Эшсезлек арта

Русиянең федераль статистика идарәсе белдерүенчә, Халыкара хезмәт оешмасы ысулы белән исәпләгәндә, гыйнвар аенда илдә эшсезләр – 10,8 процентка артып, 6 миллион 841 меңгә, эшсезлек 8,2 проценттан 9,2 процентка җиткән.

Гыйнвар аенда эш белән тәэмин итү хезмәтендә рәсми рәвештә теркәлүчеләр 2,5 процентка арткан. Анда барлыгы 2 миллион 202 мең кеше эш эзләүчеләр исемлегендә тора.

Татарстанда теркәлгән эшсезләр саны моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә үсеп, 64 меңнән артып китте. Норлат белән Яңа Чишмәдән кала, эшсезлек барлык районнарда да арткан. Иң зур эшсезлек дәрәҗәсе Тәтеш районында – 7 процент чамасы.

Эшсезлектән – эшмәкәрлеккә

Ел башыннан бирле дәүләт программасы буенча Татарстандагы 54 эшсез кеше үз бизнесын ачып җибәргән. Бюджеттан андыйларга берьюлы 58 мең 800 сумлык акчалата ярдәм күрсәтелә.

Эшмәкәрләрнең күбесе – авыл җирендә яшәүчеләр. Хәзер тагын 2083 кеше үзенең бизнес-планы раслануны көтә.

Безнекен алсыннар!

“Макдоналдс” челтәре Татарстанда җитештерелгән продукцияне сатып алырга тиеш. Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчеләре шундый таләп белән чыккан. Әлегә океан арты компаниясе бары тик 20 процент чималны гына бездән ала, калганын күрше-тирә төбәкләрдән кайтарта. Хәзер хәлне үзгәртмәкчеләр. Моның өчен ике арада махсус эшче төркем төзелә. Бүген Татарстанда әлеге челтәрнең 14 сәүдә ноктасы эшли. Тугызы – Казанда, калганнары , Түбән Кама, Бөгелмә һәм Әлмәттә урнашкан. “Макдоналдс”та 1100 кеше эшли.

Дәүләтнекеләргә генә димәгән

Узган ел Татарстанда чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына бюджеттан 1 миллиард 16 миллион сум акча бүленгән. Әлеге сумманың иң зур өлеше – 336 миллион сумнан артыгы “Татарстан -Яңа гасыр” телеканалын финанслауга тотылган. Бу хакта узган атнада “Татмедиа” коллегиясендә хәбәр иттеләр. Премьер-министр дәүләт бүлгән акчаны шәхси газета-журналлар да алырга тиеш дип саный. Моның өчен гадел грантлар системасын булдырырга кушылды.

Уенга акча кирәк

Быелның июлендә Алабугада Бөтенрусия җәйге спорт уеннары үтәчәк. Аны оештырып чыгуга 200 миллион сум акча кирәк икән. Хәзер борынгы кала җитәкчелеге федераль бюджеттан ярдәм сорамакчы. Төп авырлык барыбер җирле казнага төшәчәк.

Ветеранны талаганнар

Казанда Бөек Ватан сугышы ветеранының орден-медальләр тагылган кителен урлаган өч бәндә кулга алынды. Каракларның яше унтугыздан егерме икегә кадәр. Егетләр ветеранга элек тә кунакка килеп йөргән, бер-берсен яхшы белгәннәр. Бер тапкыр олы кешенең кара көнгә дип саклаган 20 мең сум акчасын урлаганнар. Күптән түгел, акча таба алмагач, шкафта эленеп торучы кительне алып чыгып киткәннәр.

Түләмиләр

Татарстанда буенча бурычлар 50 миллион сумнан артып киткән. Беренче чиратта, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатендә эшләүчеләр алдында зур әҗәт җыелган.

Русиядә

Президент улы судка чакырулы

Башкортстан Президенты улы Урал Рәхимов Мәскәү шәһәре судына Башкортстанның экс-сенаторы Игорь Изместьевның җинаять эше буенча шаһит итеп чакырылган.

Игорь Изместьев нефть тармагы түрәләрен үтертүдә һәм иминлек хезмәткәренә бирүдә гаепләнә. Изместьев белән тагын 12 кеше хөкем ителә. Алар ялланып кеше үтерү белән шөгыльләнгән Кингисеп төркеме әгъзалары. Урал Рәхимовка судка чакырып, телефонограмма җибәрелгән.

Рәсми булмаган чыганаклар Урал Рәхимов әлеге вакытта Австриядә дәвалана, дип ирештерә.

милләтпәрвәре көрәшә

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының башкаланың Орджоникидзе районы бүлекчәсе башлыгы рәисе Рәис Карачурин Башкортстан телевидениесе өстеннән республика прокуроры Сергей Хуртинга мөрәҗәгать юллады.

– Менә инде ике ай телевидение татар авылларын башкорт итеп күрсәткән тапшырулар чыгара. Татар районнарына барып, татар авылларындагы татарлардан без башкортлар дип әйттерәләр. Милләтне сайлау – кешенең үз хокукы. Моны кеше хокукларын бозу дип бәялим һәм прокурордан тикшерүне сорадым, – ди ул.

Гомере беткәнче – төрмәдә

Мәскәү шәһәр суды майоры Денис Евсюковны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Хәтерләсәгез, хокук сакчысы 26 апрель төнендә исерек килеш ике кешене атып үтерде. Тагын алты кеше яраланды. Сәүдә комплексында килеп чыккан әлеге җәнҗал Эчке эшләр министрлыгына кара тап булып төште. Хәзер җәмгыятьтә “Евсюковщина”, ягъни хокук сакчыларының бернинди законга да буйсынмавы төшенчәсе барлыкка килде. Кулына пистолет тотып кеше үтерергә чыгып киткән Евсюков Мәскәүнең Царицыно эчке эшләр бүлекчәсе башлыгы иде. Җинаятьчегә аерым шартлар тудырмаячаклар – аны гап-гади колониягә җибәрәчәкләр.

Булышмый кая китәсең…

Русия Премьер-министры Владимир кушуы буенча “Крылья Советов” футбол клубына ярдәм итәргә тиешле иганәчеләр исемлеге төзелде. Андагы 22 компания арасында “Татнефть” тә бар. Футбол клубының әҗәтләре 85 миллион доллардан артып китә, ди. Хәзер иганәчеләр аны коткарырга тиеш.

Җитәкчене – отставкага!

Башкорт яшьләре берлеге Башкортстан буенча федераль иминлек хезмәте идарәсе җитәкчесе Виктор Палагинны отставкага җибәрүне таләп итә. Узган пәнҗешәмбедә йөзләп кеше Уфаның Дзержинский мәйданында пикет оештырды. Йөз-битләрен яулык артына яшереп, егет-кызлар дәшми-тынмый бер сәгать буе Виктор Палагинны отставкага җибәрүне таләп итүче лозунглар күтәреп торганнар да таралышканнар.

Игътибар! “БГ” редакциясенә хатлар язу адресы үзгәрде. Хәзер хатларыгызны 420066. шәһәре 66. Ул. Черноморская 3. а/я адресы буенча языгыз.

Комментарии