Зарланып яшәгәнче, көлеп яшик!

Зарланып яшәгәнче, көлеп яшик!

«Татарда юмор юк», дип әйткән кешенең теленә чуан чыксын, чөнки ул хаксыз! «Рәвешләр» юмор театрының бу сезондагы тамашасын караганнан соң, Кукмара районы Каенсар авылы мәдәният йортыннан чыкканда әйткән беренче җөмләм шундый булды. Иренмичә шул авылга кадәр барып, тар һәм тирән чокырлы урамнарында батып ятуыма да үкенмим хәтта. Аның каравы гомер күрмәгән дәрәҗәдә яхшы (ә минем чагыштырып карау мөмкинлеге бар), мәгънәле, тирән эчтәлекле, шул ук вакытта көлкеле дә тамашаны карап, рәхәтләнеп ял итеп кайттым. Ярый әле, кунакка чакырган җиргә бара торган гадәтем бар, мин әйтәм.

…Кунакка дип, тамаша карарга гына барган булсам да, һөнәри чирем аркасында, чара башланырга бер сәгать алдан килеп җитеп, туп-туры артына уздым. «Рәвешләр»не сөйләштереп, хәл-әхвәл белешеп алам, имеш.

Әле генә Пермьнән кайтканнар икән. «Анда бик җылы каршы алдылар, үзебездә андый кадер-хөрмәт – бик сирәк күренеш», – дип мактанышты алар. Инде хәзер Татарстан, Башкортстан буйлап гастрольләрдә йөрергә җыеналар. Якын арада Кукмара районындагы Олыяз (22 февраль), Ядегәр (7 март), Мәмәшир (9 март), Купка (10 март) авылларында, Арча районындагы Яңа Кенәр авылында (3 март) тамаша күрсәтергә җыеналар. Соңрак, 11-14 мартта, Башкортстанга чыгып китмәкчеләр. 17 мартта исә, алар белән Казанның Филармония концертлар залында кабат очраша алачакбыз. Анда инде программа тагын да тулыланып, Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев, Ришат Фазлыяхмәтовлар да катнашачак.

Сәхнә артында барган әзерлек чараларына бераз комачаулап йөргәннән соң, кемгәдер берәүгә генә барып бәйләнергә булдым. «Сезнең кем баш соң монда?» – дигән соравыма барысы да Фәриткә төртеп күрсәтәләр.

Фәрит ГАЛИЕВ.

Фәрит, «Мунча ташы» картайды инде, сез аларга алмашка…

– Туктале, алай димә әле! Татар җыр сәхнәсендә Салават Фәтхетдинов нинди зур урын биләсә, татар юморының иң югары ноктасында «Мунча ташы» тора. Картайса да, картаймаса да, аларның алган биеклеге һәм бөеклеге бар. Ә без алардан калышмый эшләргә тырышучы, аларның артларыннан куып баручы яшь коллектив.

Гомумән, бу төркем ничек оешты? Ни өчен «Рәвешләр» дип аталасыз?

– Без Данияр (Әбри) Хәбриев белән Арча педагогия көллиятендә укыганда ук таныш идек. Шуннан соң Казанда мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердек. Менә шул чакта ул «Татар радиосы»нда эшли башлады һәм «Барс-медиа» аны юморист итеп танытты да. Шул вакытта ул миңа монолог язарга тәкъдим итте. Озак та үтмәде, аның белән бергә сәхнәләрдә кызыклы номерлар уйный башладык. Аннары 2009 елда «Барс-медиа» юмористларга кастинг оештырды. Шул кастингтан соң безгә Айдар Галиәскәров һәм Раушан Ситдыйков та өстәлде. Без шул чакта төпләндек һәм татарча мәзәкләр җыентыгы эшләдек. Ул DVD дискта басылгач, аңа исем уйлап табу мәсьәләсе алдыбызга басты. «Рәвешләр» дип тәкъдим иттем. Ни өчен дигәндә, кечкенә чакта кыланып йөргәндә, миңа бер туганым: «Рәвешләнеп йөрмә әле!» – дип әйтә иде. Егетләр дә бу исемне кабул итте.

Сез хәзер «Барс-медиа»га эшлисезме, әллә үзегезнең кесәгәме?

– Без бу компания белән хезмәттәшлек итәбез, алар куйган концертларда берничә номер белән катнашабыз, ләкин, чынлыкта, без алардан бәйсез.

«Рәвешләр»нең башка юмористик юнәлештә эшләүче төркемнәрдән аерылып торучы ягы нәрсәдә?

– Без эшебезгә көлеп кенә карамыйча, номерларга җитди якын киләбез һәм аңа ниндидер мәгънә салырга тырышабыз. Крылов мәсәлләрендә мораль булган кебек, аларда да ниндидер бер тирән фикер бар. Әле менә тамашаны карагач син аны үзең дә тоярсың! Шулай ук чыгышларыбыз ниндидер мәзәкләр тезмәсеннән генә тормый. Әйе, ул ниндидер мәзәккә нигезләнгән булырга мөмкин, ләкин аның тулы сценариен үзебез эшлибез. Тагын бер үзенчәлек: башкалардан аермалы буларак, без тамашачы белән берлектә ниндидер бер номер куябыз. Кеше белән эшләү җиңел түгел, чөнки һәркемгә җай таба белергә кирәк. Бу номерның ничек тәмамланасын, бу кешенең үзен ничек тотасын белмисең. Шулай да үзе таныган, белгән кеше белән шаярганны авыл кешесе яратып кабул итә. Шуңа да ул бик кызык килеп чыга.

Айдар ГАЛИӘСКӘРОВ.

– Айдар, «Рәвешләр»нең башы Фәрит диделәр, син кайсы әгъзасы?

– Шулай әгъзалап бүләсеңмени? Алайса мин колакларыдыр инде, чөнки безнең төркемдәге иң зур колаклар миндә бит.

– Юк, әгъзалап язмыйм, бу шундый шаяру гына иде. Айдар, әйт әле, нишләп сезнең коллективта егетләр генә?

– Кызлар бар безнең: Илһамия Нәҗметдинова һәм Валентина Долгова. Алмаз Хәмзин тагып калдырган исем белән «Тегеләр» төркеме дип аталалар. Ләкин хатын-кызның бала таба торган сыйфаты булу сәбәпле, алар хәзер декрет ялында, икенче сезонда безнең белән гастрольләргә чыгарга вәгъдә иттеләр. Әлегә менә шулай ир-егетләр коллективы гына булып йөрибез.

Колагыма гына әйтсәң, беркемгә дә сөйләмәм: сезнең программаны кем төзи? Номерларны каян аласыз?

– Элек зур-зур җитәкчеләр дә, власть башында торучылар да бөтен әйберне мунчада очрашып хәл итә торган булган бит инде. Безнең төп очрашу ноктасы да мунча! Моннан ике ел элек чамасы Әбри Хәбриев Биектау районының Мүлмә авылында мунча сала башлады. Ике катлы, зур итеп. Менә без барыбыз да шул мунчада җыелышып, чабынып, юынып чыгабыз да, мунча алдында утырып, үз фикерләребезне әйтәбез. Шуны Фәрит җыеп, бер кәгазьгә төртеп бара. Өенә кайткач шуларны анализлый һәм икенче очрашуда нәрсәләр уйлашканны, ниләр килеп чыкканын күрсәтә. Шулай итеп без, сценарий төзелеп беткәнче, кимендә 3 тапкыр озаклап мунча керәбез әле. Аннары инде кемнең фатирында, кемнең йортында репетицияләр ясыйбыз һәм гастрольләргә җыелып чыгып китәбез. Безнең баш мие – Фәрит. Ул бөтен әйберне уйлый, ул бөтен әйберне сөйләшә, ул безнең хисапчы да…

Әбри ХӘБРИЕВ.

– Сиңа «Татар радиосы»нда тагылган кушамат белән Әбри дип эндәшергәме, әллә үз исемең белән әйтеп Данияр дияргәме? Кайсы якынрак?

– Әбри якынрак. Данияр дигәне озынрак та, аннан мин инде Әбригә бик ияләндем. Фамилиягә дә бик туры килә.

– Концертлар белән йөрүең радиодагы эшчәнлегеңә комачауламыймы? Без бит сине аннан да яратып тыңлыйбыз.

– «Рәвешләр» белән гастрольләргә йөргәндә эшкә чыгу сирәгәйде инде. Бер җыелышта әйттем дә: «Ачуланмагыз, гомер буе радиода эшли алмыйм, әгәр ике арада сайларга туры килсә, мин «Рәвешләр»не сайлаячакмын», – дидем. Директор әйтте: «Сине тиз генә җибәрмим, әле тагын бик озак тегендә-монда сугылып, ике арада тилмереп йөрерсең», – диде.

«Рәвешләр»дә эшләү ниндидер үсеш баскычы булса да, хезмәт хакы ягыннан радио отышлырактыр, мөгаен?

– Кара, син дә шул якка борасың бит! Менә кастингка килгән яшьләрнең күбесе килгәч тә болай дип сорый: «Ә сездә күпме түлиләр? Машина алып буламы? Кредит бирәләрме?» Матди якларын кайгырталар. Ә мин анда рухи ягымны кайгыртып урнаштым. Миңа анда эшләү кызык, рәхәт һәм, урыс әйтмешли, мин бу эштән «кайф» алам. Радиода күп акча түлиләр дип уйлама. Андагы айлык хезмәт хакыннан да күбрәкне бер төн эчендә бер туйда эшләп алам мин. Шуңа күрә дә сайларга кушсалар, «Рәвешләр»не сайлыйм. Гәрчә, аннан акча бик аз керсә дә.

Раушан СИТДЫЙКОВ.

– Раушан, сиңа егетләрнең Чүчән Байронович дип эндәшкәнен ишеттем. Нинди шундый сәер кушамат бу?

– Абый Чечняда хезмәт иткән минем. Ул кайткач, аны чечен дип йөртә башлаганнар да, шул атама үзгәреп Чүчән дип кереп калган. Ә Байронович – ул минем чып-чын отчество, бик беләсең килсә! Паспортта шулай!

Раушан, синең монда кастингтан килеп эләккәнеңне белдем инде. Ә моңарчы кайда эшләдең?

– Балтач мәдәният йортында 2 елга якын эшләдем. Аннары шушы кастингны узып, «Рәвешләр» белән гастрольләргә йөри башлагач, теге яки бу эшне сайларга дигән сорау алга басты. Мин мәдәният йортыннан китәргә мәҗбүр булдым.

«Рәвешләр» акчасы яшәргә җитәме?

– Аннан тыш туйлар, юбилейлар уздырырга чакыралар. Татар эстрадасы җырчылары да үзләре белән бергә концертларга йөртә. Калган вакытта авылда да эш җитәрлек, эшкә тилмермим үзе. Аннан, Әбри әйткәнчә, без әле яшьләр һәм үзебезне күрсәтү өчен генә эшлибез. Бәлки, соңрак, безне дә таный башларлар һәм юмор театрыбыз да үсәр.

P.S. Егетләр белән булган әңгәмәмне тәмамлап маташканда, тамашаның башлану вакыты җитеп килә иде инде. Фәритнең бизәнү бүлмәсенә кереп Әбригә әйткәнен ишетеп калдым: «Карале, анда нибары 32 билет кына сатылган бит, куеп торабызмы соң?» «10 кеше дә – тамашачы, 100 кеше дә – тамашачы, аңа карамый, барыбер куябыз», – диде Әбри. Әһә, халыкка хөрмәт бар икән әле боларда, дип елмайдым үзалдыма. Шулай да, тамаша башланганда халык бераз артып, залда инде 50ләп кеше утыра иде.

Ихластан әйтәм, бу чарада көлгән кадәр инде күптән көлгән юк иде. Рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып кайттым. Әле менә бу язманы төгәлләгәндә дә залда утырган аз санлы халыкны уйлап-уйлап куям да, егетләрнең хезмәтләрен жәллим. Алай да, ахыр чиктә барыбер бирегә килми һәм бу шәп тамашаны күрми калган кешеләрне күбрәк жәлләп куям. Күпне югалттылар бит, күпне!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Комментарии