Татар китабын базда сатучы Татарстан да Әдәбият елына керде

Татарстан Русия күләмендә игълан ителгән Әдәбият елына кушылырга омтыла. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин әлеге уңайдан үз фикерләре белән уртаклашты.

«Мин уйланам. Узган елда да, аннан элеккеләрендә дә эшләдек. Менә без 2015нче елны Әдәбият елы дип игълан итәбез, ул узган еллардан нәрсәсе белән аерылачак? Безнең эшебез яхшырачакмы? Шәхсән үзебезнең оешмага килгәндә, безгә ниндидер үзгә караш, китаплар бастыруны финанслау булыр дигән әйбер әлегә сизелми», – ди ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, республика илкүләм чарага кушылгач, дәүләт дәрәҗәсендә эш планы кабул ителергә тиеш иде, дип белдерә. Хөкүмәт Әдәбият елын үткәрүне берлеккә тапшырган.

«Татарстанда бу елны үткәрү программасы юк. Әдәбият елын үткәрүне бер Язучылар берлегенә генә кайтарып калдырдылар. Путин Русия күләмендәге бу елны Нарышкинга (Русия Думасы рәисе) тапшырган икән, бездә дә дәүләт дәрәҗәсендәге бер кеше билгеләнергә тиеш иде. Бездә Мәдәният министрлыгына да тапшырмадылар, «Татмедиа»га тапшырабыз дип әйткәннәр иде, бу эш белән шөгыльләнгән кеше юк», – ди Корбан.

Үзе ул Русия күләмендәге бу елның исем өчен генә үткәрелүен, аның өчен бүленгән акчаларның хәтта яхшырак бер бина төзү өчен дә җитмәячәген әйтә.

«Бөтен Русия күләмендә Әдәбият елы дип белдерү – язучыларны мыскыл итү генә ул. Бөтен Русиягә 300 миллион сум акча биргәннәр ди. Безнең Язучылар берлеге бинасын төзекләндерү һәм тапшыру шул 300 миллионның яртысына төште. Бу акчалар ниндидер бер театр төзергә генә җитә дигән сүз. Аның белән әдәбиятны күтәреп буламы? Хәзер бездә әдәбиятка ихтирам юк дәрәҗәсендә. Әдәбият елы дип игълан итү – мыскыл итү генә», – ди Язучылар берлеге рәисе.

Әдәбият елы диләр икән, китап чыгару, китапны тарату ягын да уйлау кирәк. Безнең Казанда татарча китап сата торган бердәнбер кибет бар, ул да булса базда. Бу кибет Татарстан китап нәшрияты мөдире Дамир Шакировның китапка булган хөрмәте аркасында гына эшләп килә. Шакиров ул кибеттә китап сатудан бернинди дә файда күрми. Сатылган китаплардан кергән акчага аренда хакы түләп ята. Китап ул үзәктә, Бауман урамында булырга тиеш. Безнең Беренче санлы китап кибете бар иде, әгәр өстәге абзыйларыбыз язучыларга, әдәбиятка игътибар итәбез дип сөйләнәләр икән, бу китап кибетен яңадан кайтару кирәк», – ди Рафис Корбан.

Наил АЛАН.

Мөселманнарга Путин исемендәге мәчет кирәкме?

«Русиянең берләштерелгән ислам конгрессы» оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Авясов Мәскәүдә Русия Президенты Владимир Путин исемендәге мәчет төзү мөрәҗәгате белән чыкты. Аның әйтүенчә, бу мәчет Тәлгатьнеке дә, Равилнеке дә түгел, ә гомумрусиянеке булырга тиеш.

«Путин – безнең лидер. Шундый авыр заманда үз юлбашчыңны якларга кирәк. Ул Алла тарафыннан бирелгән лидер. Менә башка илләрдә үтерешләр, сугышлар бара. Бездә, Аллага шөкер, мөселманнарга мәчетләр төзергә рөхсәт ителә, алар үз китапларын бастыра ала, намаз кылуны беркем тыймый, сайтлар, газеталар чыга. Безнең ил мөселманнарга карашы белән дөньяда иң яхшыларның берсе дип саныйм. Әгәр җир бирсәләр без һичшиксез Путин исемендәге мәчет төзиячәкбез. Ни өчен Путин исемендәге мәчет дисез. Нинди аерма, иң мөһиме – мәчет булсын, кешеләр кар өстендә намаз укымасын. Ә аның Путин исемендә булуы мөселманнары берләштерәчәк кенә. Без бердәм булырга тиеш. Ватанга мәхәббәт – аның лидерына мәхәббәт ул. Патриотлар буларак, бу авыр вакытта Путин янында тупланырга тиешбез. Һәм ил башлыгы булып Путин калырга тиеш дигән канун кабул итәргә кирәк», – ди Авясов.

Авясов Путин исемендәге мәчет төзү мөрәҗәгатенең Президент хакимиятенә һәм Мәскәү мэрына җибәрелүен әйтә, әлегә җавап килмәгән.

Социолог Искәндәр Ясәвиев Авясовның бөтен мөселманнар исеменнән сүз йөртүенә бераз аптыраш белдерә.

«Мөрәҗәгатьне укыгач, Авясов дигән кешенең һәрвакыт «без» дип сөйләве аптырашта калдырды. Үзенең фикерен ул Русия мөселманнары фикере буларак чагылдыра. Ул Русия мөселманнар җәмгыяте исеменнән сөйли кебек килеп чыга. Мөселманнар арасында Владимир Путинга, Русиянең тышкы һәм эчке сәясәтенә карашлар төрле. Шуңа бөтен мөселманнар исеменнән сөйләргә аның нигезе юк. Аннары, мәчетне бүген хакимияттә утыручы сәясәтче исеме белән атау – бу гыйбадәт йорты киләчәген истә тотмау. Берничә елдан бу мәчеткә яңа исем бирергә кирәк булачагына шикләнмим. Бу адым берләштерү түгел, киресенчә, мөселманнар арасында төрле караш, дискуссияләр, низаглар чыгарачак, Путинга карашлар бик төрле, шуңа ул ниндидер берләштерүче көч була алмый. Минем кайбер таныш мөселманнар аңа гомумән бик тәнкыйди карашта», – ди Ясәвиев.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Татарстанда «Татарча хатасыз!» фотомарафоны старт ала

Татарстанда канун нигезендә ике дәүләт теле – татар һәм урыс теле. Республикада барлык элмә такталар, урам исемнәре, юл күрсәткечләре, реклама белдерүләре ике телдә язылырга тиеш.

«Әмма еш кына моның киресен күрәбез – республика шәһәрләрендә, авылларда элмә такталар бер телдә генә, яки хаталы язылган була. Хаталарның күбәюе, вакыт-вакыт көлке дәрәҗәсендәге сүзтезмәләренең халык хозурына эленеп куелуы күңелне тырнап тора», – дип белдерә фотомарафонны оештыручылар.

Марафонның максаты – элмә такталар, билбордлар, баннерлар, реклама белдерүләре, мәгълүмат такталары, юл күрсәткечләре, җитештерүчеләрнең товар тышлыкларында татар телендәге грамматик, синтаксик һәм стилистик хаталарын табу, белдерүләрнең ике телдә язылуын күзәтү. Табылган барлык хаталар төзәтелсен өчен «Халык контроле» порталына урнаштырыла барачак.

Фотомарафон 2015нче елның 21нче февраленнән 20нче майга кадәр ике этапта уза. Җиңеп чыкканнарга кыйммәтле бүләкләр дә каралган – IРhone, фотоаппарат һәм электрон китаплар. «Иң күп фото җибәрүче иң зур бүләккә өмет итә ала», – ди оештыручылар. Бүләкләү тантанасы 2015нче елның 20нче маенда Казанда узачак. Активистлар моңа кадәр дә Татарстанда татар теле дә кулланылсын, дөрес язылсын өчен көрәш алып барды. Аерым ширкәтләр, кибетләр, җитештерүчеләр белән сөйләштеләр, тәкъдимнәр белән чыктылар. Универсиада алдыннан яшьләр форумы тырышлыгы белән әлеге халыкара уеннарга багышланган сайтта татарча бит булдырылды, элмә такталарда да татарча язулар күренә башлады.

23 февраль бәйрәме: юктан бар ителгән чираттагы уйдырма

1918нче елның 23нче феврале совет чорыннан бирле Кызыл армия оешып алманнарны җиңгән көн буларак бәйрәм ителә.

Элек Совет гаскәре көне буларак билгеләнгән бу көн 1993нче елдан бирле Ватанны саклаучылар көне. Бүгенге вазгыятьтә хакимият бу бәйрәмгә аеруча зур әһәмият бирә. Җитәкчеләр тарафыннан котлаулар, илнең куәте турында чыгышлар ясау инде узган җомгадан ук башланды. Чынлыкта, тарихка күз салсак, 23нче февральнең бөтенләй уйдырма бәйрәм икәне күренә һәм бу хакта тарихи сәхифәләрдә ачыктан-ачык языла.

Бу көнне большевиклар тарафыннан яңа гына оештырылган Кызыл армиянең Псков һәм Нарва янында алманнарны җиңүе турында зурдан кубып сөйләнсә, чынлыкта архив документлары бөтенләй башканы күрсәтә.

Бары тик 60-90 хәрбидән торган алман гаскәри төркеме бернинди каршылыкка очрамыйча, үз җайлары белән ул чактагы Двинскины 18нче февральдә, Минскины – 20нче февральдә, Полоцкины – 21нче февральдә, Режицаны 22нче февральдә яулап ала. Бу очракта яулап ала дип әйтү хәтта бик үк туры да килми, чөнки аларга каршылык күрсәтүче булмый.

Мисал өчен, ул көнне чыккан газеталар язуынча, алманнар Минскига һөҗүм башлагач, «совет халык комиссары шәһәрне яклау өчен төркемнәр оештыра башлый, әмма дошман якынлашканын ишеткәч, алар барысы да урыннарын ташлап вокзалга чаба һәм поездларны басып диярлек ала. Гади халык ишекләрен бикләп өйләрендә качып утыра. Төнге уникедә алманнар Минск шәһәренә керә», диелә.

Люцин шәһәрен алу тагын да хурлыклырак, чөнки Режицтан ике вагонда барлыгы 42 алман килә. Алар бик арган булу сәбәпле, башта ашханәгә кереп ял итеп, капкалап ала, аннары качарга җыенган солдатлардан коралларын алып «кая китсәгез, шунда китегез, әмма паровозны без сезгә бирмибез», дип белдерә.

Кызыл армиягә язылучылар ипигә алданып килә

Wikipedia язуынча, Ревель (хәзерге Таллин) , Псков һәм Нарвага һөҗүмдә алманнарның алты гына дивизиясе катнашкан. Ихтыярилардан оешкан алман төркеме үзенең бернинди каршылыкка да очрамавына хәтта аптырап та кала.

Күп кенә кешеләрнең әле алманнарның килүен хуплап каршы алуы да языла. Мисал өчен, Иван Бунин «Газеталарда алманнарның басып алуы турындагы мәгълүматтан соң барысы да «Әй, яхшы булыр иде… Менә кичә генә «Б»да шактый халык җыелган иде. Анда алманнар Смоленск һәм Бологоены басып алганнар, бик яхшы булган дип сөйләштеләр», дип яза.

Халыктагы мондый кәефләр большевикларның хәлен тагын да катлауландыра. 23нче февраль иртәсендә Совет халык комиссариатына алманнарның ультиматумы җиткерелә. Утырышта Ленин, көчле оппозициягә карамастан, алманнарның таләпләре белән килешергә чакыра. Юкса, вазифасыннан китү белән яный. 24нче февральдә совет хакимияте алманнар тәкъдим иткән шартларга ризалаша, әмма Брест-Литовскоеда тарихка кереп калган солых килешүен имзалаганчы, ягъни 4нче мартка кадәр алманнар әле һөҗүмне дәвам итә. Шулай итеп, 1918нче елның 23нче февралендә бернинди дә бәрелешләр һәм җиңүләр булмый.

Кызыл армиягә дошман белән сугышырга баручыларны туплау бары тик 25нче февральдә генә башлана. Кызыл армия төркемнәренә дә агылып килүчеләр булмый, күбесе монда армия икмәгенә һәм акчага кызыгып килә. Илдә барган таркаулык, эшсезлек, якынлашучы ачлык сугышка өндәүгә ярдәм итә. Ләкин инде моның мәгънәсе калмый, чөнки 4нче мартта солых килешүе гамәлгә керә.

Чынлыкта хәзер бәйрәм ителә торган 23нче февраль көнендә большевикларның Үзәк комитеты, армия һәм Петроградны якларга сәләтле Кызыл гвардия булмау сәбәпле, Смольныйда җыелып Германия ультиматумын тикшерә. Германия ул шартларны 23нче февральдә тәкъдим итә һәм аңа җавапны 48 сәгать эчендә бирергә куша. 24нче февральдә иртәнге сәгать өчтә бу шартлар кабул ителә. Көн шулай уза. Германия армиясе ул көнне Псковтан 55 чакрымда, ә Нарвадан 170 чакрым ераклыкта була.

Сталин тәкъдиме

Псков һәм Нарва янында булмаган җиңүне 23нче февральдә бәйрәм итүне беренче тапкыр Сталин 1938нче елда тәкъдим итә. «Нарва һәм Псков янында алман баскынчыларына көчле каршылык күрсәтелә. Аларның инкыйлаби Петроградка килүе туктатыла. Герман империализмына гаскәриләр тарафыннан каршылык күрсәтү яшь Кызыл армия оешкан көн булып тора», дип китерә аның сүзләрен «Известия» газетасы.

Әлеге версия озак еллар дәвамында СССР дәүләт пропагандасы тарафыннан якланды.

2002нче елдан Русия Дәүләт думасы карары белән 23нче февраль ял көне санала. Күп кенә русиялеләр әлеге бәйрәмне мөһим бәйрәмнәр рәтенә кертә. 2013нче елда «Җәмәгатьчелек фикере» фонды уздырган сораштыруда катнашучыларның 77 проценты шундый фикердә булуын әйткән.

Әлеге бәйрәмне кайбер БДБ илләрендә дә билгелиләр. Ә менә Украинада быел президент Петр Порошенко үз ватандашларын бу бәйрәмнән баш тартырга чакырды.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии