Сурәт белән «хыянәт»

Яшь чакларда кем генә җавапсыз яшерен мәхәббәткә тармый икән?! Кайвакыт аның каһарманнарыинде гаилә корып күңел тынычлангач та, искә төшеп, йөрәкне бимазалый.

Ирем миңа өйләнгәч тә, альбомындагы бар булган хатын-кыз сурәтен ертып-ертып яндырган. Ләкин мин андый эшкә бармадым. Яшьлек истәлекләрен юк итмәдем. Вакыт-вакыт ялгызым гына калганда, альбом актарып утырырга ярата идем.

Менә бервакыт шулай караватка җайлап утырып альбом карыйм. Күрше бүлмәдә балалар йоклап ята. Өй хуҗасы – әтиләре төнге сменада эштә. Ә мин хатирәләргә чумып утырам. Тәүге җавапсыз мәхәббәтемнең фотосурәте килеп чыкты. Ни гаҗәп, көненә ничә тапкыр сагынып искә ала торган кешем күптән онытылган икән бит. Шул хәлгә берәү шатланыр иде, ә мин азрак балавыз сыгып алдым. Сагынганга түгел, ә сагыну-саргаю сәбәбенең юкка чыгуына уфтанып.

Ишек ачылып ябылды шикелле. Мин каушап калдым. Сурәтне тиз генә мендәр япмасы астына тыгып куйдым. Ә япма – венгер батисты – үтә күренмәле икән бит. Мин бик эшлекле кыяфәттә, имеш, альбомны рәтләп утырам. Ә ирем кереп баскан да (эше бетеп күпкә иртәрәк кайткан) көлә. Мин кызарып чыкканмындыр инде, каушалгандыр. Ә ул үзбәкчә итеп (үзе белорус кешесе): «Хафа булма», – ди. Аннан инде урысча: «Бу әле фаҗига дигән сүз түгел, моннан күпкә мөшкелрәк хәлләр дә була. Ир кеше эштән арып кайта, ә җәймә өстендә – башка бер ят ир-ат. Җәймә астындагы башка ир-атның сурәте зур зыян китерә алмый», – дигән булды.

Катырак сүзләр ишетсәм, бу кадәр уңайсыз булмас иде. Бик озак уңайсызланып йөрдем ул чакта. Шуны искә төшереп көлә идек.

Кадрия КАДИРИ.

Питрәч районы, Татар тау иле авылы.

Комментарии