«150 мең төп лалә үстереп саттык»

«150 мең төп лалә үстереп саттык»

Кояш җылысын әле берничә көн элек кенә тоя башладык. Салкын кыштан соң тизрәк яшеллекне күрәсе, чәчәкләр исен тоясы килә. Елга бер генә килә торган җәй сагындырып та өлгергән. Ә менә Балтач районының Шода авылында яшәүче Сәүбән абый һәм Фирдания апа Шакирҗановларда ел әйләнәсе җәй һәм чәчәкләр чоры. Алар теплицада чәчәкләр үстереп сату белән шөгыльләнә.

«ДӘҮЛӘТТӘН БЕР ТИЕН ДӘ АЛМАДЫК»

Шода авылы район үзәгеннән ерак урнашкан. Гадәттә, мондый авылларда халык эшсезлектән үз көннәрен үзләре күрергә мәҗбүр, шуңа эш эзләп калага китүчеләр дә шактый. Ә менә Шакирҗановлар моның капма каршысы – Балтачтагы ике катлы йортларын калдырып күченеп кайткан алар бирегә. Эшмәкәрлеккә кереп китүләре очраклы гына булган аларның. Район үзәгендәге мелиорация системасында җитәкче булган Сәүбән абый, бервакыт төп эшен ташлап, кибетләр ачып җибәрергә була. Соңрак бу эштән арып, кибетләрен сатып җибәрәләр һәм авылга кайтып төпләнәләр. Иң элек кош-корт асрауга тотынганнар.

– Без аларның барысын да бер көнлекне алабыз. Шулай итмәсәң, үзеңә кереме аз була. 4 төрле кош-корт асрыйбыз: каз, үрдәк, күркә һәм чебиләр. Казларны башта 300не генә асрый идек, акрынлап 1500 башка кадәр җиткердек. Иң отышлысы – күркә асрау. Ул тиз дә үсә, авырлыгы да шактый була, аңа ихтыяҗ да зур. Мәсәлән ел саен 250не үстерәбез – әле җитми дә кала, бер килгәндә иллешәрне алып китүчеләр бар. Аның ите файдалы бит, холестеринсыз. Халыкны шул ягы җәлеп итә. Үзебезнең исә әллә ни исебез китми – шашлык пешерергә, фарш ясарга гына кулланабыз. Каз кыйммәт йөрсә дә, аңа күркәгә булган кадәр ихтыяҗ юк. Аннан соң аны үстерү дә авыррак, – дип сөйли Фирдания ханым.

Шодага күченеп кайткач, Шакирҗановлар яңа йорт салып чыкканнар, бер уңайдан хуҗалыкларында теплицалар да булдырганнар. «Эшне башлау җиңел булмады, кредитларга чумып беттек – әле дә түлибез», – дип сөйли алар.

– Баштагы чорда төн йокылары булмады инде. Монда төзелеш эшләре дә барды, аннан соң, кош-кортны асрарга да кирәк бит. Берсе генә үлсә дә, йөрәк авырта иде, хәзер әллә ни ис китми инде. Үлсәләр – мичкә тотып ыргытабыз да, «мә, крематорий сиңа», дип кенә куябыз. Үлгән артыннан үлеп булмый, исәнлек булсын.

Шакирҗановларның теплицалар төзергә алынуы юктан гына булмый. Башка бер шәһәрдә яшәүче туганнары инде шактый еллар чәчәкләр үстереп сату белән шөгыльләнә икән. Бу эшкә ул алынырга тәкъдим иткән булган. Шунысы кызык, чәчәк бизнесына бик соң гына кереп киткән Шакирҗановлар. Бу вакытта Фирдания апага 51, Сәүбән абыйга 56 яшь булган.

– Чәчәк үстерү җиңел түгел. Башлары саргая башларга да мөмкин. Температура дөрес сакланмаса, дымлылык дөрес булмаса йә чери башлый, йә кыяклары саргая. Үзенчәлекле яклары күп инде, әле менә 4 ел эчендә дә, төбенә төшеп, бөтенесен белеп бетермибез, – дип аңлата Фирдания апа. – Күбрәк лалә чәчәкләре үстерәбез. Аның суганын Голландиядән кайтартабыз. Суганнарның көче бер шытып чыгуга гына җитә, шуңа күрә утырткан саен яңасы кирәк. Әгәр бер чәчәк биргән лалә суганын икенче мәртәбәгә төртсәң, йә бөтенләй кысыр була, йә начар чыга. Бер утыртып караган идек без аны, килеп чыкмады. Шартлар да җитеп бетмидер инде. Ачык һавада үсмиләр бит.

Чәчәкләрнең иң күп сатыла торган чоры 8нче март алдыннан була, дип сөйли әңгәмәдәшләрем. Быелгы бәйрәм алдыннан да 150 мең данә утыртканнар – сатылып беткән. Һәр кешенең зәвыгы үзенчәлекле – шуны исәптә тотып, 11 төрле төстәге лалә үстергән Шакирҗановлар: сарысы, алы, ап-агы, кызылы, катнаш төстәгеләре дә булган. Чәчәк үстерү җиңел эш түгеллеге болай да аңлашыла: мәшәкатьле тәрбия һәм җиренә җиткереп карау булганда гына керемнәр чыгымнарны каплый алачак. Ә шулай да уңышның нинди булачагын төп билгеләүче – аның орлыгы. Фирдания апа, әлеге уңайдан, суганын заказ биреп кайтарткан очракта да, алдан йөз процент ышанып, бу лалә миндә үсәчәк дип әйтеп булмый, дип сөйләде. Менә быел да, тюльпаннарының бер сорты «көйсезләнгән»: яртысы чәчәк аткан, яртысы юк.

– Карап торышка әйбәт кенә кебек үзе. Тик теплица шартларына ярамаска мөмкин. Аннан соң, быел температураны да көйләп бетереп булмады. Гомергә күрелмәгәнчә, кыш көне 40 градуска кадәр суытты. Шул чорда, көнгә икешәр мәртәбә ут сүнде. Ут беттеме – димәк, теплицадагы җиһазлар эшләвен туктата дигән сүз. Бер генератор бар безнең анысы, тик аның гына көче җитми. Ә өстәмә җиһазлар алырга миллионнарыбыз юк, чөнки дәүләттән бер тиен дә ярдәм алмыйбыз, үз кесәбездән генә эшлибез. КФХ буларак, районнан бернинди дә субсидия, финанс ярдәме тәкъдим иткәннәре юк безгә. Бер мәртәбә йөреп караган идек, ахыр чиктә барыбер ташладык. Булса – гадел булсын, булмаса кирәк түгел, дидек. Үз көчебез белән генә эшләгән әйберләр бу. Без эшләмәс идек тә бәлки, тик кредитны түләми мөмкин түгел. Аның бит вакыты килә дә җитә. Фермер хуҗалыкларының берсенә дә җиңел түгелдер инде ул. Менә безнең авылда берәү эшли: 30 сыер асрый, хатыны авыру, берүзе алып бара шуларны. Кызганабыз инде. Үзе көтү көтә, үзе сөтен тапшыра, үзе сыерын сава. Ә яллап эшләтергә кеше табып булмый. Нинди генә акча түләсәң дә – эшләргә килмиләр. Кешеләрнең психологиясе шундый: мин моңа ялчы булып бармыйм әле, дип уйлыйлар, колхоздагыга караганда күбрәк түләсәң дә, килмиләр. Без менә бер эшче таптык – анысы да туганыбыз. Безнең җылыту системасы белән проблемалар килеп чыкты: авылда газ җитми. Шуңа күрә бер теплицаны пычкы чүбе ягып җылытабыз. Төнлә дә мичкә ягарга, меңәрләгән чәчәк үсентеләрен чүлмәкләргә утыртырга, балчык ташырга кирәк – чәчәк үстерүнең эше бик күп бит аның. Балчык ташу дигәннән, анысы үзе бер мәшәкать. Туфракны ел саен яңартып торырга кирәк, чөнки аның көче бетә, ул катылана, структурасы бозыла. Шуңа Мари Иленең Бәрәңге районыннан сатып алып ташыйбыз. Бушлай балчыкны беркайдан да табып булмый инде ул. Узган ел ике теплицага 20 тонна туфрак кайтарттык, аның бер тоннасы 1400 сум. Әле хәтта ашламалыйм дип уйлап, авыл фермасына гына барсаң да, тиресне сатып бирәләр, бөтен нәрсә акчага корылган хәзер, – дип, хәзерге заманда фермерлык хуҗалыгы оештыруның ни дәрәҗәдә катлаулы булуын аңлатырга тырышты әңгәмәдәшләрем.

«ЙӨЗ ПРОЦЕНТ УҢЫШ ҖЫЕП АЛЫП БУЛМЫЙ»

Чәчәкләр үстерүгә әзерлек ел әйләнәсе бара. Башта суганчаларга заказ бирәләр, алар кайтканчы, теплицаларны әзерләп кую белән шөгыльләнәләр. Суганчалар кайткач исә, аларны кабыкларыннан чистарту мәшәкате туа. Ялгызы гына бу эшне башкарып чыга алмасын яхшы белә Фирдания апа. 80 шәр, 100әр мең баш суганны ике кул белән генә чистартып чыгу өчен айлар кирәк булыр иде. Аңа ярдәмгә авылдашлар килә. Әле 12 хатын-кыз бергә эшләгәндә дә, утырту белән бергә исәпләгәндә, кимендә 10 көн вакыт уза икән. Барысы да тиешле дәрәҗәдә эшләнсә, бераздан суганнар кыяк җибәрә. Соңрак чәчәк ата. Араларында яшел яфрак чыгарып кына утыручылары да булып тора, билгеле. Тик хуҗалар күңелләрен төшермәскә, чыккан уңышны тиешле дәрәҗәдә үстереп бетерергә тырыша. Чәчәккә бөреләнгән лаләләрне вакытында җыеп ала белү дә кирәк. Гадәттә, аны таҗлары ачыла башлаганчы башкаралар һәм суыткычларга тутыралар. Әз генә соңарсаң да, суыткычка урнаштыруның файдасы булмаячак: чөнки бутоннар ачылып, суыткычта үзенең үсү процессын барыбер дәвам итәчәк икән. Ә инде таҗлары ачылган лаләләр тиз коелучан, андыйларны кибетләр үзләренә кабул итеп алмый.

– Чыгымнарсыз гына булмый инде. Беркайчан да 100 процент уңыш җыеп алу мөмкин түгел. 95 процентны җыйсаң – димәк әйбәт. Ә быел безнең югалту күбрәк булды – 7 процент. Ул шактый сизелерлек дәрәҗәдә, – ди Фирдания апа.

Шакирҗановлар лалә генә үстерми, билгеле. Виола, ирис, петуния чәчәкләре дә үсә аларда. Ирис чәчәкләрен генә алсак та, атна саен кимендә мең данә үстерергә кирәк икән, чөнки Шакирҗановларның чәчәкләрен Балтач кына түгел, Казан халкы да яратып сатып ала. Күбрәк башкала кибетләренә озата алар уңышларын.

– Ә розалар үстерәсегез килмиме?– дип сорыйм әңгәмәдәшләремнән.

Шунда ук җавабын да алам: розалар бик көйсез чәчәкләр, аларга бөтенләй аерым төрле шартлар, күп җылылык һәм көн-төн яктылык кирәк. Бер данәсе 100-150 сум булган розаны алучылар да 50 сум торучы лаләне сатып алучыларга караганда азрак икән. Димәк, отышлы түгел.

Фирдания апа белән теплицаларның берсенә уздык. Урамда салкын һава, ә биредә – җәй кебек. «Һаваның җылылыгы 25 градус тирәсе», – дип аңлатты әңгәмәдәшем. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан биредә күз явын алырлык матурлык булган, ә хәзер, уңыш сатылып беткәннән соң, ирис чәчәкләре генә үсеп утыра. Тик Фирдания апа моның вакытлы бушлык булуын яхшы белә. Тиздән кара балчыкка башка төрле чәчәкләрне чәчеп чыгачаклар – әлегә әзерлек эшләре бара. Ә җыеп алынганнан соң сакларга куела торган суыткыч дигәннәре – аерым зур бер бүлмә икән. Биредә тартмаларга салынып куелган чәчәкләр үзләренең бәхетле сатып алучыларын көтә.

– Элек чәчәкләр янында сокланып сәгатьләр буе күземне ала алмый йөри идем. Хәзер күреп туйдым бугай инде. Бәйрәмнәр вакытында чәчәк бирсәләр дә, әллә ни исем китми, аһ итмим, – дип көлә Фирдания апа. – Әйбер күп булган саен, аның кадере бетә диләр бит. Билгеле, бу эшебездә ирем белән бер-беребезгә терәк без. Балалар да булыша – алар булмаса, ялгызыбыз гына моның кадәр күләмдәге эшне башкарып чыга алмас идек. Ел әйләнәсе бер генә минут та тик торганыбыз юк. Менә хәзер чәчәкләр сезоны әзрәк тынып калды – аның каравы кош-кортныкы башлана. Аларны көзгә кадәр үстерергә дә кирәк бит. Аннан соң теплицаларны кабат карый башлыйбыз, соңыннан инде орлык чәчәр вакыт җитә. Эштән курыкмаска кирәк. Мин башкаларга да киңәш итеп шуны әйтер идем: эшне башлау белән, уч тутырып акча алып булмый ул. Беренче елларда минуска китсә, киләсе елда плюска эшли башлыйсың. Сабыр булырга кирәк! – дип, зур авырлык белән башкарылса да, хезмәтенең җимеше булган чәчәкләрен кулына алды Фирдания апа. Шушы гади генә чәчәкләргә дә, күпме тырышлык, йокысыз төннәр сарыф иткәнен бу минутта ул үзе генә белә иде…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Балтач – Казан

Комментарии