- 24.06.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №25 (20 июнь)
- Рубрика: Архив
– Алты яшьлек кызымның быел балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе. Күлмәгенә туры китереп, сандали сатып алдык. Өйгә кайтып, күлмәк белән бергә киеп карагач кына, сандалиның төсе аерылып торуын күрдек. Кибеттә нәкъ безнең күлмәк төсендәгесе дә бар иде югыйсә, ник монысын аласы иткәнбездер. Икенче көнне үк кибеткә киттем. Максатым без сатып алган сандалины күлмәк төсенә туры килә торганына алыштыру иде. Ләкин сатучы сандалины алыштырудан баш тартты. «Берәр җитешсезлеге булса яки үлчәме туры килмәсә генә алыштырабыз, төсе ошамый башлаганга гына алыштырмыйбыз», – дип белдерде. Кулланучы товарны 14 көн эчендә кайтарып бирә яки алыштыра ала, дигән закон бар бит, ул безнең очракка туры килми микәнни?
Ландыш ӘМИНОВА,
Арча шәһәре
Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:
– Русия Федерациясенең «Кулланучы хокукы турында»гы Законының 25нче маддәсе нигезендә, сатып алучы азык-төлек булмаган товарның формасы, габариты, үлчәме, фасоны, төсе туры килмәсә, 14 көн эчендә аны шундый ук төрдәге башка товарга алыштырып алырга хокуклы. Күргәнегезчә, Законда төс турында да әйтелгән, димәк, товарның төсе туры килмәсә дә аны алыштырып бирергә тиешләр. Әлбәттә инде, товар кулланылышта булмаган, аның товар рәвеше, ярлыгы, касса чегы сакланган булырга тиеш. Чек сакланмаган булса да борылып китәргә ашыкмагыз: сезнең сатып алганны күреп торган шаһитләр бардыр, аларның күрсәтмәләре товарны алыштырып бирүгә нигез булып тора.
Әгәр сатучы законны үтәүдән, ягъни товарны алыштырып бирүдән баш тарта икән, язмача дәгъва (претензия) әзерләргә кирәк. Анда, шушы законга нигезләнеп, үзегезнең хокукларыгыз бозылуны аңлатып языгыз. Бер дәгъва кәгазе оешма җитәкчесенә тапшырыла, икенче дәгъвага сатучы үзенең имзасын куярга һәм дәгъваны кабул итеп алган көнне язып, документны сезгә кайтарырга тиеш. Кул куюдан баш тарта икән, дәгъва кәгазен оешма җитәкчесенә заказлы хат белән юллагыз.
Комментарии