«Татарлар»

Соңгы арада Казанда дискәтүкләренә кытлык юк. Берничә ел элек алар сирәк-мирәк, берничә айга бер генә үткәрелсә, хәзер рәхәтләнеп татарча бию көенә әйләнерлек урыннар бар. Һәркем күңеленә ятканын, зәвыгына туры килгәнен сайлый. “Татарлар” дигәне әле ике мәртәбә генә үтте. Анысын шактый рекламадылар, эттән беткә салып сүгүче дә, күкләргә чөеп мактаучысы да булды.

Беренчесе

– Исеме кычкырып тора. Әллә чып-чын татарча микән, диешеп, иптәш кызларым белән култыклашып, “Татарлар”га киттек.

“Пирамида”да үткән бу дискәтүкнең бәясе –150-200 сум. 500ләп кеше җыелган. Хәтта дискотека ягында кием элгечләр дә калмаган иде. Декабрьнең салкын көнендә концерт залы ягыннан яланөс йөгерергә туры килде. “Татарлар”ның берничә максатының берсе – “Шәрык” клубының туган көнен бәйрәм итү. Кызып-кызып биегән арада, хор белән “шәрык, шәрык” дип кычкырдык.

“Татарлар”да спиртлы эчемлекләр сатылмаячак, дигән имеш-мимеш тә колакка чалынган иде. Бу чын булмады. Акчасы һәм теләге булган кешегә күбенгәнче эчәргә мөмкинлек тудырылды чөнки. Оештыручылар: “Киләчәктә спиртлы эчемлекләр бетереләчәк”, – дип тынычландырды.

“Татарлар” башка дискотекалардан нәрсәсе белән аерыла соң? Кем әйтмешли, плүсләрен саныйк. Татар бию көе куйгач, милли киемле кызлар халык арасында буталып, яшьләрне биетеп йөрде. Мондый алым, чыннан да, яңалык. Сәхнәдә үткәрелгән уеннар да бозыклыктан ерак, билдән өстә иде, Аллага шөкер. Мәсәлән, ике пар төрле халык биюен биеде, егет белән кыз сүзсез генә танышып күрсәтте… Башка дискәтүкләрдә төнге бердән соң электрон музыка куеп, халыкны тарату гадәте бар. Бу көнне яшьләр иртәнге бишкә кадәр татар җырлары астында тыпыр-тыпыр биеде. Үзебез дә рекламадагы энерджайзер куяннардан ким кыланмадык. Таныш-белеш белән саубуллашып киткәч, яңадан кереп биедек. Кыскасы, авыз тутырып: “Татарлар”ның беренче коймагы төерсез булды, дискотека ошады”, – дия алам.

Ә дискотека турында фикернең ниндиен генә ишетергә язмаган икән…

– “Шәрык” клубы исемен пычратучы, бозык дискотека.

– Рәхмәт, супер булды. Аяктан егылганчы биедек.

– Исерекләр көтүе селкенеп торды. Безнең менталитетка туры килми, коточкыч.

– Алып баручысы – Илдус Закировны каян таптыгыз – ужыыыс!

– Тагын кайчан үткәреләчәк? Икенче юлы бөтен дусларымны җыеп киләчәкмен.

ИКЕНЧЕСЕ

“Гашыйклар төне” дип аталган икенче дискәтүктә хәлләр катлаулырак. Бәяләр чүт кенә арткан: 150-250 сум (дискотека көнне алучыларга 250 сум – Л.З.). Тегесендә мактап туя алмасалар, бу юлы канәгать калган кеше сирәк булды. Яхшыга тиз ияләшеп, тагын да супер-пуперрак дискәтүк көтүчеләрнең борыны салынды. Беренчедән, биредә зал дыңгычлап тутырылган төсле, биергә урын юк иде. “Пирамида” өчен 500 кеше үтергән, ә монда – 700! Халыкның күбесе шул кысрыклыктан туеп, таралышты. Кая карап ул кадәр халык җыйганнардыр, белмим.

– 15ләп кешенең билетларын кире тапшыртып, кайтарып җибәрдек. Алардан нәрсә генә ишетергә туры килмәде. Болай да кеше нык күп иде, – диде ишек төбендә сакта торучы Алмаз.

Икенчедән, кеше саны белән бергә дискәтүктәге тәмәке төтене, исерекләр көтүе дә артык иде. Бу юлы да спиртлы эчемлекләрне тыймаслармы, эчүчеләр кимемәсме, дигән өметем челпәрәмә килде. Спиртлы эчемлекне сатмау, бәлки, икътисадый яктан мөмкин дә түгелдер. Ни дисәң дә, “Пирамида”га табыш кирәк. Бер танышым: “Ул табышны оештыручылар каплый алмыймы, ягъни спиртлы эчемлекләрдән килә торган сумманы “Пирамида”га түләп булмыймы икән”, – диде. “Татарлар”ны оештыручыларның баеган җирләре күренми, әллә ни отышлы эштер дип уйламыйм. Булган очракта да кемнең ул кадәр акчасын чыгарып саласы килсен. Оештыручыларның берсе Мансур Кашапов:

– Табыш бөтенләй юк диярлек. Уйлап кара: билет бәясе – 150 сум. Бәяне арттырсаң, кеше килми. Бөтен чыгымнардан соң телефонга салырга, берәр кая барып ашарлык акча кала – бетте! Әле бит киләсе дискәтүкне уздырырга да шактый акча кирәк. Тупланган сумма һәм яңа көч белән шунысына тотынабыз, – диде.

“Татарлар”ның монысында да яшьләрне милли киемле кызлар биетте, бары тик татарча музыка яңгырады, сәхнәдән “Наркотикларга каршы” дигән сүзләр еш ишетелде… Дискотекага килүче һәр кеше “Везет” дигән таксидан 10%лы ташламасына ия булды. Алып баручы да үзгәргән, бу юлы – Фәнил Вакказов. Шәхсән миңа һәм янымдагы иптәш кызыма аның артык озын уеннары, билдән түбән мәзәкләре, микрофонга колакны яңгыратырлык кычкырып сөйләве ошамады. Алай да, татарча гына алып баруын, җитезлеген әйтмичә булмый.

Менә шундый фикерләр! Киләчәктә “Татарлар” ни күрсәтәсен күз күрер. Һәрхәлдә, аңардан яңалыклар, чын татар дискотекасы, шәп идеяләр көтеп калабыз.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

“Шәрык”та ниләр бар?

“Шәрык”та Ләйлә Дәүләтова белән очрашудан соң

Соңгы ике елда “Шәрык” татар яшьләре клубына милләткә хезмәт итәм дип тырышып йөрүче самими яшьләр килде. Вәкарьле, үзен белемле дип санаучы, тормышка практик күзлектән караучы реалист кешеләр китеп барды. Ә яңалары үзара ярышып эшләргә тотынды. Кайчан “Шәрык”ның көн саен эшләгәне бар?! Элек шәрыкчылар атнага бер-ике тапкыр күрешеп, үзара аралашып, “парларын чыгара” иде. Ә хәзер клубның ишекләре көн саен ачык. Яшьләр үзара көннәрне дә бүлешеп бетергән, һәрберсенең диярлек үз проекты. Шәрыкчылар: “Бездә кризис. Вакыт һәм атнаның җиде көне җитмәү кризисы!” – дип шаяртырга ярата. Ләкин бүген клубның дөрләп эшләве берни түгел, диләр. “Шәрык”ның иң кызган чагы март белән апрельгә туры килергә мөмкин. Яз көне болай да барысын да сыйдырып бетерә алмаган “Шәрык” бинасында алма төшәргә дә урын булмаска мөмкин.

Көн саен ниләр майтара соң бу татар яшьләре?!

Якшәмбедә клубта – “генераль уборка”. Активистлар җыелышып, җиң сызганып, клубны чистарта, юа һәм киләсе атнага программа төзи.

Дүшәмбе “Шәрык” клубында Коръән дәресләре уза. Аны Рафис Җәмдихан үткәрә.

Сишәмбе “Фикер” клубы эшли. Тарих, сәясәт һ.б. колактан-колакка чыш-пыш сөйләнгән темаларга фикер алышу бара.

Чәршәмбе “Шәрык”та Төркия мәдәниятенә мөкиббән китүчеләр җыелыша. Биредә төрек теле дәресләре уза. Аны билгеле рок-җырчы Альберт Исмаил оештыра.

Пәнҗешәмбе “Атнакич” проекты үзенең эшен дәвам итә. Ел башыннан ул остаханәләр рәвешендә уза башлады. Һәр пәнҗешәмбе ниндидер бер белгеч яшьләрне бер һөнәргә өйрәтә. Шәрыкчылар янында инде адвокат, хореограф, шагыйрә, интернетчы, җырчы килеп мастер-класс уздырган. Белем эстәү дәвам итәчәк. “Атнакич” проекты координаторы – Азат Нурмөхәммәтов.

Җомга мөселманнар көне дип билгеләнгән иде. Хәзер аны матур яулыклы кызлар яулап килә. Бергәләп гарәп телен өйрәнәләр. Бу көн өчен җавап тотучы – Гөлнара Мөхәммәтшина.

Шимбә исә аулак өй формасында уза. Уңган кызлар һәм егетләр өйләреннән коймак, кыстыбый, бәлеш һ.б. милли ризыклар пешереп алып килеп, тәмләп чәй эчәләр, татар уеннарын уйныйлар, җырлашалар, шигырьләр сөйлиләр.

Моннан тыш, “Шәрык” клубы үзенең зур җыенын да уздырмакчы. 26 февральдә “” милли-мәдәни үзәгендә “Шәрык” клубы: яңарыш!” исемле кышның соңгы кичәсе булачак. Башка дискотекалардагы сыра-аракы, бозыклыктан гайре булган шәрыкчылар, эчкечелеккә нәфрәт белдереп, сырасыз ял итүгә реклама ясарга тели.

Бәйрәм берничә өлештән торачак. Башта “Казан” милли-мәдәни үзәктәге музейны карарга, “Шәрык” клубындагы түгәрәкләргә язылырга мөмкин булачак. Аннары җанлы концерт башланачак. Анда “Алканат”, “Иттифакъ”, “Ярда”, “Хат” төркемнәре, Исмаил, Гүзәл Минакова, Зиннур, Илсөя Бәдретдинова һ.б. чыгыш ясаячак.

Концерттан соң dj Shәkert “Кызган таба” дискотекасында биетәчәк. Шәрыкчылар татарча милли кичке уеннар оештырачак. Керү ирекле. Башлана 18.00 сәгатьтә.

“Шәрык” татар яшьләр клубы – татарның сөенече һәм аянычы. Сөенче, чөнки биредә атна дәвамында яңа кешеләр белән танышырга, дуслашырга, аралашырга, фикер алышырга, белем эстәргә мөмкинлек бар. Аянычы – 7 миллион татар өчен бу даими эшләп торучы бердәнбер татар телле яшьләр клубы. Миллион ярым халык яшәүче Казанда берьюлы картларны да, яшьләрне дә, балаларны да берләштергән аралашу урыны бит ул “Шәрык”. Чынбарлыкта “Шәрык” кебек, кимендә, 10, 20 100 татар клубы эшләргә тиеш. Ләкин ул берәү генә. Хөкүмәткә бәйләнмичә, башка милли оешмаларга артык бирелмичә, исән калу ысулын тапкан бу “Шәрык”. Дәртләрен сүндермичә, клубны яшәтүдә көчләрен куйган кызлар һәм егетләргә уңышлар телик!

P.S. “Шәрык” клубына килергә теләүчеләр игътибарына. Аның адресы: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 41нче йорт. Интернетта аларны shariq.ru адресы буенча табып була.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Матбугат.ру

Туган телебезне саклыйк!

Туган телебез мәсьәләсе күпләрне борчыйдыр. Нигә татарлар сөйләшкәндә телне боза, рус сүзләре белән буташтыра? Ни өчен радиода туган телгә вакыт аз бирелә? Ике татар сөйләшкәндә, бер рус кешесе килеп кушылса, сөйләшү русчага күчә. Мин аптырыйм: ничек инде татар баласы булып та, үз телеңне белмәскә! Мин моны үзеңне хөрмәт итмәүгә саныйм. Туган телеңне белү-белмәү, иң элек, әти-әнидән торадыр. Гаиләдә әтием безне русча сөйләштерми. “Бездә юк, татарлар яши”, – дип әйтә ул. Шуңа да без кечкенәдән туган телдә сөйләшеп үстек. Авылга кайткач, күрше әбиләр: “Шәһәр кызы дип тормый, татарча сөйләшә”, – диләр. “Татарча бигрәк чиста сөйләшәсең”, – дип тә әйтәләр. Мин авылга кайтып, русча сөйләшүне күз алдыма да китерә алмыйм.

Ә мәктәпкә килгәндә, рус-татар мәктәбе булса да, мин татар сыйныфында укыйм. Сыйныфташларым белән дә татарча сөйләшәбез. Җитәкчем дә татар минем, сыйныф сәгатьләре дә татарча үтә. Татар телендә спектакльләр дә куябыз. Әле 2008 елның ноябрендә генә сыйныфташым “Татар егете” конкурсына барып, районда 1нче урын алып кайтты.

Гомумән, мин үземнең татар кызы булуым белән бик тә горурланам. Һәркемгә дә туган телен онытмауларын теләп калам.

Чулпан ӘХМӘТҖАНОВА.

Казан шәһәре.

Күңелең дә тыныч булсын, дисәң…

Безнең егетләр дә, кызлар да спортта бик актив. Гомумән, алар ел фасылының берсен дә аерып карамый. Һәрберсендә яратып шөгыльләнә торган спорт төре бер. Яз, җәй, көз айларының матур көннәрендә футбол уйнап, урамнар арасында кайсы команда иң көчлесе икәнен ачыклыйлар.

Кыш көне хоккей тартмачыгы тынып тормый. Мәктәптән кайткач, караңгы төшкәнгә хәтле хоккей уйныйлар, тимераякта шуалар. Быел мәктәп яңа чаңгылар алды, укучылар моңа бик сөенде. Шуңа да чаңгыда шуучылар тагын да артты. Бергә-бергә бик күңелле бит ул! Ә Яңа ел алдыннан сыйныфлар арасында Кыш бабай призына баскетбол ярышлары булды һәм иң оста теннисчылар ачыкланды.

Спорт белән шөгыльләнгән кешенең физик яктан нык, сәламәт булуын әйтеп тору кирәкмидер дә. Моны һәркем белә. Әле бит ул чыныктыру өстенә, күңелне дә тынычландыра, рәхәтлек бирә.

Һәммәбез дә спортны яратыйк, үз итик!

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии