- 24.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №19 (19 май)
- Рубрика: Архив
12 майда тарихта беренче мәртәбә Русиянең төрмәләр идарәсе белән Русия мөфтиләр шурасы арасында килешү имзаланды. Килешүгә Мөфтиләр шурасы ягыннан аның рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ә Русиянең җәза үтәү федераль хезмәте ягыннан аның директоры Александр Реймер кул куйды.
Мөфтиләр шурасында узган әлеге чарада бу килешү турында Александр Реймер болай диде:
– Мондый килешүгә кул куюны зур вакыйга дип саныйм. Төрмәдә утыручыларның теге яки бу җинаять өчен ирекләрен чикләсәк тә, аларның рухи дөньясы турында кайгыртырга кирәк. Чөнки алар төрмәдән төзәлеп, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып чыгарга тиеш. Бу яктан дини идарәләргә зур өметләр баглыйбыз.
Бүген безнең төрмәләрдә 40 мәчет, 200ләп гыйбадәт йорты бар. Ләкин алар гына аз. Алга таба мөселманнар өчен гыйбадәт урыннарын киңәйтергә уйлыйбыз. Бу килешү зур мөмкинлек бирәчәк.
Әлеге килешүне Равил хәзрәт Гайнетдин дә зур вакыйга дип саный:
– Мондый килешү беренчесе генә булса да, төрмәләрдәге хәлне белмибез түгел. 90нчы елларда да шундый килешү төзелгән иде, ниндидер сәбәпләр аркасында ул имзаланмый калды. Төрмәләргә китаплар, намазлыклар җибәреп торабыз. Ләкин кайберләрендә гыйбадәт урыннары ясалса да, килешү булмаганга күрә, аларны тора-бара ябып та куйдылар, – дип Мәскәүнең Бутырка төрмәсен искә алды ул.
Шулай ук, килешүгә төрмәләрнең кабель телевидениесе аша мөселман программасын, мөселман фильмнарын күрсәтү мөмкинлеген булдырырга дигән маддә дә кертелгән. Хәзер аның нигезендә Русия җирлегендәге теләсә нинди төрмәдә дини эш алып бару хокукы бар.
– Төрмәдә утыручы рухи, дини тәрбия ала икән, һичшиксез, төзәлү юлына басачак, дип саныйм. Бүгенге килешү программалы байтак эшне җайга салырга ярдәм итәчәк. Александр Реймер чыгышында төрмәләрдә мәчетләр, гыйбадәт урыннары бар дисә дә, андый урыннар бик аз, бәлки, Татарстан төрмәләрендә генә булырга мөмкин, ә рус православие часовнялары күп төрмәләргә куелган. Бу килешүгә, төрмәләр идарәсе мөмкинлегеннән чыгып, анда гыйбадәт урыннары булдырылырга тиеш дигән маддәне дә керттек. Чөнки төрмәгә имам килгән очракта аның белән очрашу өчен аерым урын булырга тиеш, – диде Равил хәзрәт.
Мөселманнарны кем бәхәсләштерә?
Яңа патриарх билгеләнгәннән соң, Рус православие чиркәвенең активлыгы бермә-бер артты. Шуның бер юнәлеше – Русиядәге бәйсез фикерләү күрсәткән мөселман дин әһелләренә карата православие чиркәве тарафыннан төрле уйдырмалар тагылу. Күпчелек вакытта ул эшләр мөселманнар катнашында башкарыла.
Бу эшләргә үзенең мөселманнарга каршы тырышлыгы өчен Диннәрара консультатив шурадан чыгарылган Роман Силантьев зур активлык белән тотынды. Хәзер православие чиркәве тарафыннан Русия диннәре географиясен өйрәнү үзәге җитәкчесе итеп билгеләнгән бу әһел мөселманнарны, мөселман дин әһелләрен каралтуга зур көч куя. Мондый фикергә нигезле урын бар: шушы көннәрдә генә БДБ илләренең Диннәрара башкарма комитеты рәистәше мөфти Шафиг Пшихачев: “Равил Гайнетдин мәгълүмат чаралары аша Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы Аллаһшөкер Паша-задәгә каршы чыкты”, – дип, аны Бакуда узган дини саммитны өзәргә тырышуда гаепләде.
