Өметләнәбез

Сугыш чоры балалары да сигезенче дистәне ваклап килә. Әлегә безнең буынны искә алучы юк. Җиңү көнен якынайтуга аз өлеш кертмәдек. Ул елларда өлкәннәр нәрсә күрсә, без дә шуны ук кичердек. 1934-1938 елларда туганнар исеменнән (алар барысы да 70не узган) шул меңнәрчә ветераннар гозерен ил, дәүләт җитәкчеләренә барыбер җиткерәсем килә.

Совет иленең төп нигезен төзүчеләр без. 90нчы елларда без эшләп торгызган байлыкны хәйләкәр “төлкеләр” үз ояларына тутырды. Ә без хәзер дә фәкыйрьлектә яшибез. 4000-5000 сум күләмендәге – бу заман өчен күп түгел. Әнә “Пирамида”дагы концертка билетлар 1000-4000 сум тора. “Барс-медиа” компаниясе шул концертка өлкәннәрне чакырып, бер дә бушлай күрсәтми.

Минемчә, 70тән узганнарга һәр сәнгать оешмасы елга бер мәртәбә бушлай тамаша күрсәтә ала бит. Балачагыбыз булмады инде. Яшьләр шушы елларны безгә кайтарып сөендерсен иде. Кая ул, тот капчыгыңны!

Пенсионер кешеләргә яшәр өчен 13-15 мең сум пенсия кирәк. Бәяләр котырып үскәндә, 5 мең сум белән ерак китә алмыйсың. Шуңа да хөкүмәтебез, бәлки, ишетер, ил җитәкчеләребез безнең кебекләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары исемлегенә тиңләр дип өметләнәбез.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Комментарии