Мортазин эше судка тапшырыла

прокуратурасы республика Президентының элекке сүзчесе, гуманитар-сәяси тикшеренүләр институты белгече Ирек Мортазинның җинаять эшен якын көннәрдә Казанның Киров район судына тапшырачак.

“Интерфакс” хәбәренчә, 45 яшьлек Мортазин яла ягу, кешенең шәхси тормышы кагылгысызлыгын бозу, кешеләр арасында нәфрәт тудыруда гаепләнә.

Тикшерү комитеты фикеренчә, Мортазин үзенең “: Татарстанның соңгы Президенты» китабында республика башлыгы дәрәҗәсен төшергән һәм аның абруен киметкән, ягъни дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән. 2008 ел ахырында Ирек Мортазинга каршы җинаять эше ачылган иде. Ул Татарстан Президенты үлеме турында ялган хәбәр тарату, китабында һәм матбугаттагы, интернеттагы чыгышларында Президентка яла ягу, дәрәҗәсен төшерүче мәгълүмат бирүдә, социаль катламнар арасында каршылыкка өндәүдә гаепләнде. Белгәнегезчә, сентябрь аенда Татарстан Президенты ялга киткәч, Мортазин үзенең интернет сәхифәсендә Шәймиев үлеме турында хәбәрләр чыгуы хакында язган иде. Шуннан соң бу хәбәр интернет сәхифәләр аша таралды һәм хәтта биржада “Татнефть” акцияләре бәяcе төшүгә китерде.

Соңыннан Татарстан Президенты шикаяте белән үлем турында ялган хәбәр таратуда гаепләүләр белән бергә Мортазинны Минтимер Шәймиев турындагы соңгы китабы өчен дә гаепли башладылар. Һәм узган елның 3 декабрендә прокуратураның тикшерү комитеты Татарстан Президентының гаризасын караганнан соң, Мортазинның «Минтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы Президенты» китабы нигезендә шул ук маддәләрне бозуда гаепләп, тагын бер җинаять эшен ачкан иде.

белгечләре кая барыр?

Югары уку йортлары документлар кабул итә башлады. сәясәте үзгәрмәсә, мәгарифкә теле белгечләре бик аз кирәк булырга мөмкин.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар филологиясе факультеты деканы Рамил Мирзаһитов мәктәп тәмамлаганнар арасында үзләренә керергә теләүчеләр әлегә узган елгы белән чагыштырганда бик аз булмас, дип өметләнә.

БАЛТАЧ “ИҢ АЛДЫНГЫ”

Балтач ягында фәннәрне бары тик урыс телендә генә укытуга берничә ел элек күчкәннәр икән. Балтачта татар мәктәпләре бөтенләй юк. Узган ел Балтачтагы очрашуда Рамил Мирзаһитов та катнашкан булган. “Безнең белән язучылар, укытучылар, галимнәр дә барган иде. Без анда арты булган Балтачта нигә бер генә татар мәктәбе дә юк, дигән соравыбызны бирдек. Район мәгариф бүлеге мөдире дә, укытучылар да әти-әниләр татар мәктәбенә балаларын бирми, дип белдерә. Бу узган ел ук шулай иде”, – ди Мирзаһитов.

Инде бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә бирү булдырылгач, кайбер белгечләр әйтүенчә, ата-аналар үз балаларының татар мәктәбендә укуына аяк терәп каршы булачак.

Җомга көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында узган “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү”гә багышланган халыкара конференция вакытында да әлеге мәсьәлә күтәрелде. Конференция кабул иткән резолюциядә дә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына урыс булмаган телләрдә укытуның хокукый нигезләрен һәм имтиханнарны туган телдә бирү мөмкинлеге булдырырга дип мөрәҗәгать итәргә диелгән.

РУСИЯНЕ КЕМ ЙӨРЕП ЧЫГАР?

Шулай ук 5 кисәктән торган тәкъдимнәрдә Русиядә яшәүче халыклар мәгарифен үстерү белән шөгыльләнүче тармак булдыру кирәклеге турында да әйтелгән. Билгеле булганча, соңгы елларда төбәкләрдәге бик күп татар мәктәпләре юк ителде. Әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәттә Русия Дәүләт Думасы депутаты, федераль милли-мәдәни мөхтәрият рәисе Илдар Гыйльметдинов конференция вакытында үз фикерен белдерде. “Кулайлаштыру дип аталган җан исәбеннән финанслау мәктәпләрне ябуга китерде. Әгәр дә без мисаллар гына китереп утырсак һәм төбәкләрдәге җитәкчелек, хөкүмәт, мәгариф идарәләре белән эшләмәсәк, бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз. Күптән түгел генә Ульян өлкәсендә булып, андагы мәгариф министры белән, бала туган телен өйрәнсен һәм башка мәктәпкә күчмәсен өчен дип, һәр районны карап чыгып, әлеге мәсьәләне чишү юлларын таптык. Шуңа күрә бары тик җитди эшләр белән Татарстанда гына түгел, ә Русия төбәкләрендә татар телен өйрәнүне саклап калып булачак”, – диде Гыйльметдинов.

Аның әлеге чыгышын тыңлап торган конференциядә катнашучы башка төбәкләрдән килгән укытучылар арасында: “Ярый ул, Ульянга барып, мәсьәләне хәл итеп кайткан, Чуашстанга, Төмәнгә, гомумән, Русиянең бөтен төбәкләренә кем йөреп чыгып әлеге мәсьәләне чишәр икән?” – дип әйтүчеләр дә булды.

МӘСКӘҮ БАРЫБЕР ҮЗЕНЧӘ ЭШЛИ

Билгеле булганча, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында бу җыен Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын откач үтте. “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип аталды ул.

“Без шундый исем белән җибәреп, грантны отуыбызга аптырабрак та калдык”, – ди Рамил Мирзаһитов.

Кайбер мәгариф белгечләре исә, әйдә сөйләсеннәр, сорасыннар, Мәскәү барыбер үзенчә эшләячәк, дип белдерә.

22 июнь – сугыш башланган көн

Тарих китаплары фашизмны гаепләүләр белән тулган. Гитлерның СССРга каршы сугыш ачуында Совет иленең дә гаебе булуын искә алучылар очрый. Бихисап фаҗигаләр китергән, 27 миллион ватандашны һәлак иткән бу сугыш, әлбәттә, илебез тарихының иң кырыс чорыдыр.

Тик менә СССРның да бу көнгә кадәр үк тыныч яши алмаганын, Гитлерның СССРга каршы сугыш ачуында үз илебезнең дә гаебе булуын искә алучылар бик сирәк очрый. Кызганыч, тарих китаплары да бары тик фашизмны, Гитлерны гына гаепләүләр белән тулган. Ә бит чынлыкта, гаеп атта да, тәртәдә дә. Бу җәһәттән, шул еллар тарихына күз салып алу да урынлы булыр кебек.

1939 ел. Гитлер белән “Пакт о ненападении” – үзара бер-береңә һөҗүм итмәү турындагы килешү СССРга ярыйсы гына мөмкинлекләр тудыра. Тик кенә яшәргә иде дә бит… 1939 елның 1 сентябрендә Гитлер Польшага һөҗүм ясый. 3 сентябрьдә моңа җавап итеп, Англия һәм Франция Германиягә каршы сугыш игълан итә.

исә “Молотов-Риббентроп пакты” нигезендә Польшаның байтак җирен “үзләштерә” һәм, бу җирләрне “Көнбатыш Белоруссия һәм Көнбатыш Украина” дип атап, поляк җирләрен поляклардан “азат итә”. Гитлер мәгърибтән, Сталин мәшрикъ ягыннан Польшаны тезләндерә. Чынлыкта исә бу вакыйганы Польшаның 4нче бүленүе дип тә санарга буладыр.

Читкә китебрәк, бер хатирә белән бүлешү дә урынлы булыр кебек. Машинада ике Мәскәү-Питер-Вильнюс-Рига-Минск-Мәскәү маршруты белән сәяхәт кылган идек. Гродно өлкәсендә елга буенда ялга туктадык. Бер җирле көтүче белән сөйләштек. Тик сөйләме икенчерәк. Белорусларга “бери трапку, навади парадок” дип сөйләү хас. Бу агай исә саф урысча сөйли. Моның сәбәбен ул үзенең белорус түгел, ә поляк булуы белән аңлатты. “Бу бит поляк җире, аны Сталин “Көнбатыш Белоруссия” дип атарга кушкан. Ә без исә поляк телевидениесен карыйбыз, үзебезчә радио тыңлыйбыз”, – ди ул.

Шул ук сәяхәттән икенче хатирә. Хатынь авылы фаҗигасенә кагылышлы мәгълүматлар күп. Ул вакыттагы экскурсовод әйтүенчә, биредә сугышта җиңелгән Польша армиясе офицерлары җәзалап үтерелгән һәм яндырылган. Хәзерге Мәскәү телевидениесе раславынча, Көнбатыш Украинаның бендеровчылары җирле Хатынь авылы халкын яндырган икән. Мондый метаморфозалар Русия киңлекләрендә хакыйкать дигән нәрсәнең 3 тиен дә тормавына тагын бер артык мисалдай гына кабул ителә. Хәер, сүз җебенә кайтыйк әле.

1939 елның 15 сентябрендә СССР Монголиядә – Халхин-Голда барган Япония белән сугышны туктата. 17 сентябрьдә Польша хөкүмәте Румыниягә китә. 28 сентябрьдә СССР Эстония белән “килешү төзи”. Бу термин совет тарихи китапларыннан. Чынлыкта исә гап-гади оккупация була. Шундый ук “үзара ярдәм” турындагы килешүләр – Латвия белән 5 октябрьдә Литва белән 10 сында “кабул ителә”. 2 октябрьдә полякларның каршы тора алуы чикләнә. Партизан сугышы гына кала. 2 ноябрьдә СССР Югары Советы Көнбатыш Украина белән Көнбатыш Белоруссияне СССР составына кабул итә. Русия тарихы формулировкасы нигезендә, “воссоединение”.

1939-40 елларда кечкенә Финляндия белән сугыш оештырыла. Бу вакыйга Зөлфәт Хәкимнең “Телсез күке” әсәрендә дә тасвирлана. Элек Русия империясенә кергән Финляндия 1918 елда ирек яулый. Бөек Ленин бу гамәлен мәҗбүри дип атап, РКП(б) съездында “Мин кичә җирәнеп булса да, Свинвухудның кулын кыстым” дигән. Димәк, бөек Ленинның бөек варисы Сталин бу “гаделсезлеккә” чик куя. Сугыш башлану “сәбәбе” дә гыйбрәтле: үз чик саклаучыларын утка тотып, финнарны гаепләү. 1940 елның 12 мартында туктаган бу сугыш нәтиҗәсендә Карелларның автономиясе Карело-фин союдаш республикага әйләнә. 1940 елда Румыниядән Бессарабия белән Төньяк Буковинаны тартып алып, алардан союздаш Молдавия оештырыла. Гитлерның 1940 елның 9 апрелендә Норвегияне дә басып алуы Сталинга да кечкенә булса да өлеш чыгара.

Бу җәһәттән бер сорау да урынлы булыр кебек. Әгәр дә СССР “Пакт о ненападении” нигезендә тыныч кына яшәсә, Көнчыгыш Европаны бүлүдә артык комсызлык күрсәтмәгән булса, бәлки, бу кабахәт сугыш безне урап та узган булыр иде? Шәхси әңгәмәләрдә шундыйрак мәгънәле фикерләр еш ишетелгәнгә, укучыларыбызга да аларны тәкъдим итү урынлы булыр кебек.

Якут-Саха республикасы белән хушлашты

Якут-Саха депутатлары республиканың төп кануныннан “суверенитет” сүзен төшереп калдырды. Алар Русия Конституция суды таләпләрен беренче булып үтәде.

Саха-Якут республикасыннан тыш, әле үзгәрешләр кертүче юк. Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов: “Республика “суверенитет” төшенчәсе очраган канун маддәләренә үзгәрешләр кертәчәк”, – дип белдерде-белдерүен. Татарстан әлегә дәшми. Кайбер белгечләр Конституция судының суверенитет мәсьәләсен нәкъ хәзер калкытып чыгаруы Татарстан һәм Башкортстанның гамәлләре белән бәйле дип саный. Ник дигәндә, Башкортстан Президенты Рәхимов федераль үзәк гамәлләренә ризасызлыгын белдереп, “МК» газетасына әңгәмә бирде. “Хәзер Русия хакимиятләре төбәкләргә аеруча зур басым ясый һәм үзәкләштерү күренешләре советлар берлеге заманнарыннан да яманрак”, – дигән иде Рәхимов.

Ә Татарстан Президентының элекке сәяси киңәшчесе, тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов фикеренчә, бу милли компонент тирәсендәге бәхәс белән бәйле. Чөнки Татарстан милли-төбәк компоненты мәсьәләсендә чигенергә уйламый. Әмма Хәкимов фикеренчә, суверенитет төшенчәсе конституциянең беренче маддәсендә телгә алына һәм аны бары референдум нәтиҗәсендә генә үзгәртеп була.

“Независимая газета” газетасы язуынча, Кавказ республикалары “суверенитет” төшенчәсен тиз генә алып атарга ризалашмаячак. Мисал өчен, Кабарда-Балкар республикасында: “Бу хакта әле уйлап та караганыбыз юк”, – дип белдергәннәр.

Ландыш ХАРРАСОВА

Комментарии