Сөт короле нишләр?

Узган атнада “Вамин ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Вагыйз Минһаҗев, Татарстанда беренче буларак, авыл хуҗалыгында эшләүче коллективлар арасында көн саен 500 тонна сөт савып алулары турында рапорт бирде.

Татарстан хөкүмәте башлыгы аны бу җиңү белән котлады һәм Татарстанда куллану кәрзиненең арзанлыгында “Вамин” коллективының да өлеше зур булуын билгеләп үтте. Ләкин шул ук көнне федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан бүлекчәсе әлеге компаниягә икенче бер хәбәр җиткерде. Баксаң, коллектив конкуренция турындагы законны боза икән. Бүген авыл халкыннан сөтне бик арзан бәягә сатып алалар.

Язын зур киңәшмәдә Татарстан Президенты акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Вагыйз Минһаҗевны бу нисбәттән тәнкыйтьләсә дә, үзгәреш булмады. Чөнки “Вамин Татарстан” бүген бурычлар чоңгылында. Ул банкларга кредитларын түли алмый. Инде аның бурычы миллиардлар белән хисаплана, дип хәбәр итә “Бизнес Онлайн” газетасы.

Хөкүмәт “Вамин”ның бәя арттыра алмавын күрепме, халыкта мал санын киметмәс өчен, җәйге айларда җыелган сөтнең һәр литрына өстәмә ике сум түләргә дигән карар чыгарды. Инде шул рәвешле “Вамин” җыйган сөткә тагын ике сум бюджеттан бирелә.

Татарстан хакимиятенең 4 айлык вакытка өстәмә түләү кертүе авылда мал санын саклап калырга ярдәм итәрме? Әйтүе авыр. Ләкин “Вамин” үзе үк авылда сыерларны мәҗбүри бетертү юлына басты. Бүген инвестор биләмәләрендә эшләүчеләргә исәбенә мәҗбүри рәвештә сөт продуктлары бирелә. Бу хакта без газетабызның 10 июнь санында инде язган идек. Үз сыеры сөтен кая куярга белмәгән халык әле “Вамин” ясаган сөт продуктларын да акча түләп ашарга мәҗбүр. Әлегә сыр, майонез кебек продуктлар гына өләшенә иде, хәзер инде атланмай да кайтарыла башлаган. Тиздән “Вамин” минераль суын да, сөт тә эчертмәкче була, дип шомлана халык. Димәк, бер генә юл кала: сыер асрамаска. “Вамин” сөтен генә кулланырга.

Комментарии