- 24.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №12 (21 март)
- Рубрика: Архив
Казанның Нариман урамындагы «Милләт» йортында җыелыш була, килегез, диделәр. Тарихчы галим Индус Таһиров белән очрашу буласы икән. Тарихчы буларак, ул 89-90нчы елларга кадәр үк билгеле кеше иде. Татарстанның бәйсезлеге хакында референдум кабул ителгәч, татар тарихын баетуга керткән өлеше турында күп сөйләгән иде инде. Бу юлы да Мәскәүдән азатлык даулап йөргән вакытлардагы галәмәтләрне сөйләде.
Йа Раббым, ник без гел шул артта калганнар белән генә яшибез икән? Әллә инкыйлаб елларында яки Бөек Ватан сугышында йөз меңнәрчә корбан биреп, бүген «Идел-Урал штаты» төзи алдыкмы? Әллә инде 90нчы елларда халык тырышлыгы белән яуланган ирекне ныгыта алдыкмы? Үз армиясе, үз милициясе булмаган килеш, ике кеше Мәскәүнең якасын каерып, мөстәкыйльлек алып кайткан, имеш. Тарихта булмаган хәл бу!
Чечняда соңгы вакытта, кирәге булса, мәйданга меңләп халык җыела. Ә бездә Конституция бәйрәменә 500 кеше килгән.
Индус Таһиров үзе булдыра алганны сөйли. Тел мәсьәләсенә карата ул кирәгеннән артыграгын да әйтте: «Татар теле бетә икән, урыс теле дә бетә». Ничек инде ил башлыгы шуны аңламас, янәсе.
«Милләт йорты»ндагы җыелышта катнашкан кешеләрнең шактые урыс милләтеннән булган яшь экскурсоводлар иде. Таһиров аларга ислам дине кимсетелсә, христиан дине белән дә шундый ук хәл буласын искәртте. Татарстанга килгән туристларга шушы хакта сөйләсен бу чибәр кызлар, дигәндер инде.
Ул үзе язган тарих китаплары турында да сүз катты. Моңарчы: «Без язган тарих китапларын утыз кеше генә укыса да, без канәгать», – диде. Ул белә, тарих киләчәк буыннар өчен языла. Яшьләр бөтенесен дә чын тарихтан укып белсен: Хазәрен дә, Һуннарын да, Болгарын да, Урдасын да, хәтта Кытайга күчкән татар музыкасын да…
Галимне бу җыелышка килгән утыздан артык кеше йотлыгып тыңлады. Әнвәр Гыйльметдинов аның милләтебез тарихы турында язган бер китабының 2000нче елларда санаулы көн эченә сатылып бетүен әйтте, ул китапны кабат бастырырга тәкъдим итте. Тарихчы, билгеле, риза булды. Милләт хәтле милләтнең язмышын кайгыртучылар күбәюенә ничек риза булмасын?!
Рәис ИДРИСОВ,
Казан шәһәре
Мөнирә Үтәмишева Чыңгыз кардәше?
Мөнирә Үтәмишева белән мине прораб Фаяз Мөхәммәтҗанов таныштырды. Мөнирәнең бабалары булган Үтәмишевларның Казанда салдырган архитектура һәйкәлләре турында сөйләгән иде ул. Ачылып китеп сөйләшә торганнардан түгел икән Мөнирә, сүзнең шул хакта булуын белүгә, борылды да китте. Роза Терегулова көтеп тора икән үзен. Алар ашханәгә дә бергә йөриләр, үзебез эшләгән 3нче трест клубындагы җыелышларга да бергә баралар, бәйрәмнәрдә дә бергә. Безнең монтаж идарәсендә кемнең күпме эшләгәнен шушы ике кыздан башка кеше санап чыгара алмый.
Фаяз аның Кукмара ягында туганнары барлыгын да әйткән иде. Янәсе, ул якларда да Үтәмишевлар дигән байлар яшәгән. Мөнирә үзе шәһәр кызы. Вахитов мәйданы тирәсендәге бай Үтәмишевлар салдырган йортларга борылып карамыйча да үтеп йөри.
70нче еллар азагында Мөнирәбезнең Чыңгыз Айтматовка туганлыгы булуы хакында да хәбәрләр йөргән иде. Ул вакытта редакциябезгә (трестта чыгучы «Төзелеш» гәҗите, мин аның редакторы булып эшләдем) яңалыкның чынын да, ялганын да гәҗитнең сугышка кадәр редакторы булган Радик Аитов ташый иде. Гайбәттер, дип ышанмадым. Югыйсә, Нәгыймә апаның ата-бабалары Кукмараның Мәчкәрә авылыннан чыккан бит.
Быел Чыңгыз Айтматовның улы Казанга килгәнен белдем. Татарстанда Айтматовлар турында кино төшерәселәр икән. Ә мин Фаязның да (заманында «Без – төзүчеләр» дигән китап язды ул. Китапның геройлары – трестта эшләүчеләр иде. Әмма анда Мөнирә Үтәмишева турында бер сүз дә юк. Әллә китапның редакторы Барлас Камалов керттермәде микән?), Мөнирәнең дә исәнме-юкмы икәнлеген белмим. Исән булсалар, Казанны ничек төзүләре турында Чыңгыз Айтматов улына сөйләрләр әле. Казанда ике гасыр элек салынган Иске Таш мәчетне, Галимҗан Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан салдырган Гали мәчетен дә күрсәтергә була. Башкалада Үтәмишевлар эзе сакланган урамнар, биналар бүген дә күп.
Рәис МӨКАТДИСОВ,
Казан шәһәре
Көлүдер бу
Без – картлар, инвалидлар – милли җырларыбызны бик яратып тыңлаучылар. Хәзер телевизор кабызырга куркып торырсың. Ярым-йорты киенеп, исерек кеше кебек, сәхнәнең бер башыннан икенче башына чабып, ниндидер көй шыңшучыларны күрсәтәләр. Сүзләре дә аңлаешсыз. Кайберләре татарның җырларын бозып, караватта яткан килеш, йә тау башына менеп, чак кына суга егылып төшмичә, гитара уйнаган булып, йә атка яки тракторга менеп атланып, теләсә ничек акыра-бакыра, шуны җыр ди. Шул булдымы инде татар җыры? Бу бит татардан көлү! Венера Ганиева әллә никадәр акча алып, шушы кеше ышанмаслык яңача җырлау хәзерләгән. Үзенең дә яше олыгаеп килә, сәхнәгә һаман да ачык күлмәктән чыга. Шуны 81 яшьлек Минтимер Шәймиев хатыны белән көлә-көлә карап утыра. Кеше көлдерәбез дип, ниләр генә кыланмыйлар. Гүзәл Уразова башына элек патша сарайларындагы шутлар кия торган баш киеме киеп чыга. Ландыш Нигъмәтҗановасы тагын, Дилә Нигъмәтуллинасы… Яза башласаң, күп алар. Татарлардан шул кадәр көлүләре гарьлек, билләһи.
Насыйх ГЫЙЛЬФАНОВ,
Әлмәт шәһәре

Комментарии