- 24.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №47 (25 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Алабуга керәшеннәре “бетәбез!” дигән ай-вайларга карамыйча, шәһәр шартларында да гореф-гадәтләрен, туган телен саклап гомер итә. Алабуга шәһәрендә керәшеннәрнең якшәмбе мәктәбе, шунда ук яшүсмерләрнең фольклор ансамбле эшләп килә. Алабуга шәһәрендә Татарстан халыклары ассамблеясенең күчмә утырышы узды. Анда Казанкерәшен оешмасы да катнашты. Иң куанычлысы шул: Алабуга керәшеннәре башкалар белән тигез яши. Хәер, керәшеннәрне тану, кирәк урында туганнарча күтәреп тә җибәрү күптән эшләнергә тиеш иде. Әнә бит Татарстан халыклары ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин дә безнең хакта “керәшеннәребез!” дип кенә тора.
“Кайдан гына килдегез, ай, сез безгә?
Казаннан килгән төрле халык оешмалары вәкилләрен иң башта Алабуганың өченче номерлы этнокультур мәктәбенә алып бардылар. Монда безне татар, керәшен, мари, чуаш, башкорт, рус балалары каршы алды. Болай гына да түгел, Казан кунакларын һәрберсе үз телендә сәламләде. Нәни балаларның “Алабугада керәшен халкы яши”, – дип әйтүе, чыннан да, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең “чәчәк бәйләменең иң матур чәчәге – керәшеннәр” икәнен кәгазьдә генә калдырмау, чынга да ашыру булды. Аннан кунакларны мәктәптә эшләп килгән 9 милләтнең якшәмбе мәктәбенә дәштеләр. Язмыш туры китерә бит ул, без – Казан керәшен оешмасы җитәкчесе Мария Семенова белән керәшен балаларының якшәмбе мәктәбенә эләктек. Алай гына да түгел, керәшен егете – Татарстан халыклары ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров та биредә иде. Керәшеннәр – җырлы халык. Керәшен балалары кунакларны “Кайдан гына килдегез, ай, сез безгә?” дип җырлап каршы алды.
Әлеге якшәмбе мәктәбе өч юнәлештә эшли: керәшеннәрнең тарихын, йола-гадәтләрен; фольклорын; рәсем сәнгатен өйрәнә. “Көмеш тәңкә” исемле фольклор ансамбльләре дә бар икән. Балалар Казан кунакларына керәшеннәрнең Покрау бәйрәмен ничек уздырулары турында сөйләде. Күзикмәк, бөккән, коймаклар белән чәй дә эчерде.
Олы Шүрнәктә һәр бала шәҗәрәсен белә
Алабуга шәһәрендә керәшеннәрнең якшәмбе мәктәбеннән тыш, Олы Шүрнәк авылында этнокультур мәктәп эшләп килә. Анда аларның гореф-гадәтләре, килеп чыгышы, тарихы өйрәнелә. Авылның өлкән түти-дәдәйләрен чакырып, кичәләр дә оештырыла икән. Иң мөһиме, әлеге мәктәпнең һәрбер баласы җиде буынга кадәр нәсел шәҗәрәсен белә.
Керәшеннәр өчен бик файдалы булган эшләрнең башында Алабуга керәшен оешмасы, Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга бүлеге җитәкчесе Людмила Михайловна Григорьева тора. Ассамблея рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә һәр районны Алабуга кебек эшләргә чакырды. Людмила Григорьева исә Алабуга Татар конгрессының һәм керәшен оешмасының иң актив эш алып баручылар булуын әйтеп узды. Шул уңайдан Людмила Михайловна белән әңгәмә корып алдык.
–
Этнокультур мәктәптә балалар укытырлык кешеләр дә табарга кирәк бит әле. Бу мәсьәлә ничек чишелә?
– Һәркем үз эшен башкара. Фольклорны, гореф-гадәтләр дәресләрен татар теле, җыр укытучылары алып бара. Керәшен тарихын тарих укытучылары укыта. Әмма тарих өйрәнүдә зур бер кыенлык – керәшеннәргә багышланган фәнни китаплар булмау. Балалар өчен әдәбият җитми, эзләнүләр бик аз алып барыла. Барлы-юклы материаллар, газет-журнал язмалары белән генә укытабыз. Әмма бу гына җитми, укыту эшен зуррак югарылыкка күтәрәсе килә. Инде кайчаннан бирле Татарстан Фәннәр Академиясендә керәшеннәрне өйрәнүгә багышланган бүлек ачылырга тиеш. Без бу бүлек ачылуны түземсезлек белән көтәбез. Ул безгә бик кирәк. Әмма керәшеннәрне өйрәнү бүлеге һаман эшен башлап җибәрә алмый.
–
Олы Шүрнәктә керәшеннәргә багышланган дәресләрне укыту эше ничек башланып китте? Минемчә, бу бик авыр эш.
– Моның өчен үз халкыңны бик нык ярату, бирелеп эшләү кирәк. Ә безнең арада бу эш белән җенләнүчеләр бик күп. Мин моның белән үзем бик нык горурланам. Беркемнән дә акча сорамыйча, менә бу эшне эшләргә кирәк дип йөрүче укытучыларыбыз, оешмабызның актив әгъзалары бар. Шуңа башлангычның нәтиҗәсе дә күренә. Алабугада керәшеннәрнең 5 фольклор ансамбле генә эшләп килә. Алар кәгазьдә генә түгел, чын-чынлап эшли. Барысының да керәшен күлмәкләре бар. Бу эшне керәшен җәмгыяте башкарды. Үзебезнең керәшен иганәчеләре бик булышты. Ансамбльләребез бик яхшы җиһазландырылган да. Аларның диктофоннарына кадәр бар. Бары тик эшләсеннәр генә. Яшьләр белән дә зур эш алып барырга тиешбез. Безгә аларны югалтырга ярамый. Киресенчә, алар керәшен булулары белән горурланырлык булсын. Безнең алда торган бурычның иң зурысы шул дип саныйм.
–
Якшәмбе мәктәбенә балалар үз теләкләре белән йөриме? Әллә үзегез җыясызмы?
– Бу өлкәдә мәгариф идарәсе белән эшлибез. Исемлек булдырып, балаларның һәрберсе белән аерым эш алып барабыз. Рәсем сәнгате, җырларга, биергә теләгән балаларны якшәмбе мәктәбенә җыябыз. Дөрес, теләк буенча, мәҗбүри түгел. Әмма күпчелектә үз халкының байлыгын аңларга теләү омтылышы бар.
Бер генә әйтәләр
– Алабуга керәшеннәре милли киемнәре белән дә башка керәшеннәрдән бераз гына аерыла. Эштә дә алдынгы икәннәр.
– Без Алабугада бик күп. Аннан Алабуга керәшен җәмгыяте –республикада иң беренче төзелгән керәшен оешмаларының берсе. Анда Алабуга гына түгел, Яр Чаллы, Минзәлә, Удмуртия керәшен оешмалары да керде. Ел саен Покрау бәйрәмнәре уздырып, халык арасында бик зур эш алып бардык. Чөнки халыкны тәрбияләмәгән килеш, аның белән эшләп булмый. Бәлки, шуңадыр Алабуга керәшеннәренең милли мәсьәләдә һәрвакыт үз фикере бар.
–
Ни өчендер, Алабугада керәшен чиркәве юк. Керәшен оешмасы бу эш артыннан да йөриме?
– Бу мәсьәлә уңаеннан өч тапкыр Татарстан архиепископы Анастасий белән очраштым. Әмма алар: “Чиркәүләрне тоту бик авыр, булганнарына гына йөреп торыгыз”, – дип әйтә. Әмма чиркәү булу бер хәл бит әле. Кешенең үз телендә языкларын әйтәсе килә. Кеше үлгәч, керәшенчә укырга да кирәк. Менә болары бик авыр. Әби-бабайлар русча аңламый, шуңа чиркәүгә дә йөрмиләр. Керәшен чиркәве ачу эшен башлап җибәргәч, өлкәннәр бик шатланган иде. “Үзебезчә келәү итсәләр, чиркәүгә гел җөрер идек”, – ди алар.
–
Людмила Михайловна, Алабуга керәшен оешмасының киләчәккә нинди планнары бар?
– Үземнең бик зур хыялым бар. Шәһәрдәге татар гимназиясендә татар мәдәниятен өйрәнү, үстерү өчен зур үзәк оештырыла. Бездә дә сигезенче мәктәптә керәшен мәдәнияте үзәген эшләтеп җибәрәсебез килә. Мәктәптә ике музейның берсе бөтенләй керәшеннәргә генә багышланган. Димәк, инде эш башлау өчен ниндидер башлангыч бар. Киләсе уку елында бер сыйныф туплап, шушы эшне башлап җибәрергә әзерләнәм.
Саша ДОЛГОВ.
Казан – Алабуга – Казан.
Безнең урамда да бәйрәм
2009 елның соңгы ае керәшеннәр тормышында республика күләмендә үткәрелгән зур вакыйгалар белән истә калачак. Мөгаен, декабрь ае керәшеннәр күтәрелешендә туганайлар ае булып тарихка кереп калыр.
Белгәнебезчә, декабрь – үтеп барган елга йомгак ясый торган ай. Керәшеннәр өчен дә әлеге ай соңгы елларда башкарылган эшләр нәтиҗәсен, пешкән алмаларны кабып карар вакыт җитүен аңлата кебек. Чөнки шушы айда I керәшен яшьләре форумы (җыены), “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбленең беренче зур концерты узачак. Казан Тихвин керәшен чиркәве ишекләре ачылуга да 20 ел тула.
2007 елда Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы төзелде. Иван Егоров җитәкләгән әлеге оешманың керәшеннәр арасында алып барган эшчәнлеге нәтиҗәсендә яшьләр дә милли эшкә тартыла башлады. Казанда урнашкан Халыклар Дуслыгы йортында яшьләрнең “Җырчы Җәкәү” клубының эшли башлавы турында хәбәр дә иткән идем инде. Шулай итеп, бер төркем яшьләр керәшен яшьләрен бергә җыю карарына килде. Әйтергә кирәк, әлеге теләк фикер яки хыял булып кына калмады. Тиздән Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан халыклары ассамблеясе ярдәме белән Казан шәһәрендә I керәшен яшьләре форумы уза. 4-5 декабрьдә Татарстан башкаласына республиканың керәшеннәр яшәгән шәһәр, район һәм авылларыннан яшьләр җыелачак. Форумга Удмуртия, Башкортстан Республикаларында яшәүче керәшен яшьләре килә. Җыенда Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк, Чибәркүл районнарында гомер итүче ногайбәкләр дә катнашачак. Гомумән, оештыручылар әйтүенчә, форумга барлыгы 210 делегат көтелә. Туган телне саклау, үстерү, керәшен матбугаты, гаилә кору, мәдәнияткә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр үткәрелә. Шулай ук милли киемгә, биюгә, җырга багышланган мастер-класслар уза.
Форум делегатларын 5 декабрьдә Питрәч районы да кабул итәчәк. Яшьләр белән районның Керәшен Сәрдәсе авылына кайту каралган. Яшьләр авылда керәшен чиркәве, музее һәм мәктәп белән танышачак. “Кыскасы, бу сәфәрнең төп максаты – Татарстаннан читтә яшәүче, шулай ук шәһәр яшьләрен чын керәшен авылы белән таныштыру”, – ди форумны оештыручылар.
Туганайлар тагын җыела
Ә 2 декабрьдә Казанның Филармония концертлар залында “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамбленең беренче зур концерты уза. Ансамбльнең җитәкчесе Геннадий Максимов сөйләвенчә, концертта керәшен биюләре, җырлары тәкъдим ителә. Сәхнәдән яңгыраган һәрбер җыр турында кыскача белешмә дә әйтеләчәк. Керәшен концертына республика Президенты Минтимер Шәймиев тә килергә мөмкин икән.
“Бәрмәнчек” ансамбле концертына Питрәч, Зәй, Мамадыш, Минзәлә районы, Башкортстанның Бакалы районыннан фольклор ансамбльләре катнашыр дип көтелә. Чиләбе өлкәсеннән нагайбәкләр дә килергә тиеш икән. Концертта шулай ук күренекле керәшен җырчылары Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лена Бичарина да чыгыш ясаячак.
– “Бәрмәнчек” ансамблен оештыру 80нче еллар ахырында ук күтәрелде. Аның эшли башлавы керәшен күтәрелешенә зур тәэсир ясар, – ди Геннадий Максимов.
1 декабрьдә “Сәйдәш” концертлар залында да керәшен җырулары яңгыраячак. Бу көнне Казан консерваториясенең фольклор ансамбле чыгыш ясый. Алар ногайбәк җырларын чын халыкча итеп, үзгәртмичә җырларга җыена. Шул ук көнне яшь керәшен җырчысы Вадим Захаров Филармониядә концерт тәкъдим итә.
Саша ДОЛГОВ
Комментарии