- 24.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №19 (19 май)
- Рубрика: Архив
Кош, дуңгыз грипплары тирәсендәге шау-шу тынарга өлгермәде – яңасы барлыкка килде. Таҗикстанда полиомиелит котырына, инде җиле безгә дә тиде. Мәскәү өлкәсендә Таҗикстаннан килгән 3 баланың “полиомиелит” белән авыруы расланды. Мәскәү өлкәсе сәламәтлек саклау министры Владимир Семенов әйтүенчә, өлкәнең баш санитар табибы кушуы белән барлыгы 12 бала больницага салынган. Аларның барысы да Таҗикстаннан килгән. Хәзер калганнарда авыру булу-булмау тикшерелә.
Моңарчы Таҗикстаннан килгән тагын 2 баланың “полиомиелит” белән авыруы ачыкланган иде.
10 майдан башлап Таҗикстаннан 6 яше тулмаган балалар Русиягә кертелми.
Хәер, безнең илдә полиомиелитка каршы вакциналар ясала, димәк, Русиядә яшәүче балаларга бу авыру янамый. Прививка вакытында ясалган булса, әлбәттә. Ләкин соңгы елларда дәүләт тарафыннан тәкъдим ителә торган бушлай вакциналардан баш тартучылар күбәйде.
Сак бул!
Татарстанда узган атнада тычкан бизгәген 7 кеше йоктырган. 4 очрак урманда теркәлгән, берсе – өйдә, калганнары әлегә ачыкланмаган. Авыручылар Казанда, Түбән Кама һәм Саба районнарында.
Яңгыр була, ләкин аз
Ниһаять, күптән көтелгән яңгырлар Татарстанга да килеп җитте. Кызганыч, урыны-урыны белән яугалаган яңгырлар дәвамлы булмады. Gismeteo.ru агентлыгы хәбәренә караганда, 20 майдан тагын кояшлы эссе көннәр башлана. Һәм тагын бер атнадан соң гына – киләсе чәршәмбедән яңгырлар булу ихтимал, диелә. Дөрес, синоптиклар фаразларның төгәллегенә алдагы өч көнгә генә гарантия бирә.
Быел авыл хуҗалыгына зур зыян килде, дип тә хәбәр ителә. Уҗым культуралары, терлек азыгы үсә алмый утыра. Авыл хуҗалыгы белгечләре чәчүлекләрдәге хәлне бер атналык яңгыр гына төзәтә ала, дип белдерә. Хәзер туфрак дымга сусаган. Метереологлар озакка сузылган корылык булуы ихтимал дип тә борчуга сала.
Фаҗигаләр күп
Май аендагы гадәттән тыш эссе күңелсез хәбәрләр дә китерде. Авыл хуҗалыгы гына зыян күрмәде, фаҗигаләр дә булды. Беренчедән, коену сезоны иртә башланды һәм быел гына да ун кеше батып үлде инде. Шуларның 7се май аенда теркәлгән. 11 майда гына бер көндә Түбән Кама, Кукмара һәм Минзәлә районнарында 3 кеше баткан. Төп сәбәп – рөхсәт ителмәгән урыннарда су керү яки саксызлык күрсәтү һәм исерткеч эчемлекләр.
Казанда быел рәсми ачылган 5 пляж эшләячәк. Аларда коткаручылар эшләячәк. Ә су керү сезоны рәсми рәвештә 1 июньнән ачылачак.
Укулар бетә
Соңгы кыңгырау мәктәпләрдә 24 майда булачак. Казанда аны быел гадәттәге көннән, ягъни 25 майдан бер көнгә иртәрәк үткәрергә булдылар. Казанда быел 6 мең үсмер 11 классны, ә 10 мең бала 9 сыйныфны төгәлли.
Бала асылынган
Узган якшәмбе Нурлат шәһәрен дер селкетте. Бер йортта 11 яшьлек бала асылынган. Өлкәннәр дәшеп, җавап булмагач, әтисе аның бүлмәсенә керә һәм улын асылынган килеш таба. Ул аны элмәктән алгач, йөрәге типкәнен сизеп, ашыгыч рәвештә больницага илтә. Ләкин малайны коткара алмыйлар. Ата-ана, педагоглар әйтүенә караганда, 5 класс укучысының өлгереш белән дә проблемасы булмаган, хоккей секциясендә шөгыльләнгән, дуслары да күп булган, дип хәбәр итә “Эхо Москвы” радиосы.
