Татар милләтенең тарихын дөрес беләбезме?

Татар милләтенең тарихын дөрес беләбезме?

31нче декабрьнең – Яңа ел бәйрәме, 9нчы майның – Җиңү көне булуын бар да белә, туган көн һәм гаилә бәйрәмнәрен дә истән чыгармый. Ә 27нче майның нинди көн икәнен һәм татарлар өчен нинди әһәмияткә ия булуын беләсезме? Хәер, бу вакыйганы белмәүчеләр арасында гади халык кына түгелдер…

Тарихта меңләгән даталар булса да, бу елны истә калдыру барлык мөселманнар өчен дә кирәк санала. 1920нче елның 25нче маенда «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» декрет имзалана. Нәкъ шушы елдан башлап, татарлар автономияле дәүләт булып яши башлый. Күптән түгел узган «Тарихи бранч»та бу вакыйгаларның төбенә төшеп карарга булдык.

«Без дистә еллар элек ясалган хатаны бүген дә кабатлыйбыз, –дип башлады сүзен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. – Тарих битләрендә ТАССР тарихы 1920нче елдан башлана дип язсалар да, аның төп чишмә башы 1917нче елга туры килә».

1917нче елның февраль революциясе Русиянең милләтара сорауларына җавап эзләүгә этәргеч булганын беләбез. Шуларның берсе – мөселманнарның үзбилгеләнеше. Аның буенча, мөселман халкы нинди төр дәүләттә яшисе килүен үзе сайлый алган. «Татарлар дус яшәми, гомер-гомергә шул Русия хөкүмәтенә буйсынды», – дип ишетергә туры килгәли. Ләкин татар халкының үз автономиясе өчен көрәше моның киресен дәлилли бит!

«Хыяллар баш очында гына калмасын өчен, шул ук елны мөселманнар Русиянең бердәм мөселман милләтен төзергә ашкына, – дип сөйләде тарихчы Илдар Шәфиков. – Беренче проект кысаларында Идел-Урал штатының гомере хәл ителсә, икенчесе – Татар-Башкорт ССР язмышы беренче урынга чыга». Алар «Милли идарә» җыены оештырып, биредә күп кенә сорауларга җавап эзләп маташсалар да, ни кызганыч, һәрьяклап кысрыкланып, кулга алына һәм, «өстәгеләр» әйтүе белән, бирелергә мәҗбүр була. «Ятып калганчы, атып калган» мөселманнарның теләкләре чынга ашмаса да, 1920нче елга кадәр «мөселман» сүзе динне генә түгел, ә, бәлки, сәяси җәмәгатьчелекне дә аңлата. Алар большевикларга һәм Русиянең сәяси көчләренә каршы тора алырлык булсалар да, үз илләренең бөтенлеген тәэмин итүдә зур урын били алмыйлар шул. Шуңа да карамастан, татарлар һәрдаим үз хокукларын якларга теләп чыгышлар ясый һәм, ниһаять, 1917нче елны моңа ирешә.

Дөресен әйткәндә, шушы проектларны тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән Мөселман корылтайлары турында татар халкы никтер бер дә телгә алмый. ТАССР төзелү көне тавыш-тынсыз уза. Интернет челтәрендә актарынып утырганда күземә ялгыш кына чалынды: башкорт татарлары узган елны бу көнне зурлап бәйрәм иткән икән. Ник дигәндә, бу вакыйга милли яңарышларның берсе бит! Алдагы көннәрдә милләтебез өчен мөһим даталар турында күршеләр аша гына белеп торырга калмагаек.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ шәкерте

Комментарии