- 24.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Әниләр хакында күп язалар: шигырьләр, поэмалар, истәлекләр, матур җырлар… Тыңлаганда әниләре исәннәре сөенеп туя алмаса, вафат булганнарыныкы ачы күз яшьләре түгә. “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын тыңлаганда мин дә елыйм. Әниемне күз алдына китерәм. Бу дөньядан иртә китсә дә, аны кызганмыйм, киресенчә, сокланам һәм горурланам. Чөнки, сәбәпләре бар.
Әниебез, Галимҗанова Рәйсә Сибгатулла кызы, 1928 елның 10 декабрендә дөньяга килә. Әтисе бик гайрәтле, заманына күрә алдынгы фикерле, гаярь, шук һәм шаян, искиткеч матур җырлаучы, өстәвенә, коммунист була. Әтнәдә военрук вазифасын башкара. Бервакыт ул каз сатып ала. Һәм Симетбашка кайтып барышлый, Кышкардагы дусларына кергәч, балаларын кызганып бер ботын кисеп калдыра. Өйгә кайткач: “Карчык, бер ботлы каз алып кайттым”, – дип әбиемне көлдерә. Менә шул кешене 1940 елны “халык дошманы” дип кулга алалар. “Особо опасный” буларак, бер җирдә тукталыш ясамыйча, Баку төрмәсенә илтеп тыгалар. Шуның белән шул, ул аннан кире әйләнеп кайтмый. Ә гаиләсенә “халык дошманнары” дигән келәймә сугыла. Әниемә ул чакта 12 яшь, берни аңламый. Ничек инде шундый әйбәт әтисе әшәке кеше булсын ди? Аны бит әле генә ун ай буе Мәскәүдә укытып кайтардылар. “Зур кеше булам”, – дип йөрде үзе дә. Халык дошманы кем икән соң ул?
Тиз аңлаталар аңа халык дошманының кем икәнен. Укулар башланып, мәктәпкә барырга чыккач, каршына колхоз рәисе килеп баса. “У-у, халык дошманының көчеге, кая юл тоттың? Басуга бәрәңге алырга бар”, – дип сумкасын тартып ала да, үзен тибеп очыра. Әни сазлыктан торып, киемнәрен дә кагарга онытып өйгә чаба. Курыкмаслыкмыни, колхоз рәисе: “Төрмәгә тыгам мин сине”, – диде бит!
Көн артыннан көн үтә, әнинең сеңлесе дөньяга килә. Әтисе күрә алмады инде нәни кызчыгын, ә бит ул аны ничек көткән иде! Сеңлесе дә әтисен күрә алмый бит инде, тизрәк кайтса иде. Ашыйсы килә аларның. Ничә көн инде авызларына бер валчык та эләккәне юк, икенче көн урыннарыннан да тора алмыйлар, ачлыктан шешенделәр. Әниләре дә хәлсез. Үләрләр микәнни? Шулвакыт ишек ачылганы, кемнәрдер кергәне ишетелә. Комиссия икән, нидер киңәшәләр. Һаман шул колхоз рәисе:
– Болар симерешеп беткәннәр бит инде, нинди ярдәм ди тагын!
– Тукта, Хәйрулла, болар ачлыктан шешенгән бит. Бер кадак булса да он бирик. Бәлки исән калырлар.
Бирәләр ул бер кадак онны. Һәм шул 400 грамм он алар тормышын саклап кала.
“Халык дошманы”ның кызы буларак, әнием 8 ел урман кисә. “Яшьтәш кызлар мәктәптә укып йөрде, мин үземнән олылар белән урман кистем”, – дия иде әнием. Бармый хәл юк, “Әтиең халык дошманы икәнен онытма”, – дип гел искә төшереп торалар бит.
1941 ел башында әтиләреннән бер хат килеп ирешә. Хат китерүче үзе аларга керергә курка, күрше Фәрит абый аркылы тапшыра. Анда: “Кызларымны бик күрәсем килә. Белмим, күрешүләр насыйп булыр микән. Сугыш башланасы дип сөйлиләр монда, чын булса, сугышка китәргә сорап карыйм. Только бик яман эчем китә башлады әле, исән калып булырмы”, – дип язылган була. Бераз саклаганнан соң, Сара әбием куркудан ул хатны юк итә.
1950 елны урман кисүдән арыган әнием: “Ичмасам, җибәрмәсләр”, – дип бер кулсыз егеткә кияүгә чыга. Әтиебез Габдрахман бер кулын шахтада өздергән була. “Чулак” кушаматы күтәргән әтием. Авыл халкы ул кушаматны безгә дә бүләк иткән иде, тик без аңа игътибар итмәгәч, онытылды.
1965 елның 27 июлендә 37 яшендә 7 кыз бала белән әниебез ялгыз кала. Әтиебез 37 яшендә үз теләге белән якты дөньяны ташлап китә.
Шул авыр вакытларда да бирешмичә, 7 баланы бөртекләп карап үстергән әниебезгә сокланмый мөмкин түгел! Әйтергә генә ансат, 7 бала бит! Ул вакытта хөкүмәт хәзерге кебек ярдәм итәргә атлыгып тормый иде. Үзең тапкансың, үзең үстер! Үстек, Аллага шөкер, кешедән ким булмадык. Әниебез бик тырыш иде шул безнең. Шәл бәйләде, тегү текте, безне дә эшкә өйрәтте. Кышкы озын кичләрдә кул эше эшләп утырганда, ахирәте Хәтирә апа белән узган гомерләрен сөйләшеп утырсалар, ишеткәннәрдән таң кала идем. Ничекләр итеп түзделәр икән?! Хәзер зарланмый торган минутыбыз юк бит.
8 ел урман кисү генә җитмәгән, 1 ел окоп казырга да җибәргәннәр әниемне. “Әтиеңә үпкәлә”, – дигән колхоз рәисе. Өс-баш начар, тишек чабатадан су үтә, тамак ач, өстәвенә, бет талый. Ул шуларны сөйләгәндә күзләремнән аккан яшьләрне тыеп булмый иде. “Әни, син ничек үзең еламыйсың?” – дип сорагач, әни миңа: “Минем йөрәк елый”, – дип җавап бирде.
Нахакка гаепләнгән әтисе, авырлыкта узган яшьлеге, гаилә кимлеге – барысы да шушы өч сүзгә сыйды да бетте. Әниебез бик матур җырлый торган, аш-суга оста, искиткеч чибәр хатын иде. Бөтен яхшы сыйфатларны үзендә тупласа да, бәхете булмаган. Шулай дидем дә, уйга калдым. Әниебез каты авыру белән ятканда, ахирәте аңа: “И, Рәйсә, урының чиста, кадерең бар, балаларың яныңда йөгереп йөри. Үлсәң елап озатучың, сагынып дога кылучың бар, бик бәхетле син”, – дигән иде. Әллә бу чыннан да шулай микән? Төшләргә бик матур итеп керә.
Әниебез 65 яшендә арабыздан китеп барды. Үләренә 3 ай алдан Дәү апабыз – Вәсилә апа 43 яшендә якты дөньяны калдырып киткән иде. Баштарак кыюлыгыбыз җитмәсә дә, бу хакта әнигә соңрак әйттек, белеп китсә яхшырак булыр дип уйладык. Актык сулышына кадәр көтте: “Кайта ул”, – диде, кызының үлгәненә ышанмады. Үзен кызганганны бер дә яратмады. Еламады, сыкранмады, үлемнең киләсен белеп, күзенә карап ятты. “Гомер ишек ачылып ябылган вакыт кадәрле генә икән, мин ачтым – яба алмадым”, – диде.
Быел әниебезнең вафатына 15 ел тулды. Батыр һәм матур, кадерле һәм газиз, эшлекле һәм кешелекле әниебез! Сугыш чорында фидакарь хезмәтләрең өчен алган медальләрең истәлегең булып кадерләп саклана. Аларда синең яшьлегең, ятимлегең һәм… горурлыгың! Әле әниләр хакында иң әйбәт шигырь язылмаган, иң матур җыр җырланмаган. Мин ышанам, ул язылыр һәм, мөгаен, ул минем әнием хакында булыр!
Мөнирә САФИНА.
Арча районы, Симетбаш авылы.
Сагынабыз сине
Ап-ак яулыклы бер әбекәй дисбе тарта. Кулларын янәшә китереп, Ходайдан нидер сорый. Әйтерсең лә дөнья тынып калган. Балаларына, оныкларына, якыннарына – һәркемгә исәнлек-саулык тели ул. Әйе, саулыкның кеше өчен иң кирәкле байлык булуын белә шул безнең Зөлфия апабыз.
Йомшак, сихәтле, уңган, күпме кеше гомерен саклап калган куллар. 35 ел буе Югары-Ырга авылында яшен-картын, олысын-кечесен – барысын дәвалаган аның куллары.
Зөлфия апа, сез бит хирург та, терапевт та, уролог та, кардиолог та, күз табибы да, травматолог та, “ашыгыч ярдәм” дә булдыгыз.
60-70нче елларның “ашыгыч ярдәме” нәрсә инде ул? Телефон эшләми, Корноухово участок больницасына – 7, районныкына 30 чакрым. Юллар юк, көзге-язгы карлы сулары, пычрагы, зәмхәрир салкыннары, күз ачкысыз бураннары… Эх, ул юл газаплары… Кулыңда үлем белән көрәшүче авыру. “Хәзер, хәзер, барысы да үтәр. Атлар тиргә батып чаба да чаба. Ә йөрәк! Табиб йөрәге чабышкылардан ким типми. “Менә-менә килеп җитәбез. Барысы да яхшы булыр. Бар да үтәр”, – дип пышылдый ул. Өметен өзми Зөлфия апа. Әле ярый өмет бар.
Ә инде үлем хәлендәге авыруның сәламәтләнеп рәхмәт укуы барлык авырлыкны да оныттыра шул.
“Аллага шөкер, монысы да узды”, – дип куя табиб.
Авыл йоклый. Табиб кечкенә генә ут яктысында иртәгә буласы район киңәшмәсенә чыгыш әзерли. Кызлары Фәния белән Фәридә изрәп йоклый. Олы улы Фәнис шыпырт кына шигырь ятлый. Каенанасы Хурҗин әби оек бәйли. Ә пар канаты Сахибетдине әле эштән кайтып җитмәгән. Трактор паркында. Язгы чәчүгә әзерлек чоры бит. Гаилә башлыгының да эше җаваплы – авыл техникасы аның өстендә.
Бервакыт җырлый-җырлый Сахибетдине кайтып керә.
…Керфекләрең синең нигә кара?…
Эх, Сахибетдин абыйның җырлаганын ишетсәгез! Һәркем таң калып тыңлый иде аны. Авылыбызның Илһам Шакировы иде ул.
…Яшь йөрәккә нигә утлар салдың,
Ялкыныңда үзең янмагач?…
Кинәт җыр өзелә. Кемдер елый-елый тәрәзә кага. Ачыргаланган тавыш йөрәкне өзеп ала:
– Әнинең йөрәге авырта, көзән җыера, үзе зәп-зәңгәр…
– Хәзер, хәзер, йөгерәм.
Кемдер аттан егылган, берәүнең кулы сынган, икенчесенең баласы пешкән, өченчесенең тулгагы башланган…
Әйе, өйдәге өч бала да, эштән арып кайткан ир дә онытыла. Бервакыт Фәридәсенең температурасы 38 булып, эче авыртудан үксесә дә, авыру янына ашыга Зөлфия апабыз.
Күпме баланың кендек әбисе булган ул! Ат чанасында да, трактор арбасында да дөньяга китерергә туры килгән сабыйларны. Кая ул хәзерге шартлар?! Ай-һай, күпме түземлек, сабырлык, ихтыяр көче кирәк булган аңа. Иң мөһим сыйфаты – кешелеклелек, шәфкатьлелек. Аның ачуланган, тавыш күтәргән чагын бер дә хәтерләмим. Шул 60 сумлык хезмәт хакыннан башка ник бер тиен ришвәт алсын! Зөлфия апабызның тугры йөрәге, җаны-тәнен биреп дәвалавы авыл халкы хәтер сандыгында нык сакланган. Ул авылдан күчеп киткәннән бирле авылдашларымның чынлап торып табиб күргәне юк. “Авыл ятим калгандай булды”, – ди өлкәннәр.
Бүген Зөлфия апаның 3 баласы, 7 оныгы үз янында. Фәнисе – Татарстанның атказанган юристы, психология фәннәре кандидаты. Беренче квалификацияле судья әле күптән түгел үзенең 50 яшьлеген гөрләтеп уздырды. Фәниясе – укытучы, Фәридәсе –хисапчы. Зөлфия апабыз бүген кадерле ана да, яраткан әби дә.
Без, авылдашлары, Зөлфия апабызның намуслы хезмәте алдында баш иябез, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Кешеләргә кылган яхшылыгың үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Хәлимә ТӨХФӘТУЛЛОВА.
Балык Бистәсе районы, Югары Ырга авылы.
Гафу ит, авылдашым!
Әлфия апа апасы һәм сеңлесе белән Шәмәк авылында яши иде. Ул кышка кергәч, үгез җигеп, бәке чабып, шуннан ферма малларына мичкә белән су ташый.
Кышын кайчакта Әлфия апага ияреп, мичкә салган чанасына утырып мин дә баргалыйм. Көн саен шулай суга чыланып, киемнәрем боз булып ката иде.
Берсендә Әлфия апа үгезен миңа калдырып, кибеткә китте. Мин инештән чыкканда, әти эштән кайтып бара иде. Аны күрдем дә чанадан төшеп өйгә чаптым. Чөнки әти белән әни миңа анда бармаска куша. Ә үгез карга кереп баткан, чанадагы су да түгелеп беткән. Кешеләр җыелышып, үгезне аннан көчкә тартып чыгарды.
Хәзер шуңа аптырыйм: 20 яшьлек кыз үгезне ничек җиккән диген?! Ул вакытта эштән курыкмадык шул без.
Әлфия апа хәзер Сәртек (???) авылында гомер итә. Ул шунда тормышка чыкты. 5 бала тәрбияләп үстерделәр. Аңа хәзер 81 яшь. Сәламәтлегеннән, күз тимәсен, зарланганы юк. Сыер да асрый.
Әлфия апа, шул чагымдагы хатам өчен гафу ит мине! Сине уңайсыз хәлгә калдырган идем.
Рәсүлә КАМАЛОВА.
Мамадыш районы, Шәдче авылы.
Әни, көтәсеңдер кайтканны
Юллар-юллар, ник соң болай озын?!
Кайтып җитеп булмый тиз генә.
Күз алдымда йортым, торган җирем.
Уйларымда минем сез генә.
Сезне сагынып кайтыр юлга чыктым
Сызылып алсу таңнар атканда.
Кайтып киләм туган авылыма
Язгы сулар ташып акканда.
Язгы җилләр битемнән иркәли,
Язгы җилләр тарый чәчемне.
Сине сагынып кайтып киләм, әнкәй,
Эчәр өчен кайнар чәеңне.
Олы юлдан күзләреңне алмый
Көтәсеңдер минем кайтканны.
Иртән торгач: “Балам кайтыр”, – диеп
Ачып куясыңдыр капкаңны.
Шәмсенур САБИТОВА.
Яшел Үзән районы, Норлат авылы.
Комментарии