- 24.05.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №21 (25 май)
- Рубрика: Архив
Русиядә һәрбер судья җиде ел эчендә, уртача, 500 гаепләү карары һәм нибары бер генә аклаучы карар чыгара. Алексей Кудринның Гражданлык инициативалары комитеты һәм Хокук нормаларын куллануны өйрәнүче институт әзерләгән докладта шундый нәтиҗәләр китерелгән.
Бу уңайдан «Новые Известия» газетасы отставкадагы федераль судья, Мәскәүдәге «Икъдисадның югары мәктәбе» милли-тикшеренү университеты (НИУ ВШЭ) профессоры Сергей ПАШИН белән әңгәмә корды. Ул хөкемдарларның асылда никадәр бәйсез булуы, аларны тикшерүчеләр, прокуратура һәм хакимият вәкилләре белән нинди мөнәсәбәтләр бәйләве турында сөйләп бирде.
– Докладта мәхкәмә системасының төп проблемасы итеп аның гаепләүгә таба авыш булуы атала. Сез моның белән килешәсезме?
– Әйе, килешәм. Моның өчен присяжныйлар мәхкәмәсе белән гади хөкемдарлар чыгарган аклау карарларын чагыштыру да җитә. Без бик зур аерма күрербез (2013нче елда присяжныйлар өчен бу күрсәткеч 13 процент булса, профессиональ судларда 0,2-2 процент тәшкил иткән – авт. иск.). Шулай ук эш алымнарын да игътибарга алырга кирәк. Суд карарына прокурорның гаепләү сүзе тулысы белән, хәтта андагы грамматик хаталар белән күчерелгәндә, судьяның кем ягында торганын чамалыйсыздыр. Әлбәттә, бу бик зур проблема, һәм аны һәрдаим билгеләп килделәр.
– Ул ничек килеп чыккан соң? Ни өчен хәл ителми?
– Чөнки суд дәүләтнең җәзалау машинасында аерым бер элемент ролен үти. Ул гаепләүчеләр ягында. Хөкемдарлар үзләре дә шул җәзалау системасыннан чыккан кешеләр. Алар арасында элекке адвокатлар бик сирәк очрый – нигездә, заманында прокурор яки эчке эшләр органнарында эшләүчеләрне күрәбез. Аларның фикерләве, гаепләнүчегә карата булган мөнәсәбәте шул хокук саклау органнарында формалашкан. Һәм аклау карары андыйлар өчен – гадәттән тыш хәл. Кешене аклыйсың икән, димәк, үз дустыңа – прокурор, тикшерүчегә аяк чаласың. Ә бит судьялар алар белән бергә аракы да эчкәли, ауга да йөргәлиләр.
– Система тикшерүчеләр, прокурорлардан аклаучы карарларның бөтенләй булмавы өчен көрәшүне таләп итә, дип яза докладны төзүчеләр. Ягъни, күрә торып гаепсез кешене хөкем итү аны җинаять җаваплыгыннан азат итүгә караганда әһәмиятлерәк санала. Килешәсезме?
– Әлбәттә, һәм бу судьяларга да кагыла. Чөнки аларны үз карарларының югары инстанция тарафыннан гамәлдән чыгарылуы нык куркыта. Кырысрак җәза бирергә омтылу да шуннан килә. Йомшартсалар – түзәрлек әле, ә менә бөтенләй гамәлдән чыгарсалар, бу бик начар.
– Мөмкин кадәр гади, шикләнүченең үз гаебен танып, аермачык дәлилләре булган җинаять эшләренең судка кадәр барып җитү ихтималы зур, диләр…
– Әйе, бу шулай. Моның нәтиҗәсе буларак шикләнүчеләрне газаплау кебек ямьсез күренешләр килеп чыга, һәм аларга хөкемдарлар «бармак арасыннан» гына карый. Бер тапкыр үз гаебеңне тану, бу хакта кәгазь язу да җитә. Суд барышында башка күрсәтмәләр бирелгән очракта да, алар исәпкә алынмаячак, чөнки «җаваплылыктан качу максатында үзгәртелде», дип танылачак. Ахыр чиктә хөкемдар әүвәлге тикшерү (предварительное следствие) мәгълүматларына нигезләнеп кенә карар чыгара. Заманында бер адвокат «Алар хөкем итми, алар – башкара гына», дигән иде.
– Алай да югарырак инстанцияләрдә, гадәттә, үз хезмәттәшләрен яклап чыгалар. Аклау карарын үзгәртү яки гамәлдән чыгару ихтималы 30 процент булса, гаепләү карары өчен – 3 кенә процент. Нишләп шулай бу?
– Миндә башка статистика: аклаучы карарларның 42 проценты гамәлдән чыгарыла, ә гаепли торганнары арасында бу күрсәткеч – 0,9 процент. Бу бердәм организмның реакциясе: җәзалау машинасы өчен гаепләнүчеләр, адвокатлар, гомумән, гади халык – ят элемент, ул лагерь тузанына әйләндерер өчен чимал гына. Ә судьялар, прокурорлар, тикшерүчеләр – бердәм каста. Алар бер-берсен якын кешеләр дип саный, хөкем карарларын үзара килештерәләр. Советлар Союзы заманында икътисади эшләр буенча гаепләү сүзен тикшерүчеләр язды.
– Судлар, кагыйдә буларак, тикшерү органнарының мөрәҗәгатен кире какмый. Мисал өчен, шикләнүчене кулга алу турында сүз барганда…
– Биредә хәзер прокурорлар фильтр ролен үти. Алар өчен тикшерү стадиясендә үк хәрәмләшү очракларын ачыклау һәм аларны кисәтү мөһим, чөнки алга таба бу үзләренә үк проблемага әйләнәчәк. Шулай ук прокуратура күрә торып җиңеләчәк эшләрдән читләшергә тырыша. Гадәттә, хөкемдар кешене кулга ала икән, ул моны прокурор сораганга күрә генә эшли.
– Соңгы вакытта Русиянең мәхкәмә органнары ирекне чикләү белән бәйле булмаган җәзаларны билгели. (2009нчы елда андыйлар 29 процент тәшкил иткән, ә 2013нче елда – 45 процент). Хәзер судлар кешелеклерәк, димәк?
– Бу, нигездә, төрмә халкының артык күп булуына бәйле. Шулай ук мәҗбүри эшләтү кебек альтернатив җәза чаралары барлыкка килде. Хокук саклау органнарына да, башлыча, гаепләү карары гына кирәк, ә җәзаның формасы алай ук мөһим түгел. Шартлы рәвештә җәза бирү яки рәшәткә артында хөкем карарын көткән вакытка гына иректән мәхрүм итү, асылда, аклау карарының бер төре булып санала. Судья турыдан туры аклый алмый, шартлы карар чыгара. Нәтиҗәдә, бөтен як та канәгать.
– Хөкемдарларда эшләрнең чамадан тыш күп булуы да билгеләп үтелә әлеге докладта…
– Нинди генә! Әле бит Русиянең Югары суды үз вазифаларының бер өлешен төбәк һәм район судларына төшергән. Иҗтимагый судлар һәм район судларында чын конвейер. Төп күрсәткеч – каралган эшләрнең саны. Һәм алар шаблон буенча языла. Мондый шартларда, билгеле инде, сыйфатлы, гадел мәхкәмәне көтеп булмый.
– Гаепләүгә таба йөз тотудан ничек котылып була?
– Хөкемдарларның фикерләү тәртибен үзгәртергә кирәк. Тик тәҗрибә күрсәткәнчә, алга киткән илләрдә эшли торган механизмнар безнең системада йә эшләп китә алмыйлар, йә төптән үзгәрәләр. Мисал өчен, квалификация коллегиясе. Гади судья аны үзенең яклаучысы итеп түгел, ә киресенчә, хәтта кечкенә хаталар өчен дә эзәрлекләүче орган итеп күрә. Коллегия һәрчак мәхкәмә рәисе ягында, ә системага каршы торучыларны алар алып ташларга да күп сорамый. Шулай ук хөкемдарларны гади халык арасыннан алып билгеләү дә мөһим, аеруча беренчел инстанцияләрдә.
– Мәхкәмә системасында тагын нинди проблемалар билгеләр идегез?
– Ике мөһим проблема бар. Беренчесе – бәйсезлек юк. Хөкемдарлар мәхкәмә рәисенә буйсына дисәк тә була. Ә ул, гадәттә, сәяси заказны үти. Ул хөкемдарлар белән завод директоры бригадирлар белән идарә иткән кебек идарә итә. Шул рәвешле эшләр яза торган министрлык килеп чыга. Иң куркынычы нәкъ менә шунда да инде – хөкем карарын чыгаручы чиновник булырга тиеш түгел. Бу нисбәттән Волгоградта теркәлгән очрак кызыклы. Андагы бер район мәхкәмәсе рәисе барлык судьяларга да һәр иртәне килеп, кулга алу очраклары һәм җирле хакимиятләргә кагылышлы эшләр турында хисап тотарга кушкан. Хәтта бу хакта махсус фәрман чыгарырга да ахмаклыгы җиткән. Һәм шунда тотылган да.
Икенче проблема – хокукый әхлакның түбән дәрәҗәдә саклануы. Судьялар үзләрен Русия халкыннан аерымланган булып хис итә. Мәхкәмә этикасы кодексын укып карасагыз, анда хөкемдарның әлеге кодекс маддәләрен кешелек әхлагы нормаларыннан өстенрәк куярга тиешлеген күрерсез.
Диана ЕВДОКИМОВА

Комментарии