Равил хәзрәт Гайнетдин үзе “Азатлык”ка болай дип белдерде: “Роман Силантьевның миңа карата “Интерфакс” аша тараткан гаепләүләренә Аллаһшөкер Паша-задәгә Азәрбайҗандагы сөнни мөселманнарын яклап язган хатым сәбәпче булгандыр дип саныйм. Чөнки минем исемгә һәм безнең оешмага, шулай ук матбугатта ачык хат белән ул төбәктә яшәүче сөнниләрдән аларның вөҗдан иреге кысылуы хакында хәбәр алдым. Һәм рәсми рәвештә Азәрбайҗан илчесе Полат Бюль-бюль оглы аша мөфти Паша-задәгә хат юлладым. Ләкин аңа әле һаман да җавап килгәне юк. Силантьев ике дини оешма арасында булган хатка бәя биреп, аны тискәре яктан күрсәтмәкче. Узган ел оештырылган яңа Консультатив шураның, шулай ук Роман Силантьевның Паша-задәне БДБ илләре мөфтиятләренең башлыгы итеп күрсәтәселәре килә. Ләкин Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек илләрнең мөстәкыйль мөфтиятләре бар. Алар шыгый юнәлештә булган Азәрбайҗан мөфтиятенә буйсынмаячак. Роман Силантьев шикелле мөселманнарга дошман булган кеше ничек кенә безгә Аллаһшөкер Паша-задәне рухи җитәкче итеп тагарга тырышмасын, ул булмаячак. Безнең үз фикеребез, дини юнәлешебез бар. Эт өрә, караван бара. Үз мөселманнарыбызны үзебез яклаячакбыз”.
Ә инде яңа гына патриарх тарафыннан оештырылган диннәр географиясе үзәгенә килгәндә, “Интерфакс” сәхифәсендә алар тарафыннан хәзерләнгән Русия дини оешмаларының харитасы да куелган. Һәм Русия мөселман оешмалары атласы да урнаштырылган. “Роман Силантьев җитәкчелегендәге бу үзәкнең диннәрне өйрәнер өчен махсус барлыкка килүен ислам динен күтәрер өчен дип уйласак, нык ялгышыр идек”, – диде мөфти Равил Гайнетдин.
Ришвәт бирү – гадәти күренеш
Татарстанда ришвәт алу вакытында бер эшмәкәр тотылды. Бер карасаң, бу Русия өчен әллә ни гаҗәп тә түгел кебек. Әмма әлеге эшнең нәкъ Түбән Камадагы иң эре төзелешләрнең берсе – “ТАНЕКО” комплексы белән бәйле булуы күпләр игътибарын җәлеп итте.
Чөнки әлеге “гасыр төзелешенә” тиңләнгән проектның башлангычында республика җитәкчелеге тора һәм анда миллиардлаган сум әйләнә. Гомумән, “ТАНЕКО” төзелешенә керәчәк инвестицияләр күләме 280,1 миллиард сум дип исәпләнә.
Зур төзелешләр вакытында акчаның “откат”ка, ягъни керемнең бер өлешен акча бирүчегә кире кайтару галәмәте Русиядә киң таралган. Хәтта бу юнәлештә эшләргә теләмәгән оешмалар белән сүз куертып та тормыйлар. Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә дә бер эшмәкәр 900 мең сумга “мәсьәләне хәл итәргә” вәгъдә иткән. Ягъни “ТАНЕКО” комплексын төзүче ширкәт Казанның бер оешмасы белән тимер корылмаларга килешү төзи. Әмма ул эш барып чыкмый. Шуңа килешүне яңа шартларда төзергә булалар.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бер ай элек үзен “ТАНЕКО” мәнфәгатьләрен кайгыртучы буларак таныштырган бер эшмәкәр җитештерүчегә мәсьәләне тиз хәл итәчәген, әмма аның өчен 900 мең сумлап акча кирәк булачагын әйткән. Әлбәттә, мондый мөһим мәсьәләне өстән рөхсәт алмыйча гына хәл итеп булмый. Ришвәт сораучы да үзенең югары җитәкчеләр белән элемтәдә торуын белдергән. Хәтта кайбер билгеле исемнәргә дә таянган. Казан оешмасына бу килешү 25 миллион сум китерергә тиеш булган. Һәм әлеге тимер корылмалар ярдәмендә нефть эшкәртү комплексының беренче чираты төзелә башлар дип фаразланган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәткәре Әлфия Сафина хәбәр итүенчә, әлеге оешма бу эшкә бармаска булган һәм милициягә мөрәҗәгать иткән. Ришвәтнең бер өлешен – 100 мең сум тапшырганда, әлеге эшмәкәр тоткарланган.
Хокук саклау оешмалары тикшерүе барышында бу кешенең ике ширкәт җитәкчесе булуы, әмма “ТАНЕКО” һәм аңа караган бер генә төзелеш оешмасына да катнашы юклыгы билгеләнә. Шул ук вакытта ул күп кенә җитәкчеләр өчен “үз кеше” икән. Шулай ук бу “ТАНЕКО” төзелешенә “үтеп керергә теләү” белән бәйле беренче эш түгел дигән мәгълүматлар да бар. Хәзер әлеге өлкәдә тикшерүләр дәвам итә.
Соңгы елларда Казан хакимиятендә эшләүче кайбер хезмәткәрләр дә ришвәт алу вакытында тоткарланды. Казан эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский хәбәр иткәнчә, хәзер шәһәрдә коррупция белән бәйле 50 җинаять эше ачылган. Гомумән, мэриядә коррупциягә каршы көрәш уңаеннан тикшерүләр үткәрелә. Әле бу көннәрдә генә шул тикшерүне уза алмаган 80 хезмәткәрнең эштән китү турында гариза язганы әйтелде. Шуңа да карамастан Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин бу өлкәдә эш җитәрлек түгел дип саный. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһановка инде ай азагына кадәр коррупциягә каршы көрәш чаралары турында хисап әзерләү йөкләнгән.
Гомумән алганда, Русиядә тулаем җитештерү күләменең дүрттән бер өлеше ришвәтчелеккә китә. Бу елына 300 миллиард доллар дигән сүз. Коточкыч зур саннар. Transparensy Internationals мәгълүматларына караганда, 90нчы еллар азагында дөнья илләре арасында коррупция нигезендә Русия 82нче урында торса, 2000 ел азагында ул инде 146нчы баскычка төште.
Татарстан түрәләрне укытмакчы
Татарстанда хөкүмәт түрәләрне укыту, белем арттыруга 48 миллион сум акча бүләчәк. 10 ай дәвамында 30дан артык түрәне идарә итү нигезләренә өйрәтәчәкләр. Шул ук вакытта чит илләрдә укып, сыйфатлы белем алган яшьләрнең кайберләре үзләренә яхшы эш таба алмый.
48 миллион сумга беренче чиратта республика министрлыклары һәм дәүләт оешмалары җитәкчеләрен укытмакчылар. Белем бирүне дә халыкара дәрәҗәдәге белгечләр алып барырга тиеш. Түрәләрне укыту “Дәүләт-җәмәгатьчелек идарәсе магистры” дигән шактый яңгырашлы исем белән аталса да, чынлыкта бу бары идарә белемен һәм аның өчен һөнәри осталыкны арттыруны күздә тота. Белем бирү Казанда гына алып барылачак. Димәк, түрәләр эш урыныннан аерылмыйча гына укыячак дигән сүз.
Шул ук вакытта тагын бер программа нигезендә Татарстандагы 12 түрә Европа берлегенең берәр илендә белем арттырачак. Аларны анда “Көндәшлеккә сәләтле булу һәм икътисад үсеше өчен заманча инфраструктура: планлаштыру, финанслау һәм идарә” итүгә өйрәтмәкчеләр. Уку дәвам итәчәк 5 көндә түрәләр 4 йолдыздан да ким булмаган һәм бер кешегә генә исәпләнгән кунакханә бүлмәләрендә яшәячәк. Аның өчен дә 1,9 миллион сум акча бүлү каралган. Бер кешегә 4 мең евро дигән сүз.
Аңлашыла ки, түрәләр белемен арттыру, заманча шартларда эшләргә өйрәтү – начар гамәл түгел. Ләкин Казанда төбәк менеджеры булып эшләүче Әхәт әйтүенчә, әлеге укулар даими уза, әмма нәтиҗәсе әллә ни күренми.
– Гади бер салым түләүче буларак, әгәр ул акча бюджеттан бүленә икән, түрәләрнең, чыннан да, белеме артуын күрәсе килә. Ләкин ул сизелми. Хәбәрләргә карасаң, гыйнварда да ниндидер курслар үткәреп, акча бүленде, мартта да шундый хәл кабатланды. Менә хәзер тагын 1,25 миллион евро бирелә. Шуңа да карамастан дәүләт оешмаларында чиратлар бетми, – ди ул.
Әхәт, беренче чиратта, ЮХИДИ тармагында эшләүчеләрне укытырга кирәк дип саный.
– Хәзер бит коррупция белән көрәш чаралары турында күп сөйлиләр. Әмма моның өчен судлар бәйсез булырга тиеш. Ләкин, кызганычка, әлегә бу алай түгел. Шуңа белемне арттыру кирәк. Тик нәтиҗәсе булсын иде, – ди Әхәт.
Беренче чиратта, хөкүмәт берничә ел җитәкче урынында эшләгән, тугрылыклы, киләчәккә аның белән эшләүгә өмет итеп була торган кешеләрне укытачак. Юкса алдан ук кирәкле белеме булган кешене генә эшкә алырга була кебек. Ләкин ышанычлы кешене укыту хөкүмәт өчен мөһимрәк, күрәсең.
Кырым татарлары фаҗигасе
Кырым татарларының сөргенлек фаҗигасенә 18 майда 66 ел тулды. Ул вакытта 80 мең йорт, 130 мең сыер, 357 мең баш сарык тартып алынган. Китапханәләр, мәктәпләр, музейлар, институтлар юк ителгән. Бу фаҗиганең кырым татар халкы менталитеты, генофондына китергән зыяны әле күп еллар сизеләчәк.
Партия документлары буенча сөргенлеккә җибәрелгән 194 мең кырым татарларының 52%ы – балалар, 32%ы – хатын-кыз, 15%ы өлкән яшьтәге кешеләр булган. Чичән тарихчысы Абдрахман Авторханов исә: “423 мең кырым татары сөргенгә җибәрелде, шуларның 188 меңе һәлак булды”, – дип исәпли. Сөргенлектә кырым татарларының паспорты алынган. Аның урынына махсус бланклар бирелгән. Бу бланклар 1937 елда Ленинградта басылган икән. Күрәсең, кырым татарларын сөрген итү мәсьәләсе инде ул елларда уйланылган, дип фаразларга мөмкин. Сугыш исә моның өчен бер сылтау гына булган. “Кырым татарлары милли хәрәкәте вәкилләренең начар шартларда яшәүдән һәлак булуы – геноцидка тиң бер җинаять”, – дип саный А.Авторханов.
2005 елда кырым татарлары корылтае сөргенлекне халыкка ясалган геноцид итеп таныды һәм махсус комиссия булдырылды. 2009 елда бу комиссиянең эше активлашты. Президент В.Ющенконың “Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан” һәм “Кырым татарларының милләте буенча сөргенлеккә җибәрелгәннәренең 65 еллыгына багышланган чаралар” хакында фәрманнар нигезендә Акмәчеттә узган СБУ (дәүләт куркынычсызлыгы хезмәтенең) күчмә утырышы узды. Утырышта коммунист режим кырым татарларына каршы оештырган репрессияләре буенча архив язмалары ачылганы хәбәр ителде.
Генераль прокуратурага һәм СБУга Ющенко тарафыннан сөргенлек турында җинаять эше кузгату мәсьәләсен карап чыгарга дигән күрсәтмә дә бирелгән иде. СБУ һәм прокуратура кырым татарларын, болгар, әрмән, грек, алманнарны канунсыз сөргенгә җибәрелүләре хакында документларны өйрәнә башлады. Бу эш нәтиҗәсендә сөргенлеккә хокукый бәя бирү күздә тотыла иде.
Мәҗлес каршында геноцид буенча эшләп килгән махсус комиссия СБУда төзелгән комиссия белән элемтәдә эшләп, аңа кырым татарларының “Онытма” акциясе дәвамында җыелган сөргенлек хатирәләрен юллый башлаган иде. Аларның кайберләре кырым татарлары матбугатында да басылды. Ләкин соңгы айларда СБУда эшләгән бу комиссия үз эшен туктаткан. Бу хакта 15 майда Кырым Югары Радасында сөргенлекнең 66 еллыгына багышлап матбугат очрашуын үткәргән “Корылтай-Рух” фракциясе җитәкчесе даими комиссиянең рәисе Ремзи Ильясов хәбәр итте. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, президент итеп В.Янукович сайланганнан соң, президент сайтыннан Ющенко заманында Голодомор сәхифәсе юкка чыккан. Сөргенлек буенча комиссиянең дә СБУда юкка чыкканы яңа президентның килүе белән бәйлеме-юкмы билгесез.
Шуны да әйтергә кирәк: кайбер украин җәмәгатьчелек оешмалары, мәсәлән, Украинаның милли оешмалары конгрессы кырым татарларының сөргенен, Голодомор, Холокост, әрмәннәрнең ХХ гасырда күпләп үтерелүе кебек җинаятьләрне геноцид дип саный.
Мәҗлес каршындагы геноцид буенча комиссиянең рәис урынбасары Әлведдин Чубаров әйтүенчә, комиссия сөргенлек хакында җыелып барган мәгълүматлар нигезендә халыкара оешмаларга, судка мөрәҗәгать итә ала. “Бөтен хатирәләр тупланып, аерым китапта чыгарылачак”, – диде Чубаров.
Сөргенлекне балачагында башыннан уздырган кырым татарлар морзалар нәселеннән булган Ненкедҗан ханым әнисенә: “Ни өчен безнең халыкны сөргенгә җибәргәннәр? Без ярамый торган халык идекмени?” – дигән сорауны бирә торган булган. Сөргенлектә үлгән әнисе: “Юк, балам, без бик ару халык, тик Совет хакимиятенә ярамадык!” – дип җавап кайтарган.
Шул совет хакимиятенә ярамаганнар арасында Кырымда яшәгән 6 меңләп Казан татары да бар иде. Аларны да кырым татарлары белән бергә Кырымнан кудылар. Бу хакта профессор Рәфыйк Мозаффаров үзенең энциклопедиясендә яза.
Быел матәм чаралары 15 майда үтте. Ул кырым татарлары яшьләренең Чатыртау тавының иң югары ноктасына күтәрелеп, анда кырым татарлары байрагын урнаштыру акциясеннән башланды. 16 майда кырым татарлары театрында “Онытма” исемле әдәби-музыкаль чара узды. Монда Төркиядән, Румыниядән килгән кырым татарлары диаспорасы да катнашты.
17 майда Кырым хакимиятләре сөргенлеккә җибәрелү өчен 1944 елда кырым татарлары җыелган урыннарда куелган истәлек ташларына чәчәкләр салды, украин театрында матәм утырышы узды. Кич Акмәчетнең үзәк мәйданында “Йөрәгеңдә ут яндыр” дигән акция барышында зур экранда кырым татарлары симфоник әсәрләре яңгырады.18 майда Акмәчеттә Бөтенкырым матәм җыены узды.
azatliq.org
АКШ тоткыны азат
Кушма Штатлар федераль суды Гуантанамодагы АКШ төрмәсендә ябып тотылган 42 яшьлек Чаллы татары Равил Минһаҗевның мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, аның тиз арада азат ителергә тиешлеге турында карар чыгарды.
Әфганстанда Талибанга каршы АКШ хәрби чаралары башлангач Пакистанда тотылып Гуантанамога китерелгән Минһаҗев андагы соңгы Русия ватандашы иде. Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар, Чиләбе һәм Төмәннән чыккан башка 7 Русия ватандашы Гуантанамодан элекке елларда азат ителде.
“Азатлык” хәбәренә караганда, Равил Минһаҗев Русиядә элек кайткан Гуантанамо тоткыннары кебек эзәрлекләүләргә дучар булудан курка һәм илгә кайтырга җыенмый.
Комментарии