- 24.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Архив
Татарстан дөньякүләм мәгълүмат чаралары битләренә һәм телевизион сюжетларга еш эләкми. Аеруча, инглиз телендә чыкканнарына. Алай да сирәк-мирәк андый мәкаләләр һәм репортажлар булгалый. Һәм алар бездә аеруча зур кызыксыну уята, чөнки нәкъ менә аларга карап, дөнья халкы республикабыз, мондагы вакыйгалар турында фикер йөртә дә инде.
Русия һәм Көнчыгыш Европада шактый еллар эшләгән Америка журналисты Брайан Уитмор бу көннәрдә генә шундый бер материал язып чыкты. «Аурупалы Татарстан» сәяси платформасы вәкилләре аны рус теленә тәрҗемә итеп, үзләренең сайтында урнаштыра. «Татарстан белән Беларусьнең нинди уртаклыклары бар?» дигән язманың бераз кыскартылган эчтәлеге белән сезне дә таныштырабыз.
***
Республикаларның берсе Русия составына керә һәм, формаль яктан карасак, Мәскәү тарафыннан идарә ителә. Икенчесе – Русиянең көнбатыш чигендә урнашкан бәйсез ил, һәм ул озак кына вакыт дәвамында Мәскәүгә бәйле дәүләт булган. Владимир Путин Кремле аларның икесенә дә үзе дөрес дип санаган юлдан баруны йөкләде – дөресрәге, моңарчы шулай иде.
Әгәр дә сез Русия режимының үз илендә һәм чит илләрдә никадәр көчле икәнен күрсәтүче прибор кулланырга теләсәгез, Татарстанда һәм Беларусьта булган хәлләргә дикъкать белән карагыз.
Путин Русиянең сәяси яссылыгына бердәнбер хуҗа – бу хакта бүген беркем дә бәхәс кузгатмый. Мәскәү исә үзенең «бөек держава статусын торгызу» буенча шау-шу күтәрә. Тик боларның берсенә дә игътибар итмичә, Казан да, Минск да искитәрлек ешлык белән Кремльгә каршы чыгарга җөрьәт итәләр һәм әлегәчә судан коры чыгып киләләр.
ДӘҮЛӘТЧЕЛЕК БИЛГЕЛӘРЕ
Татарстан Ельцин президентлык иткән чорда киң автономиядән файдаланган. Путин аны шактый гына тураклаган, ләкин хәзер республика шул тартып алынган кисәкләрне кире алмакчы була. Казан, федераль канунга күз йомып, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановны «президент» дип атауны саклап калырга омтыла. Шулай ук Кремльнең Төркия белән элемтәләрне өзәргә дигән фәрманын үтәргә ашыкмый.
Президент атамасыннан тыш, Татарстан, Мәскәүнең сепаратизмда гаепләвеннән курыкмыйча, үзенең закон чыгару органын Дәүләт Советы дип калдырган (бер ара «дәүләт» сүзен федераль дәрәҗәдәге хакимият органнарына карата гына кулланырга рөхсәт итмәкчеләр иде – ред. искәрмәсе). Республика, гамәлдә, чит илләрдә үзенең консуллыкларын булдырган һәм күп кенә дәүләтләр белән мөстәкыйль рәвештә төрле багланышлар кора. Төркия белән беррәттән, биредә Иран, Малайзия, Маҗарстан, Казахстан, шул ук Беларусьны санап китәргә мөмкин.
Мондый вәзгыять һәм Казанның чигенергә җыенмавы Кремль тарафдарларын пошаманга сала. «Татарстан Русия Федерациясе өчен СССРга Украина кебек булмасмы?» – дип сорау куя үзенең мәкаләсендә сәясәт белгече Сергей Гупало.
Шундый ук белдерүләрне узган ел ахырында үзенең Мәскәү яклы карашлары белән танылган Рәис Сөләйманов та ясады. Әмма «тәртипкә өйрәтү» һәм Кремльгә кемнең кем икәнлеген күрсәтү максатыннан, Казандагы полиция Сөләймановны декабрь аенда кулга ала («Безнең гәҗит», №2, 13 гыйнвар, 2016). Соңыннан аңа карата җинаять эше дә кузгатылды. Бу шактый кыю адым, чөнки «Татарстан җитәкчелеге Төркия белән араны өзми һәм ислам экстремизмына теләктәшлек күрсәтә», дип тәнкыйтьләгән Сөләйманов Русиянең махсус хезмәтләре белән бәйле кеше, дип санала. «Ауразия тәрәзәсе» дигән блогында Русияне яхшы өйрәнгән аналитик Пол Глоб шундый фикер калдыра: «Сөләймановны тоткарлап, Татарстан Мәскәүгә үзенең президентлык институтын саклау өчен ахыргача көрәшәчәген һәм Төркия белән хезмәттәшлек итүне туктатмаячагын күрсәтте».
ТЫНГЫСЫЗ КЛИЕНТ
Әгәр дә Татарстан Путинның ил эчендәге куәтен чикләсә, Беларусь, ни гаҗәп, Мәскәүнең чит илдәге позициясен бастырып килә.
Мисал өчен, президент Александр Лукашенко моңа кадәр үз илендә Русия авиабазасын төзүгә каршы килде, гәрчә аңа Кремль тарафыннан зур йогынты ясалса да. Русия тарафыннан Кырымны аннексияләү һәм Украинаның көнчыгышында килеп чыккан гибрид сугыш көтелмәгән нәтиҗәгә китерде: Минск белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр суынды, ә Беларусь белән Көнбатыш арасында – чагыштырмача җылынды. Лукашенко Кырымны Русия өлеше буларак танырга теләмәде. Ул хәтта Мәскәүнең аннексияне аклап каравын көлкегә дә күтәрде – янәсе, шундый мантыйк белән Монголия Русиянең зур өлешенә шулай ук дәгъва кыла алыр иде.
Донбасстагы низагта да Лукашенко нейтральлек сакларга тырышты, Беларусь территориясен башка илләргә һөҗүм итәр өчен бирмәячәген белдерде. «Беларусь Путинның «рус дөньясы» өлеше булырга риза түгел», – ди Лукашенко.
Мәскәүнең Төркия белән килеп туган каршылыгында да Беларусь башлыгы нейтраль карашта калырга тырышты. Ул ике якны да низагны тыныч юл белән хәл итәргә өндәде.
Узган елның октябрендә яңадан президент итеп сайлангач, Лукашенко, гадәттәге традицияне бозып, беренче чит ил сәфәрен Мәскәүгә түгел, Вьетнам һәм Төрекмәнстанга кылган. Моның белән ул Путинны мыскыллады.
Ике як арасында мөнәсәбәтләрнең сүрелүе Путин белән Лукашенконың декабрьдәге очрашуында аермачык сизелде. Аның нәтиҗәләрен бәяләгәндә, Русия башлыгы, Украина һәм Сүрия мәсьәләсендә Минск белән Мәскәүнең позицияләре «якын» диде.
«Дипломатия телендә «позицияләр якынлыгы» кебек сүзтезмә, гадәттә, дустанә илләргә карата кулланыла, ә иң якын союздашлар алай сөйләшми. Әйтик, Русия Президенты Бразилия яки Һиндстан лидеры белән очрашса, бу урынлы булыр иде. Якын беректәшләр тулысынча бертөрле фикер йөртүләре турында белдерергә тиеш, гамәлдә бу шулай ук булмаса да», – дип язды бу хакта Беларусьның сәясәт белгече Юрий Дракохруст.
Татарстан, һичшиксез, Кремль белән барган бәхәсләрдә бераз гына алга китәчәк – тулы җиңү турында сүз кузгатырга иртәрәк әле. Беларусь та, Мәскәүдән шактый табыш алганга күрә, Русия белән күперләрне яндырырга җыенмый.
Алай да, әлеге ике республика Путиннан соң тормыш итәр өчен нигезне бүген салалар кебек.

Комментарии