Чиркәү төзелеше күршеләрне борчый

Чиркәү төзелеше күршеләрне борчый

Тарих институтының археология галимнәре җитәкчелегендәге төркем Казан Изге ана иконасы табылган урында борынгы хәрабәләрне чистарту эшләрен тәмамлап килә. 21нче июль көнне анда патриарх Кирилл катнашында нигез ташын салу тантанасы көтелә. Якын-тирәдәге торак йортларда яшәүчеләр өйләренең саклану-сакланмавы хакында борчыла.

Казан газеталарында Зур Кызыл урамында башланган казу эшләре һәм чиркәү төзү аркасында якындагы өч торак йорт җимерелергә мөмкин, җирле халык исә күченеп китмәү өчен рәсмиләргә хатлар яза, дип язып чыкты. Соңыннан Татарстан митрополиты Феофан төзелеш якын-тирә биналарга зыян салмаячак, халык үз урыннарында яшәп калачак, дип ышандырды.

«Азатлык» хәбәрчесе төзелеш урынында булып кайтты һәм эшләрнең барышын өйрәнде.

Баксаң, хәрабәләрне чистарту тулы куәткә бара, анда авыр техника да эшли. Археологлар төркеме вәкиле Андрей Старков әйткәнчә, чиркәүнең кеше буе зурлыгындагы диварлары сакланып калган. Бинага элекке тәмәке фабрикасы төзелеше вакытында бетон плитәләр салынганда һәм свайлар кагылганда зыян салынган. Борынгы чиркәү хәрабәләрен саклап калу планлаштырыла, яңа гыйбадәтханә шул ук нигездә булмаса да, аның өстеннән салыначак. Төгәл ничек булуын ул әйтә алмады, чөнки планнар әлегә языла һәм үзгәртелә бара.

Шулай ук төп чиркәү белән бергә аның янындагы Никольский чиркәвен торгызу һәм чан манарасы нигезен казып чыгарып, аны торгызу планлаштырыла. 7 катлы манараның нигезе хәзерге трансформатор бинасы астында булырга мөмкин. Аның кайда булуы, якындагы торак йортка зыян салу-салмавы әлегә төгәл билгеле түгел, аны бары тик казу эшләре генә күрсәтәчәк, дип аңлатты археолог-галим. Ахыр чиктә өч бинаны да торгызу планлаштырыла. Кышларын Казан иконасы сакланган Николай чиркәве тәмәке фабрикасы заманында үзгәртелеп төзелгән булган, ул XX гасыр башы вакытындагы хәленә кайтарылачак, диде Старков.

Эзләнү вакытында ниндидер зур табылдыклар белән мактана алмыйлар. Эшчеләр борынгы чылбыр, тимер-томыр, колонна хәрабәләрен казып чыгарган. Археологлар шулай ук чиркәүнең, риваятьләрдә әйтелгәнчә, чыннан да яну эзләрен тапкан. Бу казылмалар вакытында чиркәүгә кадәр ул урында Казан ханлыгы чоры бинасының торуы да ачыкланган.

Митрополит Феофанның йортларның калуы хакындагы сүзләреннән соң җирле халык тынычланган булган. Китәргә теләмәүчеләр белән беррәттән, яңарак фатир алып, шәһәрнең матур урынына күченү турында хыялланучылар да бар икән. Мәсәлән, пенсия яшендәге Фәния Хәким кызы үзенең иптәш хатыны белән бертавыштан йортларының бик иске булуы турында сөйләде. Ул җимерелүдән тимерләр белән ныгытылган булган, калын бетон терәк тә куйган булганнар. Тик яңарак фатир бирелүен теләсә дә, Фәния ханым шәһәр читенә китәргә теләми.

Бикә ТИМЕРОВА

«Бездән башка кем булышсын?»

Татар альтернатив җырчылары Себердәге су баскан Тугыз авылына ярдәмгә хәйрия концерты оештырды. Чара Казанның заманча сәнгать галереясендә узды.

Себердә казага юлыккан татар авылларына ярдәм оештыру турындагы хәбәр татар җанлы кешеләрне игътибарсыз калдырмады. Мәчетләргә, Казанның тагын берничә ноктасында халык акча, кирәк-ярак көнкүреш әйберләре, ашамлыклар китереп торган.

«Бу проблема башта социаль челтәрләрдә күтәрелде. Аннары ул китә башлады, чишелде кебек. Әмма анда татарлар шул ук хәлдә калалар. Без кешеләрнең игътибарын җәлеп итеп, хәйрия концерты оештырырга уйладык», – дип аңлатты хәйрия чарасы координаторы Рәдиф Кашапов.

Ул «Азатлык» хәбәрчесенә, «Татарларга татарлардан башка кем булышсын?» дигән фикер дә әйтте. «Егетләр моны милли хис дип санамый. Бу алар өчен табигый хәл, кешеләргә булышу», – ди Рәдиф.

Концертта татар альтернатив музыкасы әйдаманы Мубай белән беррәттән Эльнар Байназаров, Зәринә Вилданова, Оскар, «Juna» төркеме кебек яшь башкаручылар да чыгыш ясады.

Керү бәясе 300 сум булды, концерт карарга килгәннәрнең күбесе яшьләр. Буш урыннар күренмәде диярлек, хәтта урын җитмичә басып караучылар да шактый иде.

Тамашачылар бу концертка ни сәбәпле оештырылганын белеп килгәннәр. Алар фикеренчә, бу йөрәктән килә торган хәрәкәт һәм аны хупламыйча булмый.

«Ул авылда булган коточкыч хәлләрне без барыбыз да беләбез, – ди хәйрия чарасына күп булмаса да, акчалата ярдәм итү йөзеннән килгән Гөлнар. – Альтернатив концерт та бик ошый. Ул яшьләр өчен дә, олылар өчен дә кызыклы. Ике максатны берләштереп, бик матур концерт узды».

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарада 22820 сум акча җыелган. Язма әзерләнгәндә Татарстанның «Сервис-агро» ширкәте башлыгы Габделхәй Кәримовның су басудан зыян күрүчеләргә 100 мең сум акча күчерүе хакында мәгълүмат килде.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Татар түбәтәе әдәпсезгә килешми

Әгәр ТНВ телеканалында «Милли аш-су серләре» тапшыруын алып баручы Руслан Шәрәфетдинов Италиядә Русиянең рәсми делегациясе киеменнән һәм татар түбәтәеннән булмаса, аның камерага күрсәткән ямьсез ишарәсен һәм сүгенүен белми дә калыр идек. Җете итеп киенмәгән булса, бәлки, аңа Италия операторы да игътибар итмәс иде. Мескен Шәрәфетдинов! Хәзер бөтен татар дөньясы гына түгел, Русия халкы да аның гамәлен күрде, белде, бәя бирде.

Милли символикалы кием һәм татар түбәтәе киеп, Шәрәфетдинов милли горурлыгын һәм ватанпәрвәрлеген күрсәтергә булгандыр. Әмма ул барыбызны да горурлыкның хикмәте киемдә түгел, җисемдә икәнлегенә инандырды. Бу кешедә милли горурлык юк. Булса, ул шундый зур илне һәм милләтен адәм көлкесенә калдырмас иде.

«Ул да кеше инде», дияр кемдер. Кешегә көчсезлек, хис-тойгыларга бирешүчәнлек хас. Шәрәфетдиновның да хисләре кисәк кенә бәйдән ычкынып алгандыр, янәсе. Юк, бу аклауны кабул итмим! Беренчедән, Шәрәфетдинов Казанның «Синтез» су тубы (ватерпол) командасы белән Италиягә барган делегация вәкиле, икенчедән, ул популяр медиашәхес. Гади кешегә яраган бөтен нәрсәләр дә аңа ярамый – бу популярлыкның үзенә күрә бер бәясе. Популярлык казанганда Шәрәфетдинов моны белергә тиеш иде.

Ә популярлыкның иң зур өлешен ул Татарстанның рәсми телеканалы саналган ТНВда казанды. Телевидениедә «каналның йөзе» дигән төшенчә бар, ул алып баручыларга карата кулланыла. Гомумиләштерү булса да, әмма моңа өстәргә кирәк – Татарстанның рәсми телевидениесе берәү генә булганлыктан, аның экраныннан даими балкыган һәр кеше каналның гына түгел, республикабызның да йөзе санала. Кешедән чыккан тәртипсезлек бөтен йортка, гаиләгә, хәтта нәселгә тап төшергән кебек, Шәрәфетдиновның бу гамәле дә барлык коллегаларына да пычрак сылый, канал җитәкчелеген әйткән дә юк инде. Бер кашык дегет мичкәдәге бөтен балны боза.

Әлбәттә, монда корпоратив мәсьәләләр дә калкып чыга. Шушы хәлдән генә күренә ки – канал җитәкчелеге хезмәткәрләренә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтми, моның өстендә эшләми. Бөтен дөнья халкы корпоратив кодексларга нигезләнеп эшләгәндә, ник ТНВ бу алымны кулланмый?

Мин татар халкының бер вәкиле буларак Шәрәфетдиновның бу гамәлен үземә дә кабул иттем. Видеоны карагач, беренче уй: «Менә хәзер татарлар һәм Татарстан турында ни уйлыйлар инде?» булды. Милләтне кеше алдында ким-хур итеп тә, бигрәк тә тәрбиясез итеп күрәсе килми. Ярлык бер тагылса, аны өзеп ату ай-һай авыр.

