- 24.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №25 (25 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстандагы урыс мәдәнияте җәмгыяте рәисе урынбасары Михаил Щеглов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китәргә мәҗбүр булган качакларны Татарстанга алуны оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. «Бар илебез, Кырымның Русиягә кайтарылуы уңаеннан, зур шатлык кичерде. Кырымтатарлар белән араларны җайлау эшендә Татарстан җитәкчелеге, аерым алганда Сезнең өлешегез дә зур. Бүгенге көндә бу тырышлыклар нәтиҗәсендә Кырым тотрыклы бер төбәккә әйләнде», – диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.
Үз вакытында татар теленең мәҗбүри укытылуына зарланган, бу хакта Мәскәүгә даими шикаятьләр җибәреп яткан һәм Татарстандагы урысларның басынкы хәлдә булуын белдереп килгән Щеглов, үз мөрәҗәгатендә Донбасста 100 меңләп татар яшәгәнен дә искә ала. Үзләрен «Донецк халык республикасы» дип атаучылар сафында сугышучылар арасында элекке җинаятьчеләр һәм полиция эзләгән кешеләрнең булуы да мәгълүм. «Азатлык»ның, качаклар белән бергә, андыйларның да Татарстанга килә алу ихтималы турындагы соравы Щеглов өчен көтелмәгән булды.
– Татарстанның Украина качакларын кабул итү мөмкинлеге бар дип саныйсызмы?
– Ничек булмасын?! Гафу итегез, бу бит Универсиадалар уздырган төбәк. Бу ният кайдан килде, дигәндә, соңгы бер атна менә Донбасска гуманитар ярдәм җыябыз. «Качакларны үзебездә кабул итәр идек», – дип килеп әйтүчеләр бар. Андагы көч кулланудан качып кайткан гаиләләр дә бар инде. 2-3 гаилә генә түгел бит, йөзләгән мең кеше кача (бу саннарны Русия мәгълүмат чаралары тарата. – «Азатлык»). Китәргә теләүчеләр тагын да күбрәк. Качакларны Кырым белән Ростов өлкәсендә сыйдырып бетереп булмый. Безнең Президентыбыз һәм республика җитәкчелеге барысыннан да алда булырга ярата. Хәзер Украинага ярдәм итәргә кирәк. Алар (Татарстан җитәкчеләре) Кырым һәм кырымтатарлар белән үзләренә реклама ясады. Эш тә эшләп йөргәннәрдер, анысына бер сүзем дә юк. Ләкин нәтиҗәсе шул – Кырымда тотрыклылык бит.
– Аңарчы Кырым тотрыксыз идемени?
– Юк, ләкин аның шулай булу куркынычы бар иде бит. Кырым белән Новороссияне чагыштырмагыз.
– Донбасста «халык республикасын» яклап сугышучылар арасында җинаятьчеләр, полиция эзләгән кешеләр бар. Татарстанга андыйларны кайтару – тотрыклы республика тормышына тынычсызлык кертү булмасмы?
– … (пауза). Сүз хатын-кыз, балалар һәм олы кешеләрне генә кабул итү тәкъдиме турында бара. Аңлавымча, ирләр өйләрен, җирләрен сакларга анда калачак. Аннары без чит дәүләттән, Украинадан сугышып яткан ирләрне монда чакыра алмыйбыз, бу дөрес булмас иде. Алар анда ничек тә булса килешеп, начармы-юкмы, тынычлык урнаштырып, гаиләләрен кире алып китәчәк.
«МӘСКӘҮ КУШСА, УКРАИНА КАЧАКЛАРЫН ДА СЫЙДЫРЫРБЫЗ»
Урыс җәмгыятенең Донбасста сугышучы урыс милләтчеләрен Татарстанда сыендыру ниятенә Татар Иҗтимагый Үзәге, ризасызлык белдереп, урам җыены уздырырга теләгән, әмма шәһәр хакимияте аларга рөхсәт бирмәгән. «Качакларны кабул итү-итмәү карарын Мәскәү кабул итәчәк», – диде «Азатлык»ка үзәк вәкиле Айрат Габдуллин.
– Ихтимал. Мәскәү кушса, кая барсын? Татарстан бит Мәскәү белән Кырым арасында мендәр» кебек булды, каты бәрелмәсеннәр дип тырышты. Инде бу да була калса, бик зур тавыш кубачак, дип ышанам. Татарстанның үз проблемалары да муеннан. Ул аларны чишеп тормас, әмма Мәскәүгә яраклашыйм, дип, бу эшне эшләве мөмкин. Бүгенге көндә Татарстанда Үзәк Азиядән кайткан, мәҗбүри күчеп кайтучы статусын алган 182 качак бар, аларның күбесе татарлар. Татарстан аларның хәлен яхшырта алмый, аларның яшәр җирләре юк. Ватанга кайтабыз дип рухланган 6 татар кайткач та, Татарстан түрәләренең үзләренә булган битараф мөнәсәбәтенә чыдый алмыйча үзенә кул салды.
