Путин Шәймиевкә бүләк иткән карта артында нәрсә ята?

Путин Шәймиевкә бүләк иткән карта артында нәрсә ята?

Узган атнада Русия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министр Дмитрий Медведев Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан аның белән Кремльдә очрашты. Путин Шәймиевкә XVII гасыр Голландия картографы Виллем Блау ясаган борынгы Тартария картасын бүләк итте.

Картаны бүләк итеп, Путин: «Әлеге җирләрдә кемнәр яшәгәнлеген аңлау авыр, ләкин бу безнең уртак тарихыбыз турында сөйли», – дип белдерде.

Шәймиев: «Тарихи яктан караганда, мөһим бүләк, чөнки без төрле идеологик басым астында яшәдек, бигрәк тә безнең тарих. Тарих гади түгел. Бу елларда Русия халыкларының үзаңы уянды һәм уяна. Башкача булу мөмкин дә түгел. Бу Русия җирлегендә яшәүче халыкларда ышаныч тудыра һәм, яшермим, үз-үзләренә хөрмәт хисе уята», – диде.

«Звезда Поволжья» газетасы мөхәррире, сәяси күзәтүче Рәшит Әхмәтов фикеренчә, Путин Шәймиевкә бүләк кенә тапшырып калмаган, һичшиксез, ике арада, Мәскәү һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешкән шартнамә, республика Президенты атамасы турында да сүз булган. Картаны исә сәяси күзәтүче ишарәле бүләк дип исәпли.

«Бөек Тартария сурәте төшерелгән карта бүләк итеп, анда кыпчакларның һәм скифларның көньяктагы борынгы җирләре дә, шулай ук Идел буйлары да кергән. Путин татарлар һәм урысларның монгол-татарлар килгәнгә кадәр үк уртак тарихлары булуы белән килешә. Алтын Урда Русия империясен барлыкка китерә. Мәскәү патшалыгы Алтын Урданың дәвамчысы була. Путин бу картаны бүләк итеп, тарихыбыз гына түгел, ә рус тарихының нигезендә татар тарихы ятуны таныганлыгын да күрсәтте. Бу бүләк Шәймиевкә дә, татар халкының Русия тарихындагы роленә дә хөрмәт булып тора», – ди Әхмәтов.

Рәшит әфәнде уйлавынча, Русия президентын сайлауга күп вакыт калмаганга, Путин Мәскәү һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне катлауландырмаячак.

«Русия Көнбатыш тарафыннан читкә кагылган мөртәт хәлендә. Әгәр республикаларны бетерү эшенә керешсәләр, ил тагын кризиста калачак. Болай да Украина белән салкын сугыш бара, Казахстан белән Русия арасында да киеренкелек арта. Әгәр Русия үз эчендә тагын ниндидер каршылыклы кризис тудырса, ул аны чишә алмаячак. Кырым мәсьәләсе дә ахырына кадәр җайга салынмаган. Путин әле дә үз пропагандасының тотыгы (заложнигы – «БГ» иск.).

Бу карта сайлау алды кампаниясе башланырга күп вакыт калмаганда бүләк ителде. 2018нче елның мартында Путинны янә президентлыкка сайлау булачак. Моңа кадәр аның җиңүен күп тавышлар белән милли республикалар тәэмин итте. Минемчә, сайлауларга әзерлек чорында республикалар статусы мәсьәләсе күтәрелмәячәк. Шулай ук ул Мәскәү һәм Татарстан арасындагы шартнамәне яңартмый булдыра алмаячак һәм Татарстан президенты атамасын да калдырачак. Ул гына да түгел, ниндидер финанс мәсьәләләре дә республика файдасына хәл ителәчәк», – диде Азатлыкка Әхмәтов.

Интернетта булган мәгълүматка күрә, Путин Шәймиевкә бүләк иткән «Tartaria sive Magni Chami imperium» картасын Виллем Блау 1638нче елда ясаган. Картаны сатучы ширкәт бәяләмәсендә әйтелгәнчә, бу «тәфсилле декоратив картага Тартария, Кытайның төньяк өлеше һәм Кореянең бер өлеше кергән. Картада Бөек Кытай дивары, Монголия һәм Шандудан алып, Каспий диңгезе, Идел елгасы, Тибет һәм Ганг елгасының үрге агымына кадәр җәелгән Урта Азия җирләре сурәтләнгән». Әлеге ширкәт сәхифәсендә картаның бәясе 750 доллар дип күрсәтелә.

Белешмә: Виллем Блау 1571нче елда Голландиянең төньягындагы Алкмар шәһәрендә туа. 1594-1596нчы елларда астрономия һәм картография белеме ала. 1603нче елда Амстердамга күчкәч, глобуслар ясый башлый. Шулай ук җир һәм диңгез карталары да эшли. 1605нче елда дөнья картасын ясый. 1633нче елда Голландия республикасы картографы итеп куела. Бик күп карталарның тупланмасын булдыра. Ул чорның күренекле галимнәренең әсәрләрен бастыра. Блау 1638нче елның 21нче октябрендә Амстердамда җирләнә.

Илдар Гыйлметдинов ТИҮ әгъзаларын «тормыштан артта калган кешеләр» дип атады

Русия Дәүләт Думасының Милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстаннан сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов Татар Иҗтимагый үзәгенең республикада дәүләт теле итеп татар телен генә калдыру турындагы мөрәҗәгатенә үз фикерен белдерде. Депутат мөрәҗәгать авторларын «тормыштан артта калган кешеләр» дип атый.

«Ничек инде урыс телсез? Без кайчак башка төрле фикерләрне белү өчен мәгълүмат җыябыз, ләкин әлеге чыганаклар бернинди дә роль уйнамый. Бу элекке вакытларның чагылышы гына. Бу кешеләр тормыштан артта калган. Рәсми кешеләр дә, оешмалар да, җәмгыять тә әлеге тәкъдимнәрне карарга һәм моңа вакыт әрәм итәргә җыенмый», – дип бирә Гыйлметдинов сүзләрен «НацАкцент» сайты.

Депутат сүзләренчә, ТИҮдә «1990нчы еллардан калган биш бабай бар», алар бик хөрмәтле кешеләр, тел үсеше өчен борчыла. «Мондый кешеләр бөтен җирдә дә бар. Ләкин моның телләр үсеше турындагы дәүләт программасына бернинди дә катнашы юк», – ди Гыйлметдинов.

17нче гыйнварда ТИҮ президиумы Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Шурасы һәм Казан Шәһәр думасы депутатларына татар телен саклап калыр өчен аны Татарстанда бердәнбер дәүләт теле дип санарга тәкъдим итеп, мөрәҗәгать тараткан иде.

Банк корбаннары: «Безне алдадылар!»

21нче гыйнварда Казанда «Татфондбанк» һәм «Интехбанк»тан акчаларын ала алмаучы ике йөзләп кеше Тинчурин бакчасында митингка җыелды. Казан, Алабуга, Әлмәт, Минзәлә һәм башка шәһәр-районнардан зыян күрүчеләр бар иде. Алар Татарстан җитәкчелегеннән акчаларын кайтаруны, «Татфондбанк»ны санацияләүне сорады.

Митингка җыелганнарның күбесе кече һәм урта бизнес вәкилләре иде. Халык Казанның Тинчурин бакчасына чара башланырга 40 минут кала агыла башлады. Митинг буласы урынны полиция хезмәткәрләре әйләндереп алды.

Каршылык чарасына килүчеләрнең кулларында «Татарстанның кече бизнесын бетермәгез!», «Банкрот «Татфонбанк» – банкрот гаилә», «Р. Мусин, кайда безнең акчаларыбыз?», «Премьер-министр И.Халиков, сез кайда?» дигән язулар күренде. Әмма «Татфонбанк»ның элекке идарәчесе Роберт Мусин да, хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков та митингта күренмәде. Һәрхәлдә митингны оештыручылар мәгълүмат чаралары аша аларны да чакырган иде.

Изображение удалено.

«Татфондбанк»тан зыян күргән Әлфия ханым «Азатлык» хәбәрчесенә үз зарын сөйләде, әмма фамилиясен, кем булуын әйтергә теләмәде. Аның «Татфондбанк»та кертем срогы инде узган ел 29 октябрьдә чыккан булган. Әмма банк хезмәткәрләре Әлфия ханымны зур процентлар белән кызыксындырып, акчаларын калдырырга үгетләгән. «Мине алдадылар. Мин аны кертем дип уйлаган идем, ә чынлыкта ул бөтенләй башка төр операция булып чыкты», – ди зыян күрүче. «Бүген үз мәнфәгатьләремне кайгыртып килдем, акчаларымны кайтаруларын телим», – дип әңгәмәдәшебез каршылык чарасына килүенең төп сәбәбен әйтте.

12 еллык стажы булган Чаллы эшмәкәре Артур да ризасызлыгын белдерде: «Татфондбанк» белән булган хәлгә кадәр мин хакимиятебезгә, идарәчеләребезгә – Шәймиев, Миңнехановлар гаиләсенә ышана, алар өчен тавыш бирә идем. Татарстан хакимияте тәвә кошы кебек башын комга яшермәс һәм берни булмаган кыяфәт ясамас, дип ышанып калам. Әгәр зыян күрүчеләргә акчалары кайтарылмаса, сайлауларга бармыйм, ә барсам, башкалар өчен тавыш бирәчәкмен», – дип сүз бирде Артур митингка килүчеләр каршына чыгып.

Икенче бер чыгыш ясаучы, Казанда 350 кешелек йортта яшәүчеләр исеменнән кайгырып йөрүче ир-ат белдерүенчә, алар «Интехбанк»ка торак-коммуналь хезмәтләр өчен керткән акчаларын кире кайтара алмый җәфаланалар. Ә шул ук вакытта алардан газ һәм утка түләүне таләп итәләр. «Президент әфәнде, зыян күрүчеләрне игътибарсыз калдырмагыз», – диде ул үз чыгышында.

Митинг башында резолюция турында сүз чыкмаса да, ахырда ул кабул ителде. Халык бертавыштан банкларга санация үткәрергә, аларның җитәкчеләрен җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк дигән карарга килде.

Байбулат ДӘҮЛӘТ

Урманчы чишмәсенә тәрене кем куйган – шул кискән булып чыкты

Узган елның декабрендә Чаллыдагы Урманчы чишмәсенә тәре куелган иде. 18нче гыйнвар кичендә әлеге тәренең киселүе хакында хәбәр таралды. Урысларның бер өлеше бу эштә, әлбәттә, татарларны гаепләде. Икенче көнгә тәренең кем тарафыннан киселүенә ачыклык керде.

Ачыклык кертү өчен беренче эш итеп Урманчы чишмәсенә бардык. Чыннан да, узган елның декабрендә чишмә чыккан урынга куелган тәре инде юк иде. Бары җирдән 40-50 сантиметр биеклектә тәренең аскы өлеше генә калган. Билге бик тигез, пөхтә итеп кемдер тарафыннан киселгән. Тәрене ашыкмыйча кисүләре күренеп тора.

Якын-тирәдән, кар эченнән тәренең өске өлешен күрергә теләп күз йөртеп чыктык. Чишмәдән 20-30 адымда гына «Кафе» дип язып куелган бина, шунда кердек. Анда төзәтү эшләре бара, бер ир-ат һәм хатын-кыз буяу эшләре белән мәшгуль. Тәрене кемнәр кисүе, аның өске өлеше кайда булуы, полиция килү-килмәве белән кызыксындык. Алар кемнәр кисүен белми булып чыкты. Инде биредә журналистлар булуын, тәренең юкка чыгуы белән кызыксынуларын әйттеләр.

Чишмәгә тәре куйган поплар белән телефоннан сөйләшергә теләү дә уңышсыз тәмамланды. Телефонны алучылар юк.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова чишмәгә тәре кую турында Азатлыктан белгән. Шул тәрене кисү турында да бездән ишетте.

«Кайчандыр әлеге чишмәгә су алырга гаилә белән йөрдек. Анда бернинди тәре юк иде. Су акбурлы булды, чәйнектә юшкыны кала иде. Шуңа монда йөрүдән туктадык. «Азатлык»тан чишмәгә тәре кую хәбәрен укыгач, күңелем бик рәнҗеде. Чөнки мондый чишмәләр гомум файдалану урыны санала. Бездә төрле милләт, төрле дин. Чишмәләрдә бернинди билге торырга тиеш түгел. Әлбәттә, үзләренең саф урыс авылларында тәреләрен куя алалар. Саф татар авылларында да чишмәләргә айлар куялар. Ләкин гомум файдалану урынында икенче бер халыкны рәнҗетә торган тамгалар куярга ярамый. Рөхсәт бирделәр дигән сәбәп белән тәре куйган поплар да зур ялгышлык эшләде. Алар тарихка мөрәҗәгать итеп, монда часовня булган, шуңа тәре куйдык, диләр икән, безне урыс басып алганчы биредә мәчет булган дип әйтергә тулы җирлек бар. Хәзер бар җиргә айлар утыртып чыгыйкмы? Без күп милләтле, күп динле халыклар. Гомум урында бернинди билге, тамга булырга тиеш түгел.

Әлегә тәрене кем кисүе ачыкланмаган. Аны кем куйган, шул кискән булуы да ихтимал. Чөнки халык ризасызлык белдерә башлады. Яңадан мондый тиешсез тәреләрне органнар үзләре кисеп, мөселманнарга сылтарга да мөмкиннәр. Шуның белән аларны җыеп алырга сәбәп туа. Чиркәү яндыруда гаепләнеп күпме мөселман кулга алынды. Кулга алу җәберләүләр, газаплаулар өчен бик яхшы җирлек. Мондый билге торырга тиеш түгел дип тәрене хакимиятләр дә алдырырга мөмкин. Су – ризык. Аны чукындырырга ярамый. Аллаһ биргән ризыкны бүлгәләргә, тарткаларга кирәк түгел», – ди Фәүзия Бәйрәмова.

Хакимияткә, җәмәгатьчелек белән эшләү идарәсе башлыгы Рөстәм Галиуллинга шалтыратып, тәрене кисүчеләрнең кем булулары белән кызыксындык. «Мин сезгә бу турыда берни дә әйтмим. Чөнки мин әйткәннәрне башкача уйнатырга мөмкинсез. Менә интернетта (сәхифәне дә күрсәтә) бу хакта язмалар бар, шуларга таяныгыз», – диде Рөстәм әфәнде.

Чаллы сайтлары сак кына рәвештә чишмәгә куелган тәренең шул ук куючылар тарафыннан киселүен, тәренең чиркәүгә кайтарылуын, киләчәктә аның Чаллының бер урамына бастырылачагы хакында бәян итәләр. Чаллыдагы «Эфир» телеканалы да шушыларны кабатлады.

Гафиулла ГАЗИЗ

«Борынгыдан килгән кәсепләребез бетәчәк»

Төмән хакимиятләре сирәк очрый торган кошларның үрчүен арттырабыз дип, Күкрәнде, Ләчек татар авыллары тирәсен «Үрдәкле» тыюлыгы итәргә җыена. Авыл халкы, борынгыдан килгән кәсепләрен югалтудан куркып, тыюлыкка каршы чыкты. Тыюлык сылтавы белән, бу якларда нефть таба башларга мөмкиннәр дип тә шикләнә алар.

Төмән өлкәсе Тубыл районы Күкрәнде һәм Ләчек авылы кешеләре бу көннәрдә балык тоткан күлләрен, мүк җиләге (клюква) һәм башка табигать нигъмәтләре җыйган сазлыкларын тыюлык (заказник) итүгә каршылык белдереп, имза җыя.

«500 имза җыябыз һәм аны өлкә түрәләренә тапшырачаклар», – дип белдерде «Азатлык»ка Күкрәнде авылыннан Тубыл район Советы депутаты Ильяс Бугаев. Аның фикеренчә, сулыкларны, сазлыкларны, урманнарны тыюлык итү әлеге татар авылларын – Күкрәндене дә, Ләчекне дә бетерүгә китерәчәк.

АВЫЛДА ЯШӘҮНЕҢ МӘГЪНӘСЕ КАЛМЫЙ

«Әгәр бу «Үрдәкле» («Утиный») дип аталган тыюлыкны ясасалар, авылдан 500 метр читкәрәк чыгып булмаячак. Безнең авыл халкы сазлыкларда мүк җиләге (себертатарча «ция») җыеп, күлләрдән балык тотып көн күрә. Авылда бүтән эш юк. Мәктәп укытучылары, мәдәният йорты хезмәткәре, медицина хезмәткәре генә эшле. Тыюлык ясалса, кешегә яшәргә бөтенләй көн бетә һәм авылда яшәүнең мәгънәсе дә калмый. Башка җиргә күчәргә мәҗбүр булачаклар», – ди Бугаев.

Бүген Күкрәндедә 90га якын, ә Ләчектә 75 гаилә яши. Әлеге авыллар бу көннәрдә боз астыннан «елым тарта» (себертатарча), ягъни ятьмә белән балык тота. Элекке елларда җыйнаулашып елым тартканда 9 тонналап чыга иде, хәзер бер тонна тирәсе дә, аннан кимрәк тә чыгарга мөмкин, ди Ильяс әфәнде. Күкрәнде халкы балык тоту ширкәте төзеп, аны рәсмиләштереп тормаган. Ата-бабадан калган гореф-гадәтләр нигезендә, бөтен авыл җыелышып күлгә төшә дә, балык тота һәм аны үзара бүлә. Балык сатып көн итүчеләр дә бар.

Күкрәнде тирәсендәге сулыкларда узган ел мүк җиләге уңмаган. Шулай да, авыл халкы ераккарак китеп, булдыра алганча, җыеп калырга тырышкан. «Уртача алганда, көзләрен һәр гаилә 100әр мең сум акча эшли. Ул мүк җиләген сатып, юлсыз вакытка җитәрлек итеп – ә ул бездә сигез айга сузыла – азык-төлеген: шикәр, он, тоз, токмач, үсемлек мае һәм башкасын алып куя», – ди Бугаев.

Күкрәнделәр язын-көзен үрдәккә ауга да йөри. «Язын ана кошлар ояга утыргач, авыл халкы ата үрдәкләрне генә ата. Көзен, ау рөхсәт ителгәч кенә, үрдәккә чыгабыз. Бу язылмаган кануннар ата-бабаларыбыздан калган. Әгәр без кошларны атып бетерсәк, авылыбыз да бетәчәк», – ди Бугаев.

Ильяс әфәнде сүзләренчә, өлкәнең җир байлыкларын куллану һәм экология департаменты вәкилләре узган ел декабрь ахырында Тубыл шәһәрендә әлеге тыюлыкка багышланган тыңлаулар вакытында: «Сездә меңнәрчә яр карлыгачлары һәм башка сирәк төр кошлар яши», – дип белдергән. Янәсе, экологлар 2007нче елдан бирле әлеге татар авылларына килеп тикшереп йөргән. «Бездә мондый кошлар юк, алар хәзер ялганы-чыны белән тыюлык ясарга омтылалар», – ди Бугаев.

ХАЛЫК ФИКЕРЕ – ЧҮП?

25нче гыйнвар көненә Күкрәндедә халык җыены билгеләнгән. Анда өлкәнең җир байлыклары департаментыннан да вәкилләр чакырылган. Бу чарага әлеге департаментның экология идарәсе башлыгы Ольга Петрова да җыена. «Азатлык»ка ул тыюлык кирәклегенә авыл халкын күндерергә тырышачакбыз, дип белдерде.

«Анда Төмән өлкәсенең «Кызыл китабы»на кертелгән бик сирәк очрый торган кошлар көн күрә. Таймырга һәм Ямалга очкан кошлар да ял итәргә туктый. Төмән өлкәсендә бүтән андый үзгә урын юк. Белгечләр тикшерү үткәрде һәм алар тәкъдим белән чыкты. Тыюлык булдырыла калса, язгы ау, күлләрне киптерү, пычрак су агызу, җитештерү корылмалары төзү тыелачак», – ди Петрова.

Аның сүзләренчә, авыл кешеләре табигать нигъмәтләрен моңа кадәр ничек җыйган, алга таба да шулай ук җыя, балык та тота һәм утын да әзерли алачак. Яшәешләре өчен кирәк кәсепләренә бернинди дә тыюлар булмаячак, ди Петрова.

Әгәр авыл халкы 25нче гыйнвардагы җыенда кистереп: «Без тыюлыкка каршы!» – дип әйтсә, бу очракта аларның теләге үтәлерме? Әлеге сорауны «Азатлык» Петровага юллады.

«Бу очракта, канунга күрә – мин законнарны бик әйбәт үк белмим, анысы, – халыкның тавыш бирү нәтиҗәсе исәпкә генә алыначак, ягъни «Үрдәкле» тыюлыгын булдыру-булдырмауда хәл иткеч рольне уйнамаячак», – ди Петрова.

КАРА КӨНГӘ ҖИТКЕРӘЧӘК «КАРА АЛТЫН»

Узган ел декабрь ахырында Тубылда җәмәгатьчелек тыңлаулары узган инде. Анда кеше аз катнашкан. Бу тыңлаулардан соң Күкрәнде җирләрен тыюлыкка кертмәскә булганнар. «Ләчек авылы һәм аның тирәсендәге бер чакрым җирләр генә тыюлыкка керми», – ди Петрова. Әле тыюлыкның чикләре тәгаенләнмәгән. Кемгә караячагы – Төмән өлкәсе тыюлыгымы, әллә Русиянеке (федераль) булачакмы, бу ягы да билгеле түгел.

Петрова сүзләренчә, бу тыюлыкның нигезләмәсе әзерләнәчәк, анда рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр күрсәтеләчәк. «Барысы да канун нигезендә Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев тарафыннан расланачак. Әгәр бу җирләр саклана торган дәрәҗә алса, ул табигый-тыюлык фондына керә һәм ул җирләрне беркайчан да хосусыйлаштырып булмаячак», – ди Петрова.

2014-2015нче елларда Күкрәнде һәм Ләчек тирәләрендә нефть ятмалары булу-булмауны тикшергәннәр. Җирле халык арасында таралган сүзләргә күрә, күп нефтьле ятмалар табылган. Әлегә сулык-сазлыкларны, урманнарны арендага алып балык тотучы, агач җитештерүче ширкәтләр бар. Әлеге арендаторларны бу җирләрдән чыгару өчен тыюлык ясыйлар, алар чыгып китеп, берничә ел узгач, тыюлыкны бетереп, нефть таба башларга мөмкиннәр, дип шикләнә авыл халкы. Нефть табу артында бер бик бай кеше тора икән, дип тә бер-берсенә сөйли алар.

2014нче елның 30нчы декабрендә Төмән өлкәсе губернаторы Якушев чыгарган карар нигезендә, Тубыл һәм Вагай районнарында төбәк әһәмиятендәге аеруча сакланачак 116 мең гектарга якын җирләрне барлау өчен эш башлана.

Наил АЛАН

Комментарии