Самарада – канәгатьсезлек җыены

Миллион халкы булган Самара шәһәрендә берүк вакытта ике мәйданда халык канәгатьсезлек белдерде. Берәүләр “Крылья Советов” командасын якласа, икенчеләре – коммунистлар Киров һәйкәле янына җыйды. Мәйданда кызыл байраклар, Сталин портреты тотып торучылар күп иде. Шигарьләрдә: “Баштан эш хакы, аннары – фатир хакы”, “Бәяләр үсүгә юл юк”, “Бердәм ” вәгъдә иткән 10 мең сум пенсия кайда?”, “Бердәм вәгъдә иткән 25 мең сум эш хакы кайда?” “Бердәм ”не – җаваплылыкка, хөкүмәтне – отставкага”, “Дәүләт барлык вазифаларын халык өстенә аударды. Кемгә кирәк мондый дәүләт?” – дигән сүзләр дә яңгырады.

Быел көзен Самара шәһәр Думасына һәм шәһәр түрәсен сайлаулар узачак. Шул уңайдан бер генә тавышны да “Бердәм Русия”гә бирмәскә өндәде митингта катнашучылар. Канәгатьсезлек хәрбиләр сафына да кереп урнашкан. Хәрби пенсионерларның 40%ы хәерчелектә яши икән. Шустов әфәнде сөйләвенчә, Русия армиясе бүген дошманга каршы торырлык хәлдә түгел.

– Ач солдат сугышчы була алмый. Русия солдаты көненә 65 сумлык ашый. Кеше үтереп зинданда утыручыларның ризыгы 75 сумлык, – ди ул.

Урам җыенында чыгыш ясаучылар мондый фикерләрен яңгыратты:

– Бүгенге солдатлар һәм офицерлар олигархларны саклый. Хәзер Русиядә хөрмәт, игътибар армиягә караганда ФСБга күпкә артыграк. Эшләр шулай барса, Кремль капкасы төбендә американ солдатына сәлам бирербез. Кремлебезне алар саклар.

Профсоюз җитәкчесе Виктор Намычкин Самарада 300 балалар бакчасы сатылуын әйтте. Тик менә Безымянка бистәсендә балалар бакчасын чиркәүгә әйләндерү турында искә алмады ул.

Алты минутлык резолюция укылганнан соң, “Путинны отставкага!” – дип тәмамланды урам җыены.

Шамил БАҺАУТДИН

Мәчет – чиркәү түгел

Мәскәүдә Җәмигъ мәчете күп еллар төзелә. Кайчан төгәлләнәчәге билгесез. Бервакыт Мәскәү мэры Юрий Лужков аны хәтта 2007 елның Шәһәр көненә ачылачак, дип тә белдергән иде. Аннан соң да 3 ел узып киткән.

Шулай да кайбер эшләр өчен әле һаман рөхсәт документлары алып бетерелмәгән. Әлбәттә, мәчет хөкүмәт ярдәменнән тыш, хәйриячеләр хисабына төзелә. Шул ук вакытта рус православие чиркәве өчен мөмкинлекләр чикләнмәгән. Хәзер инде алар чит илләрдә дә төзелешләр башларга тора. Шуларның берсе Парижда Эйфиль манарасы янындагы җирне алыр өчен ярышта җиңеп чыгу турындагы хәбәр булды. “Рус дөньясы” дип аталган проект 60 миллион евро торачак.

– Дөресен әйткәндә, бу безнең генә фикер түгел, галимнәр һәм җәмәгатьчелек тә шулай уйлый – Русиядә диннәр арасында тигезлек юк! Нәрсә генә дисәк тә, рус православие чиркәве дәүләт дине дәрәҗәсен үзенә дәгъват кыла. Без ничә еллар буена: “Русия – күп милләтле, күп динле ил. Диннәр арасында диалог, хезмәттәшлек булырга тиеш”, – дип, шуны таләп итеп киләбез, – диде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Равил хәзрәт шулай ук Иерусалимда һәм Үрдүн елгасы буенда Рус православие чиркәве өчен салыначак утарлар турында сөйләде:

– Иерусалимда Котдус Шәрифтә император утарын төзүгә дип, дәүләт бюджетыннан 1,5 миллиард акча бүлеп бирелгән. Ул православие чиркәвенеке булып саналачак. Шулай ук Үрдүн елгасы буенда Русиягә дип бирелгән җир дә православие чиркәве өчен. Аны да дәүләт түли. Ә бит Париждагы җирне алуда православие чиркәве җиңде дисәләр дә, ул чиркәү җиңүе түгел, Русия хөкүмәте җиңгән дигән сүз. Димәк, анысы да хөкүмәт акчасына салыначак. Гаҗәеп хәл! Бу инде хөкүмәтнең рус православие чиркәве алдында башын иеп, тезен чүгү дип аңларга кирәк. Һәм бу хәл чиркәүнең сәясәткә тәэсирен дә, басымын да күрсәтә дип аңлыйбыз”, – диде Гайнетдин.

Нәзифә КӘРИМОВА

Тарихтан – әкият, җанисәптән уен ясамыйк

2010 елның октябрендә булачак вакытында Башкортстан татарлары санын киметүгә рәсми ничек карый соң? Минтимер Шәймиев элекке елларда ук Уфа татарларының тарихын дөрес итеп күрсәтергә өндәгән.

Быелгы җанисәп, аның нәтиҗәләре күпләрне кызыксындырса да, Татарстанда аңа әзерлек турында әллә ни ишетелгәне юк. Бары тик Башкортстаннан гына җанисәп уңаеннан хәбәр еш килә. Анда “БСТ” телеканалы пропагандалы тапшырулар әзерли, газеталарында Башкортстанның көнбатыш районнарындагы күпчелек татарлар яшәүче авылларны тарихи башкортларныкы дип раслаучы мәкаләләр чыгып тора. Татарстанда җанисәп турында күбрәк милләтчеләр сөйләшә, фикерләрен дә интернет челтәрендәге форумнарда яза. Дәүләт чиновниклары җанисәпкә әзерлек турында сөйләгәндә, 7нче пункт санауны искә алмый.

Интернеттагы бәхәсләрдә Татарстан җитәкчелегенең чит төбәкләрдә яшәүче татарларга битараф булуы тәнкыйтьләнә. 2002 елдагы җанисәп вакытында Башкортстанда булган хәлләр бусында да кабатланмасмы, андагы татарлар саны тагын кимемәсме, дип шикләнүчеләр бар.

Шунысы кызык: 2002 елгы җанисәп алдыннан гына 14-15 июньдә Башкортстанда Бөтендөнья башкортлары корылтае узган иде. Нәкъ 8 елдан соң, быелгы җанисәпкә кадәр башкортлар өченче тапкыр корылтайга җыела. Бу гомумбашкорт җыелуының төп максаты – җанисәп вакытында башкорт милләтен киметмәү, киресенчә, арттыру. Матбугатта күренгәнчә, башкорт корылтаена әзерлек дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла, премьер-министр Раил Сарбаев җитәкләгән оештыру комитеты утырышлар үткәрә.

Рәсми Татарстан Башкортстан татарлары мәнфәгатьләрен кайгыртмый, җанисәпкә битараф, дип санаучылар хаклымы? Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Башкортстанда телен дәүләт теле итеп танырга өндәве һәркемгә билгеле. 2003 елда Башкортстан Президентын сайлаганда, президентлыкка телен дәүләт теле итеп таныган кандидат сайланырга тиеш дигән белдерү ясаган иде ул. Мортаза Рәхимов беренче турдан соң теле статусын үзгәртергә вәгъдә бирсә дә, бу ният тормышка ашырылмады. Һәр республиканың үз кануны, үз җитәкчелеге, шуңа күрә теләге бер миллион Башкортстан татары ихтыяҗына тәңгәл килсә дә, Башкортстанда телен дәүләт теле итмәделәр. Җанисәп мәсьәләсендә дә шуңа охшаш хәл. Бөтенрусия галимнәре, җәмәгатьчелеге Уфа татарларының милләтен үзгәртү уеннарын күптәннән белә. 2002 елгы җанисәп алдыннан Башкортстанда барган көчле агитация, көнбатыш Башкортстан, көнчыгыш Татарстан татарларының милләтен башкорт дип игълан итү Шәймиев йөрәгенә дә тигән.

2002 елның 14-15 июнендә үткән Бөтендөнья башкорт Корылтаенда Минтимер Шәймиев туганнарча җылы чыгыш ясап, ихлас фикерләрен дә әйтте. Ул башкорт корылтае делегатлары каршындагы чыгышында якынлашып килгән җанисәпкә дә тукталды. Уфада чыгучы “Кызыл таң” газетасында (21 июнь, 2002 ел) бу чыгыш тулысынча басылган. Менә аннан өзек: “Озакламый Русиядә халык санын алу булачак. Бу бик тә мөһим сәяси вакыйга үз проблемаларын да китереп чыгарды. Мин галимнәребезгә, тарихчыларыбызга кайчак аптырап та куям. Кайбер очракларда алар арттырыбрак та җибәрергә, башкортча итеп әйтсәк, “фәстерергә” ярата шикелле. Аларны аңларга да тырышам. Әлбәттә, үз милләтен бөек итеп күрәселәре килә. Тарихчылар сездә дә, бездә дә: “Без бөек халык булганбыз”, – дияргә ярата. Чыннан да, шулай булгандыр. Әмма тарихны әкияткә әйләндермәскә иде. Артка караган килеш алга барып булмый бит. Әлбәттә, мишәрләребез дә, типтәрләребез дә, керәшеннәребез дә, тагын әллә кемнәребез дә бар. Әмма алар – тарихи исемнәр. Әгәр дә без, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, тарихи яктан караганда үзебезне типтәрләр дип саныйбыз икән, аннан бер дә оялмыйбыз. Ул – бабаларыбыз язмышы. Ә бүгенге чорда без Русиядә һәм дөньяда хөрмәткә лаеклы күпсанлы татар милләте һәм башкорт милләте буларак билгеле”.

Дөрес, 2002 елның октябрендә узган җанисәптә Башкортстанда татарлар саны 125 меңгә киметелде. Шулай да милләтне дөрес санау турында күзгә-күз карап сөйләшү, туганнарча бәхәсләшү тәҗрибәсе шунда ук туплана башлаган иде. Ул вакытта Минтимер Шәймиевкә башкорт элитасы үзенең үпкәсен яки канәгатьсезлеген белдермәде. Алдан төзелгән план буенча милләтне үзгәртергә үгетләү дәвам итте, башкортлар Башкортстан халыклары арасында сан буенча икенче урынга чыкты. Ләкин бу башкорт милләтенең үсешенә, республикадагы рухи вәзгыятьнең яхшыруына, татулыкның ныгуына китермәде, киресенчә, хәзер хәл элеккедән дә киеренкерәк була бара. Мондый гамәлләр кемгә файда китерер, дигән сорау җавапсыз кала.

Ландыш ӘБҮДАРОВА

Яман шештән авыручылар арткан

Русиядә барлык үлемнең 14 процентына яман шеш дигән зәһәр чир сәбәпле. Белгечләр фикеренчә, 2030 елга барлык үлүчеләрнең 45 проценты яман шеш авыруы аркасында булачак.

Татарстанда ел саен онкологик авыруы 10 мең кешедә ачыклана. Республиканың онкология больницасы баш табибы Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, 2008 ел белән чагыштырганда, 2009 елда бу чир белән авыручылар саны 7 процентка арткан.

Республикада һәр 61нче кеше яман шеш белән авырый. Юан эчәк яман шеше бигрәк тә таралган. Табиб-онколог Бриллиант Вәлиева моның сәбәбе халыкның хәзер дөрес тукланмавыннан, коры-сары ашавыннан, ди.

– Элек бу төр яман шеш сирәк очрый иде. Быел ашказаны, эчәк яман шеше ешайды. Халык хәзер ярымфабрикатлар, химик өстәмәләрдән торган коры-сары, кыздырылган ризык, чипсы, сохари кебек ашамлыкларга күчте. Яман шеш барлыкка килүгә дә тәэсир итә. Нәселдән күчкән очраклардан кала, яман шеш тәмәке, алкоголь, артык тән авырлыгы, дөрес тукланмау сәбәпле барлыкка килә. Сәламәт яшәү рәвеше сакларга, дөрес тукланырга, кечкенә генә шикләнү булса да, больницага барырга кирәк, – ди ул.

Үлемгә китерүче яман шешнең иң куркыныч төре – үпкә яман шеше, ди табиблар. Әгәр глобаль тәмәке тарту проблемасы белән көрәш көчәймәсә, алга таба үпкә яман шешеннән миллионлаган кеше кырылачак, дип фаразлый табиб-онколог.

Бу зәхмәт белән авыручылар аудиториясе елдан-ел яшәрә бара. Яшь кызлар күкрәк яман шеше белән очраша. Алай гына да түгел, бу авыру кечкенә балаларны да әйләнеп узмый.

2010 елдан Татарстан Республикасы Русиянең онкологик авыруларга ярдәм күрсәтү программасында катнашучы 10 төбәге исемлегенә керде. Республика онкология больницасының 2009 елга нәтиҗә ясау утырышында хәбәр ителгәнчә, бу чир белән көрәшү максатыннан федераль казнадан республикага 450 миллион сум акча да биреләчәк. Әлмәт шәһәрендә Онкологик диспансер филиалын төзү дә каралган. Әмма табиблар моны күптән эшләргә кирәк иде, ди. Чөнки әлегә бу шәһәр кешеләре операция ясату өчен генә түгел, авыруларын тикшертү өчен дә юлын таптый. “Авыруларга бу бик кирәк, алар диспансерның төзелүен көтә. Бөтен тикшерүләрне Әлмәттә үткәрәчәкләр, өч ай саен каралуга Казанга йөрү кирәк булмаячак”, – ди табиб-онколог.

Бүген Татарстанның онкологик диспансерында 62 меңгә якын кеше хисапта тора. Һәр ел бу сан 11 меңгә арта.

Ландыш ГОБӘЙДУЛЛИНА

Хөкүмәт халыкны ишетте

Татарстанда вәзгыять белән ул-бу булмагае дип, республика хөкүмәте, торак-коммуналь түләүләр тармагындагы бәхәстә халык ягына басарга булды. түләүләрне үзгәртеп санау турында карар кабул итте.

Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов исә, аңлашылмаучанлыкны бетерү өчен, узган атна ахырында матбугат очрашуы үткәрде. Бу көнне фатир өчен түләүләрнең 30-50%ка артуына ризасызлык белдереп, казанлылар Камал театры мәйданына пикетка чыгарга ниятләде. Әлеге чараның булмау сәбәпләрен Татарстан һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова хакимиятнең әлеге мәсьәләгә карашын уңай якка үзгәрүе белән аңлатты.

– Бүген хезмәт күрсәтүче ширкәтләр халыктан күбрәк акча суырырга тели. Әмма без моңа каршы торачакбыз. Тарифлар өчен муниципаль берәмлекләр һәм хезмәт күрсәтү ширкәтләре җаваплы. Ләкин хөкүмәт кулланучыларга ярдәм итми кала алмый. Без бу тармактагы тарифларны тикшердек. Биредә күп кенә аңлашылмаучылыклар бар, – ди Равил Моратов.

Аларны бетерер өчен хөкүмәт Равил Моратов җитәкчелегендә тагын бер комиссия төзеде. Бу идарә хезмәт күрсәтүче ширкәтләрне тикшерү белән шөгыльләнәчәк. Күпләрдә канәгатьсезлек уяткан лифт һәм чүп чыгару өчен түләүләр 2010 елның 1 мартыннан кеше саныннан алына башлаячак. Яңа кертелгән тәртипләр нигезендә исә, ул квадрат метрдан түләнергә тиеш иде.

Равил Моратов аңлатканча, хәзер беренче һәм икенче катларда яшәүчеләр лифтны төзекләндерү өчен генә түләячәк, калганнар исә фатирда яшәүче кеше саныннан чыгып, лифтта йөргән өчен дә, аны төзекләндерү өчен дә түләячәк. Лифт өчен түләүнең кыскартылуы гына да Казандагы бөтен халыкның 263 миллион сум акчасын янда калдырачак.

Чүп җыю өчен түләүләр дә икегә бүленәчәк. Аның җиһазларын төзек хәлдә тоту өчен квадрат метрдан, чүп чыгару исә кеше саныннан исәпләнәчәк.

Моннан тыш, Равил Моратов инженер челтәрләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтүче ширкәтләрне эшләтүгә киткән чыгымнарны тикшерергә кирәк, ди. Хөкүмәт башлыгы урынбасары тарифлар тармагында булган хаталарны 2010 елның 1 июленә кадәр җайга салырга вәгъдә итә. Аңа кадәр ул торак-коммуналь хезмәт алучы кулланучыларның хокукларын яклаучы проект булдырырга тели. Моннан тыш, Моратов Татарстанда торак дәүләт инспекциясен төзергә кирәклеген әйтте. Җитәкче фикеренчә, ул вакытта торак-коммуналь түләүләр тармагында буталчыклар китереп чыгаручы проблемалар булмас иде.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

azatliq.org

Кесә телефоны Альцгеймер чиреннән ярдәм итә аламы?

АКШта басылып чыккан бер фәнни тикшеренүдә кесә телефоннарын куллану Альцгеймер чиреннән интеккән кешеләргә ярдәм итәргә мөмкин дигән сенсациягә тиң нәтиҗә ясалган. Европа галимнәре бу хәбәргә әлегә саклык белән карарга киңәш итә.

“Альцгеймер авыруы журналы” (Journal of Alzheimer's Disease) шушы атнада кесә телефоннарын озак вакыт куллану Альцгеймер чире белән авырган кешеләрдә хәтер югалуын туктатуда ярдәм итәргә мөмкин, дигән мәкалә бастырды.

Лаборатория тычканнарында үткәрелгән сынауларда Альцгеймер авыруы нәтиҗәсендә югалган хәтерне кесә телефоннарында кулланылган электромагнит дулкыннар ярдәмендә хәтта кире кайтарып булу ихтималы ачыкланган.

Тикшерү төркеменә Япония, Кытай университетлары, шулай ук АКШтагы Көньяк Флорида университетыннан нейрологлар, электр инженерлары керә.

Төркем башлыгы Гари Арендаш сүзләренчә, бу нәтиҗәләр алар өчен дә көтелмәгән булган. Бу ачыш Альцгеймер авыруын дәвалауда кансыз, дарусыз яңа ысулларга китерергә мөмкин.

Арендаш сүзләренчә, ул кесә телефоннары баш миенә тискәре йогынты ясар дип көткән. Лабораториядә үткәрелгән сынаулар исә, киресенчә, электромагнит дулкыннарның тычканнарга уңай йогынты ясавын күрсәткән. Бу нәтиҗә яңа тикшеренүләргә юл ача. Хәзер алар экспериментны бераз үзгәртеп, нәтиҗәләрне тизәйтү юлларын һәм аларны кешеләрдә сынау мөмкинлеген тикшерәчәк.

Дистә еллар тикшеренүләргә карамастан, әлегә Альцгеймер чиренә каршы нәтиҗәле чара табылмаган. Тычканнар өчен нәтиҗәле дип саналган чараларның моңарчы кешеләргә әллә ни файдасы булмады.

Британиянең Альцгеймер авыруларын тикшерү үзәге башлыгы Ребекка Вуд “Азатлык”ка: “Хәзер күп кеше кесә телефонын куллана. Әгәр бу ачыш дөрес булып чыкса, кешеләр үз-үзләрен дәвалап йөриячәк дигән сүз. Шулай да әлегә мин Альцгеймер чире белән авырган кешеләргә телефоннан күбрәк сөйләшә башларга киңәш итмәс идем”, – диде.

Башка белгечләр дә, электромагнит дулкыннарның кешеләргә уңай нәтиҗәсен раслау өчен әле өстәмә тикшеренүләр кирәк дип саный.

Германиянең Ганновер шәһәрендә ветеринар медицина университетының фармакология һәм токсикология бүлеге башлыгы Вольфганг Лошер электромагнит нурланышның лаборатория тычканнарына йогынтысын инде ике дистә ел өйрәнә.

“Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә Лошер:

– Кесә телефоннарының уңай йогынтысы турындагы язманы укыгач, шунда ук елмаеп куйдым. Чөнки бу тикшеренүләр еш кына телефон сәнәгате басымы астында ясала. Егерме ел чамасы элек кесә телефоннарын еш куллану баш миендә яман шешкә китерә ала, дигән язмалар чыккан иде. Аннары телефоннарның уңай йогынтысын эзләү эшенә керештеләр, – дип сөйләде.

“Альцгеймер авыруы” журналында басылган тикшеренү Флориданың Альцгеймер авыруларын тикшеренү үзәге ярдәме белән башкарыла. Бу проектка финанс ярдәмне Флорида университеты каршындагы Альцгеймер институты һәм Картлыкны тикшеренү институты күрсәтә.

Эре телефон ширкәтләренең бу тикшеренүгә нинди дә булса катышы бармы – әлегә билгесез. Өстәмә мәгълүматлар ачыкланса, тикшерү нәтиҗәләренә мөнәсәбәт үзгәрергә дә мөмкин.

Али ГЫЙЛЬМИ

azatliq.org

Комментарии