Хатын-кызларны “яраталар”
Казанда руль артында хатын-кыз утырган машиналарга ау башланган. Соңгы 4 айда гына да мондый автомобильләр салоныннан сумка урлауның 15 очрагы теркәлгән. Гадәттә, җинаятьчеләр эре супермаркет һәм банклар янында кизү тора. Туташлар автомобилен калдырып, үз эшләре белән юкка чыга. Һәм ул әйләнеп кайтып машинасына утыра, каешын эләктерә, машинаны кабыза… Нәкъ шул вакытта ябылмаган ишек аша пассажир ягыннан таныш булмаган кеше кереп утыра, пычак белән янап, сумканы талап ала да кача. Талаучылар ялгыз ханымнарны гына күзли. (Теманың дәвамы 2 биттә)
Белем өстәргә читкә
Казан мэры Илсур Метшин Сингапурга укырга китәчәк. Аңа Казан хакимиятендәге башка түрәләр дә иярә. Казанлылар Сингапурда шәһәр бюджетын формалаштыру, шәһәр хуҗалыгын, шәһәр инфраструктурасын һәм коммуналь хезмәтләрне үстерү, шулай ук энергияне саклау мәсьәләләрен өйрәнәчәк, дип хәбәр итә “Эхо Москвы” радиосы. Дөрес, көньяк-көнчыгыш Азиядәге тәҗрибә Казанга ни рәвешле яраклаша аладыр, анысына аңлатма бирелми. Бу нисбәттән Татарстан түрәләрен укытырга күпме акча сарыф ителүе турында мәгълүматны өченче биттән дә укырга мөмкин.
Телевизорсыз утырасы
24-27 май аралыгында федераль һәм республика телеканаллары Казанда иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр күрсәтмәячәк. Сәбәбе – радио-телевизион тапшыру үзәкләрендә планлы ремонт башлана.
Русиядә шартлар кырыслана
Русия парламентының югары палатасы федераль җыен, элекке Совет илләреннән килгән мигрант эшче агымын контрольгә алу өчен яңа тәртип кертә. Әлеге үзгәреш нигезендә, визасыз Русиягә кергән чит ил эшчеләре, башта эшче визасы алыр өчен бармак эзе үрнәген бирергә тиеш.
Яңа тәртип бала һәм өй караучылар белән бергә башка эштә эшләүчеләрне дә үз эченә ала. Элекке Совет илләреннән килгән мигрантлар эшләү рөхсәте булмаса да, Русиядә 3 ай яши ала иде.
Элекке Совет илләреннән Русиягә эшкә килгәннәр һәр ай мең сум салым түләргә тиеш. Икътисади шартлары начар булган Үзәк Азия, Көнчыгыш Европа һәм Кавказлардан күп кеше эш табу өмете белән Русиягә килә.
Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Русиядә 10 миллион тирәсе дип исәпләнгән мигрант эшче бар. Аларның кайберләренең җинаять эшенә катнашуы сәбәпле, эш шартларына яңа тәртип кертү таләп ителә иде. Бигрәк тә расачылар һәм мигрантларга каршы торган төркемнәр белән мөһаҗирләр арасында кайвакыт зур каршылыклар чыга.
Мөселман журналистларының III фестивале
27-28 майда Казанда мөселман киңкүләм мәгълүмат чараларының III фестивале үтәчәк. Аны Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән берлектә Татарстан мөселманнары диния идарәсе оештыра. Әлеге чара кысаларында Мөселман журналистларның Русиякүләм икенче конференциясен үткәрү дә планлаштырыла. Шулай ук мөселман киңкүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген 10 номинациядә бәяләүче III “Каләм” бәйгесе дә, күренекле белгечләрнең дәресләре дә үтәчәк.
Чараның максаты – Русиядә мөселман журналистикасының үсешенә ярдәм итү, тәҗрибә алмашу, сәләтле журналистларны һәм иң яхшы киңкүләм мәгълүмат чараларын табу, мөселман киңкүләм мәгълүмат чараларын популярлаштыру диелә.
Бәйге эшләре рус һәм татар телләрендә кабул ителә.
Комментарии