МИНУТЛАП САНАГАННАР

МИНУТЛАП САНАГАННАР

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа фәрман чыгарды. Анда табибларның һәр авыруга күпме вакыт юнәлтә алуы билгеләнгән. Әйтик, кардиологларга (амбулатор шартларда) – 24 минут, эндокринологка – 19 минут, теш табибына – 44 минут бирелә. Кәгазь тутыруга алар шул вакытның өчтән берен генә юнәлтә ала. Дөрес, әлеге нормалар тәкъдим рәвешендә генә кертелә.

«Российская газета»

ҺӘР ЕЛНЫ – ЯРТЫ «ГЫНА» ПРОЦЕНТКА

Алдагы 3 елда реаль пенсияләр һәр елны 0,5 процентка кимиячәк. «Бердәм Русия»нең шимбә көнне узган корылтаенда хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин шулай дип белдерде. Аның аңлатуына караганда, эшләмәүче пенсионерларның хезмәт пенсиясе инфляция дәрәҗәсенә арттырылса да, эшли торганнарга бу кагылмый. Нәтиҗәдә, уртача пенсия инфляцияне берничек тә куып җитә алмый.

ТАСС

«ЙОЛДЫЗЛАР» АЛУ КЫЕНЛАША

Хәрби хезмәткә кагылышлы федераль кануннарга җитди үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, армиядә яңа хәрби дәрәҗә бирү тәртибе катгыйлана. Хәзер ул штатта тиешле вазыйфа булуына бәйле түгел – яңа погоннар хәрбинең хезмәт дисциплинасын ни дәрәҗәдә үтәвенә карап биреләчәк. Соңгы сүзне аның хезмәттәшләре һәм командирлардан торган аттестация комиссиясе әйтергә тиеш була.

«Известия»

БУРЫЧЛЫЛАР АРТТЫ

Кредитлары булган русиялеләр саны 44,7 млн кешегә җиткән. Моннан бер ел элек ул сан 42,6 млн булган. Һәрберсенең банклар алдында, уртача, 209 мең сум әҗәте бар һәм бу күрсәткеч 5 мең сумга кимегән. Әмма кайбер төбәкләрдә (шул исәптән Татарстан, Мордовия, Чуашстан, Мари иле һәм Киров өлкәсендә) уртача бурыч күләме берникадәр арткан.

«Берләшкән кредит бюросы»

Комментарии