Суганны саклыйм, дисәң

Суганны саклыйм, дисәң

Бакча эшләрен яратучы һәм көннәрен түтәл арасында үткәрүчеләр яхшы белә: җиргә орлык чәчеп кенә, мул уңыш көтеп ятып булмый. Моның өчен көн дә эшләргә, утыртылган яшелчә, җиләк-җимешләрне эшкәртеп торырга кирәк. Редакциягә дә бакчачылык темасына күп сораулар килеп ирешә. Шуларның кайберләренә җавап алу өчен Фарсель ЗЫЯТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.

– Фарсель абый, күпләр суган һәм сарымсак кыяклары саргаеп бетте, дип зарлана. Бу нәрсәдән шулай?

– Тузганак чәчәк аткан вакытта ук, суган һәм суганчаларны зарарлый торган аксыл төстәге чебен чыга. Аны суган чебене дип атыйлар. Ул суган, сарымсак түтәлләрен эзләп таба да, аның барлык урыннарына – кыякларына, суганчаның күренеп торган өлешенә, үсеш ноктасына йомырка сала. Бер атна чамасы вакыт үткәч (күп булса 8-9 көннән), шул йомыркалардан личинкалар чыга һәм алар суганчаның эченә үтеп керәләр. Гадәттә, алар суганчаның төбе – тамыр тирәсеннән ашый башлый. Зарарланган суган чери, кыяклары саргая һәм кибә.

– Ә суган һәм сарымсакны бу чебеннән сакларга мөмкинме?

– Әлбәттә, ләкин эшне саргаюның беренче билгеләре күренә башлауга ук, май айларында башларга кирәк. Бу бөҗәктән саклану өчен баштагы чорда түтәлләрне тоз эремәсе белән эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 8 литр суга 300 грамм тоз алына, яхшылап эретелә. Аның белән 70-80 сантиметр киңлектәге, 6-7 метр озынлыктагы суган түтәлен эшкәртергә мөмкин. Әйткәнемчә, бу ысул бары тик башлангыч чорда гына ярдәм итә. Әгәр дә суган кыяклары саргаеп беткән икән, аны коткарып булмаячак. Суган чебененә каршы башка ысуллар да бар. Бу очрак бөҗәкне куркытудан гыйбарәт. Әйтик, суганны утыртканда ук кишер белән аралаштырып утыртырга мөмкин. Чебен кишер исен яратмый, шуңа түтәлгә килми. Аннары чебеннәр очыш ясаганда, суган түтәлләре арасына бәрхет гөле ботаклары куйсаң да, чебен түтәлне читләтеп үтәчәк.

– Быел кышкы саклауга калдырылган суганнар череде, сарымсаклар кипте, диләр…

– Шул зарарланган суган һәм сарымсакны киптереп, саклауга калдырганнар, димәк. Аларга ниндидер авыру тигән булган, шуңа шулай начар сакланган.

– Ә аларны ничек дөрес итеп сакларга соң?

Кыяклары күпләп саргая башлагач һәм сөрлеккәч, безнең тирәлектә, башлыча, июль ахырында суганны җыеп алуга керешәләр. Көн кояшлы һәм җылы булган очракта, суганны алып, кишәрлекләргә тараталар һәм 5-6 көн киптерәләр. Ә һава дымлы булса, яхшы җилләтелә торган келәт яки сарай сайлыйлар. Киптерелгән суганны 3-4 сантиметр чамасы муентык калдырып кисәләр. Ә саклауга куелырга тиешлеләрен 1 ай чамасы өстәмә рәвештә 30-35 градустагы температурада җилләтелә торган биналарда киптерәләр. Суган әйбәт саклансын өчен температураның даими булуы шарт. Сарымсакны, суган кебек үк казып алгач, 1 атна чамасы кояшта киптерәләр, шуннан муентыгын 3 сантиметр калдырып кисәләр һәм салкын подвал, кар базларында саклыйлар. Саклау вакытында сарымсак өчен иң куркынычы – яшел күгәрек. Ул сарымсакны киптерергә сәләтле. Моны булдырмас өчен аны –1–3 градустагы температурада сакларга киңәш ителә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии