Хөкүмәтне штрафка тартмакчылар

25 июньдә Вахитов район судында Чаллыда яшәүче Ольга Голубьның Финанс министрлыгына шикаяте тикшереләчәк. Ул министрлыктан үзенә китерелгән зыян өчен 20 мең сум акча сорый.

хокук яклау үзәге юристлары ышандырганча, 2008 елда 8 марттан 9ына каршы төндә аны күңел ачу комплексында ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре кыйный. Кыйналу эзләре медиклар тарафыннан раслана. Ләкин Ольга әлеге вакыйгада катнашучыларга карата җинаять эшен ача алмый. Тикшерүчеләр аның гаризасын кире кага. Ләкин җинаять эшен кузгатудан баш тарту турындагы карарны аңа бирмиләр. Ольга судка мөрәҗәгать итеп, ул карарны суд аша гына алырга мәҗбүр була. 2009 елның маенда булган суд тикшерүчеләрнең бу гамәлен законсыз дип таба.

Казан хокук яклау үзәге юристы Регина Шакирова сүзләренчә, Ольга хокук саклау органнарына күп тапкырлар мөрәҗәгать итсә дә, эшне туктату турындагы карар аңа бирелми. Шул сәбәптән ул аңа протест белдерергә өлгерми.

Инде менә хәзер хокук яклау үзәге ярдәме белән ул Финанс министрлыгы белән судлаша.

әйбәтләнгән

Милиционерлар юашланган, дорфалыклары да, алу очраклары да кимегән. Русия иҗтимагый фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Ләкин экспертлар мондый нәтиҗәләрнең дөрес булуына шик белдерә.

Социологлар чыгарган нәтиҗәләргә ышансаң, русиялеләрнең 62%ы милиционерларның хокук бозу очракларына юлыкмаган. Ә 2004 елда мондый бәхетлеләр сораштырылучыларның 47%ы гына булган. Узган ел 18% сораштырылучы гына милиция тарафыннан дорфалыкка тарган. Ә 5 ел элек ул күрсәткеч 22% булган. Быел милициянең куркытып акча алу очракларына русиялеләрнең 10ы очраган. 2004 елда андыйлар 17% булган.

Сораштырылучыларның 33%ы хокук саклаучыларның үзләре тарафыннан закон бозу гадәти хәл дип уйлый. Ә 48% халык милиционерлар тарафыннан кылынган җинаятьләрне норма түгел, гадәттән тыш хәл дип кабул итә. Бары 2% кына хокук сагында торучылар хәтта гади генә хокук бозуларда да катышмый дип ышана.

Ләкин экспертлар социологларның мондый нәтиҗәләренә шик белдерә. Милициягә шикаятьләр кимемәде, ди хокук яклау үзәге директоры Наталья Таубина. Шушындый ук фикерне Русия Дәүләт Думасында Иминлек буенча комитет әгъзасы Геннадий Гудков та яклый. Депутат үзенең гражданнардан милиция хезмәткәрләренә шикаятьләрне күп алуын һәм аның кимү түгел, арта баруын әйтә. “Шушындый хатларга минем башка коллегаларым да күмелгән”, – ди ул.

Стипендия һәркемгә кирәк

Дәүләт Думасы 1 курс студентларын якламакчы. Әгәр “Студентларга стипендияләр түләү турындагы закон”га өстәмәләр кертелсә, беренче курс студентларына стипендия түләнергә тиеш. Бүгенге көндә стипендиянең “4”-“5” билгеләренә укучыларга гына бирелүен исәпкә алып, кайбер вузларда стипендия беренче сессиядән соң гына, ярты ел үткәч бирелә башлый иде.

Хәзерге вакытта федераль вузлардагы стипендия – 1100 сум.

Татарстанда кризис

Русиядә кризислы төбәкләр ачыкланды. Алар – 13. Һәм моңарчы донор булган бай төбәкләр. Арада да бар. Шулай ук Ханты-Мансы округы, Красноярск һәм Пермь крайлары, Әстерхан, Белгород, Курск, Кемерево, Новгород, Оренбург, Самара һәм Чиләбе өлкәләре дә бүген кризиста калды. Әлеге төбәкләр, башлыча, җитештерү кимү сәбәпле табышка салым булмау аркасында авыр хәлдә калды.

Ирләр бик аз

“Росстат” фаразына караганда, илдә хатын-кызлар саны арта бара. Бүген 100 ир кешегә 1163 туры килсә, тагын 20 елдан 100 иргә 166 артык булачак. Бу гүзәл затларның 16,6%ы ялгыз калачак дигән сүз.

Комментарии