- 24.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
Телевизорда японнарның роботлары турында искитмәле сүзләр сөйлиләр. Инде сөйләшә, беренче ярдәм күрсәтә торганы, өй җыештыручы кебекләре чыккан икән. Тик алар моның белән генә тынычланмый: әллә нинди нанотехнологияләр кулланып, яңадан-яңа роботлар ясау белән шөгыльләнә. Бер дә ис китәрлек әйбер түгел, дип уйлап куйдым эчемнән генә. Соң безнең мәгариф системасы да, инде күптән роботлар ясау белән шөгыльләнә, ләбаса!
БДИ дигән сүзне ишетүгә, хәзер оныклары белән яшәүче әбиләр дә дер калтырап куя: безнең малай бирә алырмы, янәсе.
Нәрсә соң ул БДИ? Бер танышым, тиздән үзенең дә бу мәхшәр аша үтәсен исенә төшерде дә: «БДИ – безне дәүләт интектерә» дип аталса, дөресрәк булыр иде», – диде.
Чыннан да, әлеге төр имтиханнар күп белем таләп итми: тестларны ятласаң, ерып чыгып була. Бары математика белән авырлыклар туарга мөмкин. Тик анысын да әзерлек китапларындагы кебек итеп бирәләр, саннары гына икенче була. Үзем бу төр сынауны узган кеше буларак, шуны әйтә алам: БДИга әзерләнгәндә ятлаган әйберләр имтиханнан соң бер атна үтүгә онытыла! 1нче сыйныфта ук күңел биреп ятлаган «Туган тел» шигыре онытылмый, ә без имтихан өчен тырышып-тырышып ятлаган саннар, җөмләләр баш миеннән кояш нуры кебек «сыйпап» кына уза.
Тик мәгариф системасында эшләүчеләр бу фикер белән килешми. Янәсе, БДИ укучының төпле белемен тикшерергә ярдәм итә. Әйтегез әле, 11 ел укыганны 30 төрле сорау белән генә тикшерү мөмкинме?!
Инде БДИдан куркып, үз-үзенә кул салучылар да булды. Тик аларга күз йомдык: бала артык нечкә күңелле, башка борчулары да булган һәм башка сәбәпләр табылды. Әмма ел саен мондый очрак булмый калмый бит, ел да «Имтиханнан куркып үзенә кул салган», – дигән сүзләрне ишетәбез. Бер карасаң, бер нәрсәсе юк ул имтиханның: ятла да, тестны билгеләп чык. Бары укытучылар гына: «Шуның кадәр балл җыймасаң, билгеңне акламыйсың», – дип, балага кабатлап тора, уртача укыган укучыдан да мәктәпнең йөзенә тап төшермәслек, югары балл сорыйлар.
Бераз читкә киттем бугай. Сүзем бит мәгариф системасының роботлар ясавы турында иде. Чыннан да, БДИга әзерләнгән укучы шул җансыз тимер җыелмасын хәтерләтә: сорауны ул ятлаганнан бераз үзгәртебрәк, кире якка әйләндереп сорасаң, аптырап кала, чөнки аның «программасында» мондый төр сорау сакланмаган…
Бәлки, гади имтиханнарны кайтарыргадыр? Мәктәпне моннан дистә еллар элек тәмамлаучыларның «3»легә укыганы да бүген БДИда югары балл җыйганнардан күбрәк белә бит! Берни белмәүче робот-укучылар нигә кирәк? Рәхәтләнеп укысыннар да бар белгәннәрен телдән сөйләсеннәр. Белемнәрне тикшерүнең гадел ысулын мин бары шул төр имтиханнан күрәм.
Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,
КФУ студенты.

Комментарии