Казан түрәләренең күпчелеге 23 сентябрьдә эшкә машинасыз килде

Казан түрәләренең күпчелеге 23 сентябрьдә эшкә машинасыз килде

Мэр Илсур Метшин 23нче сентябрь көнне «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен мәктәптәге кебек башлап җибәрде. «Кемнәр эшкә җәяү, йә булмаса җәмәгать транспортында килде?» дигән сорау куйды ул. Мэр кулларның «урман кебек» булуын көтсә дә, Казан түрәләре арасында автомобильдән баш тартуга кушылмаучылар булганлыгы да ачыкланды.

Метшин үзе эшкә метрода килгән. «Казанлылар метрода бик ягымлы», – диде ул. Аның фикеренчә, шәһәр транспорты – халыкның гомум кәефенең күрсәткече. «Җәмәгать транспортында һәм җәяү йөреп «без үзебез үрнәк күрсәтергә» тиеш, шәһәрдәге җәмәгать транспортын яхшырту өчен күп эшләнде, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар әле», – ди Метшин.

Дөньяда автомобильләрдән баш тарту быел 22нче сентябрьгә, ял көненә туры килде. Шунлыктан Казан түрәләренең күпчелеге дүшәмбе, 23нче сентябрьдә эшкә барганда бу чарага кушылуын күрсәтергә теләде.

Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев – Казанда бөтен кешегә дә уңайлы транспорт булсын, арбалы инвалидларга урамда йөрү шартлары тудырылсын өчен көрәшүче активистларның берсе. Ул түрәләрнең 23нче сентябрьдә эшкә килгәндә генә булса да машинадан баш тартуын хуплый, әмма елга бер була торган чара белән генә тукталып калмаска чакыра.

– Казан урамнарында машиналар елдан-ел күбәя, урамнар тулган, тыгыннар саны да арта. Мин түрәләрнең машинадан баш тарту чарасына кушылуларын хуплыйм. Бу эшне алар чын күңелдән, ихлас башкарды микән дигән сорау да туа.

Мин мэрны һәм шәһәр хакимиятендә эшләүчеләрне мондый гамәлгә әллә нигә бер генә кушылмаска, ә хакимиятнең машиналар паркын күпкә киметергә, түрәләрнең бер урыннан икенче урынга йөрүләрен оештыру турында яхшылап уйларга чакырам. Машинадан баш тарту халык алдында уен гына булып калмаска тиеш. Машиналарны киметеп эзлекле эш алып барырга кирәк, – ди Ясәвиев.

Метшин фикеренчә исә, түрәләр машинадан тулысынча баш тарта алмый. «Күпләргә эш белән шәһәрнең төрле почмакларында булырга туры килә», – диде ул «Эшлекле дүшәмбе»дә.

Дөнья күләмендә машина һәм мотоциклдан баш тарту хәзер бер генә көнгә булса да һавадагы пычрак газларны киметү өчен эшләнә.

1994нче елның октябрендә Испаниянең Толедо шәһәрендә яшәү өчен җайлы шәһәрләргә багышланган халыкара конференция вакытында шәхси машиналардан баш тарту көне үткәрергә дигән тәкъдим ясала. Башта бу тәкъдимгә Исландиянең Рейкъявик, Британиянең Бат, Франциянең Ла-Рошель шәһәрләре кушыла.

1995нче елда, рәсми булмаса да, машинасыз көн кампаниясен пропагандалау өчен World Car Free Days җәмгыяте оеша. 2000нче елда бу кампанияне Европа Берлеге җәелдереп җибәрә һәм шулай ук дөньядагы кайбер шәһәрләрдә дә 22нче сентябрьдә машиналар һәм мотоцикллардан баш тарту көне үткәрелә башлый.

2009нчы елда бу чарага Казан һәм Уфа да кушылды.

Наил АЛАН.

Татарстанда СПИД йоктыручылар арта

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле авырулар саны арта, бу күренешне киметү максатыннан узган атнада кайбер чаралар узды. Шуларның берсе Чаллыда, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашында булды, икенчесе республика дәрәҗәсендә видеоконференция рәвешендә үтте. Табиблар СПИД авыруының кискен артуына борчылу белдерә.

Чаллыда, мәсәлән, узган елның сигез аенда 179 кешедә шушы авыру табылган, быелның шушы ук чорына 187 кеше әлеге чирне йоктырган. Шәһәрдә узган ел бу чирдән 54 кеше үлсә, 2013 елның сигез аенда гына да бу сан 48гә җиткән.

Вәзгыятькә ачыклык кертү максатыннан без Чаллы СПИД үзәгендә булып, баш табиб Галимҗан Зарипов белән әңгәмә кордык.

– Галимҗан әфәнде, саннар уйландырырлык. Чөнки бу күрсәткечләр ярты миллион халкы булган Чаллы белән генә бәйле. Менә шушы күренешне нинди сәбәпләр белән аңлатыр идегез?

– Русия күләмендә ВИЧ-инфекцияле авырулар саны арта бара. 2012нче елны 2011 белән чагыштырсак, йоктыручылар саны 10 процентка артты. Быел алар тагын 10-15 процентка артыр дип фаразлана.

Татарстанда да шундыйрак хәл. Чөнки бездә дә 3-4 ел элек наркотик саналмаган, «ванна тозлары», дезоморфин – халык теленә «крокодил» исеме белән кергән наркотиклар кулланышка керде. Быел ВИЧ-инфекцияле 187 кешене исәпкә алдык. Аларның әйтүенчә, 44%ы героин, 41%ы «ванна тозы», 10%ы дезоморфин, 5%ы башка наркотиклар кулланган. Ванна юа торган тоздан наркотиклар ясыйлар һәм ул зур проблемалар тудыра. Чөнки ул әле дә ирекле сатуда, табуы җиңел.

– Сез әйткән әлеге наркотикларның СПИДка катнашын ничегрәк аңлатасыз?

– Әйтелгән наркотиклар кеше организмына 1,5-2 сәгать кенә тәэсир итә. Даими «кәеф»тә булу өчен алар бергә җыелып шушы тозларны гомуми савытта кайнаталар һәм һәр ике сәгать саен диярлек кулланалар. Шушы вакытларда аларда җенси дәрт тә көчәеп ала, аңгырайган килеш энәләрен дә бутыйлар. Шул 10-15 кеше арасында берсе ВИЧлы булса, барысы да авыру эләктерергә мөмкин. Бу юнәлештә аңлату алып барабыз. Чын наркотикларга каршы көрәш көчәйде, читтән кертү кимеде, шуңа наркоманнар үзләре нәрсә булса да уйлап таба.

Билгеле булганча, «крокодил» кулланучы 2-3 ел эчендә чери, аяк-куллары үлекли башлый. Без быел гына да җиде черегән мәет таптык. Алар шушы наркотикларны кулланып күпер асларында, чокырларда, урманнарда, теләсә кайда егылып калып үләләр.

– ВИЧ-инфекция йоктыручылар арасында хатын-кызлар саны да нык арта дигән хәбәрләр бар. Монысы никадәр дөреслеккә туры килә?

– Хатын-кыз ВИЧ-инфекцияне күбрәк җенси юл белән йоктыра. Алар арасында да наркоманнар бар. Шәһәрдәге өч наркоманның берсе – хатын-кыз. Чаллыда 1400 чамасы ВИЧ-инфекцияле кеше исәптә тора. Шуларның 560ы – хатын-кыз. Әлеге авыру уңаеннан борчылуыбыз зурдан, Чаллыда өч меңләп наркоман бар.

Чаллы СПИД үзәге мәгълүматлары буенча, 1987нче елдан Татарстанда 16211 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланган. Шуларның 6328е Казанда, 2283е Чаллыда, 1826сы Әлмәт, 1584е Бөгелмә, 712 кеше Лениногорск районнарында.

Татарстанда һәр йөз мең кешегә 429 ВИЧ-инфекцияле кеше туры килә, Русия күләмендә бу күрсәткеч рәсми саннар белән 515 кеше итеп күрсәтелә.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Башта академик басма кирәк

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Урта гасырлар тарихы бүлеге башлыгы, галим Илдус Заһидуллин Русия мәктәпләре өчен бердәм тарих дәреслеге язуны ашыгып башланган эш дип бәяли. Аның фикеренчә, башта ил тарихын яктырткан академик басма эшләнергә тиеш. Ә ул әлегә кадәр басылмаган. Русия фәннәр академиясенең Тарих институты хөкүмәт тәкъдиме белән 20 томлык Русия тарихын язарга быел гына алынган.

– Фәнни яктан караганда бәхәсле урыннар хәл ителеп бетмәгән килеш мәктәпләр өчен бердәм дәреслек язуга керешәләр. Чынбарлыкта башта академик басма эшләү сорала, аннан соң гына дәреслек язылырга тиеш.

