Табигатькә җәй җәелгән…

Менә тагын бер җәй җитеп, инде, кем әйтмешли, үтеп тә бара. Ни өчен үтеп бара, дибез? Халыкта, Сабантуй үтте, җәй бетте, диләр бит. Бу хак. Бәйрәмнәрдән соң, күтәрелеп карарга да өлгермисең, инде бусагада көз басып тора. Ләкин бу хакта уйламыйк әлегә. Алда вакыт җитәрлек… Әле мәктәпне оныттырырлык каникул бар. Шәһәр балаларын авылдагы әби-бабайлар, авылныкыларны шәһәрдәге туганнар көтә. Елга-күлләрдә су керүе нинди рәхәт?! Тик сак була күрегез. Ныклап йөзәргә өйрәнми торып, тирән урыннарга кермәскә. Әле йөзә белгәндә дә, эссе чакта төрле хәлләр булырга мөмкин. Әйтик, эссе сугарга, көзән җыерырга… Җәй бик матур, ләкин ул ел да фаҗигаләре белән дә истә кала. Һәркайсыбызны фаҗигаләр читләтеп үтсә иде!

Тик шунысы: бүген берәүләр елга-инеш буенда кызынганда, кунакка йөрешкәндә, икенчеләр тапшыра. Мәктәп белән саубуллашыр чак та җиткән икән бит аларга. Хәзер башта мең төрле сорау: кая барырга, кем булырга. Олы тормыш юлына аяк басучылар, белеп торыгыз: хәзер документларны берничә вузга берьюлы тапшырырга мөмкин. Болай иткәндә, керә алмый калганда, киләсе елны көтәсе булмас, бәлкем, бәхет, кайсындадыр быел ук көтәдер…

Кыскасы, җәй белән! Елның иң матур фасылы – мәшәкатьләре, матурлыклары белән килгән җәй кадерен белик. Һәм үзегезнең кичерешләрегезне, күргән-белгәннәрегезне безгә дә языгыз. Гадәттәгечә, бүгенге сәхифәбез дә сезнең ярдәм белән әзерләнде.

Телеңне яшерү

Без ана теле, дибез. телен үстермәкче булабыз. Нинди генә нәрсәләр уйлап чыгармыйбыз. Тик әле ул һаман да тиешле дәрәҗәгә менә алмый, ә тау-ташлар арасында басылып калган үлән төсле үсә алмый интегә.

Шулай бервакыт район үзәгеннән авылга кайтырга тукталышта автобус көтеп торам. Минем белән бергә бер ир белән хатын бар иде. Яннарында кечкенә кызлары да бөтерелә. Бу пар матур итеп татарча гәпләшеп тордылар да кызлары белән русча сөйләшә башламасыннармы? Бәлки, ул алар баласы түгелдер, дигән уй килдеме башыгызга. Юк шул. Кызчык аларга “папа”, “мама” дип эндәште. Боларның, күрәсең, шәһәрдән кайтып килүләре. Кызларына тиздән әби белән бабай янында булабыз дип тә аңлаттылар. Бала исә бер кәлимә сүз дә татарча әйтмәде.

Димәк, бу ата-ана үз газизенең ана телен белүен теләми булып чыга. Күп телләр белгән саен, кешенең белеме үсә, дәрәҗәсе арта гына югыйсә.

Рәзинә ХӘМИТОВА.

Саба районы.

Хыяллар, хыяллар…

Хыяллар, хыяллар… Әй, тукта әле, кая киттем мин?! Сүзем бит мәктәп, сыйныф турында иде. Бөтен кызык, мәзәк мәктәптә була, күп кенә дусларны да шуннан “эләктерәбез”. Дәресләр исә искиткеч күңелле уза. Кайберләрендә, аны йоклап үткәрмәс өчен, төрле уеннар да оештырабыз. Мәсәлән, бер кәгазь алабыз да шунда башта беребез икенчебезгә күрсәтмичә сорау яза һәм аны бөклибез. Аннан икенчебезгә башка сорау биреп, җавап яздырабыз. Җавап биргәннән соң, ул да сиңа күрсәтми генә икенче сорау яза. Мәсәлән, мондыйрак сораулар:

1. “Әгәр дә укытучы синең әтиең булса, нишләр идең?” – дигән сорау яздым. Ә телдән: “Янгын вакытында син нишләр идең?” – дип сорадым.

– Янгын сүндерүчеләрне чакыртыр идем, икенчедән, дога укыр идем. Һәм андый очрак булуын теләмим, дип җавап кайтарды сыйныфташым.

2. “Партадашың булмаса, рәхәтме?” Ә үзем телдән: “Су коенуы рәхәтме?” – дип сорадым.

– Ой, “ваще” рәхәт. Русча әйткәндә, чудо. Белсәң иде рәхәтлекләрен, дигән җавап яңгырый. Кәгазьдәге белән чагыштырсаң, бөтенләй башка яңгыраш ала бит бу җавап. Аннары рәхәтләнеп көләбез инде.

Мәктәп еллары маҗарасыз гына үтми инде ул. Үсмер чак – җилбәзәк чак.

Әминә ГАРИФУЛЛИНА.

районы, Урта Кирмән авылы.

1% сәләт + 99% тырышлык = ?

20 февральдә Мамадышта бер төркем язучылар белән очрашу булды. Мин үзем язучылар, каләм әһелләре белән күрешүгә шатланып барам. Чөнки язганда һәрчак алар биргән киңәшкә таянам.

Монда “Мәйдан” журналы һәм районыбызның “Нократ” газетасы хезмәткәрләре, районыбызда яшәп, иҗат итүче язучылар килде. Вахит Имамов, Равил Сабыр, Рафаэль Газизов, Сәяф Шәйхи, Вәрис Гали, Вахит Галиев һәм башкалар катнашты.

Алар безгә мастер класслар үткәрде. Шигырь һәм хикәя иҗат итүчеләр – бер, мәкалә язучылар икенче төркемгә бүленде.

Мин икенче төркемне сайладым. Шигырьләр дә иҗат итәм, ләкин мәкалә язу ошыйрак төшә. Безне Равил Сабыр хикәя, мәкалә язу серләренә төшендерде. Һәрбер соравыбызга тулы итеп җавап бирде. Мәсәлән: “Өстәл өстендәге чокырның яртысында су дип тә, яисә инде чокырның яртысы буш, дип тә язарга була. Иң мөһиме – кайда, кайчан, кемнәр сорауларына чынбарлыкны язарга кирәк. Ә инде мәкаләнең башы, исеме кешегә ошаса, ул аны ахырга кадәр укый”, – диде ул. Равил Сабыр тагын башка бик күп мисаллар китереп, безгә барысын да аңлатты.

Кешедә Аллаһы Тәгалә биргән сәләт кенә түгел, ә бик зур тырышлык та булырга тиеш, диде остазлар. Ягъни мәсәлән, 1% сәләт + 99% тырышлык = уңышлы нәтиҗә.

Язучылар белән очрашу яшь каләм тибрәтүчеләргә бик тә кирәк. Киңәшләренең файдасы әйтеп бетергесез.

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

Мамадыш районы, Урта Кирмән авылы.

“Сез каршыларсыз төсле”

Кемнедер җир йөзендә, гасыр буе яшәсә дә, искә алмаска мөмкиннәр. Кемнеңдер гомере – атылган йолдыз кебек кыска булса да, ул кеше моңлы бер сыман, күңелләрдә озак саклана.

Чирмешән районы, Иске Кади урта мәктәбендә утыз елдан артык белем биргән, егерме еллап мәктәп директоры вазифасын башкарган Әлфия апабыз Гыймранова да шундый җыр сыман иде…

…Беренче сыйныфка укырга баруым бүгенгедәй хәтеремдә. Линейка башланыр алдыннан, директор апабыз безнең килүгә шатланып, мәктәп белән таныштырып йөрде. Ул чагында без иске бинада укыдык. Биш елдан, ягъни 2002дә, безгә ике катлы, барлык уңайлыклары булган таш, зур мәктәп төзеп бирделәр. Әлфия апаның шул чагындагы сөенечен күрсәгез икән сез! Җиргә басып түгел, очып кына йөри иде.

Быел инде укучылар шул мәктәптә алтынчы ел укый.

Директор вазифасыннан тыш, Әлфия апа математика фәнен дә укытты. Кызганычка, миңа аңарда бер генә дәрес тә укырга туры килмәде. Укучылары аны искитмәле тирән фикер йөртүче, киң эрудицияле, һәр эшне ахырына кадәр алып баручы итеп сурәтли.

Бәхетсезлеккә, күптән түгел яман авыру аны безнең арадан алып китте. Моңа ышануы кыен. Авылга кайткач, мәктәпкә керәбез дә, һәрвакыттагыча, елмаеп ул килеп чыгар төсле. Безгә кылган изгелекләрегезне һич тә онытмабыз, Әлфия апа! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын!

Лилия ЛОКМАНОВА,

КДУ студенты.

Бәти һәм Нияз

Дөньяга нәни бәти аваз салды. Ләкин, ни гаҗәп, күпме генә мәэлдәсә дә, аның янына килүче булмады. Бәти, болай ятып булмас дигәндәй, аякларына басарга тырышты, тирә-юненнән үзенә әни тиешле затны эзләде. Тапты һәм аның башын да күтәрмәвенә карамастан, янына сыенып ятты.

Әйе, әни сарык сабыен дөньяга китергәндә, үзе аның белән мәңгегә саубуллашты. Хуҗа аны иртән җансыз килеш тапты. Ә тәмам өшүдән үзе дә үлем дәрәҗәсенә җиткән бәти хуҗаның дәү, җылы кулларына күчте. Ул үзенең исә әнисез калганын белми иде шул әле…

Ә өйдә исә ыгы-зыгы купты. Шешә, имезлек табу хәстәрен күрделәр. Бәти башта күнегә алмый торса да, бер җаен тапкач, шешәдәге сөтне тәмләп эчеп бетерде. Аннары изрәп йоклап та алды. Бу нинди җан иясе дигәндәй, аның янына кара мәче дә килеп китте. Бигрәк тә кечкенә Нияз бәтигә игътибарлы иде, гел аның янында булырга тырышты. Бөдрә тунын сыйпады, шешәдән сөт эчерүне дә үз өстенә алды. Мәктәптән кайтуга, аның янына ашыга, бәти дә Ниязны көткәнен белдереп, кулларын ялый, почык борыны белән төртә башлый. Малай аны иркәли, назлый. Әнисез бәтине бик кызгана. Әнисе дә Ниязның аркасыннан сөя, улының бәти белән ихластан маташуын хуп күрә. Чөнки хайваннарны, гомумән, тере җан иясен яраткан кеше рәхимсез, мәрхәмәтсез булып үсә алмаганын белә ул. Нияз моны үзе дә сизә. Элегрәк ул күрше малае кечкенә Рифне кыерсыткалый иде. Хәзер алай эшләми. Аның куллары сугар өчен түгел, ә иркәләр-назлар өчен икән бит!

Тәнзилә ШӘРӘФИЕВА.

районы, Максабаш авылы.

Туган тел татлы шул ул!

Мари телевидениесеннән татар телендә тапшыру бара. Сәхнәдә Бәрәңге урта мәктәбе укучылары “Аулак өй” күрсәтә. Шундый зур осталык белән уйнаучы “артист”ларның берсе – 9 сыйныф укучысы Булат Лотфуллин турында бу язмам.

Яшь буынның барлык уңай сыйфатларын үзенә туплаган егеткә сокланмый мөмкин түгел. Кечкенәдән эшкә кулы ятып торган саф татар телле Булатны мин 1 сыйныфтан бирле күзәтәм. Бу мөлаем тәмле телле бала, бер карасаң, әбисенең эшләренә булышып бетергәннән соң, әти-әнисенә ярдәмгә ашыга, икенче очравында букчасын асып, мәчеткә юл тота, төрле-төрле түгәрәкләр дә ят түгел аның өчен.

Булатны аерата туган тел, шигърият, әдәбият дөньясы үзенә тарта. Ана сөте белән кергән, әби назы белән күңеленә сеңгән туган телнең үзенчәлекләрен, сафлыгын, дөрес әдәби нормаларын, кагыйдәләрен саклауда бала күңеленә укытучысы Нурия Рәфыйковна Галиуллина дөрес юнәлеш бирә.

Елның-елында Бөек Тукаебызның туган көнендә уздырыла торган шигырь бәйрәмнәрендә дә алдынгылыкны бирми Булат.

Аның бу уңышларында әбисе Мәдинә апаның да өлеше зур. Суга керми йөзәргә өйрәнеп булмаганын аңлаган Мәдинә апа һәр елны татар матбугатына языла. Район газетасы татарча кушымтасы һәм “Безнең гәҗит” – алар өендә көтеп алынган кунак…

Нык характерлы, хезмәт сөючән бу егет узган җәйне бер көн дә эшен калдырмыйча, агач эшкәртү комбинатында 14 мең сум акча эшләп алды. 9 сыйныф укучысы!!!

Яраткан укытучысы Нурия Рафыйковна да Булатны уңай яктан гына бәяли. Укытучысы да укучы күңелендә: тирән белемле укытучы да, нечкә күңелле шагыйрә дә, мөлаем да. Укытучысының иҗатыннан җылылык бөркелгән мәлдә, укучы ана теленә битараф булып кала алмый. Методик яктан дөрес корылган кызыклы дәресләр, татар теле укытучысының ялкынлы, җанлы сүзе, әдәби дөрес, матур, йөрәккә ятышлы теле генә бала күңелендә ана теленә мәхәббәт тәрбияли ала.

Үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкармый торып, күңеле тынычланмый Булатның. Тормышта максатына ирешеп кенә чын кеше булу теләге аның уенда.

Билгеле, рус телле иптәшләре белән дә җиңел аралаша егет. Бу аңа туган телен яратырга, татарча сөйләшергә комачауламый. Туган теле аның өчен иң матур һәм иң татлы тел. Булат кебек туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклый белгән яшьләребез күбрәк булсын иде.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Комментарии