Русия хакимиятләренә чыннан да «чит ил агенты» булып күренәмдер

Русия хакимиятләренә чыннан да «чит ил агенты» булып күренәмдер

Русия думасында матбугат чараларына кагылышлы канун өлгесе карала. «Ят агент» саналган мәгълүмат чараларына эшләүче кешеләргә «ят агент», «чит ил агенты» дигән исем, ярлык такмакчылар.

Элекке кинолардан, китаплардан укып беләбез, бездә урыс шпионнары «разведчик» дип аталды, чит ил разведчиклары «шпион» дип йөртелде. Миңа шәхсән, башкаларга да «чит ил агенты» кем була дигән сорау куелса, «шпион», дигән җавап булачак. Менә миңа, татар журналистына да дума депутатлары «шпион» ярлыгы такмакчы була.

Русиядә урыс халкыннан азрак булган милләтләрнең телләрен, тарихларын һәм мәдәниятләрен бетерү бара. Җыр-биюләр күрсәтү, ялган тарихлар китерү чиктән ашты, алары бар. Русиядә азчылык милләтләрне кыерсыту Казанны басып алгач шул орыштан соң язылган китапларда күренә.

1970-80нче елларда Татарстан елына 100әр миллион тонна нефтьне үзәккә җибәреп торды, аны эшләүчеләр орденнар да алды һәм хәзер дә Татарстан халык байлыгын шунда агыза тора. Шушы ук чорларда татар милләтенең мәгариф, тел ягыннан үсеше булмады. «Данлыклы» Фикрәт Табиев шәһәрләрдәге татар мәктәпләрен, гомумән, бетереп атты. Ә мәктәп – халык торышының нигезе.

Туксанынчы елларга кадәр милли тормыш проблемалары турында Русия матбугатында нәрсә дә булса язып чыгарып булмады. Хакимияткә Борис Ельцин килеп «күпме кирәк, шул кадәр суверенлык алыгыз» дигәч, матбугат беркадәр иркенәйде. Бу иркенәю вакытын 1990-2003 еллар, дип билгеләп буладыр. Борис Ельцинның идарә вакыты һәм Владимир Путинның хакимияттәге беренче эш еллары бу. Шушы елларда татар һәм башка милләтләр матбугатлары ана теле, мәгариф проблемалары хакында язмалар чыгара ала иде.

Әмма урыс демократиясенең, шул нигездәге матбугатының гомере озын булмады. Узган ел Русия үзенә ошамаган матбугат чараларын «чит ил агентлары» дип белдерде. Менә хәзер инде чит ил мәгълүмат чараларына эшләүчеләрне дә «чит ил агенты», «ят агент» дип атамакчылар. Урысча «иностранный агент» була инде. Халык теле белән әйтсәк, шпиун. Быел «Азатлык» радиосына хәбәрләр бирә башлавыма 25 ел тула. 25 ел буе «чит ил агенты» хезмәткәре булып торганмын икән. «Ишетмәгәнеңне картаймыш көнеңдә ишетерсең» диләр, дөрес икән. Болай уен-шаяртулар белән «син КГБшник», «ФСБшник», «ЦРУшник» дигән сүзләрне ишетергә туры килде үзе. Хәзер менә дума мине, чит ил радиосына хәбәр бирүче буларак, тагын ниндидер «…шник»ка әйләндерергә тели.

Аллага шөкер, биргән хәбәрләрем «Азатлык»та дөнья күреп тора. Анда мин белгән мохиттагы татарлар тормышы, язмышы, мәгарифе сурәтләнә. Соңгы 10-15 елда Чаллыда гына түгел, Татарстанда һәм бар Русиядә татар халкы тормышы артка гына тәгәри бара. Алга китеш булганда татар мәктәпләре, бакчалары, газеталары ачылганда горурланып сөйләдек. Хәзер горурланырлык бер әйбер дә калмады.

Бүгенге татар милли хәрәкәте вәкилләренә, җитәкчеләренә карата дистәләгән җинаять эшләре кузгатылып, хөкем карарлары чыгарылды. Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов һәм башка бик күп милләтпәрвәрләргә карата булган хөкем эшләрен халыкка җиткерә алдым. Башка татар матбугаты бу вакытларда дәшмәде. Чөнки «ярамый» дигән киртә куелган иде.

Мин үз Ватанымдагы алга китешләр, матур күренешәләр хакында да җиң сызганып язарга әзер. Булган уңышларны барлап та торам. Ләкин алар аз. Татарның тарихын, телен, мәгарифен һәм байлыгын урлаган бер заманда уңышлар була алмый. Менә шул урлашулар, телне сатулар һәм тарихны буташтырулар, социаль гаделсезлекләр турында да мәгълүматлар бирәм. Менә шуларны күрсәтүче буларак, Русия думасы миңа да «шпиун» тамгасы сукмакчы.

Ничек инде, халкымның телен чабып өзәләр. Халкымның милли лидерларын мәхкәмә юлында йөртәләр. Мәктәп мөдирләрен «татар телен күп укытмыйсызмы» дип прокуратура тикшереп торганда, шуларны бәян иткәндә, дума депутатлары «чит ил агенты» дигән тамга сугу турында карар чыгара ала? Бармы Татарстанда бүгенге милли мәгариф проблемаларын тирәнтен күтәрерлек матбугат? Юк. Чөнки мәгарифтә соңгы 5-6 елда килеп туган вәзгыятьне аңлатып бирердәй кешеләрне дә табып булмый. Ә «Азатлык» тырыша-тырмаша, җавап эзли.

«Ят агент»лар хәбәрчеләренә моңарчы да тынгылык булмады. Алар даими күзәтү астында булды. Аларның гаиләсенең тормышы, балаларының ничек-кайда эшләүләре турындагы сәер генә кызыксынуларын «ят агент» хезмәткәрләре яхшы белә. Инде фатирга ял көнендә килә башладылар. Күзәтүләр булуын алар яшерми.

2015нче елның июлендә «Азатлык» татар яшьләре берлеге Түбән Кама каласында пикетлар уздырды. Полиция әлеге пикетны тар-мар итте һәм пикетчылар белән бергә мине, «Азатлык» хәбәрчесен дә тоткарлады. Янәсе, минем паспорт юк. Кулда «Азатлык» хәбәрчесе таныклыгы һәм шофер таныклыгы иде. Җиде сәгатьтән соң җибәрделәр. Гафу үтенүче булмады.

Шул ук 2015нче елның 21нче октябрендә Алабуга шәһәре татар иҗтимагый үзәге утырышы барышында бүлмәгә дистәләгән ФСБ һәм полиция кешеләре бәреп керде. Алар ТИҮ вәкилләрен кыйнап-бәргәләп махсус автобусларга өстерәгән мизгелләрне фотога һәм видеога төшергән «Азатлык» хәбәрчесен, мине дә бәреп ташладылар. Видеокамераны һәм фотоаппаратны ваттылар. Соңрак полиция идарәсендә Алабуга ТИҮе җыенын тар-мар итүне төшергән фото-видеоларны юкка чыгардылар. Әлеге чарада катнашкан һәм кыйналган ТИҮ, милли хәрәкәт вәкилләре бу хәлне мәхкәмәләргә бирде, ләкин гаеплеләрне җәзага тарттыра алмадылар.

Чит илләрдә урыс матбугаты вәкилләре шундый басымнарга дучар булдымы икән? Булса, әллә кайчан бар дөньяны сасытырлар иде. Имеш, Русиянең чит илләрдәге хәбәрчеләрен кысалар икән. Шуның өчен Русия үзендәге чит ил матбугатына, аның хәбәрчеләренә «шпиун» ярлыгы тага.

Мин шпион түгел. Мин татар халкының, урыс халкының да үткәне һәм бүгенгесе турында язмалар әзерлим, депутат әфәнделәр. Күптән түгел Киров өлкәсе, Коми республикасы урыс авылларында булдым, бүгенгә кадәр мунчалары юк. Менә шул мунчалар мәсьәләсен, Русия халкын юындыру мәсьәләсен карасагыз, файдалырак булмас идеме икән?

Әйе, Русия думасы күпләрне куркытырлык та, уйландырырлык та канун чыгарырга җыена. Ни әйтергә? Бу ил шулай үз кануннары белән яши һәм сүз иреге, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту тагын сүздә генә калуны күрсәтә.

Гафиулла ГАЗИЗ

Алинә Заһитованың «мөселман булуым белән горурланам» дигән сүзләре интернетта шау-шу тудырды

21нче июль көнне Мәскәүдә узган Сабан туенда фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да катнашып: «Мондый яхшы бәйрәмдә катнашуыма шатмын. Мин мөселман булуым белән горурланам. Татар милләтенең көчле булуын беркайчан да онытмаска кирәк», – дип белдерде. Спортчының әлеге сүзләре интернетта шактый зур тавыш чыгарды.

Аерым алганда, Русиядә спорт темасына багышланган иң зур порталларның берсе – «sports.ru» сайтында чыккан әлеге хәбәргә 700дән артык фикер килгән. Фикер калдыручыларның күпчелеге Заһитованы милләтчелектә гаепли, ул әйткән сүзләрнең «политкоррект» булмавын ассызыклый.

«БИЗНЕС Online» басмасында чыккан хәбәргә дә тискәре фикерләр күп килгән. Заһитовага «сәясәт һәм милли мәсьәләгә тыкшынмау хәерлерәк» дигәнрәк киңәшләр дә әйтелә. Татар спортчысын хуплаучылар да бар.

«Марҗа» сүзен саклап калыйк

Ниндидер бер компания – никтер «Святая» дип атала бугай – «Марҗа» һәм «Марҗа түгел» дигән футболкаларны сатуга чыгарган. Әлбәттә, әлеге сәүдәгәрләр милли мәсьәләләр турында да, татар теле язмышы турында да борчыладыр дип уйламыйм.

«Прикольно!» – дияр иде хәзерге яшүсмер татарымыз һәм әлеге футболканы сатып алырга йөгерер иде. Булмый. Тавыш чыкты. Марҗалар үзләрен марҗа дип атаганга үпкәләгән, урыс хатын-кызын мәсхәрә итәләр, дип бөтен социаль челтәр болгана. Бигрәк тә марҗалашкан элекке татар хатын-кызлары нәгърә ора. Эш прокуратурага җиткән. Татарстан прокуратурасының «урыс дөньясы» иминлеге өчен җан атуын беләсез. Хәзер алар футболкалар арасында милләтара ызгыш табарга маташа. Футболкалар сугышы!

Кыскасы, әлеге «прикольный» футболкаларны сатудан алганнар. Менә миңа кызык хәзер: кайсысы күбрәк сатылыр иде икән – «марҗа»мы, «марҗа түгел»ме?

Югыйсә «марҗа» сүзенең тарихы әллә ничә гасырлык. Сөйләм телендә еш кулланыла, әдәби телдә дә ят сүз түгел. Аның Мария исеменнән яралганы да билгеле. Күрәсең, безнең бабайлар урыс хатын-кызлары белән аралаша башлаганда, Мария исеме киң таралган булгандыр. Башкортлар, «җ» авазы булмау сәбәпле, оригиналга якын итеп мәрйә диләр.

Татар ир-егетләре исә «марҗа» дигән сүзне дә, марҗаның үзен дә якын күрә. Ярата! дип әйтергә дә мөмкин. Марҗага өйләнүчеләр борынгы заманда да шактый булган, хәзер инде татар ир-атларының яртысына якыны марҗа белән гаилә кора. Элек гадәттә марҗалар белән татарның өстен катламы кавышкан. «Морза үлеме марҗадан» дигән мәкальне искә төшерик. Марҗага өйләнү белән морза үлә дигән сүз түгел, ә бәлки татарлыгын җуя дигән сүз.

Совет вакытында Африканың иң караңгы илендә кияүгә чыгып калган бер марҗаны телевизордан күрсәткәннәр иде. Янында кара чуендай балалары йөгереп йөри. Барысы да теттереп урысча сөйләшә. Ул вакытта әле тел өйрәнер өчен интернет юк, спутник телевидениесе юк. Менә шундый ул марҗа!

Мәскәү хөкүмәте марҗа пестәсенә һәйкәл куярга тиеш, минемчә. Анда нинди генә милләт кермәсен, бер ара вакыт узгач урыс чыга.

Прокуратура да тотынгач, «марҗа» сүзен тыярлар мөгаен. Мәктәпләрдә татар телен тыйганны! Экстремист сүзләр дип сүзлек тә төзи башларга мөмкиннәр. Аннары инде телебезне дә гомумән шул сүзлеккә сыйдырып була.

Урыс Михаил Щеглов (Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе – ред.) марҗа сүзе җиңел холыклы хатын мәгънәсендә дип шәрехләгән. Тукай кебек тырнак кисеп бәхәсләшәм, урыс халкын шундый хәлгә җиткергән марҗаны бер татар да җиңел холыклы димәс. Холкы бик җиңел түгел аның. Өйләнеп шактый озак еллар алар белән яшәгән элекке кан кардәшләрдән сорашыгыз. Марҗа ул, хәзерге Мәскәү кремле теле белән әйткәндә, скреп!

Щегловны да аңлап була, ул марҗаны Төркиядәге «наташа» атамасы белән бутый шикелле. Чыннан да, анда барып холыкларын җиңеләйтеп кайткан Русия хатын-кызларына (милләтләренә карамастан) төрекләр наташа диләр.

Ләкин бөек Тукаебыз аңарчы ук инде әллә кайчан язган булган:

Алма аша, җанаш, алма аша,

Алма ашасаң, тешләр камаша.

Казан бае, махсус номер алып,

Наташалар белән маташа.

Инде нәрсә, Наташа исемен куллансак та урыслар ачуланырмы?

Курку безгә гасырлар дәвамында сеңгән. Татарстан китап нәшриятында да, газета-журналларның да күбесендә урыс сүзен фәкать рус дип төзәтәләр. Ничек әле нәкъ үзләренчә «русский» дип язарга кушмыйлар. Татар теле кагыйдәләре буенча «урыс» булырга тиеш (башкортлар нәкъ шулай яза да). Димәк, кемнәрдер «өлкән туганның» (совет вакытында урысларны шулай дип атыйлар иде) колагын рәнҗетүдән курыккан. Күзен рәнҗетү, дип әйтер идем, урыс татар китабын кулына аламы инде? Шулай ук узган гасырның алтмышынчы елларына кадәр Мәскәү урынына Москва дип яздылар. Мәскәү дип татарча әйтсәң, урыс рәнҗергә мөмкин, янәсе. Ничек шундый бөек атаманы ниндидер татарча авазлар белән әйтәсең?! Югыйсә, әлеге кала башта Мәскәү дип аталган, шуңа Европада хәзер дә аңа Москау диләр. Ләкин ул сүз ничектер үз урынына кайта алды. Хәзер, курыкмыйча, авыз тутырып Мәскәү дибез. Үзебезнең сүз. Борынгы заманда ул тозак мәгънәсен аңлаткан, ауда, балык тотканда мәскәүсез булмый. Ау урыны да шулай аталган.

Ләкин бүген заман башка. Мондый дәүләттә бер сүзне юкка чыгару бернигә дә тормый. Ләкин без моңа барыбер каршы торырга тиеш! «Марҗа» сүзен саклап калыйк, иптәшләр, ул безгә тарихи ядкарь, кадерле сүз. «Марҗа» сүзен дә, марҗаның үзен дә яратабыз, дип Путинга хат язарга кирәк. Без инде аңа, зарланып, хатлар язарга күнектек. Файдасы юк югын, ләкин тик тормыйбыз бит! Кичекмәстән имзалар җыя башлыйк.

Тукайга нисбәт ителгән бер шигырьдә юкка гына болай язылмаган: «Нигә сөймәскә марҗаны, Марҗаның да бар җаны!»

Безгә тагын ни кала?

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,

язучы

«Путин илдәге азчылыкларны хакимияткә янау дип күрә»

Русия думасы бу атнада туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен икенче укылышта карар дип көтелә. Европа тел галимнәре әлеге канунга каршы чыгып мөрәҗәгать имзалады. Мөрәҗәгатькә имза куючы галимнең берсе белән сөйләшеп алдык.

Узган якшәмбе көнне Финляндия, Маҗарстан, Австрия, Норвегия, Франция, Италия, Германия, Эстония һәм башка илләрдән 87 галим Русия думасына мөрәҗәгать белән чыкты. Алар туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен хупламаска, кире кагарга чакырды.

Мөрәҗәгатьне имзалаучыларның берсе үз исемен атамау шарты белән «Idel.Реалии» сорауларына җавап бирергә ризалашты.

Мөрәҗәгатьне имзалаган әлеге телче Русия хакимиятенең бу хатны исәпкә алуына бик өметләнмәвен белдерде.

«Мин мондый мөмкинлеккә бик оптимизм белән карамыйм, шулай да ул файда китерер дип уйлыйм. Кайвакыт хакимият, үз гамәленең җәмәгатьчелек фикере өчен катастрофа булуын аңлап, мондый эшкә барырга кыймый», – ди белгеч.

Шулай ук элегрәк мондый петицияләрнең вазгыятькә тәэсир иткәнлеген дә искә ала. Мәсәлән, Мари Илендә.

2005нче елда Йошкар-Олада мари милли оешмалары белән республика хакимияте арасында низаг чыкты. Милли хәрәкәт активистлары мари теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын таләп итте. Әмма ул вакытта республика башлыгы булган Леонид Маркелов, азчылык теле булган мари теле бары укучы һәм әти-әни теләге нигезендә генә укытылырга тиеш, диде.

Ул чакта петициягә башка фин-угыр халыклары – күп кенә финнар, эстоннар, маҗарлар, шул исәптән бу илләрнең хакимият вәкилләре дә кушылды. Халыкара җәнҗал купты. Нәтиҗәдә Европа парламентының «Мари Илендә кеше хокукларын бозу турында» резолюциясе чыкты.

Мари теле мәҗбүри укытыла башламаса да, мондый халыкара резонанс Маркеловны акланырга һәм мари халкына карата дискриминация гаепләүләреннән котылырга тырышырга мәҗбүр итте.

«Мин, әлбәттә, хакимиятнең чаралар күрмәве белән петиция арасында бәйләнешнең һичшиксез булуын исбатлый алмыйм, әмма андый бәйләнеш бар кебек күренә», ди тел белгече.

Русия думасы депутатлары әлеге канун милли телләргә нинди зыян китерәчәген бик яхшы аңлый, ди ул. Аның фикеренчә, авторитар хакимиятләр халыкларның үзенчәлекләре мөмкинлекләр бирә, дип түгел, ә куркыныч тудыра, дип исәпли.

«Кремльдә үзенчәлекләрне саклау хакимият файдасына түгел дип исәплиләр», – ди ул.

Депутатлар исә канунның мондый сәбәп белән әзерләнүен кире кага. Русия думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе, «Бердәм Русия» фракциясе депутаты Вячеслав Никонов элегрәк бер чыгышында комитет бу канун өлгесен караганда илдәге һәр телнең дәүләт байлыгы, дәүләтнең генә түгел, бар дөньяның да байлыгы булуын, ә туган телдә белем алу һәм туган телләрне өйрәнү гарантияләре Конституция белән ныгытылуын истә тотты диде. «Комитет үз эшендә бу мәсьәләләргә зур әһәмият бирә, җәмәгатьчелектә дә аларга карата игътибар зур», – диде Никонов.

Милли телләрне яклаучы мөрәҗәгатьне имзалаган белгеч, Русия хакимиятләренең мондый белдерүләренә карамастан, Путин Русиясен шовинист франкист Испания белән чагыштыра. «Бу шул бер үк фәлсәфә инде, илдәге азчылыкларны үзәк хакимияткә янаган куркыныч дип күрү», – ди ул.

Шул ук вакытта илдәге азчылык халыклар урыс күпчелегенең яклавына таяна алыр иде, әмма моңа ирешү мөмкинлеге күренми, ди ул. Заманында Норвегиядәге саам активистлары һәм Британиядәге уэльслар күршеләрен үз ягына аудара алган иде, әмма ул илләрдә, Русиядән аермалы буларак, ачык һәм демократик рәвештә фикерләшү мөмкинлеге бар, ди Европа тел белгече.

Европа телчеләре фикеренчә, Русия думасында каралучы канун болай да югалу алдында торган Русия телләре дәрәҗәсен тагын да түбәнрәк төшерәчәк. «Ул телләрнең хәлен тагын да начарайтмыйча, асаба халыкларның телләрен яклау чаралары тәкъдим ителер дип уйларга нигез юк», – ди алар.

Европа белгечләре фикеренчә, Русиядә милли телләрне укытуда шактый кимчелек һәм проблемалар булган, шуңа карамастан, аларның укытылуы бу телләрне саклауда мөһим фактор булган. «Русия телләре кече халыкларны гасырлар буе төрле ысул белән бастырырга һәм ассимиляцияләштерергә омтылган дәүләттән ярдәм алырга тарихи хокукка ия», – ди галимнәр.

Комментарии