Аның каравы күптән түгел генә ялга чыккан 100ләп Русия хәрбие Татарстанга кайтты, аларга Казанның үзендә шунда ук фатирлар бирелде. Шуңа күрә Татарстан яңадан Мәскәүнең кушуына каршы чыга алмыйча, аннан да качакларны кабул итә башласа, Татарстанга чит кешеләр килеп утырачак. Бу татар газета-журналларын, мәктәпләрен генә ябу түгел, бу инде чит халыкларны күчереп китерү булачак.
Алсу КОРМАШ.
Русия телевидениесе «Азатлык» видеоларын урлый
«Россия 24» телеканалы Украинаның көнчыгышында «Азатлык» радиосының украин редакциясе төшергән ике видеоны күрсәтте. Бу видеоларны контексттан аерып алып, капма-каршы аңлатма белән күрсәтү аларның бөтенләй башка карашны чагылдыру өчен кулланылганлыгын бик ачык күрсәтә. Мәскәү Кремле карашын чагылдыра торган тапшыруларда кулланылган бу видеоларның «Азатлык» сәхифәсеннән алынганлыгы тамашачыга әйтелмәде.
Беренче видеода Украина милли гвардиясе хәрбиенең бик ачулы рәвештә Президент Петр Порошенконы тәнкыйтьләве күрсәтелә. «Иптәш Порошенко, без барыбызны да монда «туп ите» буларак кулланалар, дип уйлыйбыз», – ди ул. Алга таба ул ачык стратегия күрмәвенә, тиешле ярдәм күрсәтелмәвенә һәм азык-төлек җитмәүгә зарлана.
«Россия 24» бу зарлануларны, шул исәптән кирегә борылып, Киевка таба китү белән янауларны да күрсәтте. Телеканал тамашачыны алдап, бу видеоны интернетка Украина милли гвардиясе әгъзалары чыгарган, дип хәбәр итте. Шул ук вакытта «Россия 24» ул хәрбинең ни өчен көнчыгышта алгы сызыкта булуы турында әйткән сүзләрен тапшыруга кертмәгән. Бу хәрби, Порошенкога мөрәҗәгать итеп, тәҗрибәле һәм профессионал хәрбиләрне туплап, көнчыгышта хәлиткеч чаралар күрергә чакыра һәм: «Без илебезне бушлай яклыйбыз», – ди.
Шулай итеп, Русия телевидениесе бу видеоны сепаратистлар карашларын хуплау, Киевны тәнкыйтьләү максатында гына куллана, хәрбинең сепаратистларга карата мөнәсәбәтен күрсәтеп тормый. Украина хәрбиләре Луганск өлкәсендә Русия яклы сугышчыларның ныгытмаларын утка тотканда, Русия телевидениесенең ике журналисты һәлак булганнан соң, «Россия 24» «Азатлык»ның тагын бер видеосын күрсәтеп, аны журналистларның ялгыш үтерелгән булу ихтималлыгын кире кагу өчен кулланды. «Алар яхшылап төзи, кая атачакларын игътибар белән сайлый», – ди «Россия 24» журналисты тамашачыга «Азатлык» хәбәрчесе төшергән видеоны күрсәткәндә. «Милли гвардия сугышчылары Славянск янындагы бистәне утка тоталар. Кешегә берничә чакрым ераклыктан атып тидерә алулары белән мактаналар. Ә бит безнең коллегалар һәлак булганнан соң, кемгә атканлыкларын белмәүләрен әйткән иделәр», – дип тә өсти.
Шуннан соң «Россия 24» «Азатлык»ның украин редакциясе аудиоязмасын да куллана: «Шулкадәр арадан атып тидерү мөмкинме?» – дип сорый «Азатлык» хәбәрчесе. «Мөмкин. Яхшылап төзәсәң, тидереп була», – дип җавап бирә солдат.
Әмма «Россия 24» ул хәрбинең «Азатлык»ка биргән әлеге интервьюсында утка тотылган бу авылдан тыныч халыкның инде ике-өч атна элек үк чыгып киткәнлеге турындагы сүзләрен тапшыруга кертмәгән.
Наиф АКМАЛ.
КФУ җитәкчелеге социолог Искәндәр Ясәвиевне эшеннән азат итмәкче
Казан федераль университеты җитәкчелеге социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев белән хезмәт килешүен өзәргә планлаштыра. Бу хакта Ясәвиев Facebook битендә язган.
«Узган җомгада социология кафедрасы утырышында КФУ укытучыларына аларның хезмәт килешүе өзелүе, вазифалары кыскартылуы, әмма августта бер елга яңа килешү имзалау мөмкинлеге биреләчәге әйтелде. Шул ук вакытта кафедра мөдире һәм проректор Рияз Миңзарипов килешүләрнең барлык кешеләр белән дә имзаланмаячагын әйткән. «Искәндәр Ясәвиев белән килешү имзаланмаячак», – дигән. Моны исә, Ясәвиевнең ректорга тәнкыйте КФУ абруена зыян сала дип аңлаткан.
Күптән түгел Ясәвиев, ректор Илшат Гафуровны шикаять итеп, Русия Премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать язган иде. Саллы хатта Ясәвиев ректорның үзе бар дип тапкан җитешсезлекләрен түкми-чәчми санап киткән. Ул ректорны эшеннән алуны сораган.
Татарстанда чит ил кешеләре белән гаилә коручылар арта: сәбәбен фаразларга гына кала
Соңгы елларда Татарстанда чит ил гражданнары белән гаилә коручылар саны ике тапкырга арткан. Бу никахларны документ өчен генә эшлиләр дигән шик туа.
Чит ил гражданнары белән никах коручыларның кинәт артып китүе сәбәпләрен Татарстан ЗАГС идарәсе башлыгы Борис Хафизов аңлата алмады. «Без фаразлый гына алабыз. Чит ил грҗданнары Татарстанны бик ярата, чөнки караш начар түгел, халык – толерант. Шул ук вакытта, чит ил гражданы булган ир кеше бездәге хатын-кыз белән никах теркәгән булса, аңа Русия ватандашлыгын алу җиңелрәк. Бу никахлар шуңа да артадыр, дип уйлыйбыз. Документ алу өчен генә никах теркәмәсеннәр өчен үзебезнең белгечләрдән игътибарларын арттыруны сорыйбыз», – ди ул.
Узган елның биш ае белән чагыштырганда Казанда чит ил кешеләре белән гаилә коручылар саны ике тапкырга арткан һәм барлыгы 238 кешегә җиткән. Питрәчтә узган ел биш ай эчендә ике язылышу теркәлсә, быел инде 13 булган. Әлмәттә әлеге күрсәткеч, шулай ук, ике тапкырга күбәйгән.
Татарстан хатын-кызлары аеруча Төркия, Таҗикстан, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, Украина ирләре белән никахлаша икән.
Интернеттагы төрле форумнарда, социаль челтәрләрдә акча эшләү өчен чит ил гражданына кияүгә чыгарга риза булган хатын-кызларның игъланнары тулып ята. Бәяләр 50 мең сумнан алып (бер елга), 300 меңгә кадәр (өч елга) җитә. БДБ илләреннән эшкә килүчеләр саны арту сәбәпле, Русия гражданлыгын алырга теләүчеләр дә күбәйгәннән-күбәя. Канун нигезендә Русия кешесе белән гаилә коручылар гражданлыкны өч елда ала алса, болай аны сигез ел көтәргә кирәк.
Чит ил гражданнары белән никахлашучылар санының артуы Татарстан прокуратурасын да битараф калдырмаган. Республика баш прокуроры Илдус Нәфыйков мондый гаиләләрне тикшерә башлаячакларын белдергән иде.
Ландыш ХАРРАСОВА.
Кырымда мәдрәсәдә тентү узды
Кырымның Акмәчет районы Булганак (Кольчугино) авылында утызлап билгесез кеше җирле мәдрәсәдә тентү уздырган. Кырым мөфтияте хәбәр иткәнчә, битлек кигән кешеләр, бернинди аңлатма биреп тормыйча, бинага бәреп кергән. Ул вакытта андагы 13 укучы йоклаган булган. Укучылардан тыш, бинада ике укытучы да булган.
Мәдрәсә янында «Беркут» киемле кешеләрдән торган ике автобус та килгән. Беренче автобустагылар мәдрәсә тирәсен тикшерсә, икенче автобустагылар урыннарында утырган. Балалар өчен борчылган авыл халкы мәдрәсә янына җыелган. Мәдрәсә җитәкчесе бу тентүне Днепропетровск өлкә хакимияте башлыгы Игорь Коломойский һәм кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилев арасында имзаланган килешү белән бәйли. Имеш, ул килешүдә Кырымда экстремистлык үзәге булдыру турында сүз бара, диелгән.
Биш сәгать дәвам иткән тентү вакытында мәдрәсә ишекләре һәм тәрәзәләре ватылган. Мәдрәсәдән җитәкче урынбасары Айдер Османовны алып киткәннәр, берничә компьютерны да алып чыкканнар. Османов гаиләсе белән яшәгән бинаның ишекләрен ватып кергәннәр. Анда аның дүрт яшьлек һәм 11 айлык ике баласы булган.
«Бинада булган бар әйберне дә тентеделәр, әмма шикле берни тапмадылар. «Беркут» дип язылган киемле кешеләр үзләрен Русия ФСБ вәкилләре дип таныштырды», – ди Кырым мөфтияте матбугат үзәге.
Иртәнге якта тентү урынына җирле кырымтатар Мәҗлесе вәкиле Азиз Садыйков та килгән. Ул балаларның иминлеге өчен борчылуын әйткәч, аны бинага керткәннәр. Шул ук авылда иртәнге алтыда бер кырымтатар гаиләсенең өендә дә тентү узган. Өйдә ир белән хатыннан тыш тагын өч бала булган. Коралланган егермеләп кеше подвал, түбә, бүлмәләрне актарып чыккан, китапларны, балалар әйберләрен җентекләп тикшергән. Гаиләгә наркотик һәм корал эзләүләре турында әйткәннәр. Тентү өч сәгать дәвам иткән.
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии