КЕМ УЛ — ЧЕМПИОН?

«А русский язык нынче не в моде что ли?» Шундый аңлатмалар белән интернет тулган. Узган шимбәдә «Рубин» – «Зенит» уены тәмамлануга футбол кырына «Без булдырдык!» дигән зур язу чыгарылды. «Рубин» икенче ел рәттән чемпион калды! Хәзер «Без булдырабыз!» шигаре спорт өлкәсендә бераз үзгә яңгыраш алды: «Без булдырдык!» һәм бу сүзләр бөтен Русиядә яңгырый. Ничек инде йөзен билгеләүче чемпион команда шигаре белән җиңүгә ирешсен, ди? Бу нисбәттән Русиянең көнчесе икеләтә артты. «Бб!» — «Мы смогли!» түгел, бу чын телле шигарь булып яңгыраш ала! Һәм әлеге девиз белән «Рубин» икенче ел рәттән чемпион кала! Өстәвенә, Русия Дөнья чемпионатында чыгыш ясау хокукын югалтты. Чемпионнар лигасын исәпкә алмаганда, хәзер «Рубин» өчен генә «җәннәтнең раян ишекләре» ачык.

«РУБИН» – ИҢ КӨЧЛЕСЕ

Спорт белгечләре әйтүенчә, чемпионатта «Рубин» кадәр көчле чыгыш ясаган команда юк. клубы агымдагы елда моңарчы фаворит саналган командаларны отты. Узган елгы командасы түгел ул «Рубин». Уенга 0,72 гол керттерүче, көндәшләр капкасына биш туп тибүнең берсе гол дип исәпләнүче команда ул. Яхшы статистика. Тренер Корбан Бердыев: «Узган елга караганда, агымдагы сезон күпкә авыррак булды. Узган елгы уңыш очраклы рәвештә килмәгәнен раслау, шулай ук һаман лидер булуыбызны дәлиллисе килде», — дип белдерде. Киләсе елга Бердыев клубын җитәкләрме соң? Контракт нигезендә килешү тәмамлана бит. Күпләрне шул сорау борчый да инде. Шунысы билгеле: башка урында ирешә алмаган уңышны Бердыев Казанда тапты. «Рубин» Президенты Александр Гусев: «Корбан — ул безнеке! Әгәр аны «Челси», «Милан», «Ювентус» кебек топ-клубларга чакырмасалар (гәрчә, әлегә беркем мөрәҗәгать итмәсә дә. — А.Ш.), гомер буе Казанда булыр. Беркем дә тренерыбызга өметләнмәсен!» – ди.

ФУТБОЛЧЫЛАР БӘЙРӘМ ИТӘРГӘ АШЫКМЫЙ

«Рубин»ның чемпион калуы, быел һәм киләсе елга да Европаның иң дәрәҗәле лигасы — Чемпионнар лигасында көч сынашуы — гади бер максат кына түгел иде. Казан командасы шул рәвешле татарлыкны, мөселманлыкны пропагандалады. «Ноу Камп»та 60 мең спорт сөюче алдында (шулай ук дөнья буйлап ТВдан трансляцияләнде. — А.Ш.) җанатарларының татар түбәтәе киеп җан атуы, байрагын җилфердәтүләре, Бердыевның тәсбих тартып, җиңүле уеннан соң сәҗдәгә китүе шул хакта сөйли. Һәрхәлдә, «Рубин» ул – татар командасы, дигән фикер калды җәмәгатьчелектә. Ә татар телле «Без булдырабыз!» шигаре ничек киң таралды?! Сәяси яктан караганда, «Рубин» — ул чын татар футбол командасы!

Шул рәвешле «Рубин» алдан ук тәхеттә нык торды. Тик бу тынычланырга да, бәйрәм итәргә ашыгырга да ирек бирми. Казан әле Чемпионнар лигасында чыгыш ясый. Газета типографиядә басылган вакытта «Рубин» үзендә Киевның «Динамо» командасын кабул итә, шуңа да уенның исәбен әйтеп булмый. Аннан 9 декабрьдә Италиягә очып «Интер» белән көч сынашасы бар. Казанда узган беренче уен тигез исәпкә тәмамланган иде инде. Монысында да «Рубин» сынатмас, дип уйлыйм.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии