- 24.08.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №33 (20 август)
- Рубрика: Архив
Чит илдән кертү чикләнгән азык-төлек һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары янына иномаркалар да өстәлергә мөмкин. Премьер-министр Дмитрий Медведев Русиягә санкцияләр кертүдә катнашкан илләргә бармак янады: автомобиль промышленностенә зыян салырлык тыюлар кулланылырга мөмкин. Димәк, җиләк-җимеш, конфет-прәннек белән генә бетмәячәк эш. Дөрес, чит ил автопромына чикләүләрнең ни рәвешле булачагы әлегә анык түгел. Һәм бу кыен да булачак, чөнки күп кенә автомобильләр теге яки бу дәрәҗәдә Русиядә җыела, хәтта кайбер детальләр дә Русиянең үзендә җитештерелә. Әйтик, аеруча популяр маркалар Renault Logan, Duster һәм Sandero, Volkswagen (Polo һәм Tiguan), Ford Mondeo, Ford Focus, Citroen C4 һәм Peugeot 40, Mitsubishi Outlander шундыйлардан.
Искәртәм, Русиягә каршы санкцияләрне АКШ, Евросоюз, Япония, Канада, Австралия һәм Норвегия кертте. Әлеге исемлектән бары тик Евросоюз һәм Япония генә безгә автомобильне күпләп сата. Ә АКШның General Motors һәм Fordлары Русия белән бәйле: уртак предприятиеләре бар. Шулай булгач, иномаркаларга чикләүләр уйланыла калса, ул безгә бәйләнеше булмаган маркаларга кагылыр дип фаразларга кирәк. Европа җитештерүчеләре арасында чикләүләргә иң беренче «лаек» иномарка – Mercedes-Benz – Европадан Русиягә тулаем корылып кертелә. Немецлар S-Classны Чаллыда җыя башлаячаклар, дигән хәбәр таралды таралуын, әмма әлегә бу хакта сүз кузгалтучы юк. Әгәр ул гамәлгә куелса, S-Class Русиядә җыелган иң кыйммәтле автомобиль булыр иде – 4220000 сум. Jaguar Land Rover компаниясе дә алман коллегаларына охшаш хәлдә – инглиз брендлы машиналар Русиядә җыелмый. Кара исемлеккә Audi A1, A3, A7 и Q3 һәм Volkswagen Phaeton. BMW 1-Series, 5-Series GT автомобильләре дә эләгергә мөмкин.
«Санкцияләргә без йогынты ясый алмыйбыз. Ләкин BMW төркеме гади алыш-биреш яклы. Медведев белдерүе буенча паникага бирелергә иртәрәк. Вазгыятькә карап эш итәрбез», – дип белдерде BMW компаниясе рәсми вәкиле Василий Мельников.
Ләкин Япония машиналары белән чынлап та эш катлаулырак булырга мөмкин. Мәсәлән, Toyota Русиядә бары тик Camryны гына җыя, ә Mazda популяр «өчле»не һәм кроссовер CX-9ны Русиядә җитештерүне җайга сала алмады. Mitsubishi Русиядә Lancer һәм ASX, ә Honda автомобильләрен бары тик Бөекбритания һәм АКШ аша гына кертә.
Уртак предприятиеләр булдырып, Русиядә җитештерүне җайга салган компанияләргә санкция кагылмастыр. Мәсәлән, Калининградта Cadillac СTS, SRX, Escalade; Chevrolet Tahoe, Aveo, Epica, Malibu, Orlando и Captiva, Алабугада Ford заводында Ford Kuga, Galaxy, Transit, S-MAX, Explorer и Edge җыялар.
«Безнең автомобильләрнең 99 проценты Русиядә җыела. Шуңа күрә без артык борчылмыйбыз», – ди Ford Sollers вәкиле Елизавета Новикова. Вәзгыять катлаулануга да карамастан, эре автоширкәтләр Русия җитештерүенә инвестицияләр кертүне дәвам итәчәкләрен белдерә.
Әмма ни генә булмасын, Медведевның бу белдерүе җитди проблемалар белән болай да көчкә сулыш алып яшәүче Русия автобазарына тагын бер авыр тукмак белән китереп сугарга мөмкин. Autonews.ru мәгълүматларына караганда, 2014нче елның июнендә автомобиль сату 17 процентка кимегән. Июль нәтиҗәләре дә сөендерми – базар 23 процентка «утырачак». Кыскасы, санкцияләрне автомобиль базары белән дә бәйләп куйсалар, беренче чиратта Русия базары зыян күрәчәк. Ә бу автомобильләргә бәяләрнең артуына китерәчәк. Иномаркага бер тапкыр утырган кеше бәясе һәм сыйфаты тәңгәл килмәгән Русия автомобиленә күчмәс. Ә бу кулланышта иске машиналар санын да арттырыр.
Уку кыенлаша
Русиядә автомәктәпләрнең яртысы ябылырга мөмкин, чөнки 11нче августтан аларга яңа таләпләр куела. Алар бик катгый. Мәсәлән, Мәскәүдәге 350 мәктәпнең бары тик 15е генә яңа таләпләргә туры килә.
Иң зур таләп – шоферларны өйрәтү полигонына. Ул 0,24 га булырга тиеш. «Российская газета» мәгълүматына караганда, Мәскәүдә бары тик 30 мәктәпнең генә шундый мәйданчыгы бар икән.
Кыскасы, яңа таләпләр нигезендә күп кенә мәктәпләр лицензия ала алмаячак. Иң гаҗәбе, таләпләр катгый, әмма матди-техник базаны, укыту программасын яңарту өчен мәктәпләргә нибары бер атна вакыт бирелгән. 2013нче елның 5нче ноябреннән машина йөртү таныклыгының яңа категорияләре кертелгән иде. Әмма автомәктәпләр яңа категориягә укырга теләүчеләрне өйрәтерлек программаларны әле яңа гына алдылар. Узган елның декабрендә үк эшләнеп, төрле инстанцияләрдә июль аена кадәр сәяхәт итте ул.
Экспертлар фикеренчә, бу мәктәпләрнең күпләп ябылуына, уку хакының артуына һәм ришвәтчелеккә китерергә мөмкин, чөнки мәктәпләр саны кимү яңадан элеккегечә, озын чиратлар хасил итәчәк.
Әлеге вазгыять буенча Татарстандагы автомәктәпләр турында рәсми реакция-аңлатма бирүче юк. Шунысы анык: бу яктан Татарстан гына кырыйда кала алмаячак.
Ватык машиналар…
General Motors компаниясе 2014нче елның 18нче апреленнән бүгенге көнгә кадәр Русия базарында сатылган Cadillac CTSавтомобильләрен кире җыя. Әлеге сервис акциясенә 32 машина эләгә, дип хәбәр итә «Росстандарт». Сәбәбе – аккумуляторның көче кимегәндә, яисә тышкы аккумулятор яки башка автомобильдән двигательне эшләтеп җибәргәндә, тәрәзә чистарткычның моторы эшләмәскә мөмкин. Бар автомобильләрдә дә алгы пыяланы чистарткыч бушлай алыштырылачак.
Узган ай ахырында Lexus компаниясенең дә Русиядә сатылган 1,3 мең автомобильне кире җыеп алырга ниятләве мәгълүм булды. Концерн моны тормоз системасының төзек булмавы аркасында эшли. Бу сервис акциясе 2012нче елның 12нче августыннан 2014нче елның 4нче апреленә кадәр реализацияләнгән 750 данә седан GS350 һәм 615 – GS250 автомобиленә кагыла.
Быелның апрелендә Hundai машинасы ияләренә дә сервис акциясе кагылды. 2010-11нче елларда җитештерелгән 11100 данә Santa Fe һәм 454 – ix55 автомобильләре кире җыелды.
Юлда итагатьле бул!
15нче августтан 15нче сентябрьгә кадәр Казанда «Игътибар – балалар!» операциясенең икенче этабы үтәчәк. Аның максаты – балалар белән бәйле юл фаҗигаләрен киметү. 18нче августта «Итагатьле шофер» дигән акция үтте. Инспекторлар шәһәр урамнарында җәяүлеләргә хөрмәт белән караган йөртүчеләрне ачыклады. Яңа уку елы башланганчы, урамнарның торышы тикшереләчәк, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары яннарына игътибар зур булачак, шулай ук мәктәп автобусларына техник карау үтәчәк.
Интернет юл өчен түгел
Социаль челтәрләр юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра. Тикшерүчеләр шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Сораштыру Ford концерны заказы буенча Европа берлеге илләрендә үткәрелгән һәм анда смартфонлы 18-24 яшьлек 7 мең шофер катнашкан. «Немец дулкыны» радиосы хәбәренә караганда, яшьләрнең 25 проценты диярлек юлда руль артында барганда социаль челтәрләрне куллана, языша. Бу яктан беренче урында – Алмания – 35%, аннары Бөекбритания – 32, Бельгия – 26, Румыния – 25, Франция – 23, Италия – 21, Испания 8%. . Тикшерү нәтиҗәләре коточкыч: мондый йөртүчеләр интернетны укып кына калмый, языша, үзләрен фотога төшерә. Алманиядә һәр өченче шофер бу гамәлләрен яшермәгән.
Юлларда иминлек буенча экспертлар кисәтә: үз-үзеңне фотога төшерү йөртүченең игътибарын 14 секундка томалый, ә килгән хәбәрләрне йөгертеп кенә уку да 20 секунд вакытны ала. 100 км/сәгать белән чапкан автомобиль бу вакытта 5 футбол кыры кадәр араны уза.
Мондый ук сораштыру Бөекбританиядә ел башында да уздырылган иде. Машина йөртүчеләрнең 36 проценты кесә телефоннарыннан руль артында юлда барганда да файдалануларын әйткән. Аларның 75 проценты шалтыратуларга җавап кайтара, ә 43 проценты смс яза икән.
Пычрак машиналарны аералар
Русиядә яңа юл билгесе барлыкка килергә мөмкин. Минтранс тарафыннан әзерләнә торган әлеге билге гамәлгә керсә, экологик зоналар барлыкка киләчәк һәм газ күп чыгарып, һаваны пычратучы машиналарга анда керү тыелачак.
Чиновниклар «маневр»лап бензинны кыйммәтләндерә
Минфин «салым маневры» тәкъдим итеп, нефть продуктларына акциз күләмен һәм экспорт пошлинасын киметә. Ягъни бензинга бүгенге 90% экспорт пошлинасы 2017нче елга 30 %ка калачак, дип хәбәр итә «Известия». Нәтиҗәдә бензин һәм дизель ягулыгы җитештерүчеләрнең табышы кимеячәк, ә аны берәү дә компенсацияләргә җыенмый. Минфин фаразына караганда, «салым маневры» аркасында, бензин ел саен 1 сум 50 тиенгә кыйммәтләнәчәк. Ләкин бу бик тыйнак фараз. Экспертлар, 2015нче елның беренче өч аенда ук бензин хакы 3 сумга күтәреләчәк, дип хисаплый. Чөнки 2015нче елда ук экспортка пошлинаны 12 процентка киметү аркасында, компанияләргә бензинны экспортка җибәрү отышлырак булачак. Өстәвенә кышын ихтыяҗ да кимеячәк. Димәк, АЗСлардагы таблодагы саннарны елның беренче айларында еш алыштырачаклар.
«Росстат» мәгълүматларына караганда, бүген Русиядә АИ-95 бензинының уртача хакы 34,39 сум, ә АИ-92 – 31,43 сум. Хәзерге бәяләр үсеше динамикасын күзаллап һәм «салым маневры»н искә алып, 2015нче елда 95нче марка өчен 40 сумнан артык түләргә туры киләчәк. Ә 92ле шул 40 сумга якын киләчәк.
Түләве дә, компенсация дә арта
Русия Президенты Владимир Путин ОСАГО буенча түләү күләмен арттыра торган канунны имзалады. ДәүДума аны – 4нче июльдә, ә Федерация Шурасы 9нчы июльдә караган иде.
1нче октябрьдән юл һәлакәтендә күргән зыян өчен түләү күләме бүгенге 120 мең сумнан 400 мең сумга кадәр күтәрелә. Ә 2015нче елның 1нче апреленнән тормыш һәм сәламәтлек өчен компенсация 500 мең сумга кадәр билгеләнә алачак. Яңа лимит яңа канун гамәлгә куелгач төзелгән килешүләргә генә карый. ОСАГО хакы октябрьдә 18-24%ка күтәрелер дип фаразлана.
Моннан тыш, түләүләрне кичектергән ширкәткә түләнмәгән суммага көн саен бүгенге 0,1% урынына 1% күләмендә штраф салына. Ә ОСАГО килешүен төзүдән баш тарткан фирма хезмәткәренә 50 мең сум штраф билгеләнгән.
Канистра шауламый
Юлда ни булмаска мөмкин дип, күпләрегез арткы багажникта канистра йөртәдер. Ә ул исә һәрвакыт бәрелеп дыңгырдый, ямьсез тавышлар чыгарып, теңкәгә тия. Өстәвенә әле багажник буявына да зыян салырга мөмкин. Ә менә шул канистраның баш-башына ике резина түгәрәк кидерсәгез, ул тавыш чыгармас. Аларны иске тәгәрмәч камерадан кисеп алырга була.
Сәхифәне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде.

Комментарии