Гади татар хатыны тормышы

Балачагым совет власте чорына туры килде. Бик бәхетле еллар иде бу. Чөнки ул вакытта закон булып, алар кәгазьдә генә калмыйча, үтәлә дә иде. Сыйныфта мәктәп директоры кызы һәм колхоз рәисе кызы белән укыдым. Алар бездән берни белән дә аерылмады. Үз-үзләрен тотышы белән дә, кием-салымы белән дә… Безнең заман укытучылары укучыларының әти-әнисе кем булуы һәм нинди эштә эшләвенә түгел, ә балалар белеменә һәм тәртибенә карап бәя бирә иде. Шуңа күрә, Аллага шөкер, югары уку йортында укый алдык. Тырышсаң, бар да була.Бәхет үз кулыңда, эшләсәң, бай буласың, дип тәрбияләндек, шуңа ышанып яшәдек.

Мин әле дә аң-белеме күбрәк булган, башкаларга изгелек кылган кешеләр дәрәҗәле булырга тиеш дигән фикердә торам. Тирә-якка карасаң шаккатасың: кемнең акчасы күп, шуңа ятып хезмәт итәләр. Акчасына карап кешеләрне төркемнәргә бүлгәләү балалар бакчасыннан ук башлана. Мәктәптә инде бу күренеш бар булганы белән ачыла. Балалар моны күреп, аңнарына сеңдереп үсә. Җыелышларда ата-аналарга ялагайланучы укытучыларны күргәч, аларның кыяфәте, үз-үзен тотышы өчен оялып утырасың. Килешмәүчеләр булса аңлатып китәм: бу авыл җирендә, кеше бер-берсен белгән район үзәгендә шулай. Поликлиникага барсаң да, бүтән оешма ишеген шакысаң да, шундый ук хәлгә юлыгасың. Ә Казанда, чират зур булса да, үзеңне тигез хокуклы кеше итеп тоясың. Ярый, монысын калдырып торыйк.

Институтны тәмамлагач, район үзәгенә кияүгә чыгып, эшкә кайттым. Үзем генә түгел. Ул елны тагын шул ук факультетны тәмамлаган өч киленбикә пәйда булды. Монда инде эшкә урнашканда, әти-әниең төп рольне уйный. Әти-әнисе “урында” булган ике яшь киленгә кайтышка яхшы эш әзер иде.

Өченчесе хәйран кагылып-сугылып йөрде. Миңа килгәндә, шундый белгеч кирәк, дип чакырдылар. Бик дәрәҗәле оешма саналмаса да, сайланып тормый гына, эш булганга сөенеп, риза булып бардым. Эшемне, коллективны бик яраттым. Төрле чак була, кеше белән эшлисе бит. Авыл хуҗалыгы – болай да катлаулы тармак. Тик беркайчан да эштән китү теләге булмады: үземне бу коллективка кирәк дип, хезмәтемне беләм, аңлыйм дип яшәдем. Хуҗалар да (өч хуҗа белән эшләдем) эштән китсен дип түгел, ә киресенчә, үз-үзләрен тотып кала алмаганга гына катырак бәреләләр иде. Моны яхшы аңлый идем, чөнки икенче көнне үк ай-кояш булып сөйләшәләр, кирәк булса гафу да үтенәләр. Хуҗаларны аңлаганга, коллективны яратканга, кайсы белгеч кирәк булса, берсүзсез шул эшне башкарып торырга алындым. Алар миңа ышангач, моны акларга кирәк дип, көн-төн тырыштым. Бернинди түләү дә сорамадым. Үземне хөрмәт итәләр, булдырасыма ышаналар дип куанып бер хезмәт хакына берничә төрле эшне башкарган чаклар күп булды. Хәзер уйлыйм, бәлки шушы гамәлем үк хата булгандыр. Алай дисәң, шул коллектив һәм шул ук җитәкчеләр булса, хәзер дә яраткан эшемдә хезмәт итәр идем. Алар мине этеп-төртеп, эштән китәрдәй атмосфера тудырмаслар иде. Моңа иманым камил.

2001-2004 елларда күп оешмалар ябылды. Күбесе банкротлык игълан итте. Шушы вакытта коллектив баштанаяк үзгәрде. Берәүләр пенсиягә китте, икенчеләре эш табып күчте, хуҗалар алмашынды. Җитәкчеләр үзләренә ошамаган эшчеләрдән “кыскарту” нигезендә тиз генә котылды. Авыл җирендә кеше законны белми бит ул, җитәкче ни дисә, шуңа риза. Чөнки яшисе бар. Күп белгәннәрнең үзләренә түгел, гаиләсенә көн бетә: мөмкинлегең булса күрше районга, я шәһәргә йөреп эшлисең яисә туган нигезеңне калдырып китәсең. Моңа мисаллар бездә җитәрлек. Ә инде боларны эшләргә мөмкинлегең булмаса, кулың белән авызыңны каплап, әйләнә-тирәгә карамый гына, берни ишетми алдыңа карап, атыңны куалап йөри бирәсең. Бәлки, ул вакытта мине алыштырырдай белгечләре булмагандыр, тимәделәр.

Миңа да чират җитте

Заманасы кискен үзгәрдеме, әллә җитәкчеләр бик “крутой” идеме – безнең оешманың эчке тәртибе яңача корылды. “Алай дөрес түгел, алай ярамый, тиеш түгел”, дигән җан авазы “ничек эшләсәң, шулай дөрес була”, “ничек файдалы, шулай эшләргә кирәк”, дигән сүзләр һәм мыскыллы карашлар белән кире кагыла торды. Минем көрәшергә дә, каршы килергә дә көчем юк иде. Чөнки системабыз шулай корылган: җитәкчеләрнең шушы дәрәҗәдә оятсызларча, каракларча үз урыннарыннан файдалануын күрү “бәхетенә” шунда ирештем. Элек эшләгәннәренең намус, оят кебек хисләре бетеп бетмәгәндер, күрәсең, бәлки “өлгереп үк” җитмәгән булгандыр, мондый ук хәлне күргән юк иде. Беренче эш итеп өстәмә түләүләрне (стаж өчен, төрле премияләр, ялга киткәндә бирелгән матди ярдәм һ.б) бетерделәр. Каршы килеп маташкан эшчеләргә “без аны сезгә, һичшиксез, түлибез, тик икенче юл белән. Акча кулга кергәч, сезгә барыбер түгелмени?!” – дип авызны йомдылар. Көн-төн эштән башы чыкмаган халык синең ничек түләвеңне, кемне алдавыңны тикшереп тормый. Бу хәл гаҗәпкә калдырды. Мин: “Көлке бит, моның белән ни отып була? Мондый кечкенә хезмәт хакына эшләгәнгә берәү дә ышанмый. Хезмәт хакыбыз югары белемле белгечләр өчен бик кечкенә, нигә кирәкмәгәнгә дә хәләлдән хәрәм ясыйсыз?” – дип каршы чыктым. Һәм шуның белән “халык дошманы”на әйләндем. Бу күренеш минем өчен аңлаешсыз һәм куркыныч иде. Чөнки, мөселман хатыны буларак, ислам кануннары буенча яшим. Мондый юл белән кергән акча хәрәмме, хәләлме икәнендә шикләнә идем. Алга таба ни дә булса уңай якка үзгәрер дигән өмет тә юк. Чөнки балык баштан чери, диләр. Мине эштән кыскарттылар һәм киттем.

Янә алдандым

Әйтүе генә җиңел, китүен киттем дә яшәргә кирәк бит. Пенсиягә бик ерак, балалар үстерәсе бар. Нишләргә? Бер белдерүгә тап булдым: өйдә торып эшли торган эш. Күпме эшләсәң, шуны аласың. Адресы: Тукай урамы, Күнчеләр мәдәният сарае. Буяу, клей ярдәмендә шакмаклар ясап шуларны тезү. Булдырмаслык эш түгел, нигә сынап карамаска, дип уйлыйм. Үзем генә түгел, кеше күп килә икән, кармакка балык шәп эләгә. 3700 сум акча түләп (өйрәнгән өчен), Казанга җиде (!) тапкыр бардык (машина белән), шуннан соң гына моның ялган оешма булуын, бездән җыйган шул акчага көн күрүче 3-4 кешедән торган аферистлар төркеме икәнен ачыкладык. Ә бит ышандырырлык итеп сөйлиләр! Килешүләре юридик яктан шундый дөрес итеп төзелгән! Кыскасы, бернинди шикаять тә була алмый, син үз теләгең белән алар таләбенә җавап бирерлек итеп эшли алмаганлыктан “китәсең”. Бик күп кеше килә һәм бар да китә тора. Шушы көнгә кадәр әйтә, кисәтә алмадым, зинһар, алданмагыз, алар ел дәвамында чакырып тора һәм ел дәвамында адәм баласы алдана тора. Акча эшләүнең менә нинди ансат юлы да бар икән. Ничек шуңа барырга кирәк?! Чаллының татарча белмәгән 30-35 яшьлек егетләре икән. Балаларыбызны андый хәрәмнәрдән Аллам үзе сакласын.

Өметемне өзмим

Шулай итеп, мин, берничә елдан гына илле тула торган, өч бала үстерүче хатын, дипломымны, 25 еллык эш стажымны кочаклап өйдә утырам. Бар эшне дә булдырам: печәнен дә чабам, хайванын да карыйм, кирәк икән буяу, штукатур, казу эшләрен башкарам. Пешерергә, бәйләргә, тегәргә, бакчада казынырга яратам. Авылда татар хатыны нинди хезмәт башкарырга тиеш булса, шуны эшлим. Гайбәт сөйләүдән, кешене рәнҗетүдән бик куркам. Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне үзе белүче, үзе күрүче. Бу язмам белән эчемне бушатырга теләдем. Беләм, минем кебек гаделсезлек белән очрашып рәнҗетелгәннәр бик күп. Шуңа исемемне дә, адресны да күрсәтмәүне үтендем. “ БГ” – сердәшчем дә, киңәшчем дә.

Һәр намаз саен Ходайдан хәерле хезмәт, хәләл ризыгымны мул итүен сорыйм. Аллаһы Тәгалә берәр эш насыйп итәр әле, үзе рәхмәтеннән ташламасын. Һәр барчагызга тыныч тормыш, мул ризык телим.

Адресым редакция өчен генә.

Сөй син туган телеңне!

Бүген без, татарлар, телебезне кирәкле дәрәҗәдә хөрмәтлибезме, ана телебездә иркен аралашабызмы? Әнә шул сораулар тынгы бирми миңа.

Дөрес, 80нче еллар белән чагыштырганда, алга китеш бар, ләкин булдырган, торгызылган саклап калындымы? Авыз тутырып “әйе” дияргә куркам. Тукта, ник баш ватабыз – барысына да үзебез гаепле бит. Ә бит берәү дә сүз, тел иреге ягыннан чикләнмәгән. Хәтерлим, баламны балалар бакчасына илткәндә һәм алып кайтканда “сынок” дип дәшәргә мәҗбүр була идем, чөнки тәрбияче апалары шулай куша. Ярый әле өйдә аралашу үз телебездә булды.

Инде барысы да тамырдан үзгәрде. Шәһәр транспортын гына алыйк. Шоферлар тукталышны ике телдә игълан итәргә тиеш – бик сирәк була торган күренеш. Балалар тырышып инглиз телен өйрәнә һәм уңышка да ирешә. Тик үзе яшәгән республика телен белергә теләми! Монысына инде һәркем үз намусы кушканча җавап бирсен.

“Нәрсәгә эчең поша, бөтен җирдә татарча языла бит”, – дип, беркетмә такталарны мисалга китерер берәүләр. Килешәм, ләкин андагы хаталарны күреп, берәрегез уйланганы бармы? Гомумән, күрәсезме икән сез аларны? “Тиз аяк киемнәре төзәтү”, “Тәүлек буе эшлибез” – мәгънә ягыннан дөрес язылмаган гына түгел, колакка да ятышсыз шундый тәрҗемәләр белән шәһәр тулган.

Сөйләм культурасына, аның нормаларына буйсынып эшләү, беренче чиратта, массакүләм мәгълүмат чараларына кагыла. Ә бит без мәктәптә укыган чакта сәхнә, мәдәният-сәнгать хезмәткәрләренә сокланып карый, алардан үрнәк алырга тырыша идек. Бүген исә сәхнәдән генә түгел, радио, телевидениедән әйтелгән тозсыз да, мәгънәсез дә сүзләр ишетеп йөрәк әрни. Әйе, яшь буын арасында саф әдәби телне белүче бик аз. Җирле телевидениедән бирелә торган “Котлаулар” тапшыруында “ир” һәм “хатын” сүзләрен “тормыш иптәше”, “тормыш юлдашы”, “хәләл җефете” дип әйтү модага керде. Пешерүче пешекчегә әйләнде. Сабан туеның да мәгънәсе белән бөтенләй туры килмәгән Сабантуй исемле кардәше барлыкка килде. Форсаттан файдаланып, тагын бер нәрсәгә игътибарны юнәлтергә телим: соңгы елларда зур булмаган оешма-предприятиеләр елның теләсә кайсы фасылында уздырылган бәйрәмнәрен Сабан туе дип атый башлады. Төзүчеләр, коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре һәм башка ияләренең дә үз Сабантуйлары барлыкка килде. Ә бит бу бәйрәм җир, сабан, игенче хезмәте белән бәйле. Башкаларның ни катнашы бар – аңламыйм.

Балада ана теленә мәхәббәт, әлбәттә, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Аннан ул балалар бакчасына килеп эләгә, соңрак – мәктәпкә. Бала теленең алдагы язмышы биредә эшләүче тәрбияче, укытучыларның белем дәрәҗәсенә бәйле. Ә ул, гафу итегез, ташка үлчим генә шул. “Шәхәр”, “хәм”, “тәесир” дип сөйләүче укытучыда белем алган баладан ни көтәргә мөмкин?

Юк, бу язмам белән барлык укытучы-тәрбиячеләргә дә пычрак атарга теләмим. Аллага шөкер, бездә үз эшенең фанаты булган, телен, халкын, аның гореф-гадәтен яраткан мөгаллимнәребез бар. Бүген мин алар алдында баш иеп, авыр хезмәтләрендә уңышлар телим. Ә соңгы ноктаны шундый укытучыларның берсе булган Анастасия Усачеваның шигъри юллары белән куям:

Сиңа дәшәм – сөй син үз телеңне,

Сакла аның матур үткәнен.

Онытма тик шуны: татар теле

Синең изге телең икәнен!

Гөлсирә ВИЛДАНОВА.

Түбән Кама шәһәре.

Гади татар хатыны тормышы, 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии