- 24.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Архив
28 майдан башлап, чыгарылыш сыйныф укучыларының төп өлеше Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга керешәчәк. Укучы балаларның гына түгел, укытучыларның, ата-аналарның төн йокыларын урлаган бу яңалыкка әле дә ияләнеп бетә алмыйбыз. Әлеге куркыныч «аҗдаһа» ел саен әйләнеп кайта һәм, әкиятләрдән аермалы буларак, бер генә батыр белән түгел, ә һәр укучы белән көч алышадыр кебек. Сораштыруда катнашкан укучылар әйтүенчә, иң куркыныч «аҗдаһа»ның исеме – математика икән. Алар бу фәнне иң авыры дип билгеләгән. Шәһәр балаларының 90 %ы шушы фәннән репетиторга йөрүен дә әйткән. Хәер, хәзер авыл балалары да бу яктан сынатмый һәм бик актив төстә репетитор хезмәтләреннән файдалана.
ТЕЛЕФОННЫҢ КИРӘГЕ КАЛМАЯЧАК
Быел май-июнь айларында, димәк, имтиханның төп өлешендә Русиядә 880 мең кеше катнашачак. Шуларның 790 меңе – быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Калган 90 мең кеше арасында узган ел тапшыра алмый калганнар, икенче югары белем алырга теләүчеләр һәм башкалар бар.
Төрле сәбәпләр белән БДИны алданрак, ягъни 20 апрель-4 май көннәрендә Русиянең 64 субъектыннан 1,6 мең укучы тапшырды һәм аларның имтихан нәтиҗәләре билгеле инде. 5 %тан артык имтихан бирүче математиканы бөтенләй ерып чыга алмаган, 3,5 %ының урыс теле буенча күрсәткечләре бик начар дип бәяләнгән.
Математика дигәннән, без мәктәпне тәмамлаганда (Аллага шөкер, ул чакта БДИ булмады) һәркемгә мәҗбүри рәвештә бу фәннән имтихан бирәсе иде. Ул хәзер дә шулай. Журналистика факультетына җыенган укучыга математиканы мәҗбүри тапшыртуларын мәңге аңламадым. Ни өчен мин дә һәм физика-математика факультетына җыенучы Илназ да шуны ук тапшырырга тиеш дип уйлый идем. БДИлар белән баш катыру киткәч тә, шул ук сорау борчыды. Инде хөкүмәттә дә шушы сорауны күтәргәннәр һәм гуманитарийларга – аерым, техник белем алырга теләүчеләргә башка биремнәр әзерләү өстендә эшлиләр икән. Әлбәттә, беренче төркем өчен ул биремнәр җиңелрәк булачак.
Җиңелрәк булсын иде шул, чөнки имтихан кабул итү шартлары елдан-ел катылана. Узган елларда имтиханга телефон алып керергә ярамаса да, яшереп алып керүчеләр, биремнәрне СМС, ММС хәбәр итеп укытучыларына, әти-әнисенә җибәргән укучылар бар иде. Быел исә бу хәйләгә дә өлешчә (ә алдагы елларда тулаем) чик куелачак. Телефон сигналын тоткарлаучы махсус җайланмалар Татарстан Республикасында, Ленинград, Тамбов, Магадан, Кемеров өлкәләрендә, Алтай краенда быелдан ук урнаштырылачак.
«ИКЕ»ЛЕ КАПЧЫКЛАРЫ» УТЫРЫП КАЛМЫЙ
БДИ тапшырып йөргән балаларның ата-анасы хәзерге укыту системасын үз чорындагысы белән чагыштырып карыйдыр һәм, минем кебек үк, тагын бер хәлне аңлый алмый тилмерәдер. Элек, 8 сыйныфны көчкә «өч»легә тәмамлаган балалар 9-10 сыйныфка алынмый, ә һөнәри училищеларга, техникумнарга китеп бара иде. «Ике»ле капчыклары»ның икешәр елга утырып калган очраклары турында да беләбез. Хәзер укыту дәрәҗәсе югары, имтихан алу системасы көчле, дип лаф орсалар да, утырып калучылар күренми. Бу ни өчен шулай? Балаларның баш мие зурайганмы әллә? Хәзер 10-11 сыйныфка теләсә кемне алганга күрә, «ике»ле капчыклары» да һөнәри белем алып тормый гына югары уку йортына «үрелә» һәм буе җитә дә…
БДИ кертелгәч, бу әйбер дә исәпкә алынган икән. 9 сыйныфны тәмамлаган укучы дәүләт аттестация имтиханы тапшырырга тиеш. Әгәр әлеге имтиханда ул тиешле балларның иң кечкенә күрсәткеченә дә ирешә алмый, әгәр аның еллык билгеләре арасында ике яки аннан күбрәк «ике»ле бар икән, аңа төп мәктәпне тәмамлау турында таныклык бирелми һәм ул 10 сыйныфка кабул ителмәячәк. Шундый таныклык алганнар гына 10-11 сыйныфта уку өстенлегенә ия булачак. Ләкин кайбер мәктәпләр ниндидер телләр яисә аерым фәннәр буенча махсуслашкан булырга мөмкин. Ул мәктәпләрдә шул махсус фәннәрдән имтихан күрсәткечләре югарырак булуы сорала. Бар укучы да моны булдыра алмый һәм нәтиҗәдә башка мәктәп өчен җитәрлек күләмдә балл җыеп, махсус фәнле мәктәптән китәргә, 10-11 сыйныфны башка мәктәптә укуын дәвам итәргә мөмкин.
Утырып калу, гомумән, юк. БДИ тапшыра алмаган очракта да, укучы бер үк программаны ике ел буе укымый, нибары имтиханын гына киләсе елга кабат тапшырып карый.
МАТЕМАТИКА ҖИҢЕЛ БУЛСЫН ДИСӘҢ…
31 майда математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханы булачак. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да тирләп-пешеп шул чарага әзерләнәдер. Безнең киңәшләр дә сезгә зыянга булмас дип уйлыйбыз.
– Һәр өч хатаның берсе имтихан тапшыручының игътибарсызлыгы, борчылуы, каушавы аркасында була икән. Үзегезгә ышаныгыз һәм курыкмагыз. Сез куркудан берни дә үзгәрми, шуңа күрә нервларыгызны тынычландыруга энергия әрәм иткәнче, аны мәсьәләләр чишүгә сарыф итегез.
– Бер генә биремгә тукталып, аңа ябышып утырмагыз. Башта кайсын эшли аласыз – шуларын башкарыгыз. Калганнарына вакытыгызны тигез итеп бүлеп, һәркайсын шул вакыт эчендә башкарырга тырышыгыз.
– Имтиханның беренче өлешендә бирелгән биремнәр «mathege.ru» сайтында күрсәтелгән биремнәрдән нибары саннары белән генә аерыла. Аларны эшләүне автомат дәрәҗәгә җиткерергә дә мөмкин, ләкин саннар белән игътибарлы булыгыз.
– Хәзерге биремнәрдә тормыштан алынган, ягъни практик мәсьәләләр күп. Аларның нәтиҗәсе дә тормышчан булырга тиеш. Әйтик, сезгә су счетчигы буенча ничә литр су акканын карап, бирелгән тариф белән исәплисе һәм шуның өчен күпме акча түлисен, бу түләүләрдә берничә ай эчендәге аерманы билгелисе ди. Бу айда 200 сум түләп, киләсе айда 5 мең сум түлисе булса, димәк, нәтиҗәләр тормышчан түгел дигән сүз.
– Имтиханга әзерләнгәндә үк, хәтерне яхшырту өчен, көннең беренче яртысында чикләвекләр, составында какао күп булган шоколад ашагыз.
Фәридә ЗАРИПОВА әзерләде.
«Аҗдаһа» килер чак җитте... ,
Комментарии