ҖЫРЧЫЛАР КУРОРТЫ – УРМАЙ

журналистлары Чуашстанны бигрәк үз итте инде. Шул як тормышын яктырткан репортажлар бер-бер артлы басыла, бөтенесе дә мактап кына яза. Аптыраш. Әйтерсең шунда гына тормыш ал да гөл, шунда гына җәннәт бакчасы… Форсат туу белән барып күрәм дә, ничек бар шулай язам, дип уйлап йөри идем. Күңелдәге алга килде бит. Чираттагы “Урмай моңы” халыкара җыры фестивале уздырылуы турында ишетү белән юлга чыктым. Йә, карап кайтыйк соң тапталган, макталган юлларны.

УРМАЙГА ГЫЙШЫК ТОТАМ

Чуаш авылларын үтеп Урмайга кергәндә үк, авыл капкасына күзем төште. Милли бизәкләргә төренгән ул шедеврны игътибардан читтә калдыру мөмкин дә түгел.

Авылга кергәч, төзек йортларга, биек тимер капкаларга игътибар иттем. Биредә йортны ике катлы итеп салу мәҗбүри дип белерсең, билләһи! Бездәге коттеджлар монда гап-гади йорт булып саналыр иде, мин әйтәм. Болгардагы Кара пулатны да монда күчереп утыртканнар, диярсең. Шуның проекты нигезендә яңа мәчет салалар икән. Хәер, аннан башка да авылда ике мәчет эшли. Авыл уртасында утырган хоккей мәйданчыгында “Урмай” язулы форма кигән егетләр тимераякта шуа. Күптән түгел генә шушы мәйданчыкта Чуашстандагы татарлар арасында хоккей турниры узган икән. Юлда яулыклы кызлар очраштыргалый. Чуаш Республикасы үзәгендәге бу авылга тәмам гашыйк булдым. Милли мирас дөньясына сәяхәтем шулай башланды…

…Шәп каршы алдылар. Чәй, тәм-том. Безнең якта гадәтләнгәнчә, өстәлдә “акбаш” кына күренмәде. Халык динле. Аракыга мөнәсәбәт начар. Бу яклардагы кебек кунакчыллыкны да башка беркайда күрмәссез, мөгаен. Моны тәҗрибәсез яшь журналист кына әйтә дип уйламагыз. “Урмай моңы” фестиваленә жюри әгъзалары булып килгән Татарстанның халык җырчысы Флера апа Сөләймәнова, танылган журналист Флюра Низамова, җырчыбыз Вил Усманов, Финляндиядән килгән җырчы Җәмилә һәм башкалар да шулай диде. Катнашучылар да шул ук фикердә. Ул авыл халкының бердәмлеген күрсәгез… Конкурста катнашырга килгән һәркемне өйләргә керттеләр. Әллә каян килеп төшкән кешегә ышанып, аны йортка кертү дә – игелекле, мактауга лаек гамәл. Төрле төбәктән җыелган үзешчән җырчылар икенче көнне ничек шәпләп кунак булганын, мунча керүен бер-берсенә сөйләп куанышты инде. Тик аңа кадәр…

ЧУАШСТАНДА ТУГАН ЙОЛДЫЗЛАР

Фестиваль турында Чуашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит абый Гыйбатдинов белән сөйләштек. Ул аның башлап йөрүчесе һәм алып баручысы.

– Фәрит әфәнде, конкурсның беренче туры ни рәвешле узды?

– Ул читтән торып үткәрелде. Катнашырга теләгән һәркем үзе башкаруындагы җырларны плюсовка рәвешендә безгә юллый. Лаеклы дип тапсак, җырчыны Урмайга икенче турга чакырабыз. Күп җырлар безнең жанрга туры килми. Шуңа да карамастан җырчының сәләтенә карап, географик үзенчәлекләрне истә тотып, конкурс аша уздырган чаклар да була. Татарлар җирнең төрле почмагында гомер итә. Халыкара фестиваль булгач, географияне киңрәк итәсе, һәркемгә мөмкинлек бирәсе килә.

– Бу фестивальнең максаты нидә?

– Яшь талантларны барлау, җыю, берләштерү. Җиңүчеләргә югары уку йортларына керергә беркадәр ярдәм итәбез. Шулай ук Чуашстан татарларын да белсеннәр, күрсеннәр. Без аралашып яшәргә тиеш. Хәзер чиста эстрада стилендә җырлаучылар аз. да үз үрнәгендә аны күрсәтә алмый әле. Халык та кабул итә белми. Шуларны аерып алырга тырышабыз. Тарихка күз салсак, биредә җиңү яулаган җырчылар – бүген йолдызлары.

– Кемнәрне мисалга китерә аласыз?

– Мәликә, Резидә Шәрәфиева, Лилия Муллагалиева, Гүзәл Уразова һәм башкалар бездән җиңү белән китте, бүген аларны татар халкы таный, яратып тыңлый.

“ТЫГЫЛМА!”

Фестивальгә килгән катнашучыларның беренче эш итеп теркәлү узганын читтән генә карап торам. Бер егет килеп утырды:

– Сез кайдан?

– Татарстанның Әтнә районыннан.

– Җырлаячак җырыгызның сүзләрен, көен кем язган?

– Белмим.

– Берсен дә белмисезмени?

– Юк.

“Конкурска килгәндә шуларны гына булса да белешергә мөмкин иде инде”, – дип ычкындырганымны сизми дә калганмын. Егеткәйгә бу ошап җитмәде шикелле, кызарып-бүртенеп миңа кычкырды:

– Син кем соң шулхәтле? Исемеңне әйт әле? Тыгылма!

Югалып калдым. Ярый әле тәрбиягә түгел, тавыш сәләтенә карап бәялиләр.

Казаннан килгән бер кыз җырланачак җырының сүзен, көен кем язганын гына түгел, исемен дә белми иде. Эндәшмәдем, курыктым. Урмайның эчкерсез халкы алдында икәүләшеп тотып кыйнасалар, оятын кая куярсың.

Теркәлү барышында ук сәхнәдә икенче тур үтте. Жюри әгъзалары кичке концертта, ягъни өченче турда катнашачак җырчыларны билгеләп, бәяләп утырды.

ЗӘКИЕЧ ИНКУБАТОРЫ

…Әй, рәхәтләнделәр инде репертуарындагы җырларны җырлап. Конкурска һәр катнашучы ике әзерләп килергә тиеш булган. Икесе үк булмаса да, берсе Салават репертуарыннан булсын, дигән шарт куелмады микән аларга? Чөнки “Кызыл һәм кара миләш” җырын гына да 5-6 тапкыр ишеткәнмендер.

Салават Хаков дигән егет бөтенләй хушымны алды. Бер бармагын кесәсенә тыгып, бик текә кыяфәт ясап чыгып басты да нәкъ Салават абый тавышы белән башта җырының дүрт юлын шигырь итеп сөйләде, аннары шуны ук кабатлап җырлап җибәрде. Салават Зәкиеч инкубаторыннан чыккан чебиләрне ярты нотадан таный торган кеше буларак, шунда ук шикләнеп куйдым: әһә, мин әйтәм, шуның укучысы булырга тиеш бу. Чыннан да, шулай булып чыкты. Музыкаль белеме булмаган гади тыңлаучы буларак әйтәм, бу егеттә индивидуальлек дигәннең “и” хәрефе дә юк. Кыяфәте, үз-үзен тотышы, тавышы, хәтта мимикасына кадәр укытучысы инде менә. Аның урынында булсам, пародияләр белән рәхәтләнеп акча эшләп йөрер идем. Нишлисең бит, сөзәм дигән сыерга Ходай мөгез бирмәгән. Сүз уңаеннан, Зәкиечның адашына монда бик ошап киткән, күрәсең, конкурска әллә өченче тапкыр килә диделәр, әллә дүртенче…

Бу урында “Барс-Рекордс” продюсеры Җәүдәт Гыйльманов ялгыш кына ычкындырган сүзләр искә төште:

– “Урмай моңы” җырчылар өчен курорт сыман. Бик зур таләпләр дә куелмый. Конкурста катнашып, кунакчыл халык янәшәсендә иркенләп ял итеп, Чуаш башкаласында олы концерт куеп кайталар бит.

Урамга чыккан идем, Татарстаннан килгән ике үзешчән “йолдыз” тәмәке тарта-тарта ләчтит сата:

– Рәхәт монда, име. Тәмле ашаталар. Киләсе елга да киләм әле.

– Кил-кил. Мин инде монда дүртенче ел рәттән киләм. Мунча да булачак, менә күрерсең. Киләсе елга да киләчәкмен.

Конкурста җиңү түгел, катнашу мөһим дигән канатлы гыйбарәне дә шуның ише акыллылар уйлап тапкандыр дигән фикер туды әле миндә. Аек акыллары очып киткән дә Чуашстанга кадәр тамак ялгарга, мунча керергә килгәннәр.

Катнашучылар арасында зур популярлык казанган тагын бер җыр аерылып чыкты. “Яратам мин сине, яратам” дип бер-бер артлы моңланган берничә кызга карап торгач, башта үксеп елыйсылар килә башлады, аннан йокы басты. Ярый әле күлмәкләре алышына, ичмасам, шуны гына карап утырмасам, шунда йоклап кала идем…

ИСЕРЕК ҖЫРЧЫЛАР

Фестивальгә билетлар берничә көн алдан сатылып беткән булып чыкты. Чуашстан татарларына татарча концерт тансык. Биредәге һәр эшнең “бисмилла”дан башлануын тагын бер кат искәртеп, концерт Урмай авылы имамы Хәмидулла хәзрәт фатыйхасы белән ачылды. Бәлки аның 23 ел дәвамында уздырылып килүенең сәбәбе дә шул серле “бисмилла”дыр?!

Флера апа Сөләйманова, яшьлек хатирәләрен яңартып, Татарстан радиосында эшләгән чорын искә алды.

– Моннан күп еллар элек радио тыңлаучыларымның берсе миңа почта аша 3 сум акча салган иде. “Кош сөте” кәнфите өчен дип җибәрелгән акчаның иясен хәтерләмим, ләкин Урмай кешесе булуы күңелгә сеңеп калган, – диде ул.

Биш сәгать дәвам иткән концертның ахырына кадәр чыдап утырды бит халык тәки. Тик бер вакыйга аларны чыгырдан чыгарды. Яшь башкаручыларның берсе сәхнәгә чыгып, Салават репертуарыннан булган чираттагы җырны сузып җибәрү белән, “исерек”, “оятсыз” кебек сүзләр яңгырады, зал уртасыннан торып чыгып китүчеләр күренде. Концерттан чыккач кына, ни булганын аңладым. Баксаң, егетебез сәхнәгә чыкканчы, кыюлык өчен бер-ике рюмка “җиффәргән” булган икән. Халык шуны сизеп алган да егеттән йөз чөергән.

Бер апа кызып-кызып болай диде:

– Авылыбызда өстәлгә аракы кую гадәте юк. Ничә еллар эшләү дәверендә бер генә җырчының өстәлгә аракы куйганын хәтерлим. Бик күңелсез күренеш иде ул. Әле хәзер дә хәтерлибез һәм ул җырчыга карата начар фикердә без.

ШАККАТТРИЗМ

Чабаксарның Чуаш академия театры бинасында узган гала-концертта шул ук “Кара һәм кызыл миләш” җыры ике тапкыр яңгырады. Монысы инде оештыручыларның хатасы дип аңларга кирәктер. Янымда утырган берәү аптырашта калып: “Бүген Салават кичәсе мәллә?” – дип сорады. Хәер, кабатланган җырларны санамасам да, хәлләр булды инде. Башта дипломантларны көтүе белән куып чыгарып бүләкләделәр дә аннан берәм-берәм җырлаттылар. Махсус приз алучыларны да шулай “уптым илаһи” гына котладылар да соңыннан аерым-аерым җырлаттылар. Аннары урыннар билгеләнде. Аларын берничә кеше үзара бүлешкәч, кызыгы калмады кебек, бирегә тулы бер исемлек язып тормыйм. Гран-при алган кыз моңа, чыннан да, лаек иде. Чыгышы белән Грузиядән булган, бүген Яр шәһәрендә яшәүче Диана Телия “Зәңгәр томан” җыры белән әсир итте, Салават репертуарының борынына чиртте. Аны югарыда телгә алынган Җәүдәт абый Гыйльманов, үзе Яр Чаллыга барып, кызның әти-әнисеннән рөхсәт сорап, биредәге конкурска алып килгән булган икән. Дианадан да бигрәк Җәүдәт абый шатланган кебек тоелды миңа. Сүз уңаеннан, бирегә катнашучылар Русиянең бик күп төбәкләреннән килгән: Омск, Башкортстан, Мәскәү, Оренбург, Самара, Грузия, Латвия, Чуашстан… Шулай да иң күп катнашучы Татарстаннан иде.

Татар эстрада җыры фестивалендә чуашча җырлар башкарган ике кыз һәм егеткә дә урыннар билгеләнеп, бүләкләр тапшырылды. Күпләргә шок булды шикелле. Беренче ике турда катнашып та тормаган, җитмәсә татар эстрада җыры фестивалендә чуашча җырлаган яшьләргә ул бүләкне нинди максат белән тапшырдылар икән?! Чуаш белән татар тату да яшидер – ышанам, әмма бу хәл башыма сыймый. Бер дә булмаса, татарча җыр өйрәнеп килсеннәр иде инде. Конкурстан тыш кына чыгыш ясасалар да исем китмәс иде. Кыскасы, сәер булды бу.

“Урмай моңы”н идеаль конкурска әверелдерү өчен оештыручыларның җырчыларга булган таләпчәнлеген арттыруы да җитә кебек. Җырчылар да аңласын иде: татар эстрадасы гел Салават Зәкиеч репертуарыннан гына тормый. Аннан башка да эстрадабыз бай һәм үз чираты җиткәнен көтеп ятучы меңләгән җыр бар. Әй, җырчыларны болай да күргән бар ла…

Үзем өчен ачкан иң зур яңалык Урмай авылы булды. Халкы тырыш, тормышлары җитеш, үзләре кунакчыл… Эшли дә беләләр, чын күңелдән ял да итәләр. Гашыйк булдым мин сиңа, Урмай! Гашыйк булдым сезгә, урмайлылар!

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Урмай--Казан.

Комментарии