Нурзадә егет эзли

Яратам да соң шушы Нурзадәне. “И, беткәнмени аның кебек яшь җырчылар?!” – дияр кайберәүләр. Артист буларак кына түгел, мөлаем, һәрчак ачык күңелле, гади, эчкерсез сыйфатлары өчен үз итәм мин аны. Уңганлыкны да Ходай өеп биргән. Өч әйбердән биш төрле салат ясарга мөмкин ул. Өстәвенә, автоледи, тамада, тегүче, көйләр дә яза… Төшкә кадәр авылда өй юып, ару-талуны белмичә, кичен тамашачысына бер дигән концерт кую да аның өчен берни тормый. Каян килә шулхәтле энергия диген!

Белешмә:

Туган көне: 28 май;

Туган урыны: балачагы Арчаның Шура авылында узган, аннан Яңа Кенәргә күченгәннәр;

Белеме: ТДГПУның чит телләр факультеты;

Гаилә хәле: кияүдә түгел;

Девизы: бар да яхшы булыр!

Соңгы арада Нурзадә егет эзли бит әле. Әллә ниләр уйлый күрмәгез тагын. Хәер, бу хакта соңрак.

– Нурзадә, кайчан гына шалтыратышсак-күрешсәк тә, син шат күңелле, йөзең көләч. Һәрчак күтәренке кәефле булуның сере нидә? Проблемалар синнән читтә йөри бугай?

– Кайчан ничек инде. Утырып елыйсы килгән мизгелләр дә булгалый. Күп очракта проблемаларымны, күңелсез мизгелләрне башкаларга сиздермәскә тырышам. Андый вакытта бал белән чәй эчеп тынычланам. Дусларым, танышларым күп булса да, күңелем тулганда, эч серемне Татьянага гына бушатам. Бер-беребезне күптән беләбез. Өч баласы булган бу ханым – минем өчен иң әйбәт психолог.

– 26сында Филармония концертлар залында чираттагы сольный концертың көтелә. Май ае – эш аеруча да күп чор бит. Бераз мөмкинлек килеп чыктымы, күпләр бакчага, авылга сызу ягын карый. Ни сәбәпле ул вакытны сайладың?

– Бу – минем 5нче концерт. Башка вакытта көзен куя идем. Гел бер фасылда оештыру ялыктыра. Ул чордагы вак яңгырлар, пычрак, салкыннар да күңелгә тәэсир итми калмый. Үзем – яз кызы. Туган көнем 28 майда. Шуңа елның бу фасылын аеруча яратам. Концертымны да шушы чорда куярга уйладым. Ә тамашачыны ничек җыярга икән дип борчылмыйм. Билетлар сатылып бетү алдында. Бик аз калды.

– Тамашаны “Һиндстан хикмәтләре” дип атагансыз. Тагын нинди мөгез чыгарырга уйлыйсыз? Анда кемнәрне күрергә мөмкин булачак?

– Концертны Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артистлары – Энҗе Камалиева белән Фәнис Кәлимуллин алып барачак. Сценарийны, Гафур Каюмовның “Һинд кызы” пьесасына нигезләнеп, үзебез яздык. Ул театральләштерелгән шоу булачак. Үзем халык көйләре, шаян, классик композицияләр белән беррәттән, һинд җыры һәм биюен, шулай ук рус, француз телендә җырлар башкарачакмын. Һиндстанның үзеннән дә кунаклар көтелә. Әлмәттән һинд биюе коллективы киләчәк. Вильдамир Баһауның җырлавын ишетергә, Гайфулла Афзаловның белән бергә фокусларын да күрергә мөмкин булачак. Барысын да сөйләп бетермик әле.

– Концертта дуэт башкарыр өчен ир-егет эзли идең? Туры килердәйне таптыңмы? Кемдә тукталдың?

– Өч ел дәвамында концертларымны алып баручы Фәнис Кәлимуллин белән җыр яздырдык. Аранжировка эшләттек. Икәү башкарырбыз, дип уйлаган идек. “Синең җырың” композициясенең сүзләрен – Камил абый Сәгъдәтшин, көен исә үзем иҗат иттем. Тик Фәнис белән тавышларыбыз туры килмәде. Шуңа башка ир-егет эзләргә туры килде. Күздә тоткан бер кешем бар. Дуэт барып чыгар дип ышанам.

– Язган җырларыңны үзең генә башкарасыңмы? Көйләр сата башламадыңмы әле? Соңгы елларда бизнесның бу төре дә чәчәк ата бит.

– Көйләрне күптән язам инде. Аларны үзем генә башкармыйм. ИлСафка, Вильдамир Баһау, Фәнис Кәлимуллинга бүләк итеп бирдем. Бүген 40лап җырым тик ята. Бу өлкәдә мин ялкаурак. Танышларым: “Иҗат эшеңне алай файдаланмый яткырма. Берәр меңнән генә сатсаң да, 40 мең сум эшләп алыр идең инде”, – дип уенын-чынын бергә кушып әйткәли. Бу хакта уйлаганым да юк. Җырларым ияләрен көтеп ята бирә.

– Нурзадә, син сәхнәдә гел хәрәкәттә. Җыр белән биюне бергә үреп алып баручылар татар эстрадасында юк дәрәҗәсендә бит… Бию белән кайчаннан шөгыльләнә башладың?

– Мәктәп елларыннан ук инде моның белән кызыксынам. Һәр кичәдә катнаша, бии идем. Сәхнәгә дә болай гына чыгып биемим. Һәр төр биюне укытучыларга-хореографларга йөреп, акча түләп өйрәнәм. Әйтик, көзен концертта шәрык биюе башкардым. Аның өчен берничә ай алдан ук белгечкә йөреп өйрәндем.

– Син бик оста тамада да. Бу эш белән әле дә мавыгасыңмы?

– Балалар бәйрәменнән кала барысын да – туйлар, юбилей, төрле кичәләрне алып барам. Үзем җырлыйм, үзем сөйлим… Кирәксә, баян да алып киләбез. Тамадалар бүген бик күп булса да, чакырулар булып тора. Инде июль-август айларына ук графикны төзеп куйдык. Җәй көне гастрольләргә йөрмибез. Шуңа тамада эше белән иркенләп шөгыльләнеп булачак.

– Соңгы арада нинди яңалыкларың бар? Эш аты булган Нурзадәнең шәхси тормышка вакыты каламы?

– Үзем белми дә калдым. Авырга узганмын икән бит (көлә). Беркөнне җырчы Айгөл Бариева килде дә: “Нурзадә, син бала көтәсең, дип сөйлиләр”, – ди. Үзе эчемә карый. Көлеп җибәрдем. Сөяксез телләр ни сөйләмәс. “Айгөл, әтисе кем икән соң? Анысын да әйтмәделәрме? Беләсем килә”, – дидем көлеп. Гайбәтләргә зур игътибар бирмим. Алай түгел икәнен үзем, якыннарым белә бит. Соңгы араларда шәхси тормыш турында уйлаган да юк. Үземә вакыт та калмый. Әле бөтен уемны булачак концертларым били. Кызыклы программа әзерлибез. Тамашачымны Филармония концертлар залында көтеп калам. Очрашырбыз насыйп булса.

Лилия ЙОСЫПОВА

Комментарии