Халык Сезгә бик рәхмәтле

«Бу дөньяга без килгәнбез икән – юкка түгел, юкка түгелдер», дигән юллары искә төшкән саен, үз-үземнән: «Нәрсә эшләргә өлгердең соң?» – дип сорап куям. Адәм баласы бу фани дөньяда кунак кына. Ходай биргән кыска гына гомер юлында үзеңнән соң матур эшләр калдыра алу – зур бәхет ул. Андый кешеләр бар. Сүзем шундый игелекле затларның берсе, чын җитәкче һәм зур хәреф белән язылырга лаеклы Кеше турында.

Тарихны шәхесләр ясый. Элек тә шулай булган, хәзер дә. район хакимияте башлыгы Алмас Әмин улы Нәзиров башкарган зур эшләр турында ул урман хуҗалыгы директоры булган елларда ук ишетеп белә идек. Әлеге чорда урманчылары республика, ил күләмендә танылды, шөһрәт казанды. Лесхоз бистәсендә яңа урамнар барлыкка килде, хуҗалыкта яңа технологияләр кертелде, эш шартлары яхшырды. Җитәкче үз артыннан матур эшләр калдырып китте.

Алмас Әмин улының оештыру сәләте, җитәкчелек таланты районыбыз белән җитәкчелек итә башлагач, тагын да тулырак ачылды. Тынгы белмәс бу җан район тормышына яңа сулыш өрде, бөтен районны хәрәкәткә китерде. Ул ярминкәләрне, кичләрен тулы заллар җыйган концерт-КВНнарны, «Авыл көннәре»н генә алыйк! Инде онытылып барган безнең Яңа Кенәрне дә читләтеп үтмәде бу үзгәрешләр.

Район хакимияте башлыгы җимерелеп барган мәктәпләрне, тузып беткән башка социаль объектларны да күреп алды. Бу өлкәдәге яңарышларга күңел сөенеп бетә алмый. Балаларыбыз хәзер шәһәрнекеннән бер дә ким булмаган бакчаларда тәрбияләнә, компьютерлар белән җиһазландырылган, Интернет челтәренә тоташтырылган яңа мәктәпләрдә белем ала.

Алмас Әмин улы – җитәкче итеп яратылган кеше, күңелен тирәнтен аңлаучы, олысына да, кечесенә дә хөрмәт белән караучы, шул ук вакытта үзенә дә, башкаларга да таләпчән шәхес. Яңа мәктәп яки мәчет ачканда, ул балалар, ата-ана, әби-бабай, дин әһелләре белән бергә шатлана. Иманлы кеше ул. Аның булышлыгында бүген районда 70кә якын мәчет иман нуры чәчә, тәрбия эше алып бара.

Моңа кадәр без чәчәкне шәһәр урамнарында гына үстерәләр дип йөри идек. Күрсәгез, шаккатарлык: Арча хәзер чәчәкләргә, гөлләргә күмелде, чүп-чар урнаштырырга да урын табылды, авылларда да чисталыкның, матурлыкның үзебез өчен икәнлеген аңлый башладылар.

Шактый җитәкчеләр кулы астында эшләдем. Халык алдына чыгып шигырь укыган җитәкчене беренче тапкыр күрдек. Сәхнәгә чыгып Илһам Шакиров белән парлап җырлады да әле ул. Биючеләр белән бии, җырчылар белән җырлый, халык белән бергә яши, аның белән бергә сулый җитәкчебез.

Игътибар итсәгез, халык белән очрашканда, киңәшмәләрдә, җыелышларда Алмас Әмин улы: «Иртәгә нәрсә эшлибез?» дигән сорауны куя. Һәм үзе киләчәккә планнарны аныклап та бирә. Үткән көн белән түгел, алдагысын уйлап эшли, башкалардан шуны таләп итә. Ул әйткәннәрнең үтәләчәгенә берәү дә шикләнми. Мәдәният йортлары яңартыла, юллар төзелә. Үз артыңнан эз калдырыйм дисәң, төзүче бул, диләр. Ә андый эз районыбызда җитәрлек. Анда Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нәзировның өлеше күп.

Шушы арада аның туган көне. Аңа ныклы сәламәтлек телибез. Районыбызда, ихтирамын тагын да арттырып, зур үрләр яуларга язсын.

Җәүдәт ГАЛИМУЛЛИН.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Яхшы сүз дә – дәва

Миңа 2008 ел шактый авырлык алып килде. Бик каты авырып киттем. Башта Балтач хастаханәсендә яттым. Әмма анда гына чирне дәвалап булмаячагы билгеле булды. Шуннан соң миңа Казанга барырга туры килде. Операция ясамыйча булмый, диделәр. РКБның урология бүлегенд ә мине Раил Ринат улы Зарипов бик әйбәтләп тыңлагач, 13 октябрьдә Казанга килергә чакырды. Билгеле, шулай иттем. Ул көнне урнашканнан соң, бер атна әйбәтләп тикшерделәр. 21 октябрьдә Рамил Зарипов үзе операция ясады. Операциядән соң үземне яңадан тудым дип әйтергә була. Әйтәсе килгән сүзем шул: Рамил Зарипов, көнгә берничә тапкыр кереп, хәлемне белеп торды. Төрле киңәшләре белән ярдәм итте. Ә яхшы сүз – үзе дәва. Шуның өчен “БГ” аша үземнең иң олы рәхмәтемне әйтәсем килә. Шулай ук авыруларга һәрвакыт ярдәм итүче шәфкать туташларына да рәхмәтем чиксез. Операциядән соң төрле хәлләр була. Шәфкать туташлары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга ярдәм итәргә әзер. Шуңа да алар олы ихтирамга лаек.

Сүзем ахырында үзләренә дә исәнлек теләп, эшләрегезне һәрвакыт шулай матур итеп башкарыгыз, йөзегездән елмаюыгыз китмәсен, дип әйтәсе килә.

Илдус СӘГЫЙТОВ.

Балтач районы, Нөнәгәр авылы.

Комментарии