- 24.01.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №4 (28 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Васил ШӘЙХРАЗИЕВ, Татарстан Премьер-министры урынбасары:
– Татарстанда аерылышучылар саны артуын аңламыйм. Туйганчы «йөреп алдың» да, аннан соң өйләндең дә – гомерлеккә ярат!
Рифкать ӘХМӘТЬЯНОВ, филология фәннәре докторы, профессор:
– Минемчә, тагын 100 елдан соң татар теле юкка чыгачак. Бөтен дөнья, шул исәптән Русия дә, инглизчә аралашачак.
Владимир ЖИРИНОВСКИЙ, ЛДПР башлыгы:
– Илнең күп кенә шәһәрләрендә фатирлар буш тора: Магадан, Мурманск, моношәһәрләр. Без анда өлкәннәргә күченергә ярдәм итә алыр идек. Әйтик, пенсионер начар шартларда яши, ди. Аңа кайда торырга барыбер түгелме? Иң мөһиме – аерым фатиры, кибете булсын. Пенсионер эшләми бит һәм үз җирлегенә дә бик нык бәйләнмәгән.

Комментарии