- 24.04.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Архив
Русиянең ТНТ телеканалы мәзәкчесе Руслан Белый Уфада чыгышы вакытында Салават Юлаевны бандит дип атап, башкорт халкының ачуын чыгарды. «Дөресен әйткәндә, Юлаев – бандит һәм башкисәр, ул бит хакимияткә каршы баш күтәргән, Екатерина IIгә каршы чыккан, ә аның патшалык итү чоры Русия империясенең чәчәк аткан чоры санала. Нәкъ менә ул Кырымны Русиягә кушкан, һәм Кырымның тарихи яктан безнеке булуына без аңа рәхмәтле булырга тиеш», – диде артист.
«Башкорт» оешмасы рәисе Фаил Алчынов Русия думасы депутатларын «Русия халыкларын кимсетүче» ТНТ телеканалы эшчәнлегенә игътибар итәргә чакырды. «Бу канал элегрәк ингушларны кимсеткән иде, хәзер башкортлардан көлә башладылар. Андый канал безгә кирәкме? Бу мәсьәләне югары дәрәҗәдә күтәрергә кирәк», – диде ул.
Социаль челтәрләрдә «Салават бандит түгел» дигән флешмоб таралды. Анда катнашучылар #салаватнебандит хештегы куелган язмаларында Юлаевны яклый, Белыйдан үз сүзләре өчен гафу үтенүен таләп итә.
Флешмобка танылган башкортлар да кушылды. Мәсәлән, спортчы Эльбрус Нигъмәтуллин: «Мине, башкорт кешесен, бу сүзләр рәнҗетте. Ул шушы әйткән сүзләре өчен безнең алда гафу үтенергә тиеш дип саныйм. Без башкортлар өчен Салават Юлаев һәрвакыт милләтебезнең каһарманы булды, шулай булып кала да», – дип белдерде.
Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Алибаев сүзләренчә, башкорт халкы Салават Юлаевны күңеленә һәм аңына гына түгел, рухына һәм канына сеңдергән.
«Безнең халык үз идеалларын ата һәм ана дәрәҗәсенә күтәргән. Элементар мәдәнияте булмаган һәм бу очракта башы эшләмәгән ниндидер Руслан сәхнәдән торып безнең идеалларны мыскылларга тырыша икән, ул үзенең түбән дәрәҗәдәге арзан бер җан иясе булуын гына күрсәтә. Андый җан ияләрен Салават явы күп тапаган, күп изгәләгән. Бу адәм Салават токымнарының әле дә яу чабарга әзерлеген онытып җибәргән, күрәсең», – ди ул.
Бөтендөнья башкортлары корылтае рәисе Әмир Ишемгулов Белый Салават Юлаевны гына түгел, башкорт халкын да мыскыллады, дип саный. «Салават Юлаев – республиканың символы. Аның образы Башкортстанның дәүләт гербында урын алган. Аның исемендәге дәүләт бүләге бар. Бик күп төбәкләрдә урамнарга, ширкәтләргә, проспектларга Салават Юлаев исеме бирелгән. ТНТ телеканалы алып баручысы үзенең юньсез икәнен, мәдәни кимәлен генә күрсәтеп калмады, башкорт халкын да мыскыллады. Аның провокацион белдерүе милләтара мөнәсәбәтләрне, Русия дәүләтчелеге нигезләрен какшатырга мөмкин. Шуннан чыгып, Бөтендөнья башкортлары корылтае ТНТ телеканалы җитәкчелеген һәм шәхсән Руслан Белыйны башкорт халкыннан гафу үтенергә чакыра. Юкса, Русия баш прокурорына бу фактны җентекләп тикшерүне сорап хат җибәреләчәк», – ди ул.
Ишемгулов әйтүенчә, ТНТ телеканалы социаль челтәрдән Руслан Белыйның башкорт халкына карата әйтелгән сүзләрен алып ташларга тиеш. Башкортстанда ТНТ телеканалы җитәкчелегенә махсус мөрәҗәгать әзерләнә. Имзалар җыелган мөрәҗәгать Мәскәүгә җибәрелергә тиеш. Шулай ук Руслан Белыйның Уфадагы чыгышына карата хокукый бәя дә биреләчәк. Бу эш белән республика прокуратурасы шөгыльләнә башлаган.
Башкортстанның төрле район һәм шәһәрләреннән бер төркем башкорт егетләре исә, ТНТ каналы мәзәкчесе Руслан Белый белән күзгә-күз очрашып сөйләшү өчен, Сембер каласына барды. Әмма мәзәкче башкорт егетләре белән очрашудан качып киткән. Төркем вәкиле Белыйның мөдире белән очрашып, катгый таләпләр куйган. Ул таләпләр бу елның 21нче апреленә кадәр үтәлергә тиеш иде. Әгәр үтәлмәсә, егетләр Белыйның Русия шәһәрләрендәге чыгышларын өзәргә ниятләде. «ТНТ телеканалы да, Руслан Белый да безнең халкыбыз, республикабыз алдында шундый сүзләр өчен рәсми рәвештә гафу үтенергә тиешләр иде. Алар бу таләпне үтәмәде. Без үзебезнең яктан барлык шартларны да үтәдек. Очрашу (Сембердә – ред.) тәртип саклау оешмалары катнашында үтте һәм сөйләшүләрдән соң ук шәһәрдән чыгып киттек. Хәзер төрле оешмалар: Дөнья башкорт корылтае да, аерым бер шәхесләр дә прокуратурага гаризалар язды, имзалар җыелды. Без, әлеге хәл кануни яктан бәяләнер, дип көтәбез. Мин, ул егет уйланыр һәм безнең халкыбыз алдында гафу үтенер, дип уйлыйм. Без анда (Сембергә – ред.) сугышырга дип бармадык. Безнең халкыбызга, тарихыбызга битараф булмавыбызны күрсәтәсебез килде. Хәзер һәр мәзәкче тарихны белмичә, килеп шаярта һәм без дәшми калабыз икән, бу дөрес булмаячак.
Безнең «Тархан» спорт клубында татарлар да, башкортлар да, руслар да, кавказлар да шөгыльләнә. Без клубта үзебезне милләтләргә аермыйбыз. Безнең Белыйга куйган таләбебезне руслар да, татарлар да, кавказлар да – барысы да хуплады. Аның әйткән сүзләре берсенең дә күңеленә хуш килмәде», – ди егетләр төркеме әгъзасы Смакаев.
Мөхәммәтшинның ана телен ихтыяри укытуны тәнкыйтьләгән сүзләрен тикшерергә?!
18нче апрель көнне Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ихтыяри укытуга күчүне тәнкыйтьләп чыкты. «Минем фикеремчә, бу ихтыяри укытуны бетерергә кирәк, ул җәмгыятьне икегә бүлде һәм урыслар белән татарлар арасында каршылык чыгарды», – диде ул.
Рус телле ата-аналар исә, милли телләрне ихтыяри укытуны тәнкыйтьләп, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин милләтара ызгыш тудыра, дип саный.
«РоСТ» төркеме Русия хөкүмәте башлыгы, «Бердәм Русия» башлыгы Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итеп, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гамәлләренә игътибар итүне, аның эшчәнлеген тикшерүне сорый. «РоСТ» фикеренчә, парламент рәисе милли телләрне ихтыяри укытуны тәнкыйтьләп, милләтара ызгыш тудыра һәм «Бердәм Русия» абруен да төшерә.
«Әлеге сүзләр Русиянең кануннарына һәм Владимир Путин күрсәтмәсенә каршы килә», – диелә мөрәҗәгатьтә.
«Родительское сообщество Татарстана – РоСТ» – «Вконтакте» сайтында рус телле ата-аналарның иҗтимагый төркеме. Төркемгә 2,2 мең кеше кушылган. 2017нче елның көзендә барлыкка килгән бу төркем башта татар теленең мәктәпләрдә факультатив рәвештә генә укытылуын алга сөрде, хәзер ул ана теле дәресләренең дә ихтыяри булуы өчен көрәшә.
Башкортстан һәм Татарстан авылларында бәяләр нинди?
Рәсми саннарга караганда, соңгы бер-ике елда Русиядә инфляция дәрәҗәсе әллә ни артмаган кебек тоелса да, бәяләрнең үсүдән туктап торганы юк. 2018нче ел дәвамында Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы кайбер бәяләрне күзәтеп барырга булдык.
Бу юлы беренче квартал хисабын тәкъдим итәбез. Чагыштырыр өчен башлыча азык-төлек бәяләрен алдык, моннан тыш, бензин, такси, район мәдәният йортларына билет бәяләрен дә карадык.
ҮЗ ИТЕҢ, ҮЗ СӨТЕҢ
Авыл җирлегендәге бәяләрне барлаганда «Магнит» ише супермаркетлар яки кибетләрне генә карау дөрес булмас. Чөнки авыл кешесе үзе дә җитештерә. Шуңа күрә без шәхси хуҗалыклар сатучы азык-төлек бәяләрен дә белештек.
Көн саен иртәнге якта районнар буйлап сөт ташучы машиналар йөри башлый. Кайбер районда көндәшлек бөтенләй юк, анда бер сөт заводы эшли һәм бәяне дә ул гына куя. Әйтик, Башкортстанның Илеш районында сөт бәяләре әллә ни югары түгел. Анда ике көндәш оешма эшли. Гыйнвар аенда сөтне 16,90 сумнан җыйганнар, февральдә ул 15,45 сумга төшкән, март аена 13 сумга калган. Бу – төп бәя. Сөтнең куелыгына, аксымына карап, бераз югарырак яки, киресенчә, түбәнрәк булырга мөмкин.
Район үзәгендәге кибетләрдә «Илеш сөте»нең иң арзаны 33 сум тора. 49, 54 сумлыклары да бар.
Әгерҗедә исә сөтне дәүләткә 24 сум белән тапшырганнар. Районда сөтне җиде оешма җыя, район башлыгы Валерий Макаров былтыр литрын 18 сумнан кимрәк куймаска дигән фәрман биргән иде. Әгерҗе кибетләрендә күп очракта Удмуртия сөте сатыла, аның бер литры 50 сум тора.
Итне авыл кешесе сата да, сатып та ала. Шәхси хуҗалыклардан сугым итен, гадәттә, арадашчылар арзанракка алып, шәһәрләргә илтеп сата. Авыл кешеләре аларны «коммерсантлар» дип атый. Алар, әлбәттә, үз файдасына эшли. Илештә гыйнвар аенда итнең килосын 250 сумнан җыеп йөргәннәр. Мартта 10 сумга күтәрелгән. Район үзәгендәге кибеттә ит ел башында 280 сум торган, хәзер 300 сумга күтәрелгән.
Әгерҗедә дә кибет бәяләре шул тирәдә. Базарда 250-270 сумга саталар.
ЙОМЫРКА, МАЙ, ИПИ, ШИКӘР, БӘРӘҢГЕ
Йомырканың дистәсе ике районда да 60 сумнан сатыла. Арзанрак дигәне – 50 сум. Әгерҗедә шәхси хуҗалыклардан алу, киресенчә, кыйбатракка төшә. Хуҗабикәләр «табигый ризык ашап үскән йорт тавыкларының эре һәм тәмле» йомыркаларын 70-75 сумга сата. Илеш районында арзанрак.
Әгерҗедә көнбагыш маеның литрын 79 сумга алырга мөмкин. Монысы иң арзаны. Илеш районында да 79 сумлыгы бар. Ләкин анда 59 сумга да табарга була. Ак май Әгерҗедә генә түгел, Яркәйдә дә күбесенчә Удмуртиядән китерелгән иде. Аларның ярты килосы 245 сум тора. Бәрәңгенең бер килосы Әгерҗедә 24-25 сум тора, Яркәйдә – 35 сум тирәсе. Шикәр комы Әгерҗедә бик кыйбат – килосы 49 сумнан башлана. Илештә – 38 сум. Ипи ике районда да 22-23 сум. Беренче кварталда бәяләр үзгәрешсез булган.
Бензин бәяләре исә ай саен артып тора. «Башнефть»нең АИ-92 бензины гыйнварда 36,60 сум булса, мартта 37,30 сумга җиткән.
Әгерҗедә шул ук «Башнефть» бензины ел башында 37,90 сум булган, хәзер 39,50 сумга саталар. «Татнефтепродукт» челтәрендә АИ-92 бензины беренче кварталда үзгәрешсез – 36 сум 90 тиен булган.
Машиналары булмаганнар өчен без такси бәяләрен барладык. Район үзәгеннән авылларга автобуслар да йөри, ләкин аларның вакытлары күп очракта уңайсыз һәм алар кечкенә авылларга кереп тормый. Кеше аптырап, таксида йөри. Әгерҗедән биш кенә километр ераклыкта урнашкан Иж-Бубый авылына барып җитү мартта 130 сум булган. Гыйнвар аенда ул 110 сум торган.
Яркәйдән Иске Күктау авылына бару 120 сум тора. Ике авыл арасы шулай ук биш километр чамасы.
Ашау-эчү белән генә тормыш бармый, авыл кешесенә дә күңел ачу кирәк. Район мәдәният йортларына артистлар тузан төшерми, әле берсе, әле икенчесе концерт куеп, акча җыеп китә. Илештә гыйнвар аенда бер концертка билет 350 сум, февраль-мартта – 400 сум булган. Апрельгә исә афишаларда бәяләр тагын яңарган. Аларын киләсе квартал хисабына кертербез.
Әгерҗедә бер йолдызның концертын карау 500 тора.
РӘСМИ САННАР
Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә гомум бәяләр беренче кварталда 0,8 процентка арткан. Азык-төлеккә исә 1,4 процентка арту күзәтелә. Бигрәк тә йомырка һәм яшелчә-җимеш бәяләре ныграк арткан. Алда бензин бәяләре кинәт артып китәргә мөмкин дигән хәбәрләр йөри.
Путин яңа чикләү чаралары кертү турында канун имзалады
Русия Президенты Владимир Путин кайбер гамәлләрне тыю белән бәйле яңа чикләү чаралары кертү турында канун имзалады. Аерым алганда, моңа машина йөртү, телефоннан сөйләшү һәм интернет куллануны тыю керә.
Әлеге чикләү чараларын мәхкәмә карары белән шикләнелүчеләргә һәм гаепләнүчеләргә кертү мөмкин булачак.
Хөкемдар бу тыюларның берсен генә дә, барысын бергә дә кертә алачак. Аларны шулай ук йорт сагына алу яки йолым кебек чикләү чараларына өстәү дә мөмкин.
Юристлар фикеренчә, бу шикләнелүчеләрнең яки гаепләнүчеләрнең канун белән сакланган мәнфәгатьләрен һәм хокукларын бозуга китерә ала.
Шул ук вакытта мондый чикләүләр кертелгән кешеләр телефонны коткару хезмәтләрен чакыру һәм тикшерүче белән сөйләшү өчен куллана ала. Ләкин мәхкәмә шалтыратулар хакында хәбәр итәргә кушарга мөмкин.
Тыюларның үтәлешен электрон беләзекләр яки башка чаралар ярдәмендә җәзаларны үтәтү федераль хезмәте тикшереп торачак. Тыюлар, җинаятьнең авырлыгына карап, 12 айдан 36 айга кадәр кертелергә мөмкин. Чикләү чарасын бозган очракта кешене йорт сагына яки тикшерү изоляторына утырта алачаклар.
Канун 28нче апрельдә гамәлгә керә.

Комментарии