- 24.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №38 (25 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Узган атна азагында Новороссийск шәһәренең Октябрьск мәхкәмәсе Коръәннең Кулиев тәрҗемәсен тыйды. Әлеге тәрҗемә моннан 11 ел элек басылган иде. Аны 38 яшьлек азәрбайҗан дини фәлсәфәчесе Элмир Кулиев 22 яшендә тәрҗемә итте. Аннары әлеге тәрҗемәнең өлгесе танышу өчен Согуд Гарәбстанына Коръән чыгару комплексына тәкъдим ителде һәм 2002нче елда аны бастыруга хуплау алынды.
Менә дистә елдан артык вакыт узганнан соң Краснодар төбәге эчке эшләр министрлыгына караган эксперт-криминалистик үзәк әлеге китапта мөселманнарны башкаларга караганда өстенрәк куйган, мөселман булмаганнарны дошман күрүгә уңай бәя биргән чалымнар тапкан. Шуның нигезендә мәхкәмә әлеге китапны «юк итү» (уничтожить) кирәк дигән карар чыгарган.
Чынлыкта бу тыюда мөселманнарның да кулы уйнаган булып чыкты. Үзенең исламофобиясе белән танылган сәясәт белгече Роман Силантьев «Газета.ру»га биргән әңгәмәсендә мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Бөтенрусия мөфтияте голәмәләр шурасы рәисе ФәритСалман белән берлектә кайбер мөселман китапларын, шул исәптән Коръәннең тәрҗемәләрен экстремизмга тикшерүне сорап Русия эчке эшләр министрлыгына хат язуларын әйтте.
– Без ул хатка экстремизмга тикшерелергә тиешле китаплар исемлеген беркеттек. Шул исәптән Коръән тәрҗемәләрен дә. Анда кайбер тәрҗемәләрнең ваһһаби булуы ачыктан-ачык әйтелде һәм хәзер шуларның берсе Кулиев тәрҗемәсе тыелды, – ди Силантьев.
Азатлык көн дәвамында аңлатма алырга теләп Тәлгать Таҗетдин һәм Фәрит Салманга шалтыратса да, элемтәгә чыгып булмады. Таҗетдинның телефоны сүнгән булса, Салман башта шалтыратуларны өзде, ә кичкә таба бөтенләй телефонын сүндереп куйды.
Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Коръәннең тәрҗемәсе тыелудан соң, Президент Владимир Путинга хат юллады. Ул анда Октябрь район мәхкәмәсенең провокацион карар чыгаруын әйтә. Мөфти сүзләренчә, бу тәрҗемәне тикшерү өчен бары ике атнадан азрак вакыт киткән, ә мәхкәмә карарны ун минутта чыгарган.
– Русия мөселманнары мондый хокукый башбаштаклыкка ризасызлык белдерә. Без әлеге эшне өстәмә тикшерүгә җибәрүне таләп итәбез һәм анда ислам белгечләре җәлеп ителергә тиеш дип саныйбыз, – диелә әлеге хатта.
Русия ислам комитеты рәисе Хәйдәр Җамал да «Азатлык»ка әлеге тикшерүләргә дөрес экспертлар җәлеп итмәү төп проблема булып тора дип саный.
– Әлеге экспертлар Коръәннең аятьләреннән өзек-өзек аннан-моннан нәрсәдер тартып чыгаралар да нәтиҗә ясыйлар. Бу эшкә исламны, диннәрне яхшы белүчеләрне тартырга кирәк, ә алар үзләре белгән белгечләрне генә чакыра, – ди ул.
Билгеле булганча, узган ел Оренбургның Ленин районы мәхкәмәсе 65 китапны тыйган иде. Әлеге мөселман китапларына бәя бирү өчен Мәскәү православ академиясе укытучысы Юрий Максимовның җәлеп ителүе күпләрне аптырашта калдырды.
Быел шулай ук Башкортстанда Коръәннең кайбер сүрәләре экстремистик дип табылырга мөмкинлеге әйтелде. Айрат Дилмөхәммәтовның «Ахырзаман» дигән язмасын Уфаның Киров районы мәхкәмәсе экстремист эчтәлекле дигән карар чыгарды. Әлеге мәкаләдә биш урында Коръән сүрәләре дә китерелгән иде. Бу мәкалә экстремист эчтәлекле дип табылу белән Айрат Дилмөхәммәтов язмадагы Коръән сүрәләренең дә экстремист эчтәлеклегә әйләнүе уңаеннан югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Июнь аенда мәхкәмә «Ахырзаман» мәкаләсе экстремист эчтәлекле дигән карарны көчендә калдырды, шул ук вакытта мәкаләдәге Коръән сүрәләренә карарның кагылмавы билгеләнде.
azatliq.org
P.S. Тәлгать Таҗетдин һәм Фәрит Салман белән без дә элемтәгә керә алмадык. Инде матбугат ничә көн шауласа да, үзләре дә һаман дәшми. Әлбәттә, әлеге дин әһелләре гамәле бернинди калыпларга да сыймый. Бу нисбәттән Татарстан Диния нәзарәте дә махсус белдерү белән чыкты:
«Һичшиксез, илне кан коюга китерүче, иминлеккә куркыныч тудыручы радикал һәм экстремистик идеяләрне таратуга җәмгыятебез юл куймаска тиеш. Ләкин федераль исемлеккә Изге Коръән тәрҗемәсен кертү, хәтта ул бик үк төгәл булмаса да, моңа булышмас. Киресенчә, мөселман җәмәгатьчелеге фикерен санга сукмый, ашыгыч кабул ителгән акылсыз карар – мөселманнарны туган илебезгә каршы куя. Аңарчы да район судлары тарафыннан бәхәсле карарлар кабул ителде. Анда гыйлемле, компетенцияле белгечләр катнашмый. Бу террорчыларга Русиядә ислам эзәрлекләнә дип эш итәргә җирлек тудыра, радикаль көчләрне, киресенчә, активлаштыра гына», диелә әлеге белдерүдә.
Экстремизмга каршы торуның башка юлларын эзләргә кирәк. Очраклы экспертларны гына җәлеп итеп, район судлары аша аерым әдәбиятны тыю – аларны популярлаштыра гына, чөнки текстларын интернеттан алуның бернинди кыенлыгы юк. Ышанычлы, файдалы әдәбият исемлеген булдыру яхшырак булмас иде микән?! Хәзерге вакытта Татарстан мөселманнары идарәсе илдәге иң гыйлемле белгечләрне туплап, бер мәйданда эшләтү өчен Бөтенрусия мөфтиятара шура булдыру буенча тәкъдимнәрен әзерли.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии