«Безнең гәҗит» дусларын җыйды

«Безнең гәҗит» дусларын җыйды

Җәй көннәре татлы төш кебек күз ачып йомган арада үтеп китә. Бу мизгелләрне беразга гына булса да хәтергә сеңдереп калдыру өчен эштән бушап торып, бераз ял итеп алу кирәк. Нәкъ менә шушы максат белән 14нче июльдә газетабыз уникаль бәйрәм-тамаша оештырды да инде. Укучыларыбыз белән берлектә Идел буйлап сәяхәткә чыктык без.

Дөресен әйтик, моның кадәр күп кеше килер дип көтмәгән идек – кеше шактый булды. Әле елга портында ук бер-берсе белән танышып, «Сез кайдан килдегез, кем буласыз» кебегрәк сораулар алышты укучыларыбыз. Кузгалып киткәнче үк әнә шундый дустанә атмосфера урнашып, һәммә кешенең кәефе күтәрелергә өлгергән иде.

Теплоходның ярдан кузгалып китүе кояш баткан мәлгә туры килде – бу күренешне халык Эльвира Хәйруллинаның һәм Наил Табанаковның дәртле җырларын тыңлап озатты.

Җырлы концерт үзе теплоходның икенче катында, ачык һавада барды. Беренче катка төшкәч, түшәм җимереләме дип торам – дәртләнеп биеде дә соң халык! Шундый сүз бар бит – теләсә нинди бәйрәмдә кеше үз кәефен үзе күтәрергә тиеш, әгәр үзе моңсуланып утырса, бернинди дә ямь күренми, диләр. Безнең укучыларыбыз бу яктан «молодец»! Моңаеп утырган кешене күрмәдем мин.

Бу тамаша үзенә күрә бер күрсәткеч тә булды – безне кайсы район халкы алдыра, кайда беләләр, ничә яшьтәгеләр укый… Җыелган халык белән танышып, аралашып калырга тырыштым. Казанда яшәүче Рузалия Юнысова белдерүне укыган көннән бирле бирегә килү турында хыялланган.

– Илфатны күптән күрәсем, аның белән танышасым килә иде, шуның өчен килдем монда, газетагызны да беренче көненнән башлап алдырам, – дип сөйләп торды ул.

Ә менә 69 яшьлек Рәзинә ханым Нуретдинова яраткан газетасының журналистлары белән ял итү өчен Ютазы районының Әпсәләм авылыннан ук килгән. Укучы күңелен яулап ала алсаң, ара ераклыгы да, башкасы да киртә була алмый икән. Рәзинә ханым «Безнең гәҗит»нең патриоты да булып чыкты. Күрше-тирәләренә генә түгел, күргән бер кешегә тәкъдим итә икән ул газетабызны.

– Сезнең белән Идел буйлап сәяхәт итәсем килде. Мондый чарада әле беренче мәртәбә генә катнашам, – дип дулкынланып сөйләде ул. – Бик ошый шушылай Идел өстеннән йөзеп барулары. Монда ялгызың түгел, бөтен гаиләң белән килсәң дә, бик күңелле буласы икән. Икенче юлы уздырсагыз, улым белән кызымны да гаиләләре белән җибәрәм әле. Газетагыз искиткеч яхшы – башка андый татар гәҗите юктыр дип саныйм. Хәзер аннан башка яши дә алмам кебек инде. Кайсыбер вакытта китерми калдырсалар, газетаны эзләп чыгам, «Кая куйдыгыз, китерегез, мин бит аны дүрт күз белән көтеп торам!» – дим.

Рәзинә апа белән фотога да төштек, аннан соң да шактый сөйләшеп утырдык. Ул 69 яшендә беренче мәртәбә Идел өстендә сәяхәткә чыгуына гына түгел, яратып укыган газетасын бар итүчеләр, ул газетага җан өреп торучылар белән дә танышуына шат иде кебек.

Халык белән аралашып йөргәндә, газетабызның тугры дуслары булуына бик сөендем. Алабуганың журналистика түгәрәгенә йөрүче балалар – Нияз Гыймранов белән Венера Галимованы бирегә укытучылары Рафис Заһидуллин алып килгән.

– Бер мәртәбә редакциягезгә балаларны алып килгән идем, шуннан йөрәкләре янып китте – сезгә язган язмалары өчен гонорар алганнар иде, «Илфат абый безгә гонорар түләде», – дип кайтып шатланышып сөйләп йөрделәр, – ди укытучы.

Балалар киләчәктә журналист булырга хыяллана, шуңа күрә теплоходтагы очрашуга ялкынланып килгәннәр дә:

– Бүген Илфат абый безгә шашка бүләк итте. Бик истәлекле бүләк. Мәктәп укучылары гына булсак та, сездә чыга торган журналист тикшеренүләрен кызыксынып укыйбыз. «Безнең гәҗит» журналистлары кебек кыю, гадел буласыбыз һәм киләчәктә «Безнең гәҗит»тә эшлисебез килә. Мондый чара оештырганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде алар.

Өч сәгать буена барган бу күңелле ялның ничек төгәлләнгәнен сизми дә калдык. Уеннар, биюләр, шаярулар – барысы да шушы өч сәгатькә сыешып бетте. Инде кайтып китәр вакыт җиткәч тә, күпләр: «Тагын мондый чара оештырмыйсызмы?» – дип килеп сорады. Сезнең мөрәҗәгатьләрне исәпкә алып, бәлкем, август аенда тагын бер мәртәбә Идел өстенә чыга алырбыз. Бу юлы ретро-концерт уздырырбыз, мөгаен. Бергә яшик, күңелле ялларыбызны да бергә оештырыйк – сезнең белән көчле без!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии