- 24.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №3 (25 гыйнвар)
- Рубрика: Архив
Премьер-министр һәм илбашына кандидат Путин дүшәмбедә «Независимая газета»да дөнья күргән мәкаләсендә милли мөнәсәбәтләр турында яза. Аның фикеренчә, урыслар – Русиядә төп милләт һәм алар илдәге башка халыкларны берләштереп тора. Шул ук вакытта Путин Русия федерациясенең күпмилләтле дәүләт икәнен таный. Урыслар, Русияне хасил итүче төп милләт буларак, дәүләтне берләштерә. Үзенең теле һәм мәдәнияте белән урыслар урыс булмаган әрмәннәрне, урыс азәриләрен, урыс алманнарын, урыс татарларын бердәм итә. Урыс мәдәни коды урысларның үзләренә генә түгел, Русиядә яшәүче башка милләтләргә дә хас. Әлеге мәдәни кодны, һичшиксез, тулыландырырга, үстереп торырга кирәк. Ни өчен? Чөнки Путин фикеренчә, Советлар берлегендә яшәгән гражданнар чит илгә чыккан вакытта башкаларга үзләрен татар, украин яки совет кешесе дип түгел, ә еш кына нәкъ менә урыс дип таныткан.
Мәгарифнең төп бурычы исә урыс телен, урыс әдәбиятын тагын да сыйфатлы итеп укытудан гыйбарәт. Әлбәттә, башка милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм мәдәниятләре дә онытылырга тиеш түгел. Владимир Путин әнә шулай яза. Тик мәгариф системасында милли компонент ни дәрәҗәдә зур булырга тиеш – ул хакта ләм-мим. Путин фикеренчә, федераль органнар системасында милли үсеш һәм милләтара тотрыклылык өчен җаваплы булган аерым структура булдырылырга тиеш. Күп кенә күзәтүчеләр әлеге структураны милләтләр эшләре министрлыгы булачак, дигән фикердә.
Путин фикеренчә, республикаларның үзләренең аерым сәяси фиркаләр оештыру хокукы булырга тиеш түгел. Андый сәяси хәрәкәтләр федерацияне таркатачак кына. Русиядә яшәүчеләр исә иң элек Русия гражданнары, ә инде аннары гына теге яки бу милләт һәм дин вәкилләре булып тора.
«Урыс татарлары» булгач, «татар урыслары» да була аламы?
Шул ук вакытта Путин үзенең мәкаләсендә Русия төбәкләренең төрле булганын телгә алып, теге яки бу төбәккә килгән кешеләрне җирле мәдәни һәм тарихи йолаларга ихтирам белән карарга чакыра. Урыс һәм башка милләтләрнең гореф-гадәтләренә ихтирам белән карау мәслихәт, ди ул.
Татарстанның рус мәдәнияте җәмгыяте рәисе, республика мәктәпләрендә рус теле сәгатьләрен арттыруны таләп итеп берничә митинг оештырган Александр Салагаев Путин сүзләре белән килешә. «Әлбәттә, мәсәлән, Татарстанга яшәргә килүчеләр татар телен ипи-тозлык белергә тиеш. Әйтик, безнең республикага күченеп килгәннәргә «Исәнмесез!», «Сау булыгыз!», «Рәхмәт!» кебек сүзләрне шундук өйрәнергә кирәк. Мине башка әйбер борчый. Ул үзенең мәкаләсендә милли җинаятьләр турында сүз йөртә. Имеш, җинаятьчел этник төркемнәр чәчәк ата. Кызганыч, Путин ул төр җинаять белән көрәшү ысулларын шәрехләмәде. Хәер, суд белән прокуратура ришвәткә баткан вакытта мондый көрәшнең булуы да мөмкин түгел», дип сөйләде «Азатлык» хәбәрчесенә Салагаев.
Путин милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсенә карата үз фикерләрен еш әйтеп килә. Әле бер ай элек кенә Гудерместа бер очрашуда чыгыш ясап ул: «Кавказны ашатуны туктатырга!», дигән шигарьләргә җавап биреп, әгәр без Кавказга акча кертмәсәк, андагы яшь егетләр барлык проблемалары белән Русиянең башка шәһәрләренә күпләп күченеп киләчәк, аннан кусаң, бандит төркемнәренә кушылачак һәм егетләр бер-берен үтерә башлаячак, туганнар арасында кан коеш булачак, дигән иде. Шул ук сөйләшүдә премьер-министр әгәр Кавказ республикаларына бәйсезлек бирсәң, секунды белән Русиянең башка милли республикалары да шуны ук теләячәк, ә бу инде Русиянең бетүен аңлата, диде.
Премьер Татарстан белән Башкортстанны атап әйтмәсә дә, узган гасырның туксанынчы елларында нәкъ шушы ике республикада бәйсезлек омтылышлары шактый көчле иде.
Путин хакимияте чорында милли республикаларның, азчылык милләтләрнең хокуклары нык кына чикләнде. Шул ук вакытта ул президент булганда да, хәзерге премьер вазифасында да үзен илдәге азчылык милләтләрне урыс милләтчеләреннән саклаучы буларак күрсәтеп килде.
Үзен интернационалист итеп күрсәтүче премьерның милләтләргә битараф булмавы аның Русия киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашудагы чыгышында да чагылды. Оппозиция белән сөйләшүләр мөмкинлеге турында сөйләшкәндә, Премьер-министр оппозиция вәкиле, язучы Борис Акунинның (Григорий Чхартишвили) грузин булуына басым ясады. Акунин Путинның милләткә басым ясавына үпкәләмәвен белдерде, әмма әгәр дә аның өчен кешенең милләте мөһим икән «бу аның нинди кеше һәм нинди сәясәтче булуын күрсәтә», диде.
Рамил САФИН,
Ниф АКМАЛ.
2011 – өмет елы
АКШта урнашкан халыкара кеше хокукларын күзәтү оешмасы FreedomHouse, дөнья илләрендәге иреклек дәрәҗәсен бәяләүче еллык хисабын чыгарды. 2011 елда гарәп дөньясын биләп алган халык күтәрелеше коммунизм җимерелүдән бирле авторитар хакимиятләргә карата иң зур орым булды һәм дөньяның төрле урыннарында рәхимсез хакимиятләр кулы астында яшәүче халыкларга өмет чаткылары бирде. Freedom Houseның еллык хисабының төп фикере менә шул.
Хисапны әзерләгән төркем җитәкчесенең урынбасары Арк Паддингтон, Туниста башланып Мисырга күчкән һәм башка гарәп илләренә таралган, Гарәп язы дип исемләнгән күтәрелеш, хәтта иң репрессив илләрдә дә демократиянең мөмкин нәрсә булуын күрсәтте, диде. «Халык элекке башбаштак хакимият ысулларына түзеп торырга теләми. Шуңа күрә без 2011 елны төшенкелеккә бирелү түгел, ә өмет елы итеп күрәбез», ди ул.
Freedom House «Дөньяда иреклек»не бәяләү хисапларын 1972 елдан бирле ел саен әзерләп килә. Анда 195 бәйсез илдә һәм 14 территориядә яшәүче кешеләрнең үз сәяси һәм сивиль иреклекләрен файдалана алу мөмкинлекләре бәяләнә. Бу илләр һәм территорияләр төп демократик күрсәткечләрне бәяләү нигезендә ирекле, өлешчә ирекле һәм ирексез, дип аталучы өч төркемгә бүленгән. Русия хисапта ирексезләр төркеменә керә.
Русиядә дәүләт карамагындагы киңкүләм мәгълүмат чараларының халыкка гарәп протестлары нәтиҗәсендә хаос һәм тотрыксызлык киләчәк, дип шом таратуы, Русиядә сәяси реформалар үткәрү таләпләре дә шуңа охшаш коточкыч нәтиҗәләргә китерәчәк, дип куркытулары бу хисапта шулай ук игътибардан читтә калмаган. «Декабрь аенда зур җитешсезлекләр белән үткән парламент сайлавыннан соң Мәскәүдә һәм Русиянең башка шәһәрләрендә кабынып киткән протестлар бер генә авторитар җитәкчелекнең дә, нинди генә катлаулы хәйләкәр ысуллар куллануына карамастан, халыкның үзгәрешләр таләп итүен булдырмый кала алмаячагын күрсәтте. Зур демонстрацияләр кабынып китүгә күпләп ялган тавышлар өстәүне һәм сайлаудагы башка төр хәрәмләшүләрне күрсәтүче видеоларның YouTubeта киң таралуы сәбәп булды. Шул ук вакытта бу протест җыеннары премьер-министр Владимир Путин белән президент Дмитрий Медведевның 2012 елда урыннарын гына алмашып хакимияттә калу турында үзара килешүенә карата ризасызлыкны да күрсәтте», диелә хисапта.
Әлеге ике җитәкче «Русиянең коррупциячел, торгынлыктан чыга алмаучы, җавапсызлык хөкем сөргән хакимият системасын реформалау турында күптәнге вәгъдәләрен үтәмәүдә» гаепләнә. Путинның өченче һәм, бәлки, хәтта дүртенче срокка президент кәнәфиенә кайту нияте гади русиялеләрне моңарчы күрелмәгән демонстрацияләргә чыгарды, диелә. Шул ук вакытта Русиянең ялгыз булмавы, «гомерлек президент» идеясенең хәзер башка элекке совет республикаларында да ныгый баруы бу хисапта кызганыч күренеш буларак бәяләнә.
Төньяк Кавказда кеше хокукларын яклаучы Наталья Эстемирова, Зарема Сайдулаева һәм Алик Джабраиловны үтерүчеләрнең җавапка тартылмавы, кеше хокукларын яклаучыларга һөҗүмнәрнең тиешенчә тикшерелмәве җәмгыятькә бик начар тәэсир итә, диелә. Быелгы хисапта Сочи Олимпиадасына әзерлек барышында канунсыз рәвештә кешеләрнең милке тартып алыну һәм аларның башка урыннарга күчерелүе дә урын алган.
Хакимиятләрнең милләтара нәфрәт нигезендә һөҗүм итүчеләрне былтыр күбрәк җавапка тартуы уңай күренеш буларак аталу белән бергә, агрессив расизм һәм ксенофобиянең арта баруы әйтелә.
Наиф АКМАЛ.
Чиркәүгә – миллионлап, мәчеткә тиене дә юк
Мәскәү мэриясе Грециядә Афондагы урыс чиркәвен торгызу фондына быел 150 миллион сум бүләчәк. Шул ук вакытта ул мәчетләргә бер тиен дә акча бирми.
Мәскәү мэры Сергей Собянин Афондагы Изге Пантелеимон урыс чиркәвен торгызу һәм саклау халыкара фондын булдыру турында карарга кул куйды. Әлеге фондны булдырырга көзен Русия Президенты Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде. Мэрия моның өчен 2012 елда 150 миллион сум акча кертәчәк. Шул ук вакытта Мәскәүдә мәчетләр җитмәү сәбәпле, меңнәрчә мөселманнар гаетләрдә бәйрәм намазларын урамнарда укырга мәҗбүр, гыйбадәт йортларын төзекләндерү өчен дә акчаны мөселманнар бирә.
Русия мөфтиләр шурасы матбугат үзәге хезмәткәре Гөлнур Газиева сүзләренчә, Мәскәүдә мәчетләргә акчалата ярдәм күрсәтелгәне юк. «Федераль хакимияттән дә, муниципальдән дә бер тиен дә бирелмәде. Без бары оештыру өлкәсендәге ярдәмгә генә өмет итә алабыз. Һичьюгы, бюрократик каршылыклар булмауны истә тотабыз. Хәзерге вакытта мондый мәсьәләләр хәл ителгән. Документ эше бик мөһим, чөнки аларга мэрия имза куярга тиеш. Ә төзү эшләре тоткарланмасын өчен алар вакытында куелырга тиеш», ди ул.
Акчалата ярдәмгә инде бөтенләй өметләнмәгән Русия мөфтиләр шурасы, һичьюгы, Мәскәүнең ун административ бүлгесендә мәчет өчен җир бирелер, дип көтә.
«2010 елның августында инде Текстильщикида җир мәсьәләсе расланган кебек тә иде. Гәрчә бу каралмаган һәм метрога ераграк җир булса да, элек тәкъдим иткәннәре белән чагыштырганда, безне канәгатьләндерде. Ләкин җирле халык каршы чыкты. Бу мәсьәлә ачык калды, башка урыннарны безгә тәкъдим итмәделәр. Ләкин мөрәҗәгатьләр бирдек һәм һәр административ бүлгедә зур булмаган мәчет төзелеше өчен җир алырбыз, дип өметләнәбез», ди Газиева.
Русия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Дамир Гыйззәтуллин заманында Тәүбә тавындагы мәчеткә җирне нәкъ Мәскәү мэриясе биргәнне искә төшерә. «Мэр Юрий Лужков барлык кәгазьләрне раслады. Төзелешкә мөселманнар үзләре, Татарстан, Казахстан республикалары акчалар бирде. Мәскәү мэриясенең җир бирүе һәм күзәтеп баруы зур ярдәм булды», ди ул. Аның сүзләренчә, хакимияттән акча бүленсен өчен, беренче чиратта, бу мәчетләр федераль объект исемлегенә керергә тиеш икән. Анда хәзер Дагыстанда Дербентагы тарихи мәчет һәм Касыймдагы «Хан» мәчете кергән, дип фаразлана. «Алар ул исемлекне безгә бирмиләр бит. Бер ун ел элек микән, көчәнә-көчәнә көрәшеп, бер миллион рубльгә якын акчаны «Хан» мәчетен төзекләндерү өчен күчерттек. Ике ел элек чиркәүләрне төзекләндерү өчен федераль бюджеттан 100 миллион доллар бүленә, Русия мәчетләренә – 50 миллион рубль. Бу Дербенттагы мәчетнең биш ташына гына җитә», ди ул.
Гыйззәтуллин мәчетләргә акча каралмау төбәк җитәкчеләрен сайлау түгел, ә билгеләп куюга да бәйле булуын әйтә: «Сайлау булса, безнең тавыш кирәк булыр иде».
Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии