- 24.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Архив
Мин һич тә безнең милләт халкын аңламыйм. Бездә, күрәсең, милли горурлык та, милли аң да, газиз ана телебезгә көчле мәхәббәт тә, хөрмәт тә, киләчәк тә, ана телебезнең тулы хокуклы дәүләт теле булып чәчәк атуына ышаныч һәм аның шулай булуы өчен хәлдән килгән кадәр үзебездән өлеш кертү теләге дә юк. Әлбәттә, бу мине борчый һәм мине генә түгел. Бервакыт, шулай, Казан каласына барган идем. Ашханә дисәм – бик кечкенә, кыскасы, кешеләргә җиңелчә генә тамак ялгап алырга көйләнелгән урынга кердем. Шунда бер кырынмаган ир кеше, ашамлыклар җибәреп торучы ханымга татар телендә: «Бер треугольник һәм тегене-моны бирегез», – дип мөрәҗәгать итте. Шунда мин: «Сез бит икегез дә татар милләтеннән, нишләп сез милли ашларны үзенең исеме белән атамыйсыз?» – дип кисәтүле сорау бирдем. Шунда бу иптәшләрнең яклаучысы табылды.
– Хәзер бит…
Монысы савыт-саба юып торучы иде. Ә урамнарда яки автобусларда күпме «пятдесять на пятдесять» татар бәндәләрен очратам. Алар балаларын йә оныкларын «доченька», «сынок» дип, ярым-йорты сүзләр белән, ике телне бергә кушып, «ботка пешерәләр». Шуннан соң ул балалар ничек үз ана телендә сөйләшергә өйрәнсен? Ә бит соңыннан ана телендә сөйләшмиләр, дип елап йөргән булалар. Шушы хәлләрдән соң күңелемдә: «Кайда боларның батырлыгы? Нишләп без шундый?» – дигән сорау туа. Мин моны кайбер милләттәшләребезнең ана телебезне санга сукмавы, дип бәялим. Ә кемнәрдәдер кирәгеннән артык «белемлелек» бәласы, янәсе, урыс телен шәп беләләр. Кайберәүләренең исә, «үгез үлсә ит – арба ватылса утын» дигән кебек, телебезгә карата битарафлыгы һәм җавапсызлык галәмәте, дип аңлыйм. Белмим тагын, кемгә ничектер. Миңа хәтта телебезне бозып, аны яратмаган, хөрмәт итмәгән һәм сакламаган өчен, күптән инде мәңгелеккә киткән әби-бабаларыбыз да рәнҗеп яталар кебек тоела. Чөнки якты дөньяга килгән һәрбер зат үзенең ана телен камил белеп, аны сакларга, үстерергә һәм якларга бурычлы. Шулай ук ата-аналарны да кисәтергә кирәк: балалары алдындагы тумыштан ук үтәләсе бурычларын онытмасыннар иде.
Телне бозу галәмәтенә кайбер кешеләр үзләреннән зур өлеш кертә. «Общежитие» дигән урыс сүзен генә алыйк. Бу сүзне кем генә күрмәгән дә, кем генә ишетмәгән. Кайсыдыр «акыл иясе» бу сүзне зур ялгышлык белән «тулай торак» дип тәрҗемә иткән дә һәм шушы наданлык нәтиҗәсе кулланылышка кереп киткән. Ник бер белемле кеше шул хатаны төзәтсен. Хәтта урысча-татарча сүзлекләрдә дә «тулай торак» дип тәрҗемәсен язып куйганнар. Кызганычка каршы, КДУның махсус бүлегендә укып чыккан хәбәрчеләр дә, филологлар да массакүләм мәгълүмат чараларында «тулай торак» сүзен сиптерәләр генә. Татар телендәге сүз урысчага берничек тә «общий» дип тәрҗемә ителми. Тулы сүзе «полный», дип тәрҗемә ителергә тиеш. Төрле мәгълүмат чараларында бу хакта, ягъни каядыр авыл исемнәрен яки башка нәрсәләрне зур хата белән язулар турында хәбәрләр күп булды бит инде. Нигә без дә шул хаталарны ясаучыдан аның хисабына төзәттерү юк?!
Шул чаклы да калын тиреле безнең түрәләр! Мин аптырап калам: әллә алар бөтенләй дә гәҗит-журнал укымыйлармы?!
Тагын мине бик тә борчый һәм гаҗәпләндерә торган бер хәл бар: төрле оешмаларда хезмәт итүче белгечләр, җитәкчеләр, хәтта төрле мәгълүмат чараларында кайсыбер хәбәрчеләр дә күп сүзләрнең урысчасын гына кулланалар. Үзебезнең ана телендәге сүзләрне куллану шулай ук авыр микәнни? Әйтик, бездә төрле һөнәр ияләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтү гадәткә кергән. Шул уңайдан күп җирдә «медицина работниклары» көне яки «авыл хуҗалыгы работниклары» көне белән тәбриклиләр. Ә бәлки, «хезмәткәр» сүзен куллану күпкә отышлырак булыр?
Нишләп төрле әйберләрнең, җиһазларның үз телебездә исемнәре юк? Нишләп әле ул сүзлекләрне төзүчеләр алдан чыгарылганнарыннан гына күчереп утыра? Җөмһүриятебездәге ике теллелек шулай булырга тиеш микән? Бу мәсьәләләр турында кем уйларга тиеш? Кем эшләргә һәм кем кайгыртырга тиеш? Кем бу җитешсезлекләрдән киләчәк буынны коткарыр? Телне саклау, аны үстерү буенча кануннар кабул итәргә кирәктер бит инде. Минемчә, телне бозган оешмаларны катгый җавапка тартырга кирәк.
Телне бозуга караган тагын бер мисалны язмый булмый. Еш кына «фәлән институтны бетергән», «төгәнне бетергән», дип язалар. Соң бетергәч, алар булырга да тиеш түгелдер бит инде?! Ә алар яши, алга таба да белгечләр әзерли. Димәк, бу җөмләләрне яңгырату тамырдан дөрес түгел. Кемнең кайсы уку йортында укып, нинди белгечлек алганы турында менә болай сөйләү дөрес булыр: ул кеше авыл хуҗалыгы институтында укып, икътисадчы таныклыгын алган яки фәлән кеше университетта укып, татар теле укытучысы таныклыгын алган. Менә шушы зур хаталарны гади халык кына ясамый, ә университетның журналистика бүлегендә укып, белем алган хәбәрчеләр дә еш ясый. Бу инде югары уку йортында ничек кирәк, шулай укытмаулары хакында сөйли.
Күп милләттәшләребезнең фикерләве буенча, тагын бер хатага төртеп күрсәтергә мәҗбүрмен: җөмһүриятебезнең хөкүмәт бинасын Министрлар Кабинеты дип атау, төптән зур ялгышлык дип санарга кирәк. Ничек инде, шундый зур бина кабинет булсын? Кабинет ул аерым бер кеше яки берничә белгеч эшли торган бүлмә генә була. Ә Җөмһүриятебезнең хөкүмәте урнашкан бина менә ничек аталырга һәм язылырга тиеш: Татарстан Җөмһүрияте хөкүмәте. Һәм… аның русчасы Правительство Республики Татарстан була.
Илгизәр ГАЛИ.
Тәтеш.

Комментарии