Тагын бер нәрсә бар. Халык шуның ише хәлләрне эләктереп алырга гына тора. Михаил Прохоровның Куршевельдә бер кочак фахишәләр компаниясендә күңел ачканын ничә ел сөйләделәр? Бу хәлне үз файдаларына кулланучылар да муеннан булды. Шәрәфетдиновның кыланмышын да «ялгыш киткән хата» дип бәяләүчеләр, алай җиңел генә тынычланмагыз әле сез. Түбәтәй, милли кием – болар бит көчле символлар, сәяси билгеләр. Шәрәфетдиновны каналдан кусалар да, ул чыгарган мөгез республика, ил өстендә калкып торачак әле. Кеше китә, мөгезе кала.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

Истанбул Сабантуен «Казан» ансамбле бизәде

Дөресен генә әйткәндә, Сабантуйга соңга калдык. Көн иртәдән бирле болытлы, яңгырлы, салкынча иде. Мондый һавада урманда бәйрәм итеп буламыни, җитмәсә, бала белән, дип башта бармаска да булган идек. Аннары тагын күңел: «Елга бер килә торган Сабантуй бит инде ул!» – дип ымсынгач, түзмәдек. Төштән соң җыенып чыгып киттек Истанбулның бер ярыннан икенчесенә. Рәхмәт яусын тыгымнарга, 3 сәгать дигәндә Белград урманы дип аталган җиргә барып җиттек.

Мәйдан таралып килә иде инде. Көрәшнең соңгы минутлары. Баш батыр билгеле булачак. Бөтенесе: «Тимур! Тимур! Әйдә, Тимур!» – дип кычкыра. Икенче көрәшчене кызганып куйдым. Юкка булган икән кызгануым, Сабантуй тәкәсе аңа насыйп булды. Фәйзуллаһ җан Ялчин – төрек егете булып чыкты. Әтисе татар ширкәтендә эшли икән, шуңа Сабантуйга чакыру алган. Батыр асты калган Тимур исемле егет – студент, Истанбулда укый.

«Мин көрәшче түгел, Сабантуйларда да катнашмый идем. Әмма монда хәл башка, Сабантуйларда студентлар әйдәп йөри, шуңа күрә катнашырга булдым, үзебезнең гореф-гадәтләрне күрсәтергә кирәк бит», – ди Тимур. Баксаң, Тимурга көрәшне берничә көн эчендә иптәшләре өйрәткән.

Сабантуйның ярты сәгатен генә күреп калдым, әмма аның рухын хис итү өчен җитте ул. Әлбәттә, уеннарда катнашып, арганчы биеп, таныш-белешләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп (читтә анысы да тансык) кайтасы килгән иде. Самимилекме шунда, туган җирдән еракта бер-беребезгә тартылу тагын да арткангамы, милләттәшләр җыелган мондый чараларда гаилә җылылыгы сизелә. Яңа кешеләр (Төркиягә яңа килүчеләр) милли оешма җитәкчелеге белән таныша, Татарстан вәкиленә гозерләрен аңлата. Данлыклы Гөлтән апа Ураллы белән фотога төшәләр. Быел кеше азрак булган шул – безнең шикелле яңгырдан курыкканнар.

«200ләп кеше булды», – ди Татарстанның Төркиядәге вәкиллегеннән Айрат Гатауллин. Аяз, матур көн булса меңгә җыелырга мөмкин икән. Чөнки бу урман парклары истанбуллылар арасында бик популяр. Ике ил арасында суык җилләр иссә дә, Татарстаннан кунаклар – сәнгатькәрләр, «Казан» ансамбле килгән. «Ул суыклыкны без төрек эшмәкәрләренә дә үткәрмәскә тырыштык», – ди Айрат Гатауллин. Алар инде Татарстаннан эшләрен бетереп кайтып китәргә җыенган булган. Вәкиллек аларны бу юлдан туктатуга һәм ширкәтләрен саклап калуга да үз өлешен кертә. Якында хәлнең рәтләнәчәгенә, беркемгә кирәк булмаган бу дошманлыкның бетәчәгенә ышаналар.

Төркиядәге татарларга килгәндә, җирле хакимият ярдәм итәргә тырыша, кире бормый. Сабантуйны үткәрүгә дә өлеш кертәләр. Бу юлы аш-суны үз өсләренә алып, бәйрәмдә сыйлаганнар.

Эльмира ИСРАФИЛОВА-ТӘЙРАН, журналист, Истанбул

Комментарии