Бәрәннәр акча китерде

Мин әби һәм әни белән генә үстем. Миңа 2 яшь тулганда, әти үз авылына китеп барган. Әни 76 яшьлек әбине ялгыз калдыра алмаган, шулай аерылышканнар. Ул вакытта пенсия юк иде. Йортта ир-ат булмагач, тормыш алып баруны сөйләп тә торасы юк. Безнең терлегебез дә юк иде. Әнием бик матур итеп чигә, бәйли иде. Мин дә аңардан өйрәндем. Тирә-күрше кызларына мендәр тышлары, сөлге чиктем, карават җәймәсенә челтәр бәйләдем. Сөлге башына чигү 3 сум тора иде, мендәр тышы 8 сум. Тик ул чакта 1956-57нче елларда заем, терлегең булмаса да, салымнар бар иде шул… Әнигә хезмәт көне генә языла, перәшкә дип атала иде ул безнең авылда.

Бүгенгедәй хәтеремдә, 1957нче елның феврале иде, мәктәптән кайтып барам. Без кайта торган юлдагы йортта яшәүче Миңлеһади абый яңа туган ике кәҗә бәрәненең аякларын бәйләп куйган да үзе пычак кайрый.

– Нишлисең, Миңлеһади абый, нишләтәсең аларны? – дим.

– Чалып, тунап эткә бирәм, нәнәм, безнең балалар күп, сөт кирәк, болар кирәкми, – диде. Мин елап җибәрдем, суйма, дим. Алайса, алып кит, ди.

Мин гомер буе эшнең ахырын уйлап эшләмәдем, башта башыма килгәнне эшләдем, хәзер дә шулай, аннары гына уйлыйм. Тик соң була. Кыскасы, бишмәтемне салып, бәрәннәрне төрдем дә өйгә алып кайттым. Дөрес, әрләүче булмады. Әби белән икәү үстердек, башта күршедән сөт алдык, аннары шулпа эчердек. Көзгә ике матур кәҗә булдылар, берсен сава башладык, кәҗә бит ул бәрәнләмәсә дә, сөт төшерә, берсен 25 сумга сатып, сарык алдык. Менә шул сарыклар үрчеп, 15 башка җиткән иде, үзем кияүгә чыкканда да әни ике сарык бирде. Монда да үрчеделәр.

Мамык кебек ап-ак йонлы сарыклар иде алар, сарык өсте алырга вакыт җиткәнче үк ул йонга хуҗалар табыла иде. Уйламыйча гына алып кайткан кәҗә бәрәннәрем үзенә күрә бизнес булган бит инде. Ә 1961нче елда 15 яшем тулгач, хат ташучы булып беренче хезмәт юлымны башладым. Ул елларда газеталарга күп яза идем, гонорарлар да килде, тиенләп кенә булса да, әйбере дә тиен генә иде шул аның.

Ул көннәрдән соң инде күп еллар үтте. Тик сабый чактагы һөнәрләремне онытмадым, һаман бәйлим, тик акчага түгел, бүләккә генә, берәрсенең сабые туса, шунда ук башмаклар бәйләп куям, күңел хакы өчен. Шулай ук язуымны да ташламадым, гел язып торам, иҗат дәртем һаман сүрелми, гонорар өчен, дип язмыйм, минем язмаларымны укып, кеше үзенә гыйбрәт алсын, дип язам.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА.

Буа районы.

Комментарии