Бу нисбәттән Казанда һәм Уфада милли тарих буенча академик басмаларны булдыруда зур эш башкарылды. Уфада башкорт халкының җиде томлык тарихы нәшер ителде. Җиде томлык Татар тарихының биш томы чыкты, тагын ике томы эшләнеп ята. Без Казан губернасы дигән төбәкчелек тарихыннан, ниһаять чыгып, татар халкының үткәнен Евразия масштабында өйрәнеп, бабаларыбызның Русия тарихында һәм мәдәниятендә тоткан урыннарын, төрки дөнья һәм ислам дөньясы үсешенә керткән өлешләрен ачыкладык.

Бер генә дәреслек – ул күп якларның компромиссы дигән сүз, чөнки бүген Урта гасырларны, Империя чорын, Советлар чорын һәм хәзерге чорны бәяләүдә төрле карашлар яши. Безнең Казаннан торып язган тарихыбыз Мәскәүнекенә туры килми һәм килә дә алмый. Милли аспекттан тыш әле сәяси яклар да бар, чөнки Русиядә төрле сәяси көчләр дә үз фикерен белдерә, – ди Заһидуллин.

Аның сүзләренчә, Русиядә яңа дәреслек язу өчен булдырылган тарихи-мәдәни стандарт проекты үзенә күрә төрле фикерләрне килештерүгә юнәлтелгән документ булып тора. Тарих дәреслеге язу өчен Русиянең төрле төбәкләрендә киңәшмәләр үткәрүне Заһидуллин уңай күренеш буларак бәяли. «Теге йә бу фикерләр бу стандартта чагылыш табар дип уйлыйм», – ди галим. Ул үзе бу дәреслек нигезендә фәннилек ятарга тиеш дигән карашта.

– Һәр дәреслектәге кебек тарих китабында да ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре тәрбияләү карала, әмма шул ук вакытта фәннилек беренче планга чыгарга тиеш. Башкача булганда мифлар һәм ялган башланачак.

Стандарт проектында әйтелгән культура-антропологик яктан бердәм тарих дәреслеген язу мөмкин эш түгел. Культура-антропологик нигездә аерым тарихи сюжетларны гына яктыртырга мөмкин. Дәреслектә тарихны төрле цивилизацияләр багланышында яктырту зарур.

Русия империясе оешканчыга кадәрге чорда тарихи вакыйгаларны күчмәннәр һәм утрак тормыш мәдәнияте вәкилләре мөнәсәбәтләре; төрки һәм славян цивилизацияләре тарихы һәм мөнәсәбәтләре; славян, төрки һәм фин кабиләләре һәм халыклары мөнәсәбәтләре сегментында яктырту сорала.

Бердәм дәреслек язу этабы икенче тапкыр башланды. Аның беренчесе Советлар чорында булды инде. Элекке тәҗрибә Русиянең унитар дәүләт икәнлеген күрсәтте, ул дәреслек иң беренче чиратта рус мәдәниятен һәм тарихын алгы планга куйган китап иде. Кызганычка каршы, бүгенгә кадәр Русия федерациясе һәм илдә яшәгән халыклар тарихы турында бердәм дәреслек эшләү тәҗрибәсе юк.

Тарихи-мәдәни концепция проектында төрле халыклар турында әйтелсә дә, чынлыкта сүз фәкать милләтара, динара мөнәсәбәтләргә генә кайтып калган. Яңа дәреслектә рус булмаган халыкларның мәдәнияте мөстәкыйль проблема итеп каралыр микән дигән нигезле сорау туа. Бу бик мөһим мәсъәлә. Бер яктан, Русия дөнья цивилизациясенең бер өлеше. Икенче яктан, Русия цивилизациясе – күпмилләтле һәм күпконфессиональ мәдәниятле цивилизацияләрнең берләшүе.

Хәзерге Русия җирләре – җир шарында күчмә җәмгыять һәм күчмә цивилизациядә яшәгән төп төбәк. Тарихи-мәдәни концепция проектында күчмәннәрнең Евразия үсешенә, мәдәниятләр аралашуына керткән өлешләре евроцентризм традицияләреннән ваз кичеп яктыртылырга тиеш. Күчмәннәрне өйрәнүдә Русиядә тарих фәне зур уңышларга иреште. Әйтерлек сүз бар һәм ул дәреслектә анык итеп бирелергә тиеш.

Төрки халыкларның күпчелеге төрле тарихи чорларда хәзерге Русия территориясендә көн күрде. Димәк, Русиянең тарихы төрки халыклар тарихына турыдан-туры карый.

Бүген Русия Конституциясе нигезендә илнең федератив дәүләт икәнен күздә тотып, дәреслектә анда яшәгән халыкларының мәдәнияте мөстәкыйль кыйммәткә ия булган тарихи күренеш буларак яктыртылырга тиеш, – ди Заһидуллин.

Наил АЛАН.

Комментарии