Чынбарлыктагы хәлләр

Чынбарлыктагы хәлләр

Газетабызның узган елгы 17нче июль санында («БГ» № 28, 2019 ел) басылган «Матур эшләр» дигән мәкалә авторы, якташым Мәүлидә Гайсина язганнарга карата, соңлап булса да, үз фикеремне белдермәкче булам.

Иң беренчесе – аңа минем мәрхүмә әниемә карата әйткән җылы сүзләре өчен рәхмәт. Әмма, сеңлем, язмаңда бигүк килешеп бетми торган фикерләр дә бар. «Авылда килеп чыккан һәр проблеманы авыл советы рәисе Алия Шәрипова белән бергәләп хәл итә алар. Хәким Заһит улының моңа җитәрлек көче дә, энергиясе дә, белеме дә бар», дип башлагансың язмаңны. Болай язу чынбарлыкка бигүк туры килеп бетми, ничек кенә алай булуын теләсәк тә. Минем һәм күпчелек авылдашларның (сүз Минзәлә районы Югары Тәкермән авыл җирлегенә караган Түбән Тәкермән авылы турында бара. Авт.) фикерләре, теләкләре белән Алия Әдһәм кызының карашлары бик үк туры килеп бетми, йомшак кына итеп әйткәндә.

Без, күпчелек халык белән, беренче чиратта үзебезгә күп кыенлыклар тудырып килгән җитешсезлекләрне, проблемаларны чишү яклы. Ә җирле үзидарә башлыгына беренче булып өстәгеләргә күренә торган эшләр якынрак һәм дә кызык эзләүче гавам үз итә торган юнәлешләр әһәмиятлерәк.

Иң беренче чиратта, халыкның яшәешен яхшырту, уңайлыклар тудыру түгел, ә эшнең интернетта, социаль челтәрләрдә «ялтырап» күренердәен сайлау һәм ничек тә эшләгәнне күрсәтү.

Күпчелек авылдашларның һәм минем фикерләребез, ниятләребез аваздаш икәненә килгәндә, чыннан да, соңгы елларда күмәкләп эшләгән эшләребез шактый булды. Зиратларыбызны кирәкмәгән куаклардан, өрәңге үсентеләреннән арындыру, чистарту, мәчетебезнең түшәм өсләрен җылыту, мәчетебезгә су һәм газ кертү, тәрәзәләрен пластик рамнарга алыштыру, чишмә башының тыгылып яткан урыннарын табып чистарту, насос белән башня арасындагы илле ел элек салынган һәм бүген сафтан чыккан тимер торбаны чиста полиэтилен торбага алыштыру һәм башка эшләр барысы да халык белән бергәләп, бер-беребезне аңлап, килешенеп эшләнде. Күп очракта җирле үзидарә бу башкарылган эшләрне белми дә калды дияргә була.

Ә авыл җирлеге башлыгы белән бергәләп эшләргә тиешле урыннарда һәрвакыт диярлек аңлашылмаучылыкка тап булабыз. Мәсәлән, узган елда үзебезнең сиксәннән артык хуҗалыгы булган урамыбызда даими рәвештә су җитешмәү күзәтелде. Су бирүне, урамны икегә бүлеп, яртышар көнгә көйләү дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Бу үзәккә үткән хәлгә әйләнгәч, урамыбыз белән җыйналып, Алия Әдһәмовнаны да чакырып, дүрт кеше барлык хуҗалыкларны да тикшереп чыгарга булдык. Ике көн йөрү нәтиҗәсендә байтак кына җитешсезлекләргә тап булсак та, су җитешмәү сәбәбенең төптәрәк ятканы ачыкланды. Моны хәл итү өчен вакыт һәм азрак матди чыгым кирәклеге беленде.

Бу урында, Мәүлидә сеңлем, гаҗәпләндергәне шул булды: ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, ике көн буе без йөргән вакытта Алия ханым ник бер күренеп китсен, йә булмаса, телефоннан ник бер тапкыр элемтәгә чыксын! Ярты авылның диярлек иң авырткан проблемасын чишәргә тырышып йөргәндә шундый сансызлыкны ничек аңларга? Бу кадәр битарафлыкны берничек тә аңлатып булмыйдыр. Ә бит соңыннан актив белән кабаттан җыелышып, бу хәлдән чыгу юлын табарга тиеш идек. Бу хакта җирлек башлыгының ике-өч тапкыр исенә төшерүнең дә файдасы булмады. Менә сиңа төп вазыйфасы халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш булган зат! Бу хәлнең тагын да ныграк гаҗәпләндергәне соңрак, башлыкның «су үткәргеч челтәрләр безнең баланста түгел», дип, егылып китәрлек белдерү ясаганнан соң ачыкланды. Менә сиңа мә! Әле бит су хуҗалыгына хезмәт күрсәтүне берәр оешма белән килешү төзү түгел, сүз алып баруны да җиткергәне юк иде башлыкның халыкка. Андый ният, ягъни су хуҗалыгын кемнәргәдер тапшырып, ул мәшәкатьтән котылу планы булган очракта да, бу хәл халык белән киңәшеп кенә эшләнәсе эш булырга тиеш ләбаса. Әгәр дә башларыбызда халык, җәмгыять, гавам дигән төшенчәләр, аларны чүпкә санап, юылып беткән булсалар гына инде…

Бу урында шуны да искәртеп китәргә кирәк, күпчелек авылдашларның, төп халыкның бу юлны хупламавы ачыкланды. Моны аңлатып та була, чөнки авылда күбебез пенсионерлар, бездә өстәмә кыйммәт тудыручы оешмалар юк. Ә су өчен дә, башка коммуналь хезмәтләр өчен дә чыгымнар өстәлсә, бу халыкның кесәсенә нык сугачак. Болай да инде соңгы берничә ел эчендә су кулланган өчен түләүләр өч тапкыр диярлек артты. Бу хәл, әлеге дә баягы, без ниятләп башлаган эшне азагына кадәр эшләп бетермәүнең нәтиҗәсе булып тора. Килеп туган хәлнең – су җитешмәүнең сәбәбен ачыклау урынына, җайлы гына халык кесәсенә керү юлы белән, проблеманы чиштек, дип саныйбыз. Бу инде авырлыкларны җиңү урынына, авырлыклардан качу була.

Авыл башындагы зиратыбызга кадәр мәет озату өчен түшәлгән юл узган көз салынып бетәр дип өметләнеп торсак та, бу өметебез дә акланмады. Югары даирәләрдә авылларда эшмәкәрлекне үстерүдә, эш урыннары булдыруда төп таяныч булып авыл җирлекләре башлыклары торырга тиеш дигән күрсәтмәне әйтәләр. Элеккеге Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов хәтта: «Авыл җирлекләре башлыкларында авыл бизнесына җәлеп итү буенча эш алып бара алырлык актив кешеләрнең исемлеге булырга тиеш», – дигән иде. Ел дәверендә республика җитәкчеләре, белгечләр ничә тапкырлар урыннарда зона семинарлары үткәрәләр, район күләмендә дә күп тапкырлар очрашулар, аңлатулар, практикада күрсәтүләр булып торганын ишетәбез. Шул ук вакытта безнең җирлек башлыгының бер генә мәртәбә дә әлеге эшкә җәлеп итә алырдай активны түгел, эш башкарырдай, мөмкинлеге булган авылдашларны җыеп, һәм дә үзебезнең авылдан чыккан читтә эшләүчеләрне, бигрәк тә авылда олыгайган әти-әниләре булганнарны чакырып, эш башлаучыларга, эшмәкәрләргә нинди ярдәмнәр, өстенлекләр каралганын ишеттергәне, аңлатканы булмагач, бу өлкәдә ничек кенә, кайчан гына уңышка ирешеп булыр соң? Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына «хәзер сезнең эш сыйфатын билгеләүче төп күрсәткеч – күпме эш урыннары булдырылу» дип тәкрарлап тора. Без, күпчелек авылдашлар, үзебезне борчыган җитешсезлекләрне күрсәтеп, җирле үзидарәгә мөрәҗәгать белән дә чыгып карадык. Анда авылда җәй айларында су кытлыгының килеп чыгу сәбәпләрен дә күрсәттек. Ул чишә алмаслык проблема түгел. Бу очракта да халык фикеренә төкереп карау күзәтелде, безнең мөрәҗәгать җавапсыз калды. Ә бит прокурорлар да, кеше гозеренә битарафлык – җинаять, дип, гел кисәтеп тора.

Безнең җирлектә еш кына кирәкмәгән эшне «халык соравы буенча» дигән сүзтезмә белән аңлатып башкаруга ирешәләр. Бу хәл саф сулы «Салкын чишмә»безне төзекләндерүгә керешкәч тагын бер күзәтелде. Елга аркылы авылдан чишмәгә чыгып йөрергә буа да, күпер дә булмаган килеш, авылдан кире юнәлештә тау битенә тактадан баскыч ясап куеп (бу эш эшләнсә дә, беренче чиратта кирәк түгел), аны тантаналы төстә лента кисеп, фотога төшеп ачу теләге бар иде башлыкның. Баскыч та ясалды, әмма тантанасы гына язмаган булып чыкты. Бу юлы авылдашлар белән бергәләп иң беренче чиратта авыл ягыннан чишмәгә чыгу мөмкинлеге булдыруны таләп итеп, әлеге дуамал эшне туктатып кала алдык.

Менә тагын «халык соравы» буенча башкарылган эш. 2020нче елда җыйналачак үзара салым акчасын нинди максатларда файдаланачагыбызны билгеләгәндә дә күпчелекнең фикере искә алынмады. Су юлына торба салып, аның өстенә балчык-таш катнашмасы өеп ясалган гап-гади буаны күз алдында тотып, белдерүдә әйтелгәнчә, «реконструкция моста» дип аталган эшкә сарыф итәргә тиеш булабыз икән без үзара җыелган салым акчасын. Шундый җаваплы карарлар кабул ителгән вакытта да халык белән түгел, хәтта авылыбыздан сайланган ике депутатыбыз белән дә киңәшүне кирәк дип санамаган булып чыкты җирле үзидарә башлыгы. Җәйге кызу көндә сиксән яшьлек әбинең чәйлек су эзләп күршегә керүен онытып торып, ниндидер бүтән, бүгенге көндә актуаль булмаган эшкә өстенлек бирүне ничек кенә аңлатып була икән?

Тагын бер мисал: сиксән яшьлек гомеренең илле өч елын авыл хуҗалыгына багышлаган, Советлар союзы чорында ВДНХ медале кавалеры булган абыйны – үз гозере белән авыл җирлегенә килгән хезмәт ветеранын тыңлап та тормыйча, эше күплеген сылтау итеп, кабинетыннан чыгып китүче башлыкны ничек аңларга?

Авыл җирлеге башлыгының безнең белән исәнләшәсе, куйган хезмәтләрне аңлыйсы килмәсә дә, халыкның бергәләп эшләгән эшләрдә оештырып йөрүне аңлап кабул итүен «Ак калфак» әбиләренең сәхнәдән шигырь юлларына салып әйткән рәхмәтләре күрсәтә:

«Карт-карчыкка күп кирәкми,

Шатланабыз гел юкка.

Авыл өчен янып йөри,

Рәхмәт Сәхәбиевка!»

Мактану кебек булмасын, әмма кечкенә генә рәхмәт сүзләре дә алга карап яшәргә дәрт өсти. Авыл җирлеге башлыгының күпчелек фикеренә колак салмавы, шулкадәр үз-үзенә ышанганлыгы каян килә, дигән сорауга җавапны район җитәкчелегенең безнең башлыкның хезмәтенә биргән лаеклы булмаган бәясеннән эзлиседер, бәлки. Район җитәкчелеге дәрәҗәсендә урыннардагы чынбарлыкны белеп бетермичә нәтиҗә ясап, халык мәнфәгатен кайгырту түгел, ә икенче пландагы эшләргә өстенлек биреп, кечкенә генә уңышларны да күпертеп күрсәтеп югары рейтингка ирешү килеп чыга безнең очракта. Язып үткәннәрдән аңлашыладыр инде, Мәүлидә сеңлем, халыкка иң якын булырга тиеш булган муниципаль берәмлек белән халык арасында безнең җирлектә бердәмлек урынына, аерымланганлык, бер кулдан идарә итәргә омтылыш яши. Кечкенә генә авыллар яшәешеннән илебез тарихына күчеп фикер йөртсәк, бер кулдан идарә итүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китергәнен бик яхшы аңлап була.

Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Хәким СӘХӘБИЕВ,

Минзәлә районы, Түбән Тәкермән авылы

Комментарии