Русия яңа тренерлы булды

Футбол буенча җыелма командасының яңа тренеры итеп Дик Адвокат билгеләнде. Берничә ай ил җыелмасы тренерсыз иде, гәрчә 30 июньгә кадәр бу вазифада Гус Хиддинк исәпләнсә дә. Ләкин ул Русиядә киләчәген күрмичә, шулай ук илебезнең алдагы футбол тормышы томанлы булуын чамалап, русларга караганда шактый азрак тәкъдим иткән Төркия җыелма командасы белән килешү төзеде. Футбол сөючеләргә мәгълүм: ул 1 августтан төрекләр өчен чыгыш ясаячак.

Дик Адвокатка күчик. Бу – Русиянең голланд белгечен янәдән үзенә эләктерүе. Димәк, Русия футбол берлеге үзебездә яхшы белгеч күрми. Тарих шуны күрсәтә: Русия футболы үз белгечләре белән дә, чит илнекеләр белән дә әллә ни үзгәрми: һаман туп тибәргә өйрәнә алмыйбыз. Ахырдан исә сәбәпне тренердан гына күрәбез.

Дик Адвокат – Русиягә яхшы таныш. “Зенит”та 3 ел тренер булды. “Зенит”ны ул ил чемпионы итеп, УЕФА Кубогын отуга ирештерде. Менә Хиддинкның Евро-2008дән соңгы уңышыннан соң, бәхет башка елмаймады. Нәтиҗәдә, Русия җыелма футбол командасы Дөнья чемпионатыннан мәхрүм калды.

Д.Адвокат белән килешү 4 елга исәпләнгән. Яңа тренерга күпме түләнәчәге төгәл әйтелмәсә дә, Русия футбол берлеге президенты Сергей Фурсенко сүзләренчә, Адвокат акчаны Гус Хиддинкка караганда азрак алачак һәм Русиядә, чагыштырмача, озаграк вакыт уздырачак. Фурсенко журналистлар белән очрашуда: “Русиядә беркайчан да акча мөһим булмады”, – дип белдерде. Шуңа, янәсе, отышлырак килешү төзи алганнар.

Ләкин дөнья футбол җәмәгатьчелеге тренерның футбол этикасын һәрчак бозуын искә төшерә. Сәбәбе – акча корты булуда. Бер ай элек Адвокат Бельгия футбол Федерациясе белән килешүен өзде. Чөнки Русия белән килешү төзеде. Аңа кадәр дә шушындый ук җавапсызлык кабатланган. Ул вакытта Адвокат Австралия командасын ташлап киткән иде, чөнки аны “Зенит”тан саллы гына тәкъдим көтте. Австралия җыелма командасы “Зенит” белән судлашырга әзерлеген белдерде. Ләкин “Зенит”та да ул контракт нигезендә килешүне тулысынча үтәмәде, ахырга кадәр тормыйча, команданы ташлап китте. Адвокат өчен барыннан да өстен булып акча тора, шуңа да Русия футбол җәмәгатьчелеге Дикның Русиядә хезмәт итүе 4 елга кадәр булмаска да мөмкин, ди. Ләкин аның эшен сыйфатлы саныйлар.

Д.Адвокатка куелган максат – команданы Евро-2012 һәм Дөнья чемпионаты-2014нең ахыргы этабына чыгару. Бу минимум исәпләнә, моңа кадәр ул Голландия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Көньяк Корея һәм Бельгияне җитәкләде, зур уңышларга ирешмәсә дә, минимум максатка ирештерергә тырышты.

P.S. Русия футбол берлегенең финанс директоры Елена Еремеева хәбәр иткәнчә, Русия футбол командасының премияләр күләме 171 млн сумга киметелгән. Моңа ил командасының КАРда узучы Дөнья чемпионатына үтә алмавы сәбәп булып тора икән.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии