«РУБИН» салкынга чыдам, ә җылыга түзәрме?

«Рубин» футбол командасы Европа Лигасының 1/16 финалында Тель-Авивның (Израиль) «Хапоэль» командасын 3:0 исәбе белән тар-мар итте. Бохаров исәбендә ике туп, соңгысын исә «Рубин»ның капитаны Семак кертте.

командасы үз тарихында беренче тапкыр сезонны кышын башлады. 13 градуслы салкынлык безгә өстенлек бирде, гәрчә командада футболчыларның алдынгы өлеше җылы як кешеләре булуына карамастан. Ләкин алар да безнең җирлектә психологик яктан да, физик яктан да көч сынашырга әзер иделәр. Ә менә Израиль өчен бу көтелмәгән вакыйга булмаса да, аларның физик яктан безнең белән туп тибәргә көчләре чамалы иде. “Хапоэль”нең баш тренеры Гуттман уеннан соң: “Рубин” Израильнең 40 градуслы кызуында ничегрәк уйнар иде икән?” – дип әйтте. Чынлап та, бу көнне табигать уен нәтиҗәсен хәл итүдә зур роль уйнады һәм безнекеләр аңа чыдамрак иде. Шул ук вакытта “Рубин” баш тренеры Корбан Бәрдыев ак күлмәк һәм кара кәчтүмнән уен барышын тәсбих тартып күзәтеп торды. Сезонны без иң салкын ел фасылыннан гына түгел, шул салкында Бәрдыевның җәйге киемнән йөргәнен күрдек. Монысы исә “Рубин” өчен генә түгел, бөтен дөньяга яңалыктыр!

Табигатькә сылтау җайлы анысы, ләкин “Рубин” өчен бу уен сынау иде. Чөнки Казан футбол командасының дилбегәсен тоткан Домингесның бездән китеп, Испания клубы “Валенсия” белән килешү төзүе – “Рубин”ны ятим калдырды. Шулай да аның позициясенә күчерелгән Семак шактый уңышлы күренде. Бохаров белән уртак телне тиз таптылар. Нәтиҗәдә, икесенә өч туп!

Беренче уен шулайрак тәмамланды. Киләсе җавап очрашу Тель-Авивта. Әлбәттә, аның башкача булуы бар. “Рубин” ничек кенә фаворит дип саналмасын, “Хапоэль”нең үз мәйданында сирәк оттыручы команда икәнен онытмаска кирәк. Шуңа да белгечләр “Рубин” оттырырга да мөмкин, ди. Ләкин исәпне тигезләр өчен, көндәшләргә җавапсыз 3 туп кертергә кирәк булачак. “Хапоэль”нең уенда 0:3 исәбе белән оттырып барганда да 10 минут эчендә исәпне тигезләгән вакытлары булган. Шуңа да көтелмәгән маҗараларга юлыкмас өчен, яңа җирлеккә яраклашу һәм яхшы тренировка уздыру уңаеннан “Рубин” шимбәдә үк Израильгә очуны кирәк тапты. Тель-Авивта хәзер 20 градус җылы.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Комментарии