Илсөяне я яраталар, я юк

Артистлар турында, төрле тамашалар, радио-телевидениегә кагылышлы хатлар редакциябездә бик күп. Шунысы гаҗәп: бер үк кеше, бер үк концерт-тамаша турында язылганнары да бар. Бу яктан рейтинг билгели башласаң, беренче урынны Илсөя Бәдретдинова алыр иде. Бүген шул хатларның кайберләрен бер биткә туплап бирергә булдык. Аларның барысы да әле сәхнәгә күптән түгел генә менгән һәм тамашачы мәхәббәтен казанырга өлгергән, бары тик мәгънәле җырлар гына башкаручы Илсөя Бәдретдинова турында.

Җырчы һәрчак юлда. Башкалар зур сәхнә эзләп шәһәрдә ятканда, ул авыллар буйлап сәяхәт итә. Бәлкем, әнә шуңа күрә дә тамашачы үз иткәндер аны. Дөрес, Илсөяне өнәп бетермәгәннәр дә бар. Бу хакта Илсөя үзе: “Мине берәү ярата, икенчесе бөтенләй күрә алмый. Урталык юк”, – ди көлеп.

Илсөя бу көннәрдә иҗатташ дуслары белән 27 июньдә районы Түбән Оры авылында үтәчәк “Оскар-рекордс” компаниясе, “Ирек мәйданы”, “Безнең гәҗит” газеталары оештырачак “Җырлы Сабантуй”га әзерләнә.

Илфактан да ныграк яратабыз сине, Илсөя!

Безнең иң яраткан җырчыбыз – һәм мишәрнең йөзек кашы булган Илсөя Бәдретдинова.

Илсөя, синең җырларны рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Иптәшем дә ярата. Сез телевизордан күренүгә, бөтен эшне ташлап, тыңларга утырабыз. Киемнәрегез дә үзегезгә шундый килешеп тора. “Кәртинкә” инде менә. Әбиләр әйтмешли, ятып та аунамыйсыз, трусик белән дә чыкмыйсыз. Халыкны хөрмәт иткән өчен рәхмәт сезгә, Илсөя. Иптәшем сине бигрәк матур инде дип куя, күз тимәсен. Илфактан да ныграк яратабыз, көнлибез дә әле (әлбәттә, ак көнләшү белән).

Илфак Шиһапов бик матур җырлар яза, искитмәле. Ничек шулай талант килә икән?! Дөрес яза бит, бар да аңлашыла, ул үзенең җыры белән яшьләрне тәртипле, намуслы булырга чакыра. Нәрсә – яхшы, нәрсә начар икәнен бик әйбәт аңлый бит халык.

Яшьләр, үрнәк алыгыз. Трусик белән чыгуларны, ятып аунауларны туктатырга кирәк. Дөньяны пычратмагыз, татарның үзен, моңын мыскыл итмәгез. Бик азынсагыз, төнге клублар җитәрлек, шунда җырлагыз. Сезне кем өйрәтә болай җырларга, кем рөхсәт итә шулай кыланырга?! Кыйблагызны югалтмагыз!

Сүзем Илсөя турында иде бит әле. Сеңлем, син мишәр кызы. Мишәрләр бервакытта да сыгылып төшми. Алар үргә каршы ага торган кешеләр. Сезнең кебек җырчылар сирәк. Көнләшүчеләр дә күптер. Көчегез, дәртегез ташып торганда, җырлагыз да җырлагыз. Иҗатыгыз шулай бергә-бергә эшләп үссен, мәңге бергә булыгыз. Бәхетле, тигез тормыш телим сезгә.

Илсөягә кагылмаса да, тагын бер фикеремне язам. Безнең бит әле Татарстанның атказанган артисты Алсу Сафина да бар. “Әтием эштән кайта” дигән сымаграк татарча җырлый бит әле, туган телен яхшы белмәсә дә. Менә ул исемне бер көндә алды, бугай. Ә кайберәүләр 30 ел җырлап та, бу исемне ала алмый. Бусы тагын кай тарафка керәдер?!

Дөреслек элек тә булмаган. Хәзер бигрәк тә юк инде.

Фәндисә ШАКИРОВА.

Азнакай.

Афәрин, Илсөя!

2008 елда “Яңа гасыр” радиосы үткәргән хит-парадта Илсөя Бәдретдинова җиңү яулады.

Чыннан да, Илсөяне халык үз итә, ярата. Күпме генә аның иҗат тәгәрмәченә таяк тыгарга тырышсалар да, ул кыюланып, тагын да алга бара. Ире һәм аны яратучы, хөрмәт итүче тамашачысы булганда, бернинди киртәләр дә юлын бүлмәс. Халык иң борчыган сорауларына, үзе дә аңламас фикерләренә ниндидер җавап тапты кебек. Алар әйтәсе килгәнне белән җиткерә. Халыкны шулай тормыш турында уйланырга өйрәтә. Әйе, күңел пычраклыгыннан, аңны урап алган кара төтеннән аралап, уйландырырга кирәк халыкны.

Илсөянең иң беренче җырларын халык кабул итеп алырга ашыкмады кебек. Кем үзе турында йөзгә бәреп әйткәнне яратсын инде?!

Яшьләр, шәхси тормыш, сәясәт турындагы җырлары күпләрне шаккатырды. Иң соңгы “Ленин бабай җыры” дип исемләнгәне бигрәк тә гаҗәпкә калдырды. Сүзләре үтә дә “куркыныч” шул.

Әйе, ул бит Илсөя! Аннан әллә ниләр көтәргә була. Әле кризис сәбәпләрен аңлатып та, менә дигән җыр иҗат итеп, зур абзыйлар маңгаена “чиртер”.

Башка күп кенә җырчылар чишенеп ташлап шаккатырса, ул мәгънәле җырлары белән тамашачы исен китәрә. Үз дәрәҗәңне үзең беләсең, гел шулай горур бул, Илсөя!

Рәзинә СӘМИГУЛЛИНА.

Саба районы, Олы Арташ авылы.

Юк, туктамыйм!

Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасының якты йолдызы. Ул үзенең тыелган җырлары белән башка җырчылардан нык аерылып тора. Илсөянең иҗатын берәүләр, аеруча яшьләр, яратып тыңлый, якын күрә. Ә икенчеләре исә аны хәленнән килгәнчә, теле арганчы сүгә: “Җырлары – җыр, киеме – кием түгел! Шул да җырчы булып йөри бит!” Илсөя бүтән җырчылар кебек бер үк балык башын чәйнәми, ә актуаль проблемаларны яктырткан җырлар башкара. Аның җырларында зур мәгънә, ирония ята.

Эстрадада мәхәббәт, аерылышу, кавышу турында җырлар буа буарлык. Ә менә Илсөя кебек җырчы юк ул! Татар эстрадасында тагын кайсы җырчы аның кебек үткен җырлар башкара алыр иде икән?! Хәзер җырчылар бер фабрикадан чыккан сыман, ә менә Илсөягә бүтән, аермалы “пичәт” куелган!

Илсөя Бәдретдинованы күбрәк өлкән яшьтәгеләр өнәп бетерми. Алар үзара: “Кайчан туктый инде бу җырлаудан”, – дип тора. Ә Илсөя аларга җавап итеп, “Юк, туктамыйм!” программасы белән төрле районнарда чыгыш ясый. Җырчыны яратмаучыларга исә: “Әстәгъфирулла, Илсөя Бәдретдинова килә”, – дияргә генә кала. Ә Илсөя иҗатын яратучылар менә (!) дигән концерт карый ала.

13 ноябрьдә Илсөя Бәдретдинова Апас районында да концерт программасы белән кунак булды. Зал тулы булмаса да, концерт әйбәт узды. Тамашачы Илсөяне үз итте, якын күрде, чәчәк бәйләмнәренә күмде. Илсөянең халыкка булган мөнәсәбәтенә шаккатты: ул халык белән гади, үз итеп аралаша. Бәлкем, шушы ягы белән Апас халкының күңелен яулагандыр?!

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА, КДУ, 1 курс.

Альбиноз теше аскан Илсөя Бәдретдинова шәп итеп “чәпәде”!

Ябалак-ябалак кар ява, җир өсте пычрак, суык, әле, ни кызганыч, катырмаган. Шуңа да “авылча гламур” иттереп аягыма хөкүмәт бәйләгән йон оекбаш белән ялтыравыклы галошымны киеп, кесәмә фотоаппаратымны кыстырып, киттем мин клубка. Эх, мин әйтәм, авыл халкы концертка да киенеп-ясанып бара алмый шул, көне буе матурлап киенеп барам дип йөргән хыялыңны һава торышы бер мизгелдә боза да куя.

Клубка килеп керү белән кеше күзенә күренеп тормыйм әле диеп, билетымны алдым да кереп китәргә булдым. Алга якын булган 5нче рәткә утырып, “стильно” гына бизәлгән сәхнәне күзәтә башладым. Шунда “Илсөя, муеныңдагы бүре теше йоклаганда иреңә кадалмыймы? Газинур.” – дигән язмага иң беренче булып күзем төште. Абау, чәпәп тә караганнар икән! Шулай уйлап кына куюым булды Илсөя апаның улы Нариман сәхнәгә башын тыгып ревизия ясап алды һәм шул чакта залга кесә телефоннарындагы популяр “пошлый реалтон” яңгырый башлады. Халык “в шоке”! Аннары сәхнәгә Илсөя Бәдретдинова чыгып басып, “Аллага тапшырдык!” дигән матур сүзләре белән фатиха алып, чәнечкеле, фәлсәфи, үтемле җырларын җырлап җибәрде.

Шуннан соң мишәр булуыннан горурланып “ч”ыкылдый торган ханым үзенең 3 капчык җыелган хатлары турында сөйләп, авыл халкын үсендерер өчен мактап җибәрде. Халыкны үзенә якын итеп, Илсөя апа тагын җырларга кереште…

Әһә, мин әйтәм, 4нче капчыкны башлар өчен, мин дә: “Алтын барс” премиясен кыек сукмактан атламый гына алу – реаль күренешме?” – дигән сорау язып җибәрдем. “Җырым тиешле вакытта тиешле кеше кулына тиешле вакытта эләкте”, – дип җавап бирде ул.“Берәүләр өчен ул зур мәртәбәдер инде, тик минем өчен халык мәхәббәте – олуг дәрәҗә! Без фатир снимать итеп кенә торганга, рәтле стенкабыз да юк. Кечкенә алтын “мачы” башын шунда урнаштыргач, ялтыраган бриллиант күзләренә Илфак белән карап утыра торгач, алтыныннан Илфакка теш куйдырырга яхшы икән…” – дип тә өстәде. Шуннан соң, мин сезгә әйтим, берәү гаҗәп бер хат язган: “Безнең авылда әллә нинди танылган җырчыларның концертлары була иде, тик участковый килгәне күренгәне булмады, ә бүген исә целый бер буханка төялеп килгәннәр…” дигән. Моңа Илсөя Бәдретдинова аптырады бугай.

Кесәдән куен дәфтәремне чыгарып, битләрен ерткалап залдан сораулар бирә торгач, Вьетнам базарыннан алган киемнәрен дә, улы әнисен яратканын, ә менә җырчы Илсөя Бәдретдинованы яратмаганнын да белдем. Илфат абый да иганәчелек эшенә алынмый гына дусты буларак бер кочак “Безнең гәҗит”не биреп җибәргән икән.

Фатир снимать итеп кенә торсалар да, башка кәттә хатыннар кебек иномаркада йөрмәсә дә, күңеле киң икән аның! “Кайттыңмыни?” җырын ошатып, шуннан көлеп утырган бер ханымга автографлы, матур итеп буялган уклау бүләк итте ул.

Киң күңелле, гадел, эчендәгесе тышында булган туры сүзле, чая мишәр кызы икән ул!

Җырларына килгәндә, “7 яшьлек кыз бала” җыры каты бәгырьле кешене эретеп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтерлек иде. “Әстәгъфирулласы” нәкъ безнең авылдагы намаз укымыйча, капка төбе генә саклап утырган әбиләр өчен язылган диярсең. “Авыл көе” белән “Порт Артур” җырлары 70 яшьлек әбиләребезне 17гә алып кайткандыр, мөгаен. “Кайттыңмыни?” җыры салырга яраткан күп ирләрнең җанын тырнагандыр инде… Ә менә мин “Торып бас” җырыннан “Бар көчеңне җыеп торып бас, бер егылып торган, егылмас!” сүзләрен үземә тормыш девизы итеп алырлык дип әйтер идем.

Соңгы җырын җырлар алдыннан Илсөя Бәдретдинова: “Безнең татар халкында шундый бер гадәт бар, соңгы җыр булдымы, киенә торабыз, балаларны киндерәбез, тизрәк кешеләр җыелганчы чыгып өлгерәбез…” – дигәч, шарфымны бәйләп, шапкамны кия торасы килсә дә, яхшысынмый ахырга кадәр түзеп, җырчылар саубуллашкач кына җыена башладым. Чынлап та, тизрәк киенү ул бездә гадәткә кергән икән, моны мин биредә генә сиздем…

…Концерт тәмам, эх, ни кызганыч, кеше әзрәк иде. Мөгаен, пычрак булгангадыр, ә бәлки, үзләренең нинди “карак” икәннәрен белгән “шишкалар” җыр белән әйтеп салып оялырга мәҗбүр булырбыз дип курыккандыр, бәлки, бәлки… Тик минем кешедә эшем юк дигәндәй, күтәренке кәеф белән икенче көнне мәктәпкә килдем, барысы да шушы концертны тәмле “фруктовый орбит” кебек чәйни, бар да канәгать, мактыйлар, берәүләр аның шундый батыр булуыннан айный алмый…

Алисә ҖАМАЛИЕВА.

Яшел Үзән районы, Олы Ачасыр авылы.

Комментарии