- 24.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
Кемнәрдер укырга керергә дип БДИ тапшырганда, икенчеләр өстәмә белем алып диплом якларга җыенып йөридер. Укыдың да эш бетте генә түгел шул хәзер. Бүген меңләгән, миллионлаган яшьләрне борчыган мәсьәләләрнең берсе – ул укып чыгып эш урыны табу. Хәзер әти-әниләр, хәленнән киләме ул, юкмы, барысы да балаларын югары уку йортларына укырга кертергә тырышалар. 5-6 ел күпме акча түләп укыйсың, әле аннан соң да кемнәрдер аспирантурага калып белем алалар. Ә шулкадәр укудан нинди файда соң? Кулыңда югары уку йорты дипломы белән дә шулай җиде юл чатында басып каласың. Бигрәк тә яңа гына укып бетергәннәрне беркайда да колач җәеп көтеп тормыйлар. Ә бит укырга керергә документ тутырганда «эшкә урнаштырабыз» дип ялганлаган булалар, әйтерсең лә, хәзер кеше шулкадәр беркатлы күренә.
Нинди генә оешма – предприятиене карама, анда инде картаеп, күптән пенсия яшенә җитеп, таякка таянып йөрүче хезмәткәрләр бер дә бармак белән генә санарлык түгел. Бу яшендә оныкларын карап, тынычлыкта өендә ятасы да бит, һаман дәүләт талап йөриләр. Юкса, алар урынында тилмереп эш эзләп йөрүче белгечләр тәҗрибә туплый алыр иде. Янәсе, яшьләр эшне тоткарлый, эшли белмиләр, егетләрне эшли башлауга армиягә алып китәргә мөмкиннәр, кызлар эшли башлау белән декретка чыга, алар урынына яңадан алмашлар эзлисе була. Заманасы шундый булгач, нишләтәсең, эшләмичә генә беркем дә тәҗрибә туплый алмый бит.
Бүгенге заман баласы укырга керер алдыннан уйланырга тиеш. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә белем алучылар бигрәк тә, чөнки авылларның бетә барганын беләбез. Авылга кайтып ниндидер физик эш башкару, фермада эшләү хәзерге заман яшьләрен берни белән дә җәлеп итми.
Күптән түгел халык арасында яңа хәбәр таралды, янәсе, медицина өлкәсендә югары уку йорты тәмамлап авылга эшләргә кайткан яшь белгечләрне 1 миллион сум белән тәэмин итәчәкләр, әле шуңа өстәп республика бюджетыннан да 100 мең сум бирәләр ди. Тик кемнәрнең генә колак очларын селкетте икән бу хәбәр? Шәһәрдән авылга эшләргә кайтам дип «атлыгып торган» яшьләр бер дә күренми. Кулында кызыл дипломы була торып та, шәһәр урамы себереп йөрүче яшьләр баштан ашкан.
Бүген һәркем югары белем алырга кирәк дип саный. Шулай да, бу хак сүз микән? Бәлки, урамда эшсез гомер кичергәнче, урта һөнәри белем алып эшләвең күпкә отышлырактыр?
Ландыш ВӘЛИЕВА,
КФУ студенты.
Комментарии