтте.
Гафиулла ГАЗИЗ
Комментарии