- 24.06.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №25 (24 июнь)
- Рубрика: Архив
90нчы еллар башында Татарстан Президенты белән бер очрашу вакытында Президент аппараты җитәкчесе Хәләф Низамов ул вакыттагы Чаллы милли хәрәкәте лидерларының берсенә мөрәҗәгать итеп: “Хатларыгыз эчтәлекле, тәкъдимнәрегез әйбәт”, – дигән иде. Шунда Президент Шәймиев тә аңа өстәп: “Әйе, әйе, бик яхшы язасыз!” – диде. Үзе укыган булган, димәк!
Ул еллардан соң күп сулар акты. Гомер һәркемнеке дә уза, Президент та элекке кебек үк түгелдер. Шунысы кызык: ул хәзер дә, кайчагында булса да, милли мәсьәләләр буенча язылган хатларны укый микән?
Президент адресына мин дә хатлар җибәргәләп торам һәм ул аларга, гадәттә, Президентның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенең берәр хезмәткәре имзасы астында чагыштырмача тиз арада җавап та килеп җитә. Хатны татарча язсаң, җавапны да татарча җибәрәләр, урысча булса – урысча. Ул җаваплар бөтенесе дә бер төрле: “Язылган хатыгыз “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында”гы 2006 елның 2 маендагы 59нчы Федераль законның 8 маддәсе нигезендә карау һәм кабул ителгән карарны Сезгә җиткерүне сорап (яки мәгълүмат, эшегездә исәпкә алу өчен дип), фәлән-фәлән министрга, администрация, идарә башлыгына, комитет рәисенә җибәрелде”, – шикеллерәк… Шул бертөрле җавапларны күргәч: “Бу хатлар, ахрысы, Президентның үзенә түгел, аның аппарат җитәкчесенә дә кереп җитми торгандыр”, – дигән шиккә каласың…
Аннары Татарстанда барган вакыйгаларга дәүләт җитәкчеләренең гел соңга калып реакция ясавы да шуны тагын бер кат раслый. Мисал өчен, Русия парламенты кабул иткән мәктәпләрдә милли компонентны бетерү турындагы 309нчы шовинистик законны алып карыйк. Ул кабул ителгәнче, алданрак тавыш күтәрергә була иде бит! Ә безнең югары җитәкчеләр әйтерсең лә берни күрми-белми утырды. Әгәр мәсьәләне танылган җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин матбугатта даими күтәреп тормаса – бәлки әле бөтенләй дә “күрмәсләр” иде.
Яки тагын бер мисал. Президент Шәймиевнең Русия журналистларына интервью биргән саен, еш кына әйтә торган бер сүзе бар: “Үзгәртеп кору башланганчы, Казанда бер генә татар мәктәбе бар иде…” Югыйсә без менә күптәннән: “Яңадан Татарстан шәһәрләрендә татарча укыта торган бер генә татар мәктәбе дә калмады!”– дип газета битләрендә шактый еш чыгыш ясыйбыз, Президентның үзенә дә шул турыда хатлар язабыз. Мәгариф чиновникларының: “татар мәктәбе” дигән сүзен ялган рәвештә куллануына каршы көрәшәбез. Беренче чиратта (укытучыларның кайсы белән сөйләшсәң дә): “Татар теле белән кая барасың?” – дигән сүзе белән саф татар авылларында да татарча укытуны бетереп, урысчага алыштырып баралар бит. Инде Казанда да татарча укыта торган нибары “бер ярты” гимназия калган. Милли хәрәкәт көчле чорда, халык күтәрелеше вакытында гына туган телдә белем бирү буенча эшләр башкарыла иде. Хәер, шул чорда ук инде рәсми хакимияттә утыручылар бәйсез татар мәгариф системасын булдыруга төрле ысуллар белән каршы торды.
Әгәр хатны Татарстан Дәүләт Советы рәисенә җибәрсәң, Президент аппаратыннан аермалы буларак, җавап хатларында кайвакыт хатның кем тарафыннан каралуы, кем имзасы астында нинди хакимият структураларына җибәрелгәнлеге әйтелә. Хәтта кайбер җавапларда: “Парламент җитәкчесе Ф.Х.Мөхәммәтшин тарафыннан каралды”, – дип язылган була.
Президентка, Дәүләт Советы рәисенә хатлар җибәрүнең бер уңай ягы бар: хат аларның аппараты аша төрле министрлыкларга, администрация башлыкларына килеп төшә. Һәм, әлбәттә, тегеләрнең җавап бирми чарасы юк. Ә хатны турыдан-туры Татарстан Министрлар Советына яисә аерым бер министрлыкка җибәрсәң, күп очракта бернинди дә җавап ала алмыйсың. Килсә дә “отписка” формасында килә. Шулай ук Президент, Дәүләт Советы аппараты аша төшерелгән хатларга да хакимият структураларыннан күбесенчә формаль җавап язалар. Мисал өчен, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан миңа килгән соңгы хатны алыйк, аңа министрның беренче урынбасары Д.М.Мостафин кул куйган (90нчы елларда безнең милли мәгариф буенча язылган мөрәҗәгатьләргә җавап хатларында министр фамилиясе тора иде). Хат күләме ике биттән тора, “без дә яза беләбез” дигән төсле… Ә укып баксаң: “8 район үзәгендә татар мәктәпләре яки сыйныфлары ачу буенча уңай үзгәрешләр булды” яки: “Нәтиҗә тагын да куанычлы булыр дигән өметтә калабыз” һәм башкалар… Шома сафсата… Район үзәгендә татар мәктәбе я ачыла, я юк – конкрет нәрсә бит инде ул югыйсә!
Ә милли мәгарифтә бернинди куаныр нәрсә юк әле бүген. Чаллыда татарча укыта торган бер мәктәп тә, гимназия дә, лицей да, хәтта бер сыйныф та калмады! Министрлыктан килгән хат буенча исә менә болай: “Чаллы мәктәпләрендә татар балалары саны – 21501. Шуларның 10683е (49,6) татар телендә белем һәм тәрбия ала. Татар телендә белем бирү учреждениеләре саны – 12 (5 мәктәп, 3 гимназия, 4 лицей). Аларда барлыгы 7033 укучы, ягъни барлык татар милләтеннән булган укучыларның 32,7%ы милли белем һәм тәрбия ала…”. Акка кара белән язган, оялып-нитеп тормаган! Бу бит “һәр гектардан фәлән центнер ашлык алдык” дип алдап, өстән кушылган санны сугып, колхоз рәисенең райкомга отчет бирүе түгел – милләтне урыслашып бетүдән саклап калу, аның киләчәге турында сүз бара!
Хат дәвам итә: “Чаллыда татар белем бирү учреждениеләренең төрле грантларда, милли проектларда катнашып җиңү яулавы милли мәгариф өлкәсендә алып барыла торган эш нәтиҗәсе булып тора. 12 татар мәктәбенең 7се (58,3%) мәгарифнең өстенлекле илкүләм проектында җиңүчеләр исемлегендә…” Алдарак әллә шушы “куаныч” турында сүз барды микән югыйсә? Минем карашка, “татар мәктәпләрен урысча укытуга күчереп бетердегез, тагын шулай дәвам итегез” дип бирелгән грантлар алар. Хәзер бит ул мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән кала, яңадан барлык фәннәрне беренче сыйныфтан ук урысча укыталар.
Хәтта тагын “кайбер районнарга чыгып, җәмәгатьчелек, педагоглар белән сөйләшүләр булуы” турында әйтелгән. “Уңай үзгәреш” дигәннәре дә буш сүз сөйләү исәбенә керә…
Соңгы вакытта милли проблеманы күтәреп язган хатларга конкрет җавап Татарстан Министрлар Кабинетының гражданлык актларын теркәү (ГХАТ) идарәсе җитәкчесе Э.А.Мавринадан булды. Министрлар Кабинетының ГХАТ (загс) идарәсе тарафыннан шул турыда боерык кабул ителүе һәм башкалар язылган. Үрнәк өчен ул җавапны монда тулысынча бирәм:
“Хөрмәтле иптәш Әхмәдишин!
Сезнең ТР Президенты, Дәүләт Советы, ТР премьер-министры исемнәренә җибәрелгән хатларыгыз безнең тарафтан игътибар белән тикшерелде һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күрелде.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, без Яр Чаллы муниципаль берләшмәсенең башкарма комитеты ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренең эшендә профессионализм дәрәҗәсе җитешми дигән фикергә килдек.
Чыннан да, ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 15.11.1997 ел 143-ФЗ номерлы “Гражданлык хәле актлары турындагы” федераль законның 7нче маддәсе 3 бүлегенә таянып, Сезгә туу турындагы төзелгән акт язуын игътибар белән укып чыгарга тәкъдим итәргә тиеш иделәр һәм шуннан соң гына акт язуына Сез үзегезнең имзаны куярга тиеш идегез. Аннан соң ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре Сезгә туу турындагы таныклык күчермәсен бастырып биреп, аның татарча ягындагы язуларга игътибар итәргә сорарга тиеш иделәр һәм Сез шуннан соң гына үз ризалылыгыгызны имзагыз белән расларга тиеш идегез.
Бу очракта Сез имза куйганчы ук, булган хаталарны күреп, аларны төзәтергә таләп итәргә тиеш идегез һәм туу турындагы таныклыкта Сезнең әтиегез исеме хатасыз язылган булыр иде.
Хәзер инде имзалар һәм мөһер белән расланган акт язуына яңадан үзгәртмәләр кертергә һәм Сезгә яңа таныклыклар бастырып тапшырырга кирәк булды.
Югарыда күрсәткәннән чыгып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе исеменнән Сезгә, хөрмәтле иптәш Әхмәдишин, Яр Чаллы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре китергән уңайсызлыклар өчен гафу итүегезне сорап мөрәҗәгать итәбез.
Сезнең игътибарга җиткереп, хәбәр итәбез – Республикадагы ГХАТ органнары эшчәнлегендә Сез ачыклаган кимчелекләр һәм хаталар булдырмау өчен, тиешле чаралар күрелде:
– Яр Чаллы шәһәре муниципаль берләшмәсенең башлыгына Яр Чаллы ГХАТ идарәсе хезмәткәрләренә карата тиешле дисциплинар чарлар күрү өчен хат җибәрелде;
– бу мәсьәлә Татарстан Республикасы муниципаль берләшмәсенең ГХАТ органнары җитәкчеләре киңәшмәсендә тикшерелде.
– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе тарафыннан тиешле боерык кабул ителде;
– бу мәсьәлә республика ГХАТ өчен бастырыла торган методик күрсәтмәдә яктыртылачак.
Хөрмәтле иптәш Әхмәдишин. Сезгә битараф калмыйча, эшебезне камилләштерергә ярдәм иткәнегез өчен, рәхмәтебезне белдерәбез!
Зур ихтирам белән ГХАТ идарәсе начальнигы Э.А.Маврина.
Үтә дә җаваплылык тоеп язылган. Ә ник соң башка хатларга, татар балаларын татарча укытуны сорап язган минем мөрәҗәгатьләргә чи ялган “отпискалар” җибәрелә? Бәлки, хатларны бары тик Президентның гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсенең берәр хезмәткәре тарафыннан гына укылуын белгәнгә – министрлык, шәһәр, район җитәкчеләре һәм мәгариф чиновниклары үз вазифаларына шушылай оятсызларча җавапсыз карыйлардыр?
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.
Чаллы.
Кризис халык җилкәсендә
Минемчә, кризис – законлаштырып, халыкны талау ысулы ул. Мәсәлән, Балтач ипи комбинаты көн саен 4-5 тонна ипи пешерә һәм шул сатылып та бетә. Димәк, бирегә бернинди дә кризис кагылмаган. Ә эшчеләрне кыскартып, эш сәгатен озайтып һәм хезмәт хакын кисеп куйдылар. Әгәр кайдадыр эш бармый икән, ул җитәкченең генә булдыксызлыгы түгелме? Ә нигә аны без, гади халык, күтәрергә тиеш. Миллиардер һәм миллионерларны саныйлар. Нигә алар ил хәлен җиңеләйтү өчен ярдәм күрсәтми?!
Мин шундый нәтиҗәгә килдем: җәмәгать, кризисны төзәтү безгә, хәерчеләргә, кала. Аз гына түзик, мин ышанам: хәерче түзә ул!
Мансур ФАЗЛЫЕВ.
Балтач районы.
Авылыма ярдәм кирәк
Ни өчен авылларны бетерәләр икән? Еларлык бит! Яшьләргә эш юк. Без инде олыгайдык, шулай да авыл кирәк. Түрәләр ни уйлый икән, кая карый? Аларга акча гына кирәк шул. Бар нәрсәне җимереп, үзләренә кирәклесен, тимер-томырын алып, кирәкле җиргә тапшырып бетерделәр. Машина, трактор, автобус бар иде – берсе дә калмады! Шуларны күреп, йөрәк әрни…
С.ҖАМАЛЕТДИНОВА.
Сарман районы, Рангазар авылы.
Президент хатлар укыймы?,
Комментарии